Икътисад конгрәсе

Берничә елдан бирле фабрикант үзенең эшләнгән малын сата алмый; сәүдәгәр үзенең кибетендәге малына алучы таба алмый; алпавыт, игенче үзенең ашлыгына, маена базар таба алмый; эшче үзенең кул көчен эшкә ашыра алмый; мөгаллим, мөдәррис үзенә мәктәп, мәдрәсә таба алмый. Дөньяның иң бай мәмләкәтләре саналган Аурупа һәм Америкада фәкыйрь-ярлыларның саны көннән-көн күбәя. Зур шәһәрләрдә эшсезләрнең саны меңләп кенә түгел, йөз меңләп хисап ителә. Өйрәнгән эшче һәм осталардан эшсез йөрүчеләрнең генә бу көнге саны утыз миллионга җитә. Авыллардагы эшсезләр берлә һөнәр белмәгән эшсезләрнең санын бер Алла үзе генә белә. Бу эшсезлек дәүләтләренең өстенә бик зур йөк булып баса. Һәрбер дәүләт үзенең эшсез калган эшчесенә азмы-күпме ярдәм итәргә мәҗбүр булганга, эшсезләрнең саны көннән-көн күбәя барганга, хөкүмәтләрнең хәзинәләренең бик зур өлеше эшсезләрне ашатырга сарыф ителә. Шул акчаны табар өчен хөкүмәтләр үзен-үзе яшәтә белгән хуҗалыкларга күтәрә алмаслык салымнар салырга мәҗбүр булганга, мондый хуҗалыклар да, көн үткән саен фәкыйрьләнеп, җимерелеп, яңадан-яңа эшсезне күбәйтә вә дәүләтнең хәлен көннән-көн авырайта. Эшсез, ашсыз яшьләр күбәйгән саен, урлау, талау күбәя, тамак туйдыру авырайган саен, әхлаксызлар вә башкасының туклыгына кызыгучылар, үзенең ачлыгында тукларны гаепләүчеләр күбәя, нәтиҗәдә Аурупаның, Американың ничә гасырлар буе корылган мәдәнияте тәһлекәле бер хәлгә керә. Менә шул хәлдән котылыр өчен, моңарча Аурупаның вә Американың хөкүмәтләре аерым-аерым тәдбирләр күреп килделәр. Үзләренең фабрикаларында эшләнгән малларга көндәшлекне киметер өчен, читтән керә торган малларга авыр тамга салымнары салдылар. Үзләренең мәмләкәтләреннән акчаны читкә чыгармас өчен, төрле-төрле коймалар куйдылар. Ләкин, моны күреп, икенче мәмләкәтләр дә шундый ук тәдбирләр алганга, чит мәмләкәтләрдән алу гына түгел, чит илләргә сату да шул ук нисбәттә кимеде. Нәтиҗәдә, чит мәмләкәтнең малы кермәсә дә, мәмләкәтнең үзенең малы да, читкә чыга алмыйча, туган йирендә ятып калды. Ул үзеннән-үзе фабрикаларының ябылуына сәбәп булып, эшсезлекне арттырды. Гөмрүкне үзе теләп кенә арттыра алмый торган Кытай кебек зәгыйфь мәмләкәтләргә генә мал чыгарырга мөмкин булганга, андый дәүләтләрнең базарын кулда итәр өчен, төрле дәүләтләр арасында бик зур тартыш китте. Малны очсыздан-очсыз сатарга керешелде. Ләкин малны очсыз сатар өчен аның хуҗасына очсыз төшүе дә кирәк булганга, эшчеләрнең бәһасен яшерен рәвештә төшерер өчен, дәүләтләр сонгый рәвештә үзләренең акчаларының бәһасен төшерә башладылар. Моның аркасында акчаның бәһасе, мәмләкәт эчендә бертөсле кебек калса да, чит базарда очсызланды. Шул нисбәттә малның бәһасен очсызлатырга мөмкин булды. Бу тәдбир дә бер-ике мәмләкәттә генә эшләгәндә, бөтен дөнья хуҗалыгында сизелмәслек төстә булса да, берсе артыннан берсе хөкүмәтләр сонгый рәвештә акчаларының кыйммәтләрен төшерә башлагач, бу да файдадан битәр зарар булып чыкты. Акча базарында башбаштаклык тудырды. Бөтен дөньяда акчага каршы ышаныч югалды. Нәтиҗәдә көн үткән саен, дөнья хуҗалыгының хәле начарланганнан-начарлана килде. Моның өчен бергәләп һәр мәмләкәт өчен уртак тәдбирләр корылмаса, бу баткаклыктан чыгарга мөмкин түгел икәнлеге һәркемгә дә мәгълүм булды.

