Тәшәккүр мәктүбе

Мукдендагы Төрек-татар милли идарәсенең рәисе Касыйм әфәнде Бикбай һәм сәркатибе Ибраһим Дәүләткилде1 тарафыннан Мукден төрек-татарлары туплап милли эшләргә тотылыр өчен минем исемемә күндерелгән йөз дә унбер (111) япон йены берлә биш (5) кытай долларының каршылыгы булган чекларны алдым. Кирәк шул эшне башлаучы Шәрифулла Галиәкбәр әфәндегә, кирәк шул ярдәмгә катышкан бөтен илдәшләргә вә шул изге эшне юлга салган Милли Идарәнең һәйәтенә тәшәккүремне бәян итәм вә һәммәсенә илдәшлек сәламнәремне күндерәм.

Искәртмәләр һәм аңлатмалар:

Тәшәккүр мәктүбе. «Яңа милли юл» журналының 1933 елгы 7 нче (июль) санында «Гаяз Исхакый» имзасы белән басылган. Текст шуннан алынды.

1 Ибраһим Дәүләткилде – журналист, Ерак Шәрекъ төрки-татарлары милли хәрәкәтен әйдәп баручыларның берсе; 1901–1967 елларда яшәгән.

Чыганак: Исхакый Г. Әсәрләр. 10 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2013. Б. 437.

Җавап калдыру