ГАЯЗ ИСХАКЫЙНЫҢ ЕРАК КӨНЧЫГЫШКА СӘФӘРЕ. ЯПОНИЯ-ТОКИО

Япониядәге төрек-татар эмигрантларын берничә Идел-Урал оешмасына берләштерү, Финляндия Төркестаны эмиграциясе белән бәйләнешкә керү максаты белән һәм шулай ук «Прометей» җәмгыятенә кагылышлы эшчәнлекне көчәйтер өчен мин 1933 елның 16 сентябрендә Япониягә килдем1.

Кулымда Япония Баш штабының Рәсәй мәсьәләләре белән шөгыльләнүче хезмәткәре полковник Хатага2 Варшавадагы япон вәкиллегенең рекомендация хаты бар иде.

Токиога килеп төшкәч, полковник Хатага визит ясадым, һәм ул мине штабның мәгълүмат бүлеге җитәкчесе, Япониянең Төркиядәге элекке хәрби атташесы полковник … тәкъдим итте.

Минем планнар белән танышып чыккач, полковник миссиямне, аның белән бәйле мәсьәләләрне шушы бүлек карар һәм җавап мөмкин кадәр тизрәк бирелер дип ышандырды.

Рәсми оешмаларда ясалган беренче уңышлы адымнардан соң Токиодагы төрек-татар колониясе белән элемтәгә кердем. Максатым – татар мөһаҗирләре арасыннан Идел-Урал милли хәрәкәтен оештыру һәм алып бару өчен яраклы кешеләр эзләп табу иде.

Төрек-татар колониясе мине бик зурлап, тантаналы төстә каршы алды, минем хөрмәтемә берничә рәсми кабул итү мәҗлесе һәм банкет оештырды; яшьләр үз көчләре белән сәхнәгә куелган «Зөләйха» драмасын күрсәттеләр3.

Татарларның төрле катлаулары белән якыннан танышу минем планнарымны хәл итүне шактый җиңеләйтте, чөнки җәмәгать эшләренә яраклы кешеләрне табарга булышты.

Төркия гражданы һәм Истанбулда чыга торган «Җөмһүрият» гәзитәсе хезмәткәре буларак, үземне Төркия илчелегенә визит ясарга тиешле дип санадым4.

Илчелектә мине озак вакыт Кавказда – консул, ә Әфганстанда Төркиянең дипломатик миссиясе әгъзасы булган вакытлы вәкил … кабул итте. Ул мине бик хөрмәтләп каршылады. Вакытлы вәкил киң мәгънәдә милләтпәрвәр кеше булып чыкты һәм безнең милли мәсьәләләр турында яхшы хәбәрдар иде. Әңгәмә барышында Төркия һәм Кавказ буенча таныш-белешләрне искә төшердек, ул Әмин бәй Рәсүлзадәне5 дә бик яхшы белә икән.

Вакытлы вәкил Кытай Төркестанындагы хәлләр турында сөйләде, Токиодагы Идел-Урал колониясе кешеләре хакында кыйм-мәтле мәгълүмат бирде һәм шулай ук мондагы мулла Корбангалиев дигән кеше белән аралашканда аеруча сак булырга кирәклеген искәртте. Мин Токиога килер алдыннан монда зур гына сәяси низаг килеп чыккан булган. Аның нигезендә Кытай Төркестанындагы вакыйгалар һәм андагы сәяси хәл яткан. Япониядә патриотик дип саналган һәм үз сафларына күп кенә яхшы коралланган яшьләрне туплаган оешмалар бар. Бу оешмалар шушы коралланган әгъзалары ярдәмендә үзләренең сәяси һәм икътисади максатларына ирешәләр. Мондый оешмалар еш кына сәяси тормышта да катнашалар: йә берәр җәмәгать эшлеклесенә каршы чыгалар, яисә, киресенчә, теге йә бу сәяси хәрәкәткә булышлык күрсәтәләр, «Umri» газетасы мөхәррире һәм Токио сәяси полициясенең Үзәк идарә җитәкчесенең элекке урынбасары белән берлектә шундый оешмаларның берсе хәтта Көнчыгыш Төркестан мәсьәләсеннән дә үзе өчен файда табарга тырышкан. Вакытлы вәкил сүзенә караганда, Корбангалиев шушы шикле кешеләр белән бәйләнешкә кергән булган. Төркестандагы хәлләр япон сәяси һәм хәрби даирәләрендә бик зур кызыксыну уяткан. Япониянең милли мәнфәгатьләреннән чыгып, бу вакыйгаларда катнашу юлы эзләнгән, һәм шушы шартларда Кытай Төркестанына басып керү проекты барлыкка килә.

Кытай Төркестанында яшәүчеләрнең сиксән проценты төрек-татарлар һәм туксан биш проценты мөселманнар икән. Шунлыктан исеме күпләргә таныш булган һәм Кытай Төркестанына теләктәшлек күрсәткән берәр төрекне табарга кирәк иде. Мондый кешене озак эзлиләр. Шул вакытта Токиода үзен журналист Мухсин дип таныткан бер төрек-татар6 пәйда булып, ул күздә тотылган сәяси рольгә госманлылар йортыннан чыккан кенәзне тәкъдим итә. Мухсин үзе чынлыкта большевиклар шымчысы булырга тиеш. Абдул Кәрим исемле бу кенәз – солтан Габделхәмид оныгы7 – эчкәне һәм акча туздырып йөргәне өчен атасы Сәлим кенәз тарафыннан туган иленнән куылган булган8.

Мухсин Абдул Кәримне Токиога алып килергә вәгъдә итә. Төрек һәм мөселман дөньясы, андагы хәлләр турында рәтләп хәбәрдар булмаган японнарны исә, Мухсин белән Корбангалиев Көнчыгыш Төркестан мөселманнары яшь кенәзне ачык йөз белән каршылаячаклар һәм хәлифә оныгына тиешле хөрмәт күрсәтәчәкләр дип ышандыра алганнар. Эш, янәсе, шунда гына: ничек кенәзне тиз арада Токиога китерергә һәм японнарның сәяси планнарына күндерергә? Японнар бу фикерләр белән килешәләр һәм серле кенәзне чакырыр өчен шактый зур күләмдә акча бүлеп бирәләр. Мухсинны Һиндстанга җибәрәләр, һәм ул, кенәзне Сингапурда табып, аның ресторан бурычларын түләп, Токиога алып кайта. Япониядә кенәзне яхшы гына кабул итәләр һәм бер япон аксөягенең вилласына урнаштыралар.

