101. Сәгадәт Чагатайга

1948, 20 март

Сөекле кызым!

 

Синең мәктүбеңне алдым. Азәрбәйҗанлы Рәхим мондан ике әүвәл Исвичрәдән Америкайа киткән. Шуның өчен андан файда юк. Бәлки, Хәйдәр Бамат кайбер мәгълүмат бирә белер. Ул Женевада Әфганстан фәхри консулыдыр вә башка төрекләрнең дә, бәлки, таныш-белеше булыныр. Мин аларны эзләштерермен. Ләкин син катгый Исвичрәгә китәчәкмесең? Мадәм ки, ярты еллык мөсагыйдең бар. Шуны Инглизәдә үткәрсәң, колак долгунлыгы берлә[1] дә инглизчәңне ийиләтә белер идең. Затән, бу лисандан әсасең да бар. Син теләгән докторларның, минемчә, иң күбесе Инглизәдәдер. […] үзе дә анда иде бит. Моны төшенергә ярый. Исвичрә бик бәһалегә башка, сугыш вакытында бик баеп, биниһая мещанланган. Акчадан башканы белми торган бер […] мәмләкәте булган, диләр. Боларны төшен.

 

Ләбиб бәй мадәм ки: «Габделкадыйр пашага бер мәктүб язылды. Бер барып күренсен. Зарары һич юк. Бераз дустлыгы артыр. Хәзер лөзүме булмаса, киләчәк өчен эшкә ярар», – ди. Син дә мәктүб суынмадан бер барып, сөйләшеп кайт. Ул бабаҗан инсан, имеш. Бәлки дә, андан тагы рапор күндерергә мәҗбүр булырсың да эшкә ярар.

 

Сузан ханым сәлам сөйләде. Бәдига ханым килеп чыкмады, ахрысы. Мадам берлә […] сәлам сөйләделәр. […] хастаханәдән чыкды. Өйдә ята. Әле эшкә ярарлык түгел. «Теге фистанны[2] тектердеме? Озын калса, мин сөйләгәнләр онытылыр», – диде.

Мин акрын гына яшәп ятам. Япониядән берсе килеп чыкды. Андагы авырлыкларны аңлата. Рокыяның баласын1 Шанхайга алдырганлар. Япониядәге халык яхшы эш итәдер, ди. Ләкин барысы да монда килергә йөриләр. Монда котыртып, ялган вәгъдәләрдә булучылар да бар икән.

Садри бәйнең кәефе авырта. Хасталыгын ачык тәшхыйс итә алганлары юк. Без монда 17 нисанда (җомга иртәсе булганга) Тукайны ядлау кичәсе ясарга йөримез2. Касыйм бәйләрдә саулык-сәламәтлек. Яшьнә һаман монда. Муса әфәнде искесе кебек. Уның кайбер дустлары үзенә бер мәдрәсәдәме, бер тәкия[3], берәр бүлмә алырга маташып йөриләр. 

Әлегә хуш, кызым.

Әтиең Мөхәммәдгаяз

 

Әмин бәйләрне күрсәң, сәлам сөйлә.

 

20 март, 1948. Бәйуглы.

 

Искәртмәләр һәм аңлатмалар:                               

  1.   Сәгадәт Чагатайга.

    Хат ТР МА (2461 ф., 1 тасв., 6 эш ) саклана. Гарәп язуында.
    Текст шуннан алынды.

1 Рокыяның баласы… – Рокыя Мөхәммәдиш белән Ибраһим Дәүләткилделәрнең балалары Надир Дәүләт турында сүз бара.

2 …Тукайны ядлау кичәсе ясарга йөримез. – Төркиядә һәр елның апрель аенда Г. Тукайны искә алу кичәләре үткәрелә торган була.

 

Исвичрәдән – Швейцариядән.

Фәхри – хөрмәтле.

Мадәм ки – алайса.

Мөсагыйдең – рөхсәтең.

Колак долгунлыгы берлә – колагыңа кереп.

Затән – нигездә.

Лисандан әсасең – телдән нигезең.

Фистанны – күлмәкне.

Тәшхыйс итә – билгели.

Тәкия – гыйбадәт урыны.

 

Исвичрәдән – Швейцариядән.

Фәхри – хөрмәтле.

Мадәм ки – алайса.

Мөсагыйдең – рөхсәтең.

Колак долгунлыгы берлә – колагыңа кереп.

Затән – нигездә.

Лисандан әсасең – телдән нигезең.

Фистанны – күлмәкне.

Тәшхыйс итә – билгели.

Тәкия – гыйбадәт урыны.

 

Чыганак: Исхакый Г. Әсәрләр. 14 том. - Казан: 
Татарстан китап нәшрияты, 2013.

 

 

 

Җавап калдыру