Шул хакта бәйнәлмиләл тәдбирләр алыр өчен үткән ел Лозаннада бер зур киңәш мәҗлесе корылды1. Бөтен дөнья күләмендә Икътисад конгрәсе җыярга карар бирелде. Аннан бирле дөньяның икътисади тормышы тагын начарланганга, дөньяның өстенә баскан албастының астыннан чыгар өчен, шул конгрәне тизәйтү лязимлеге каты хис ителде. Дөнья хуҗалыгында сугыштан соң иң зур роль уйнап килгән Америка бу эшкә бик кызулап кереште. Американың яңа рәисе җөмһүре2, үзенең вазифасына башлагач та, Аурупаның хуҗалыгында роль уйнаган зур дәүләтләрнең вәкилләрен сөйләшергә, киңәшергә үзенә чакырды. Аурупалылар да кабул итеп, Америкага таба сәфәр иттеләр. Бу зур киңәшкә Англия үзенең баш вәкиле Макдональдны3, Франция – үзенең борынгы баш вәкиле Һэррионы4, Германия үзенең дәүләт банкысының баш мөдире Шахтны5, Италия үзенең мөһим шәхесләрен күндерде. Боларның барысы да үз дәүләтләренең шул эшкә карашларын аңлаткан карарларын күтәреп юлга чыктылар.

Аурупа вәкилләре Америка берлә Аурупаны бер-берсеннән аерган зур диңгездә сәяхәттә чакта Америка бөтен дөнья хуҗалыгында мөһим бер карар алды. Ул да – үзенең акчасы долларның кыйммәтен сонгый рәвештә төшерү. Һәркемгә мәгълүм сугыштан соң һәрбер дәүләтнең акчасы, үзеннән-үзе төшеп, иске бәһасен югалткан иде. Боларның кайберләре (мәсәлән: русның «сумы»), бөтенләй акчалыктан чыгып, сату-алу базарыннан югалган, кайберләре, элгәре бәһасенең зур бер өлешен югалтып, биштән, алтыдан берсе кыйммәтендә калган иде. Бик күбесе, үзенә нык бер урын таба алмыйча, базарына карап, бер менеп, бер төшеп йөри торган хәлдә иде. Шуңа күрә дәүләтләр арасындагы сату-алу эшләрендә кыйммәте мәгълүм бер үлчәүгә – акчага ихтыяҗ бик зурайган иде. Бу урынны вак-төяк сату-алу эшләрендә Швейцария франкы һәм кайбер йирләрдә инглиз лирасы тотып килсә дә, бөтен дөньяга киң мәгънәдә бу урынны доллар тоткан иде. Ул бәйнәлмиләл бер акча төсен алган иде, ул Аурупа дәүләтләренең акчалары бер төшеп, бер менеп уйнаганда, һичбер җиреннән кыймылдамыйча, алтын бәһасендә торганга, бөтен дөньяда иң ышанычлы бер акча хәлен алган һәм дөньяның һәрбер йирендә сату-алу мөгамәләсе доллар хисабы берлә йөрүгә башка, кара көне өчен акча сакларга теләгәннәрнең дә иң ышанычлы акчасы доллар булып өлгергән иде. Нәтиҗәдә, долларның бик зур бер өлеше бөтен дөньяга таралып, андагы банклар, мали оешмаларның һәм аерым кешеләрнең төп мая маллары хәлен алган иде. Һичбер кемнең башына доллар төшәр дигән фикер килми дә иде. Хакыйкатән, кәгазь долларга каршы Американың хәзинәсендә җитәрлек алтын булганга, бу фикернең башка килүе дә мөмкин түгел иде. Ләкин Америка хөкүмәте үзенең мәмләкәтендә эшләнгән малның бәһалеге төшүендә долларның кыйммәте югары булуын гаепле табып, аның бәһасен төшерергә карар бирде. Долларның бәһасе сонгый рәвештә 25 %–30 % ка төшерелде. Нәтиҗәдә, Аурупада, Азиядә алтын урынына саклана торган миллионнар-миллиардлар долларның кыйммәте бердән төшеп, дөньяның хуҗалыгына көтелмәгән бер бәла булып чыкты. Аурупа хуҗалыгы Америка файдасына миллиардларча доллардан мәхрүм ителде. Яңа зарарланган халык мәйданга чыкты. Дөнья хуҗалыгында «үлчәү» булып килә торган доллар үзе дә кыйммәтен югалтканга, аның йирен тота торган яңа бер үлчәү – акча чыкмаганга, бөтен дөнья хуҗалыгының исәбе-хисабы чуалчык бер вазгыятькә төште. Моңарчы күренмәгән рәвештә дөнья хуҗалыгында анархия хөкем сөрергә тотынды.