Бер үк вакытта кенәзнең яраннары белән Төркестанга сәяхәте дә әзерләнә. Кенәз Төркестанда һәм күрше дәүләтләрдә яшәгән халыкларны Япония сәясәте тарафдарлары итәргә тиеш була. Мөселман дәүләтләрен үз йогынтысы астына кертүдә бу кенәз японнар өчен гаять кыйммәтле корал булып чыга. Хәрби даирәләр Төркестанга экспедиция оештыру өчен бик зур суммалар бирәләр.

Шул ук вакытта Төркестанда азатлык хәрәкәте киң җәелеп китә. Бу хәрәкәт үз сафларына ирек сөючән төрек яшьләрен җыя. Хәтта Төркиянең Чит ил эшләре министрлыгы да бу хәрәкәт белән кызыксына башлый.

Восстание белән җитәкчелек итү өчен Кытай Төркестанына үтеп керергә әзер булган төрек офицерлары төркеме барлыкка килә. Чыннан да, бу офицерларның бер өлеше Һиндстан аша, мон-дагы мөселманнар ярдәмендә Төркестанга барып чыга.

Төрек-татар эмиграциясе матбугаты Кытай Төркестанындагы вакыйгалар белән кызыксына һәм, баш күтәрүчеләр хәрәкәтенең максатларын аңлатып, аларга уңай караш тудырырга тырыша.

Шушы вакытта яшерен рәвештә Абдул Кәрим үзенә йөкләнгән эшне үтәргә әзерләнә. Ләкин көтмәгәндә совет матбугатында японнарның планнарын фаш итүче һәм Абдул Кәрим башкарачак акциягә үзенчәлекле төсмер бирүче мәгълүмат басылып чыга. Совет гәзитәләре күтәргән тавыш аркасында җәмәгатьчелек фикере Төркестандагы милли азатлык хәрәкәтенә булышлык күрсәтүдән баш тартырга мәҗбүр була һәм нәтиҗәдә восстаниегә ярдәм туктатыла. Тора-бара японнар Абдул Кәрим белән бәйле планнарыннан да кире кайталар.

Япон даирәләренең планнарын большевикларга кем ачып биргән – монысы сер булып калган. Мухсин Корбангалиевне гаепләп, Корбангалиев исә Мухсинны большевиклар шымчысы дип фаш иткән.

Мин Япониягә килгәндә, Абдул Кәрим мәсьәләсе инде хәл кылынган иде. Вакытлы вәкил мине бу вакыйгаларда үзен начар яктан күрсәткән Корбангалиев белән аралашмаска гына киңәш итте.

Милләттәшләрем арасындагы эшем бик уңышлы барды, ләкин «Зөләйха»ның премьерасыннан соң хәлләр низаглы төс алды. Ул һәркайда, полиция бу тамашага билет сатуны тыйды һәм җирле төрек-татарларның бу спектакльдә катнашуларын хупламый, дип сөйләп йөрде. Миңа полициягә барырга туры килде. Һәм анда мине бернинди тыюлар яисә чикләүләр хакында боерык бирелмәгәненә ышандырдылар. Тамашалар дәвам итте. Бу спектакль кино төшерүче япон фирмаларында зур кызыксыну уятты. Ләкин безнең милли сәнгатьне пропагандалауда Корбангалиев аяк чалып торды: операторларны һәм репортерларны спектакльгә якын да җибәрмәскә тырышты.

Токиога килүемнән соң берничә атна үткәч, мин тагын Баш штабка мөрәҗәгать иттем. Японнар минем булачак эшчәнлегемә карата уңай карашларын белдерделәр һәм Идел-Урал мәдәни җәмгыятьләре оештырырга рөхсәт иттеләр.

Бер-ике кеше белән Идел-Урал җәмгыяте уставын эшләргә тотындым9. Оешмабыз мәдәни җәмгыять дип аталырга тиеш булса да, максатыбыз азатлык өчен көрәш алып бару иде.

Төркия илчелегенең рәсми вәкилләре, төрек һәм төрек-татар колонияләре әгъзалары катнашында тантаналы рәвештә 1933 елның октябрендә Төркия җөмһүриятенең 10 еллыгы бәйрәм ителде. Бу көннәрне Төркия илчелегендә берничә йөз кеше булып китте. Бер Корбангалиев кенә күренмәде, чөнки аның өчен илчелек ишекләре ябык иде. Юбилей уңаеннан япон-төрек җәмгыяте бик зур мәҗлес оештырды. Төркия илчелеге хезмәткәрләре белән берлектә хөрмәтле кунак итеп мин дә чакырылдым. Мәҗлестә Япониянең дәүләт хакимияте вәкилләре (Чит ил эшләре, Хәрби һәм Император сарае министрлыкларыннан) һәм җәмәгать эшлеклеләре дә катнашты. Рәсми чыгышлардан соң, көтмәгәндә, сүзне чакырылган кунакларның берсе алды һәм рус телендә сөйли башлады. Аның чыгышының эчтәлеге мондыйрак фикергә кайтып калды: Төркиядә Кәмал идарә итә, Япония дәүләтендә – генерал Араки10, бу мәҗлес исә ике ил арасындагы дустлык билгесе һәм шушы төрек-япон дустлыгын уртак дошманга – Совет Россиясенә каршы җиңәргә юнәлтергә кирәк.

Бу чыгыш Советлар тарафыннан оештырылган, рухландырылган провокация иде. Төрекләр мондый көтелмәгән хәлдән туган авыр тәэсирне йомшартырга тырыштылар, ләкин барыбер бу истәлекле бәйрәм кичәсе беркадәр күңелсез эз калдырды.

Төркия җөмһүриятенең 10 еллыгы тантанасыннан соң тиз арада тагын бер күңелсезлек килеп чыкты. Бу хәл Корбангалиевнең төрек-татар колониясендәге ролен тагын бер мәртәбә начар яктан күрсәтте.

