Безнең төрек илләренең мөһаҗәрәте тормышында үзебезнең иҗаби роле белән Аурупа шәһәре арасында иң күзгә ташланган шәһәр – Варшава шәһәредер. Сугыштан элекке дәвердә русларга каршы милләт тартышында поляклар беренче сафта булганга, безнең төрек илләренең милләтче мөҗаһидләре полякларның алдан барган истикъляли милләтчеләре белән күптән танышлар иде. Күптән бер сафта тартыш алып баралар иде. Думадагы гайре рус милләтләренең милли тартышларында да поляклар зур роль уйнаган кебек, милли хокук өчен корылган төрле-төрле яшерен милли оешмаларда да урыннары бик зур иде вә бик күп чакта юлбашчылык төсендә үк иде. Шуңарга күрә поляк милләтчеләре белән безнең төрек-татар милләтчеләренең бик күптәнге багла-нышлары бик тирән иде. Поляклар бу тартышта җиңеп чыгып, үзләренең истикъляльләрен алып мөстәкыйль дәүләт коргач та, бу мөнәсәбәт үзенең самимилегенюгалтмады. Поляклар, үзләре инде хөкүмәт эшенә килеп җитешсәләр дә, үзләренең иске тартыш иптәшләрен, гайре русларны онытмадылар вә аларга самими мөнәсәбәтне үзгәртмәделәр. Шуны хис итеп, большевиклардан качкан гайре рус мөһаҗәрәтенең бик күбесе Ләһстанга сыгынды вә анда үзенә эш, йир тапты. Иске дустларыннан тартыш аркадашыны күрде. Шуңарга күрә христиан Украина, гөрҗиләргә башка, Шимали Кавказ, Азәрбайҗан, Кырым, Төркестан, идел-ураллы шактый күп мөселман мөһаҗирләре дә йирләште. Вә шунда үзенең милли оешмаларын дәвам иттерде. Бер милли тәшкиләт төсендә яшәп килде. Мөһаҗәрәт юллары сузылган саен, Аурупаның һәрбер милләтендә мөһаҗирләрдән тую хисе бик көчле булып, аларга каршы төрле авыр кануннар кабул итсәләр дә, Ләһстанда, билгакес, мөһаҗәрәт еллары озайган саен, мөһаҗир милләтләрнең вазгыятьләре ныгыды, оешмалары көчләнде. Полякларның үзләренең озын милли тартышларында ясап өлгергән милли идеоложеләрен вә һәрбер милли тартышта «За вашу и нашу вольность»* дип, «Сезнең вә безнең азатлыгыбыз өчен» шигаре белән катышып килүләре вә табигатьләрендәге җәнтелмәнлекләре гомуми сәяси мөһаҗәрәткә каршы дустлыкны бозарлык хәрәкәт ясауга манигъ булып килде. Ләһстанның безнең төрек-татарлар белән тарихи дустча мөнәсәбәте вә алардагы хәзерге көндә ислам дөньясына каршы уянган зур галяка, безнең төрек-татарларга, төрле шәрекъ телләренең мөгаллиме булып вә төрле телдәге шәрекъ гәзитәләренең мөхәррире, мөхбире булып яшәү имкяне дә киңәйтте. Нәтиҗәдә Варшава төрек-татар мөһаҗиренең көчләренең мәркәзе вазгыятен алды. Төрек өлкәләренең атаклы мөһаҗирләренең бик күбесен очрата торган йир2 Варшава булып калды. Милли мөҗадәлә хәрәкәте һәрвакытта авыр булганы кебек, большевикларга каршы алып бару элекке дәверләргә караганда да берничә мәртәбә читендер. Большевиклар ватанда калган халыкны көчләп мөһаҗәрәт белән табигый юлдан язышу-аңлашуны, фикри ярдәмләшүне кистеләр. Большевиклар мөһаҗәрәттә төрле-төрле сатлык кешеләрне кулда итеп, милли көрәшчеләргә