Аурупаның олуглары, Америкага барып, аның яңа рәисе җөмһүре Рузвельт берлә дөньяның икътисадын төзәтергә дип мөзакәрә башлаган вакытларда шундый бер әмре вакыйг алдында булынганга, табигый, аптырап калдылар. Американың бу эшендәге самимилеге бөтен дөньяда шөбһә уятты. Бу икейөзлелекнең чын мәгънәсен америкалыларның йөзләренә сөйләргә бәйнәлмиләл нәзакәт мөсагадә итмәде, күрәсең, килгән вәкилләр берлә рәисе җөмһүр арасында мөзакәрәләр дәвам итте. Вәкилләрнең барысының да уртак әйткән сүзләре долларның алтын берлә кыйммәтен билгеләү вә аңа катгый бер бәһа тәгаенләү булды. Икенче дәрәҗәдә мөһим уртак теләкләренең берсе Аурупаның Америкага сугыш вакытында алган бурычларын бетерү берлә Аурупа малына каршы Американың тамга салымын азайту теләге булды. Сугыш вакытында Американың иттифакчылары булган Англия, Франция һәм Италия Америкадан шактый күп корал, ашау-эчү әйберләре алдылар. Боларга каршы хәзинәләрендә сакланган алтынның бик күбесен Америкага бирделәр. Боларга җитмәгәнгә, Америкага бик күп миллиардлар бурычлы булып калдылар. Аурупа дәүләтләре менә унбиш ел бербуйдан шул бурычларны түләп киләләр. Алынган малларның чын бәһаләре инде күптән түләнеп беткән булса да, Америка, формаль кәгазьләргә таянып, бу акчаларны бөтенләй түләтеп бетерергә тырыша. Ул бу хакта һичбер киңәшне, теләкне кабул итми. Киресенчә, аурупалыларның үзара булган сугыш бурычларын бетерү-киметүдә дә ул, дөньяның сату-алуына киртә булып тора, дип һаман түләтеп бетертү тарафында булды. Үткән ел Лозаннада Германиянең иттифакчыларга, бигрәк тә Франциягә каршы йимерелгән җирләрне төзәтү бурычын түләүне бетерүдә Америка бик зур роль уйнады. Германия: «Хәзерге кризиста мин сугыштан соң алган бурычларымны да һәм сугыш бурычларын да бергә түләп килә алмыйм. Йә моның берсен, йә икенчесен түләмәскә мәҗбүрмен», – дигәч, Америка үзенең Германиягә биргән соңгы елгы бурычларын коткарып калдырыр өчен, иттифакчылар алдында Германиянең түләвен бетерүдә исрар итте. Франциянең: «Без бу Германиядән алган акчаларны сугыш бурычларымыз өчен Америкага түләп килгәнгә, ул вакыт сезгә бурычымызны түли алмаячакмыз», – дигән сүзенә каршы, Американың ул вакыттагы рәисе җөмһүр Гувер6: «Дөньяның икътисади хәлен төзәтер өчен сез Германиядән бурыч сораудан ваз кичсәңез, без дә сездән сугыш бурычларын сораудан ваз кичәчәкмез», – дип сүз дә бирде. Аурупалылар үзара килештеләр. Лозаннада Германия берлә иттифакчылар арасында бурычны бетерү турында могаһәдә язылып беткәч тә, Америка, үзенең рәисе җөмһүренең биргән сүзен онытып, яңадан бурычларын сорый башлады. Ләкин 1932 елның декабрендә биреләчәк бурычны Франция һәм аның тарафындагы бик күп дәүләтләр: «Рәисе җөмһүрнең сүзен сүз дип таныдык», – дип бирмәделәр. Америка хөкүмәте аны кабул итмәгәнгә, бу мәсьәлә дә яңа рәисе җөмһүр Рузвельт берлә күрешүдә мөһим бер мәсьәлә булды. Вашингтон күршеләрендә һичбер мәсьәлә хакында килешү булмаса да, Лондонда дөнья үлчәвендә икътисад конгрәсе ясауны кызулаттырырга карар бирделәр. Моны чакыруны Җәмгыяте әкъвамга тапшырдылар.