Сүз Япониянең Хәрби диңгез академиясендә укыган Шәүкәт бәй исемле бер төрек офицерының вафаты турында бара. Бу кеше хәрби диңгез флоты даирәләрендә ышанычлы кеше дип саналган һәм аңа Үзәк хәрби идарә бүлекләре белән хезмәттәшлек итәргә рөхсәт бирелгән. Чит ил офицерларының гына мондый мөмкинлекләре булган. Шәүкәт бәй тиздән үлеп китмәгән булса, аны искиткеч яхшы карьера көтә иде. Төрек-татарларны Шәүкәт бәйнең үлеме бик нык дулкынландырды. Төркия дипломатик вәкиллегебу яшь офицерны җирләүне үз өстенә алды. Төркиянең вакытлы вәкиле Шәүкәт бәй җеназасына Корбангалиевне чакырырга теләмәгәнгә күрә, төрек-татар колониясеннән мөселманча күмү йоласын яхшы белгән бер олы яшьтәге кешене таптылар, һәм ул барысын да кирәгенчә башкарды. Корбангалиев, төрек вәкиллеге һәм үзенең мәхәллә кешеләренә карата әдәпсезлек күрсәтеп, Шәүкәт бәй хәтерен пычратып, аның турында төрле уйдырмалар (имештер, ул чын мөселман да, яхшы төрек тә түгел) сөйләп йөрде. Корбангалиев минем өстән дә яшерен полициягә шикаять язды. Анда минем разведка агенты булуым һәм Токиога инглизләр фай-дасына бер эш башкарырга килүем турында әйтелгән иде. Минем белән бергә Корбангалиев төрек-татар колониясенең тагын берничә кешесенә дә гаепләр ташлаган иде. Корбангалиев япон полициясенең яшерен шымчысы булганга күрә, аның шикаятенә ышандылар, һәм сәяси полиция департаменты җитәкчесе мине аңлатма бирер өчен үзенә чакыртты. Аңлашылмаучылыклар чыкмасын дип, үзем белән тәрҗемәчене дә ияртеп, иртәнге сәгать 9 да полициягә киттем. Сәгать 12 гә җомга намазына барырга тиеш булганга күрә, иртәрәк килүемне әйттем һәм шушы вакытка кадәр минем эшемне бетерүләрен үтендем. Сорашулар башланды. Тәрҗемәчем булганга күрә, татарча җавап бирергә теләгән идем. Аңлатманы рус телендә бирүдән катгый рәвештә баш тарттым, чөнки мондый очракта минем сүзләрне япончага тәрҗемә итүче кешене контрольдә тота алмас идем. Сорау алуны полициянең рус бүлеге җитәкчесе Хирусига алып барды. Ул минем теләгем белән исәпләшергә теләмәде, һәм мин француз теле тәрҗемәчесен эзләргә мәҗбүр булдым. Ләкин мин тапкан кеше «boniour» («исәнмесез») белән «aurevoir» («сау булыгыз») дан башка нәрсә белми иде, һәм эш тагын тукталып калды. Ахыр чиктә рус телендә җавап бирергә риза булдым. Тәрҗемәчем русча белми иде, шуңа күрә мин сөйләгәнне контрольдә тота алмый иде. Сораштырулар минем Intelligenс service (разведка хезмәте) белән хезмәттәшлегем һәм Ерак Көнчыгышка килүемнең максаты белән бәйле иде. Сөйләшү вакытында Корбангалиевнең минем хакта язганнары уйдырма икәне ачыкланды, ләкин шуңа карамастан мине, җибәрмичә, бер кешедән икенчесенә йөрттеләр. Сәгать 12 дә, 1 дә үтте. Сәгать 5 кә хәтле мине тоткарладылар, гәрчә үземнең гаепле булмавымны да, япон дәүләтенә каршы бернинди явыз ниятем бул-маганлыгын исбатласам да.

Шул ук көнне мәчеткә рус телен белүче берничә полиция хезмәткәре килеп, Шәүкәт бәй җеназасы хакында сораштылар. Сорау алу кычкырыш, сүгенүләр белән үткәрелде, полиция хезмәткәрләре, куркытырга теләп, бар кешене дә инглиз разведкасы белән хезмәттәшлектә гаепләделәр.

Икенче көнне «Өмет» гәзитәсе инглиз разведкасы агенты Гаяз Исхакыйдан сорау алу турында кечкенә мәкалә бастырып чыгарды. Штабтагы танышларым шул ук гәзитәгә бу хәбәрнең дөрес түгел-леген исбат итүче хат язарга, копиясен сәяси полициягә җибәрергә киңәш иттеләр. Моны мин мәгълүмат чаралары турындагы законга нигезләнеп эшләдем, ләкин минем мәкаләм гәзитәдә чыкмады.

Бу хәлләрдән соң төрек-татар колониясе берничә борчулы көн кичерде. Кешеләрнең күпчелеге үзләренең Корбангалиевкә дошманлык мөнәсәбәтен белдерделәр.

Ерак Көнчыгышта без оештырачак мәдәни җәмгыятьнең ус-тавы Баш штаб тарафыннан тикшерелде. Бүтән аңлашылмаучылык чыкмасын өчен, копиясен сәяси полициягә җибәрергә вәгъдә бирделәр. Устав япон теленә тәрҗемә ителде, ә аның эчтәлеге штаб вәкилләре белән килештерелде. Полициядә ул документны сәяси бүлек җитәкчесе алды һәм, үзе тикшереп, уңай карашын белдерде. Япониядә мәдәни җәмгыятьләрнең теркәлү тәртибе бар, шуңа күрә миңа, егерме ике кешедән кул куйдыргач, полициягә гомуми җыелыш үткәрергә рөхсәт сорап мөрәҗәгать итәргә туры килде. Рөхсәт алынгач, Корбангалиев җитәкләгән Мөселман җәмгыяте карамагында булган мәктәп бинасын җыелыш үткәрер өчен сорадык. Үтенечебезне кире кактылар. Без бер шәхси клубны арендага алырга мәҗбүр булдык һәм шунда татар колониясенең күп кенә вәкилләрен чакырдык, әлбәттә, алар арасын-да Корбангалиев тә, аның берничә тарафдары да юк иде.