каршы Аурупа […]** безнең Идел-Урал төрекләренең милли тартышчысы, Идел-Урал истикъляль комитәсенең кятибе Гариф Кәрими бәк шул ук зияратта дәфен ителде. Шуңарга күрә Варшаваның шәһәре генә түгел, Варшаваның мөселман зияраты да безнең милли хәрәкәтебезнең эчендә йир тотты вә аның шул моңлы зияраты безнең милли тарихыбызга кайтышты. Гариф Кәрими бәкнең вафаты, аның җеназасы, аның күмелүе, аның милли эшебездәге роле хакында милли матбугатта бик күп нәрсә язылган, вә шул көтмәгән фаҗиганең никадәр авыр булуы төрле төстә сөйләнгән, вә мөһаҗәрәтебезнең һәрбер почмагында мәрхүмнең рухы өчен догалар кылынган иде. Ләкин шәһидебезнең өстенә әле ни бер таш, ни бер һәйкәл куела алырлык вакыт булмаган иде. Июнь башында Тел конгрәсе мөнәсәбәте белән Варшавада тупланган төрек мөселман халыкларының вәкилләре3, конгрә тәмам булгач, бергәләп, милли тартыш аркадашлары Гариф Кәрими бәкнең зияратына киттеләр. Идел-Урал, Төркестан истикъляль комитәләре мәрхүмнең мәзары өстенә чә-чәк куйдылар һәм дә Коръән укып мәрхүмнең рухына дога колдылар. Гайни көндә бөтен Русиядә яшәүче мөселманнарның рәисе мәрхүм Әхмәд бәк Цаликати (Цалихов)4 рухына Коръән укып багышланды. Хәзер булганнар мәрхүм Гариф бәкнең өстенә таш кую ляземлеген сөйләп, имам Әсфәндияр Фазлый5, Мөхәммәтҗан әфәнде Ибраһим6, мөһәндис Сәлим Вәли7, студент Кәбир әфәнде Кимберләрдән8 мөрәккәб бер һәйәт төзеделәр вә хәзер булганнардан ике йөз златой кадәр акча да туплап9 эшкә керештеләр. Гариф Кәрими бәкнең көтелмәгәндә фаҗигале рәвештә үлүенең сәбәпләре дә мәхкәмә тарафыннан үләр-үлмәс тупланып алынган кәгазьләрдән, бәлки, берәр нәрсә чыгар дип уйланылган иде. Ләкин, мәгаттәәссеф, мәрхүмнең вафаты өстендәге томанны калдырырлык бер вәсика да табылмады. Вә мәрхүмнең вафаты өлгесе кебек сер көенчә калды. Вә бәлки дә шулай сер көенчә безнең милли тартыш тарихыбызда да йир тотачактыр. Ләкин ни булса да булды, Гариф бәк милли вазифаның башында вакытында, тартыш сафында булган чагында вафат итте. Милли шәһидлек хакын тәмамән казанды. Бу көн безнең вазифабыз аның хезмәтләре белән яшьлегебезне таныштыру, аның милли хезмәтләрен тартыш тарихыбызга онытылмаслык итеп язып калдырудадыр, зияраты өстенә куелачак истәлек ташы да Гариф бәкнең хөрмәтенең бер билгесе булачактыр.
Искәртмәләр һәм аңлатмалар:
Мәзары – кабере.
Иҗаби – уңайлы, уңышлы.
Истикъляли – монда: бәйсезлек ягындагы.
Тәшкиләт – оешма, берлек.
* Г.Исхакый бу сүзләрне кириллицада язган. – Төз.
** Бу урында газета кисеп алынган.
Шигаре – лозунгы.
Җәнтелмәнлекләре – джентльменлыклары.
Манигъ булып – киртә булып.
Галяка – аралашу, мөнәсәбәт.
Мөҗадәлә – бәхәсләшү.
Дәфен ителде – күмелде, җирләнде.
Йир тотты – урын тотты.
Конгрәсе – конференциясе, съезды.
Гайни – монда: нәкъ шул.
Мөрәккәб – торган.
Һәйәт – комитет, комиссия.
Мәхкәмә – хөкем, суд.
Мәгаттәәссеф – үкенечкә каршы.
Вәсика – документ.