12 июньдә Лондонда алтмыш алты дәүләтнең вәкилләренең катышуы берлә бу конгрә ачылды. Дөньяның икътисад ягыны төзәтер өчен сөйләшергә керешелде. Конгрәгә килгән Америка вәкилләре, сугыш бурычлары хакында сөйләшү мөзакәрәгә куелмаячак, дигән фикерне бәян итсәләр дә, конгрәне ачучы Англиянең баш назыйры үзенең беренче нотыгында, сугыш бурычлары бу конгрәдә хәл ителмәсә, икътисади башбаштаклык дәвам итәчәк вә аңлашу мөмкин булмаячак, дигән фикерне бәян итте. Башка дәүләтләрнең вәкилләренең дә шул фикергә кушылулары мәҗлестәге алкышлар берлә белдерелде вә аннан соңгы нотыкларда тәэйид ителде. Конгрә күпчелегенең Америкага булган сугыш бурычларына болай караулары һәм Американы дөньяның икътисади чуалчыклыгында гаепле тотулары Америка вәкилләре һәм әфкяре гаммәсенең хушына һичбер китмәде һәм мәҗлестә бер-берсенә ышанмау рухын тудырды. Моннан башка мәҗлеснең ачылуы көненә яңа берничә мөһим вә сәлби вакыйгалар да тугры килде. Боларның берсе – Алмания хөкүмәтенең 8 июньдә үзенең хариҗи бурычларына мораториум игълан итүе. Германиянең хариҗи мәмләкәтләргә вә банкларга бурычы 25 миллиард марка кадәрле. Боларның кайбер бүлеге бу мораториумның хөкүмәттән читтә калдырылган булса да, 16 миллиард чамасындагы бурычы шул мораториум астына алынды. Германиянең алтыны көннән-көн азайганга, хәзерге көндә марканың 7,5 % ын гына каплый алганга, аның кирәк алтын берлә түләве, кирәк үзенең акчасын читкә чыгаруы Германиянең мали системын бозачак булганга, аның хөкүмәте бу карарны кабул итәргә мәҗбүр булгандыр. Бу бурычның иң зур кыйсеме тагын Америкага. Икенче вакыйга исә 15 июньдә Аурупа дәүләтләренең Америкага түләүләренең тапшыру көне булуы. Бурычны түләү уңгайрак булсын өчен, Америка хөкүмәте долларның алтын берлә каплануын рәсмән бетерде. Моның берлә чит бурыч илләренә кәгазь доллар берлә түләргә, ягъни үзеннән-үзе 20–25 % киметеп түләргә имкян тудырды. Ләкин Аурупаның бер дәүләте дә бурычны түләргә ашыкмады. Англия хөкүмәте генә, киләчәктә бурыч хисабына саналыр дип, тапшырырга тиешле акчаның 5 % ын түләргә разый икәнлеген белдерде. Икътисад конгрәсенең кергән көннәренә очраган бу ике мөһим мәсьәлә конгрәнең хәлен бик авырайтты. Конгрәнең хәерле нәтиҗә берлә тәмам булуына иманны бик киметте. Ләкин, аңа карамастан, конгрәдән хәерле өмидләр һәм гамәли файдалар көтүчеләр дә юк түгел. Боларның кайсысының хаклы икәнен киләчәк күрсәтер.