1933 елның 11 ноябрендәге җыелыш11. Билгеләнгән вакытта җыелыш узачак урынга килгәч, анда кырыкка якын япон егетен күреп алдык. Соңрак аларның Абдул Кәрим оешмасыннан икәнлеге ачыкланды. Мин дә, татарларыбызның күбесе дә бу яшьләрне яшерен полиция шымчылары яисә матбугат чаралары вәкилләре дип уйладык һәм шуңа күрә аларның булуларына каршы чыкмадык. Утырыш башланыр алдыннан үзенең берничә тарафдары белән Корбангалиев килеп керде. Без аларга залда калырга рөхсәт итәргә һәм китүләрен таләп итмәскә булдык. Бер-ике минуттан залга сигез рус кешесе бәреп керде, соңрак алар арасында совет агентларының да булуын белдек. Шушы руслар арасында төрекләр оештырган мәҗлестә сүз алган адәм дә күренде. Аннан соң ул кешенең заманында элекке Омск губернасының Албасар шәһәрендә казаклар уряднигы булганын белдек. Революция вакытында ул Поротиков дигән кешегә әверелә12.

Безнең оештыру төркеме әгъзалары полициядән русларны залдан чыгаруын үтенде, чөнки җыелыш татарларныкы гына, аның максаты Идел-Урал мәдәни җәмгыятен оештыру һәм русларның моңа бернинди дә катнашы юк, дидек. Ләкин руслар, Идел-Урал җирләрендә яшәүче рус халкы вәкилләре буларак, җыелышта катнашырга телибез, дип җавап кайтардылар. Полиция вәкилләре сүлпәнлек күрсәткәнгә күрә, залда барысы да үзгәрешсез калды. Руслар тавышлана башладылар. Җыелышны алып бару өчен җаваплы кеше, профессор Окуба сан13, японнарның холыкларын белгәнгәдер, бу җыелышның максатларын аңлатыр өчен япон телендә сөйли башлады. Шуның белән бергә Г.Исхакыйның роле турында да әйтеп үтте. Профессор Корбангалиев хакында сөйли башлагач, руслар тавышланырга тотындылар һәм сөйләргә ирек бирмәделәр. Шул вакытта залда ниндидер шикле хәрәкәт күзәтелә башлады. Бу Хирусига яшерен полиция вәкилләре белән килеп кергән икән. Хирусига үзенең җыелышта күзәтчелек итәргә җибәрелгәнен әйтте. Яшерен полиция вәкилләре залда беркадәр «тәртип» урнаштырдылар. Бераздан безнең берничә иң көчле, иң таза татар егетләренең залдан чыгарылганы ачыкланды. Бу Корбангалиев әләге буенча эшләнгән. Оештыручылар җыелыш эшен тәртипкә кертергә тырыштылар. Икенче рәттә утыручы полковник Поротиков Корбангалиев куллары белән нәрсәдер эшли иде. Аннан соң, президиум утырган җиргә йөгереп килеп, ул йодрыгы белән эчемә китереп сукты. Бу залда ыгы-зыгы куптарырга сигнал булган икән. Миңа алдан да, арттан да һөҗүм иттеләр. Беразга ничектер югалып калдым һәм берни дә эшли алмадым. Беренче-икенче рәттә утыручы татар хатыннары мине һөҗүм итүчеләрдән коткарып калдылар. Залда сугышу, мәхшәр башланды. Мине аяктан егарга маташтылар, ләкин бөтен көчем белән каршы тордым, егылмаска тырыштым. Ахыр чиктә сәхнәгә ектылар, әмма хатын-кызлар мине әйләндереп алдылар һәм бүтән инде миңа ташланырга ирек бирмәделәр, һөҗүм итүчеләрнең максаты мине ничек тә аяктан егу иде. Нәкъ менә шуның өчен япон ялчылары чакырылган да иде. Бу сугышка патриотик төсмер бирер өчен, Корбангалиевнең бер кешесе: «Гаяз Исхакый безнең императорны мыскыл итте», – дип кычкырды. Ләкин ак тәнле хатын-кызларның мине кыю рәвештә яклаулары японнар өчен шулкадәр гаҗәп тоелды ки, егетләр хәтта куркып калдылар һәм үзләренең баштагы гайрәтен югалттылар. Бу хәл безнең татарларга минем яныма җыелырга һәм тагын да ныграк каршы торырга мөмкинлек бирде. Полиция хезмәткәрләре үзләрен бик сүлпән тоттылар. Хирусига бу мәхшәрне бетерер өчен бернәрсә дә эшләмәде. Инде бераз тынычлык урнашкач, мин аннан протокол төзүне таләп иттем. Ләкин ул миңа һөҗүм иткән кешеләрне белмәвен әйтте. Янәшәдә булган татарларның берсе миңа ташланган кешеләрнең исемлеген күрсәткәч, Хирусига протоколны үз бюросында төзиячәген белдерде. Икенче көнне Корбангалиев «Идел-Урал җәмгыяте әгъзалары Корбангалиевкә һөҗүм иттеләр, бары полиция катнашуы гына аны кыйналудан коткарып калды» дигән белдерү чыгарды. Бу белдерү Япониядәге бөтен төрек-татар җәмгыятьләренә җибәрелде.