«Милли байрак» газетасының 1936 елгы 3 июль санында «Гаяз Исхакый» имзасы белән басылган. Мәкаләнең зур өлеше газетадан кисеп алынган. Текст шуннан алынды.
1 Гариф Кәрими бәк – Мөхәммәдгариф Гыйльман улы Кәримов (1892–1934), җәмәгать эшлеклесе, әдип, журналист. Мәгърифәтче әдип, нашир Фатыйх Кәриминең бертуган энесе. Татарстанда басылган чыганакларда Гариф Кәриминең туган елы итеп 1887 ел күрсәтелә. «Яңа милли юл» журналының 1934 елгы 5 нче санында чыккан, Г.Кәриминең үлеменә багышлап язылган Мостафа Чокай мәкаләсендә түбәндәге юллар бар: «Беренче рус инкыйлабы вакытында Гариф 13 яшендә, икенче инкыйлаб кергәндә, 1917 елда, Гарифка 25 яшь тулган һәм ул бу вакыт эчендә урта вә гали мәктәпне бетереп өлгергән». Мостафа Чокай мәкаләсендәге бу фактлар Гариф Кәриминең 1892 елда туганлыгын раслыйлар. Искәрмәдә шул вариант алынды. Гариф Кәрими беренче чыныгуларны абыйсы Ф.Кәрими наширлеге һәм мөхәррирлегендә басылган «Вакыт» газетасында ала. Ул Мәскәүдә укыган вакытында инкыйлабчы төрек-татар студентлары берлегенә керә. 1912 елда Балкан сугышына ялланып катнаша. Шул ук елда студент түгәрәкләренең яшерен корылтаена төрек-татар яшьләренең вәкиле буларак катнаша. Кулга алына һәм гаепсезлеге танылып төрмәдән чыгарыла. 1917 елның Февраль инкыйлабыннан соң Төркестан якларына китеп, Бохарада Идел-Урал һәм Төркестан милли берлеге багланышын төзи. Большевиклар хакимияткә килгәч, яшерен «Төркестан милли мәркәзе»ндә эшли. Бу милли мәркәз 1919 елдан алып гомум төрек-татар, башкорт берлеге хәрәкәтен ала. 1921 елда Гарифны большевиклар кулга алып, үлем җәзасына хөкем итсәләр дә, ул кача, яңадан басмачылар хәрәкәтенә кушыла. Басмачылар большевиклар тарафыннан җиңелгәч, Төркиягә китә. Берничә ел тимер юл эшчесе булып эшли. Идел-Урал бәйсезлек комитеты чакыруы буенча Төркиядән Аурупага күченә, Г.Исхакый белән бергә эшли, 1930 елдан «Яңа милли юл»да төп вазифаларны алып бара. Мөһаҗирлектәге татар укучысы Гариф Кәримине «Госман» тәхәллүсе аша да белә. Варшавадагы квартирасында 5 апрельдә сәер шартларда вафат була.
2 Төрек өлкәләренең атаклы мөһаҗирләренең бик күбесен очрата торган йир… – Варшава шәһәрендә Россиядән мөһаҗирлеккә китәргә мәҗбүр булган күп кенә милләт вәкилләренең бердәм оешмасы «Прометей» төзелеп, андагы төп әйдәп баручы милли җитәкчеләр дә бу шәһәрдә яшәгән. Г.Исхакый шуңа ишарә итә.
3 Июнь башында Тел конгрәсе мөнәсәбәте белән Варшавада тупланган төрек-мөселман халыкларының вәкилләре… – әлеге конгресс 1936 елның 31 май – 1 июнь көннәрендә «Прометей» оешмасына керүче милләт вәкилләре катнашында уза. Азәрбайҗан, Гөрҗестан (Грузия), Идел-Урал, Дон, Карелия, Коми, Кырым, Кубань, Төньяк Кавказ, Төркестан һәм Украина (кунак булып Молдавия, Румыния, Белоруссия һ.б.) мөһаҗирләре катнашында Тел конгрессы үткәрелә. Тел кон-грессында катнашкан вәкилләр, мөһаҗирлектәге милли бәйсезлек хәрәкәтендә күренекле урын тоткан мәрхүм Гариф Кәриминең каберенә дә бара. Алар тарафыннан истәлек ташы кую буенча беренче взнос та туплана. Г.Исхакый шул вакыйганы искә ала.