Конгрәнең мөзакәрә итәчәк мәсьәләләренең иң мөһимнәре – бәйнәлмиләл валюта мәсьәләсе; сату-алуны җиңеләйтү өчен тамга салымнарын бер юлга кую; сугыш бурычларын саглам казыкка баглау. Боларны гакыл, мантыйк кабул иткән төстә хәл итә алсалар, икътисади кризис бераз кимиячәк, сату-алу базары җанланачакдыр. Бәлки, вакыт үтә-үтә иске хәлләр кайтачактыр, дип уйлаучылар юк түгел. Ләкин бу мәсьәләләрне гакыл, мантыйк теләгәнчә хәл итүне конгрәдән көтү бераз балалыктыр. Конгрәдә зур роль уйный торган зур дәүләтләр арасында аңлашу һич бер юктыр. Боларның аерым-аерым планнары уртак мәнфәгать өчен түгел, үзенең илләренең мәнфәгатьләре дип уйлаган фикерләре өчен генәдер. Икенче, кризисның сәбәбе ялгыз бу мәсьәләләрдә генә түгел. Аның сәбәбе бик тирән. Иске дәверендә Аурупа-Американың бай тормыш берлә яшәвенә таяныч булып торган Азия-Африка базарларында, бу илләрнең фәкыйрьләнүләре аркасында, сатып алу куәте бик күп мәртәбә кимеде. Шулай ук Азиянең бик күп мәмләкәтләрендә һөнәр, санагать уяну дәвере башланып, алар үзләренең кирәкләренә җитәрлек малны үз мәмләкәтләрендә чыгара башладылар. Өченчедән, Азия-Африкада миллият хисе бик каты уянып, милләтләр үзләренең икътисади истикъляльләрен саклар өчен, начаррак булса да, үз мәгъмулатын ала башладылар. Үзләренең сәяси дошманнары дип уйлаган Аурупа-Американың мәгъмулатына каршы бер нәүгъ бойкот игълан иттеләр һәм аның нәзарын тараттылар. Дүртенчедән, Азия-Африка эшчесе канәгать берлә яшәргә өйрәнгәнгә, аз эш бәһасенә разый булганга, бу илләрдә эшләнгән маллар Аурупа-Америка малына караганда очсызга төшеп, аларны базарыннан кысрыклап чыгармактадыр. Бу хәл Азия-Африкада һаман үсеп барачак булганга, бу көнге конгрәнең карарлары моның нигезен кора алачак түгел. Бишенчедән, Аурупа-Америка малының базарсыз калуының сәбәпләренең берсе борынгы Русия вә хәзерге СССРның икътисади сәясәтендә. Мәмләкәт эчендә коллык нигезендә эшләтүне корганга һәм һәрбер эшләнгән эшне «хөкүмәт малы» дип бушлай алуны йирләштерә алганга, дөнья базарында Совет малына каршы рәкабәт итәчәк бер мал юк. Чөнки, ул мал Совет хөкүмәте кулына буш кергән бер нәрсәдер. Шуның өчен, ул аны нинди бәһага сатса да, ул аңа файдадыр. Шуңа күрә Совет хөкүмәте Төркия, Иран, Һиндстан базарларында үзенең фабрик малларын ярты бәһагә сатып, Аурупа малларын кысрыклаган кебек, икенчедән, талап алган ашлыкны, малны, итне һәм йомырканы да Германия вә Англия кебек мәмләкәтләрдә дөнья базар бәһасеннән ике-өч мәртәбә очсыз сатадыр. Шул ук Совет хөкүмәте, бердән, үзенең халкын талау сәясәте берлә фәкыйрьләндереп, аның алу көчен бетергәнгә, икенчедән, тышкы сатуны хөкүмәт кулына алып, йөз илле миллион Русия халкын Аурупаның малын алудан бөтенләй читкә чыгарып ыргытты. Бу йөз илле миллион халыкның Аурупаның сату-алу базарында һичбер төрле урыны юктыр. Совет хөкүмәте үзенең дәүләт санагатенә кирәк булган кайбер машина кебек нәрсәләр алгаласа да, бу алулар сугыштан элеккеге Русиянең алуына нисбәтән юк дәрәҗәсендә аз. Бу сонгый рәвештә Аурупа-Американың сату базарын тарайткандыр. Шуның өчен икътисади конгрә нинди генә карарлар алмасын, зур дәүләтләр нинди генә могаһәдәләр берлә бер-берсенә багланмасын, бу, табигый, коймаларны җимерә алмаячактыр. Соңгы карарлар берлә генә кризисны бетерә алмаячактыр.