Берничә көннән соң миңа Кобедан шалтыратып, җыелышта нәрсәләр булганын сораштылар. Мин милләттәшләремне тынычландырырга тырыштым, ләкин кичен Кобе төрек-татарлары эшне ачыклау өчен үз вәкилләрен җибәрергә булганнары турында хәбәр иткән телеграмма китерделәр. Нәкъ шундый ук телеграмманы Нагоя шәһәреннән дә алдым. Безнең татарлар, яңа һөҗүмнәрдән куркып, мине торган кунакханәмнән алып киттеләр һәм беренче дәрәҗәлесенә урнаштырдылар. Монда бик күп аурупалылар яши иде, шунлыктан төрле адәм актыкларына керү тыелган иде. Тиздән мин башта яшәгән кунакханәнең полиция күзәтүе астында булуын белдек. Анда совет шымчылары да җитәрлек икән. Шушы вакыйгалардан соң өч көн үткәч, Кобе, Нагоя һәм К.дән унике кешелек төрек-татарлар делегациясе килеп төште. Алар барысы да мин урнашкан кунакханәдә туктадылар. Булган хәлләрне тикшерү өчен махсус комиссия төзедек. Комиссия үз чиратында япон һәм инглиз телләрен белүче дин әһелләреннән һәм мәхәллә кешеләреннән махсус делегация билгеләде. Килеп чыккан ызгышның сәбәпләрен ачыклар өчен, делегация полициягә китте. Хирусига аларны бик теләмичә генә кабул иткән һәм куркытырга маташкан. Полициядә делегация вәкилләре рус бүлегендә дә үз эшләре хакында сөйләшкәннәр, аларны гаеплеләр җәзага тартылыр дип ышандырганнар. Делегация әгъзалары булган вакыйгаларның сәбәпләрен ачыклар өчен һәм гаеплеләрне табар өчен үзләренең дә тикшерү үткәрәчәкләрен искәрткәннәр. Хирусига мине чакыртып, хәзер яшәгән кунакханәмнән китәргә кушты: имештер, анда руслар миңа тагын һөҗүм ясарга мөмкин һәм ул очракта инде полициянең мине якламаячагын әйтте. «Алайса, кемнән яклау эзләргә соң?» – дип сорагач, үземнең консулыма мөрәҗәгать итәргә кушты. Мин төрек консуллыгына киттем, вакытлы вәкил анда булмагач, телефоннан шалтыратып, аның белән элемтәгә кердем, ул консулны, секретарьны, япон теленнән тәрҗемәче белән мине үзенә чакырды. Эшне ачыклагач, ул шунда ук ярдәм сорап чит ил эшләре министры урынбасарына шалтыратты. Аннан соң полиция башлыгына шалтыратып, тәрҗемәче аша килеп чыккан хәлләр турында сөйләде. Полиция башлыгы акланырга тырышты һәм мине саклар өчен бөтен кирәкле чаралар күреләчәген вәгъдә итте. Бераз тынычланып, кунакханәгә кайтып киттем. Анда инде мине полиция хезмәткәре көтеп тора иде. Ул, сине бүтән беркем дә борчымас һәм руслар һөҗүм итмәсләр, диде. Минем язмышым мәсьәләсендә тынычландырылган комиссия ныклап үз эшенә [кереште], булып узган вакыйгаларны җентекләп тикшерде, Корбангалиевне һәм аның якыннарыннан берничә кешене чакыртты. Ләкин алар килмәделәр. Комиссия, Корбангалиевнең кыланышларын искә алып, аңа бойкот игълан итте, аның белән бернинди эш алып бармаска дигән карарга килде. Үзенең карарын комиссия тиешле япон оешмаларына җиткерде, Көнчыгыш мөселманнары мәсьәләләре белән кызыксынган җәмгыятьләрдә булды. Бу Идел-Урал акциясе максатлары белән таныштыру өчен эшләнде. Моннан тыш, адвокат табып, аңа эшне судка тапшырырга кушты. Шулай ук комиссия Япониядә яшәүче барлык мөселманнар акчасына салынган мәктәп бинасын Корбангалиевтән тартып алырга булды.

Шул ук комиссия катнашында Токиода Идел-Урал җәмгыятен оештыру максаты белән җирле төрек-татарларның җыелышы уздырылды.

Хәрби идарә җәмгыятьне оештыруда безгә бераз ярдәм күрсәтте. Мине һөҗүмнән саклау чаралары да күрелде. Ләкин татарлар, моңа гына ышанмыйча, үзләренең сакчыларын да куйдылар һәм шул вакыттан бирле бер җирдә дә ялгызым гына йөрмәдем, һәрчак янымда төрек-татар комиссиясенең берәр яшь кешесе була иде.

Эшне япон судында карар вакыт җиткәч, протоколның булмавы ачыкланды. Мине акчага сакларга тәкъдим иткән патриотикҗәмгыять вәкилләренең кайберләре хәтта Корбангалиевне тотып кыйнарга да әзер иде. Әлбәттә, мин дә, минем тарафдарларым да эшнең суд карамагына тапшырылуы белән канәгатьләнеп, мондый тәкъдимнәрне катгый рәвештә кире кактык. Кызганычка каршы, Корбангалиев адвокатыбызны сатып ала алды, һәм тикшерү эше бер урында таптанып калды. Ахыр чиктә полиция, Хирусига йөзендә, «дилбегәне» үз кулына алды. Бик зур авырлыклар белән эшне прокуратурага тапшырып булды, әмма прокурор, аның рәсмиләштерүен көннән-көн сузып, бераздан ачыктан-ачык эшкә аяк чала башлады.

Токиода Идел-Урал җәмгыяте оештырганнан соң, мин Нагояга китеп бардым. Монда да, бер үк уставка таянып, шундый җәмгыять төзедем. Аннары шундый ук максат белән Кобе һәм Кумамато шәһәрләрендә булдым. Шул рәвешле Япониядәге төрек-татар төркемнәренең җәмгыятьләр челтәре барлыкка килде, кечерәк төркемнәр, зурраклары белән берләшеп, алардагы оешмаларга филиал булып керделәр.

Моннан соң минем алга Идел-Урал җәмгыятьләрен Корея, Маньчжурия һәм Кытайда да оештыру мәсьәләсе килеп басты. Бу мәсьәлә белән якыннан кызыксынгач, Кореяда үзебезнең комитетны төзү өчен анда берәр вәкилемне җибәрергә булдым.

Үзем исә Кобеда калып, Япониядәге Идел-Урал оешмаларының корылтаен әзерләргә керештем. Хәзергә мин Идел-Урал җәмгыятьләренең Бөтеняпон корылтае белән генә чикләнергә булдым, чөнки, белгәнемчә, Маньчжуриядәге хәл андагы төрек-татар вәкилләренә Ерак Шәрекъ корылтаенда катнашырга мөмкинлек бирмәячәк.