4 Әхмәд бәк Цаликати (Цалихов) – Әхмәдбәк Цаликов (1882–1928), мөселман-төрки халыкларның милли азатлык хәрәкәте җитәкчеләреннән, 1915–1916 елларда Г.Исхакый наширлегендә чыккан «Сүз» газетасы нашире. 1921 елдан соң эмиграциядә яшәгән. Кабере Варшавада.
5 Әсфәндияр Фазлый – Әсфәндияр Фазлый бу елларда Варшавада мулла вазифасын башкара.
6 Мөхәммәтҗан әфәнде Ибраһим – бу шәхес турында Сәгадәт Чагатай истәлегендә кыска гына мәгълүмат бар. Истәлектә аның урта хәлле һәм сәүдә белән шөгыльләнүе, Г.Исхакыйны хөрмәт иткән, якын дусты булуы әйтелә. 30 нчы елларда Варшавада яшәве мәгълүм.
7 Сәлим Вәли – бу шәхес тарафыннан «Яңа милли юл» журналының 1935 елгы 8 һәм 9–10 нчы саннарында Польша дәүләтенең президенты Юзеф Пилсудский вафаты уңае белән «Юзеф Пилсудскийның тормышы» исемле мәкаләсе басылган. Һөнәре буенча инженер булса да, мөһаҗирлектә яшәгән төрек-татарлар арасында журналистлык талантына ия зат икәнлеге дә ачыла.
8 Кәбир әфәнде Кимбер – Кәбир Канбир (1915–1975) мөһаҗирлектә яшәгән төрек-татар милли хәрәкәтендә актив катнаша, укытучы. 1929 елда Г.Исхакый ярдәме белән Польшага килә. Филология буенча югары белем ала. Икенче бөтендөнья сугышы башлангач, Төркиягә күчеп китә. Истанбулда йөрәк авыруыннан кинәт үлә.
9 …ике йөз златой кадәр акча да туплап… – Варшавада Тел конгрессы барган көннәрдә күп кенә төрки телле вәкилләр мөһаҗәрәттәге милли азатлык хәрәкәтендә актив катнашкан Г.Кәрими зияратына баралар, шунда ук кабер ташы кую өчен төзелгән Кабер ташы кую комитеты милли матбугат аркылы акча туплый башлый. Нәтиҗәдә, Варшавада яшәүче идел-ураллы, төркестанлы, кырымлы, кавказлы, азәрбайҗанлылар тарафыннан 219 злотый акча җыела. Мөхәммәтҗан Ибраһим – 25 злотый, Җәгъфәр Сәедәхмәд – 20, Гаяз Исхакый – 20, Миралай Исрафил – 20, Гали Азартикин – 20, Миралай Бәһаэлетдин Хөрүш – 20, Әсфәндияр Фазлый – 20, доктор Таһир Шакир (Г.Исхакый кызы Сәгадәтнең ире) – 20, Габделгафур Ихсан углы – 20, кырымлы яшьләр – 20, Риза Гаффарзадә –5, К.Хөсни – 5, Нуретдин Тавиман углы – 2, Габделкәрим Курамыш – 1, Исмәгыйль Үзбәк 1 злотый биргән.
Болардан тыш Гариф Кәрим каберенә таш кую өчен акчаны түбәндәге кешеләр дә тапшырган: Сөләйман Аити (Мукден) – 5 йен, Мөхәммәтҗан Хәлиулла (Синьцзян, Манҗу-Тиго) – 5 йен, Фатих Надиршаһ (Фозан) – 5 йен, Шаһимәрдән Мөхәммәтҗан (Фозан) – 5 йен, Гыйззәтулла Габдерахман (Фозан) – 3 йен, Вәлимөхәммәд Габдулла (Фозан) – 10 йен.
Чыганак: Исхакый Г. Әсәрләр. 11 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2011. Б. 197-199.