Аурупаның вакытлы булса да җанлануы һәм икътисади кризистан котылуы өчен хәерле нәтиҗә бирәчәк бер генә юл бар. Ул да СССРда большевик икътисади системын ватып, анда икътисади хөррият йирләштерүдер. СССРда яши торган йөз илле миллион халыкның алучы көчен кайтарудыр. Унбиш елдан бирле коллыкта яши торган бу өлкәгә икътисади хөррият кайтарылса, унбиш ел бербуйдан сәләмәгә баткан бу дөньяның алтыдан берсе булган мәмләкәтнең халкына үзе өчен эшләү, үзен һәм гаиләсен тук тотар, киендерер өчен мал җыю хәл ителсә, Аурупа-Америка малына бик киң бер базар ачылачактыр. Бу унбиш ел бербуйдан бернәрсә алмый яшәгән халыкның товарга сусавын бетергәнчә, Аурупа-Америка кризисы да бетәчәктер. Ләкин бу эш икътисади конгрәдә матур сүзләр сөйләп хәл ителәчәк эш түгелдер. Бу – сәяси эштер. Канлы эштер. Моннан башка кризистан чыгарга юл юк. Әгәр Аурупа-Америка шуны аңлап, шул юлга керешсә, Аурупа кризисыны киметә алачактыр. Берсен берсе алдап, Советларга ярдәм итеп килсә, бу икътисади һәм сәяси чуалчыклар дәвам итәчәктер.

Искәртмәләр һәм аңлатмалар:

Икътисад конгрәсе. «Яңа милли юл» журналының 1933 елгы 7 нче (июль) санында «Гаяз Исхакый» имзасы белән басылган. Текст шуннан алынды.

Бу санда:

«Фазыйләтле Гаяз Исхакыйга

Әфәндем.

Мәрхүм бөек төрекче Исмәгыйль бәки куәтләярәк тупланан добрәҗәле кардәшләреңези телеграфыңыз җандан сарсыды.

Чура батыры аңмаңыз бөтен тарихымызи гүземез уңына китерде. Җәгъфәр бәк бу василә илә дә һәйҗанлы бер нотык сөйләде вә бөтен җәмгыятьнең җандан гәлән вә дәкыйкаләрчә сөрән алкышлар илә ялңыз мөкаддәс дәдәләремез дәгел бөтен Идел-Урал истикъляль мөҗадәләләре вә абәди иттифакымызда хөрмәт вә шөкранлә сәламәтләнде.

Туплантыда хазир булынан ике биң кеше намена сезә тәшәккүр идәр вә унларың җандан сәламләрене сонарым.

Тупланты рәисе Авкать Сәлим Габделхәким. Костәнҗа. 26 нисан, 1933» дигән хаты басылган һәм шунда ук түбәндәге җавап язуы* китерелгән:

«Югарыдагы мәктүб Варшаудан күндерелгән вә мәҗлестә бик зур һәйҗан берлә укылып, Кырым-Казан кардәшлеге тарихыннан «Чура батыр» хикәясе хакында җанлы бер конферанска сәбәп булган түбәндәге телеграмма җаваптыр.