1934 елның маенда Кобеда төрек-татар оешмаларының Бөтен-япон корылтаен чакырдым. Шуны әйтергә кирәк, Корбангалиевшикаятьләре аркасында Кобе полициясе эшебезгә комачаулап торды. Шуңа да карамастан корылтай белән бәйле эшләр алга барды. Корылтайга әзерләнгән вакытта, Кобедагы татар сәхнәсендә минем драмам куелды. Корбангалиев властьларга, бу драма большевиклар идеяләрен тарата һәм татар кешеләрен әхлакый яктан тарката, дип әләкләшә. Баш штаб Кобега үзенең вәкилләре белән бергә хәбәр итеп торучыларны да җибәрә. Драма каты күзәтү астына алына, әмма тамаша полиция вәкилләрендә зур канәгатьсезлек кенә тудырды, чөнки ул нәкъ менә большевикларга каршы булып чыкты, һәм спектакль уңышлы гына тәмамланды. Япон, инглиз телләрендә чыга торган Кобе һәм Осака матбугаты аны уңай бәяләде, хәтта драманы большевикларга каршы пропаганда алып баруда файдаланырга да тәкъдим итте.

Корылтай безнең оешмабызның үзәген төзеде һәм милли-сәяси эш алып бару өчен бу үзәк каршында аерым бүлекләр – мәгариф, пропаганда, дин эшләре һәм мәгълүмат бүлекләре булдырды. Бөтен материаллар белән дә япон мәгълүмат чараларын таныштырып бардык. Япон империясендәге төрле татар мөһаҗир төркемнәреннән кырык вәкилне җыйган бу корылтай татар җәмәгатьчелегендә зур кызыксыну уятты. Корылтай Ерак Шәрекътагы бөтен төрек-татарның милли бәйрәме төсен алды. Корылтай президиумы исеменә күп кенә телеграммалар һәм хатлар килде. Корылтай Аурупа колониясе алдында, япон җәмәгатьчелеге һәм рәсми оешмалары фикерендә төрек-татарларның абруен шактый югары күтәрде. Япониянең хакимият һәм җәмәгатьчелек даирәләрен Идел-Урал оешмасы максатлары белән таныштыру өчен корылтай махсус делегация билгеләде. Шушы делегация Токиода Чит ил эшләре, Мәгариф министрлыкларында, полиция департаментында һәм штабта булды. Япон хакимият даирәләре түбәндәге тәкъдимнәр белән таныштырылды:

1) төрек-татарларга үз эшләрен эмигрантларыннан аерым алып бару зарур;

2) бу эшләрне рус бүлеге белән бернинди дә алыш-биреше булмаган махсус бүлеккә тапшырырга;

3) төрек-татарларга аерым милләт итеп карарга;

4) язуда фамилияләрнең татар телендәге яңгырашын сакларга һәм «-ов», «-ев» кушымчаларын алып ташларга;

5) төрек-татар оешмаларына җибәрелә торган рәсми кәгазьләрдә фәкать япон яисә инглиз телләрендә генә язарга;

6) хәзерге вакытта Корбангалиев контролендә булган төрек-татар колониясенең җәмәгать милкен Идел-Урал җәмгыяте карамагына тапшырырга;

7) бөтен Ерак Шәрекъ Көнчыгыш регионында Идел-Урал җәмгыятьләрен оештыруда һәм Ерак Көнчыгыш корылтаен чакыруда ярдәм һәм хезмәттәшлек итәргә.

Бу тәкъдимнәрнең һәммәсе дә япон оешмаларында уңай кабул ителде, ләкин аларның моңа кадәрге эш тәртибенә берничек тә тәэсир итмәде.

Безнең оештыру эшләре япон матбугатында да чагылыш тапты. Гәзитәләр безнең милли хәрәкәтебез, алдыбызда торган мәсьәләләр турында һәм аеруча Идел-Урал бәйсезлеге хакында күп яздылар. Әлбәттә, матбугаттагы чыгышларда арттырулар һәм сенсация кебек нәрсәләр дә җитәрлек иде. Әмма алар, һичшиксез, безнең эшне пропагандалауга булышалар иде. Кая гына барсам да, шунда ук интервью сорап, гәзитә хәбәрчеләре пәйда була иде. Фотографлар да эшсез йөрмәде. Матбугат күтәргән бу шау-шуюгары сәяси һәм иҗтимагый даирәләрдә дә кызыксыну тудырды. Мин төрле фәнни һәм җәмәгать оешмаларына чакырулар алдым.

Тәүге зур чыгышымны «Orient» («Шәрекъ») гәзитәсе идарәсе оештырды. Анда мин Идел-Урал азатлык хәрәкәте нигезләрен дәлилләп чыктым һәм тыңлаучыларны төрек-татар халыкларының фронты һәм «Прометей» фронты концепциясе белән таныштырдым.

Минем чыгышымны тыңларга берничә дистә кеше җыелган иде. Соңыннан алар арасында парламент әгъзалары, Баш штаб офицерлары һәм шулай ук танылган журналистлар булганын белдем. Чыгыш тәмамлангач, «Orient» гәзитәсе редакциясе минем хөрмәткә мәҗлес үткәрде. Анда дустларым белән бергә көрәшебезнең максатлары һәм Ерак Шәрыкъ мәсьәләләре хакында иркенләп сөйли алдык, «СССРда төрек-татарларның сепаратлык хәрәкәте» дигән исем астында «Orient» гәзитәсе минем чыгышым турында зур мәкалә бирде һәм алга таба да безнең эш турында җитди һәм дустанә эчтәлекле материаллар бастырып барды.

Чираттагы чыгышым «Turan» («Туран») җәмгыятендә булды. Бу җәмгыять Япониядә бик күптән оештырылган. Ул шундый ук исемдәге маҗар җәмгыяте белән бик тыгыз бәйләнештә тора һәм финнар, төрекләр белән дә элемтәдә икән. Үз басмалары бар. Минем бу җәмгыятьтәге чыгышым күп кеше, шул исәптән байтак яшьләрне дә җыйды.

«Turan» үзенең матбагасында чыгышымны урнаштырды, безгә бик зур реклама ясады.

Иң кызыклы чыгышым «Күрше халыклар хезмәттәшлеге» дигән җәмгыятьтә булды (бу җәмгыять монгол, кытай һәм төрек халыкларының мәдәниятен өйрәнә). Максатлары иҗтимагый юнәлештә. Җәмгыять Япониянең Баш штабы белән тыгыз бәйләнештә тора. Монда мин «Бердәм һәм бүленмәс Рәсәй яшәргә мөмкинме?» дигән темага чыгыш ясадым. Шуны әйтеп үтәргә кирәк, Япониядә әлегә большевизм – ул чит илләрдән килеп кергән кунак кына, Рәсәй җәмгыятендә аның бернинди дә нигезе юк, ул тулысынча яһүдләргә һәм Рәсәйгә дошман булган масоннарга, шулай ук өлешчә Intelligence Service ярдәменә таяна дигән ялгыш фикер яши. Японнар, большевизм бетсә, Рәсәйдә элекке тәртип кайтарылачак (үткәндәге атрибутлар, патша, губернатор-лар һ. б.) дип уйлыйлар. Мондый караш Ерак Көнчыгыштагы рус эмиграциясе тарафыннан оста итеп алып барылган пропаганда җимеше иде. Рус эмиграциясе японнар алдында үзенең абруен югалтмаган иде әле, шунлыктан японнар элекке гадәт буенча аларның төрле катлауларына зур өмет баглыйлар иде. Ул оешмаларга ярдәм күрсәтеп, Рәсәйдә элекке тәртипне тергезешәбез һәм русларның рәхмәте белән бергә Приморье краен һәм Монголияне дә алырбыз дип уйлаганнар. Мондый караш хәрбиләр арасында шактый вакыт хөкем сөрде. Шул сәбәпле минем чыгыш белән кызыксыну зур иде һәм аны тыңларга күп кенә кеше җыелды. Ике сәгатькә якын сөйләдем. Аннан соң алты сәгатькә сузылган бәхәсләр булды. Ул вакытта җәмгыятьнең рәисе отставкадагы генерал Инои иде, ә хезмәттәшләре – танылган хәрбиләр. Җәмгыятьнең үз матбәгасы бар. Шушы басма-чыгышымның кыскача эчтәлеген бирде, минем Идел-Урал турындагы брошюрамны япончага тәрҗемә итте, аны берничә мәртәбә бастырды.

Чыгыш ясарга мине «Pan-pacific» клубына да чакырдылар. Бу клуб исемнәре бөтен дөньяга танылган кешеләрне, аеруча дипломатларны берләштергән бердәнбер клуб иде. Чыгышымны инглиз телендә әзерләргә тиеш идем. Тын океан буенда урнашкан дәүләтләргә коммунизм янаган куркыныч турында чыгыш ясарга тәкъдим иткәч, миңа бу теманың артык четерекле сәяси рухта булуын һәм тынычрак тема табарга кирәклеген әйттеләр. «Төрек-татар халыкларының хәзерге мәдәни хәле» дигән доклад укырга булдым14. Төрекчә сөйләдем. Инглизчәгә Токиодан килгән Мөхәммәдиш исемле укытучы татар хатыны тәрҗемә итеп барды. Төрек-татар халыкларының хәзерге мәдәнияте һәм сәяси хәле белән таныштырдым, бу халыкларның XIX йөз ахырына кадәр бик таркау хәлдә булганнарын һәм хәзерге вакытта яңарыш кичерүләрен әйтеп үттем. Шушы яңадан аякка басу процессында Төркия дәүләте актив катнаша. Кытай Төркестанында һәм СССРда бара торган көрәш төрек-татар халыкларының азатлыкка омтылышы көчәю турында сөйли. Бу көрәшкә шактый озак һәм тулы итеп тукталдым. Аннан соң инде мондыйрак нәтиҗәләр ясадым: хәзерге вакытта төрки мәдәниятләренең дошманы – коммунизм һәм рус дәүләте тарафыннан изелгән халыклар исәбенә баеп ятучы коммунизм – ул нәкъ менә русларга хас күренеш. Бу халыклар, коллыктан котылып, булган рухи байлыкларын үз мәдәниятләре ярдәмендә бөтен кешелек бәхете өчен файдаланырга телиләр. Бу сүзләрне әйткәч, ике аурупалы торып чыгып китте. Соңыннан аларның СССР илчелеге хезмәткәрләре булуын белдем. «Раn-расifiс»тагы чыгышым бик зур кызыксыну уятты. Шунда булган япон журналистлары, бу чыгыш дипломатларны нык дулкынландырды, ә мин ясаган нәтиҗәләр большевиклар вәкилләре өчен мыскыллау булып яңгырады, диделәр. Японнарның үзләрен исә мондый реакция бер дә борчымады. Чыгышымның эчтәлеге инглиз телендәге «The japan Times», «Japan advertiser» һәм «Nichi-nichi» гәзитәләре битләрендә басылып чыкты. Икенче көнне аны зур журналлар да күчереп бастырдылар. Алга таба чыгышымның кайтавазы инглиз телендә чыга торган Тяньцзинь һәм Шанхай матбугатына да барып җитте.

Бераз вакыт үтү белән, бик кызыклы бер хәл килеп чыкты. Совет илчесе Юренев клуб рәисе исеменә хат җибәрә15. Хатта, клубны бер «акгвардияче», явызларча үз максатында файдаланып, СССРны мыскыл итте, диелгән иде. Юренев Чит ил эшләре министрлыгында булып, протест белдерә, һәм аның бу адымының тәэсире шактый зур була. Клубта бу хәлдән бераз шүрләп тә калалар. Мин исә Төрек-япон җәмгыяте рәисе Ушидага16 эшне ничектер җайларга кирәк түгел микән дигән тәкъдим белән мөрә-җәгать иттем. Ушида Юреневка нәрсәнеңдер ошавы-ошамавы аркасында гына артык борчылмаска кирәклеген әйтте һәм шуның белән мәсьәлә хәл дә ителде. Әмма бу уңайдан күтәрелгән шау-шу безнең өчен шәп пропаганда булып чыкты. Бик билгеле шәхес булып киттем, мине күренекле кешеләр чәйгә чакыра башладылар. «Nichi-nichi» гәзитәсе минем хөрмәткә кечкенә бер чәй мәҗлесе үткәрде. Төрек-япон җәмгыяте дә минем хөрмәтемә кабул итү мәҗлесе оештырды.