Кырымың мәдәни Чура батыры Исмәгыйль бәкең төрек берлеге азаныны «Тәрҗеман» манарасында башладыгына 50 ел улан бер тарихи көндә без, Идел-Урал истикъляльчеләре, газиз остазың илдәшләре кырымлы кардәшләремезә иң самими төрек-татар сәламене күндерийүрез. Әсирәттә булунан төрек илләренең бер ань әүвәл кортылмалары өчен ялңыз әл берлекилә чалышмаклә милли вазифамызи үдәмеш вә бөек рәһбәремезең юксәк рухларыны охшамыш улдыгымыздан, кәнди истикълялемезә йөреркөн гаен самимиятлә дә Кырым истикъляленә хедмәте кәндүемезә вазифа белдекемези гарыз идиюрез.

Вар улсын төрек берлеге байрагыны калдыран Кырымың истикъляле!

Вар улсын кәнеҗ Чура батырлар!

Варшау, 22. 4. 1933

Гаяз Исхакый,

Госман**».

*Журналның эчтәлегендә («Бу санда») бу җавап «Тәшәккүр мәктүбе» дип исемләнгән, авторы итеп Гаяз Исхакый гына күрсәтелгән. Астөшермәдә исә «Бу телеграм «Әмәл» мәҗмугасының 6 нчы санында басылып чыкты» диелә.

** Шул ук санда «Кырымлы Госман» имзалы бер хәбәр дә басылган.

1 үткән ел Лозаннада бер зур киңәш мәҗлесе корылды. – 1922–1933 елларда Лозанна шәһәрендә махсус конференция уздырыла һәм 1923 елның 24 июлендә тынычлык килешүенә кул куела. Аның буенча, Төркия дәүләтенең яңа чикләре билгеләнә, Госманлы империясе яшәүдән туктый, Антанта дәүләтләре белән Төркия арасында тынычлык урнаша.

2 Американың яңа рәисе җөмһүре – Америка Кушма Штатлары президенты Франклин Рузвельт (1882–1945) турында сүз бара.

3 Англия үзенең баш вәкиле Макдональдны… – Джемс Рамсей Макдональд (1866–1937), Бөек Британиянең лейбористлар партиясе лидеры, 1924, 1929–1931 елларда – премьер-министр; партиядән чыгып, 1931–1935 елларда коалицион хөкүмәтне җитәкли.

4 …Франция үзенең борынгы баш вәкиле Һэррионны… – Эдуард Эррио (1872–1957), француз сәяси эшлеклесе, 1924–1925 елларда – примьер-министр.

5 …Германия үзенең дәүләт банкысының баш мөдире Шахтны… – Ялмар Шахт (1877–1970), немец дәүләт һәм финанс эшлеклесе, 1916–1923 елларда – Германия Милли банкы директоры.

6 Гувер – Герберт Кларк Гувер (1874–1964), Американың 31 нче президенты.

Тәһлекәле – һәлакәтле, куркыныч.

Тәдбирләр – чаралар.

Гөмрүкне – таможняны.

Сонгый – ясалма.

Әмре вакыйг – факт.

Мөсагадә итмәде – мөмкинлек бирмәде.

Мөзакәрәләр – фикер алышулар.

Исрар итте – яшерде.

Могаһәдә – килешү.

Җәмгыяте әкъвамга – Милләтләр лигасына.

Баш назыйры – премьер – министры.

Тәэйид ителде – ныгытылды.

Әфкяре гаммәсенең – җәмәгатьчелек фикеренең.

Сәлби – тискәре; начар.

Саглам – нык.

Мәгъмулатын ала – эшләп җитештерелгән нәрсәләрен ала.

Нәүгъ – төрле.

Рәкабәт итәчәк – каршы торачак.

 

Чыганак: Исхакый Г. Әсәрләр. 10 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2013. Б. 430-437.

Җавап калдыру