Безнең уңышлар дошманнарыбызда кире реакция тудырды. Полиция, мине большевиклар шымчысы булуда гаепләп, яңадан әңгәмәгә чакыртты. Безнең бәйсезлек өчен көрәшебезгә кара тап төшерү максатында Корбангалиев ниндидер япон кешесе исеменнән «Umri» гәзитәсендә берничә мәкалә бастырды.

Шул вакытта Корылтай тарафыннан оештырылган Идел-Урал җәмгыятьләренә гомуми милекне кайтару мәсьәләсе буенча суд процессы яңа этапка күчә. Корылтай бу эшне дүрт вәкиленә һәм адвокатка ышанып тапшыра. Тәүге адымнар ясала. Алга таба да полиция (Хирусига) безгә төрлечә комачаулап тора. Эш шуңа барып җитте ки, безнең дүрт вәкилне дә ялган шикаять язуда гаепләп кулга алалар һәм төрмәдә аларны әлеге эшне алып барудан баш тарттырмакчы булалар. Ләкин бу күңелсез хәл эшебезгә әллә ни зыян китермәде. Төрлечә кысуларга һәм террорга карамастан, эшебез тоткарланмыйча алга барды.

Июль аенда барлык үзәкләрне дә йөреп чыгу максаты белән Кореяга һәм Маньчжуриягә китеп бардым, юлда күңелсез хәлләрдән саклану өчен үзем белән берничә фикердәш кешебезне дә алдым.

Фуцзяньда (Кейджио), Мукденда, Чан-Чуньда һәм ахырдан Харбинда булдым. Һәркайда күпме кирәк, шулкадәр булдым: берничә көннән алып бер-ике атнага кадәр. Чыгышлар ясадым, җәмәгать һәм дәүләт оешмаларында визит белән булдым һәм шуның өстенә Идел-Урал җәмгыятенең төрек-татар мәдәни хезмәттәшлек комитетын төзедем, һәркайда Ерак Көнчыгыш корылтаен чакыру кирәклеге турында сөйләдем. Чуньда үземнең Варшавадагы танышым полковник Янагитаны очраттым. Полковникка эшләрем һәм Маньчжурия белән Кореядә нинди авырлыкларга очраячагым турында күп сөйләдем. Янагита Харбинда һәм Хайларда үземне ничек тотарга һәм ярдәм сорап кемнәргә мөрәҗәгать итәргә киңәш итте. Минем уйлавымча, килүем хакында ул Харбиндагы һәм Хайлардагы япон хәрби миссиясенә хәбәр иткәндер.

Харбин – Ерак Көнчыгышта төрек-татар колониясенең иң күптәнге үзәге. Инде утыз еллап монда мөселман мәхәлләсе, мәктәп һәм мәчет бар. Ә аңа хәтле монда бай татар сәүдәгәрләре үзәге булган. Соңрак татарлардан күбесенең эшләре начарланган, кайберләре исә бөтенләй бөлгенлеккә төшкәннәр. Ләкин шулай да монда әле күп кенә мул тормышлы йорт тотучы һәм кәсәбәче ватандашларым калган иде.

Инкыйлабтан соң Харбин Ерак Шәрекъта төрек-татарларның иң зур эмиграция үзәгенә әверелгән. Монда мәдәният эшләре киң колач белән алып барылган, фәнни-мәгърифәт һәм әдәби эшчәнлек көчәеп киткән, татар телендә гәзитә чыккан. Боларның бөтенесе дә Татар йорты тирәсендә тупланган. Бу йорт китапханәне, тамаша залын һәм барлык татар оешмаларын (яшьләр, хатын-кызлар, спортчылар мәктәпләрен һ.б.) үзенә сыендырган. Колониянең иң абруйлы кешесе мулла Гыйниять Әхмәди17 Ерак Шәрекътагы барлык татарларның башлыгы булган.

Җәмгыять йорты бөтен милли һәм иҗтимагый башлангычларга ярдәм итәрлек шактый зур керем алган. Кызганычка каршы, бу күренекле кеше 1926 елны үлеп киткән һәм аның урыны буш калган. Җәмгыять йорты мөселманнар берлеге рәисе, сәүдәгәр һәм аферист Агиев кулына эләккән18. Полиция түрәләре арасында Чжанчжолинь заманыннан ук таныш-белешләре булуыннан файдаланып, ул җәмгыять милке белән үзенеке кебек эш иткән: вексельләр биргән, закладка салган, мәхәллә йортының бөтен матди эшләрен бутап бетергән. Халык сукранган, ләкин тикшерү яисә яңа сайлаулар үткәрә алмаган, Кытай полициясе катнашудан да файда күрмәгәннәр.

Манджу-Го хәлне уңай якка үзгәртә. Колониянең хуҗалыгын алып баручыларга ул җәмгыятьнең матди эшләрендә дә катнашырга һәм анда тәртип урнаштырырга мөмкинлек бирә. Шуның аркасында мәхәллә белән Агиев арасында көрәш башлана.

Яңа дәүләт төзи башлау һәм, гомумән, иҗтимагый-сәяси шартларның үзгәрүе безнең яшьләргә сәясәттә ачыктан-ачык катнашырга этәргеч бирә. Яшьләребез ләһләр катнашында оештырылган «Прометей» җәмгыятенә килеп кушылалар. Украиннар һәм грузиннар белән берлектә үткәрелгән «Прометей» акциясе Харбиндагы Идел-Урал яшьләренә бик зур файда китергән, әмма ак һәм кызыл рус эмиграциясе белән араларын кискенләштергән. «Прометей» акциясе ләһ оешмасында һәм аның исеме астында («Gospoda Polska» – «Кабымлык») үткәрелгәнгә күрә, японнар, рус даирәләреннән күп кенә шикаятьләр алып торсалар да, моңа, нигездә, битараф калдылар.

Мин Харбинга килгәндә, татар колониясе ныклап җәмгыять милке һәм мәхәллә эшләре белән шөгыльләнә иде.

Төрек-татарларның икенче зур үзәге Хайларда урнашкан. Монда хәлле тормышлы зур татар колониясе яши, колониядә Монголия белән сәүдә итүче бай сәүдәгәрләр дә бар. Харбин ахуны үлгәч, татарларның рухи үзәкләре Хайларга күчкән, анда зур мөселман мәктәбе төзелгән һәм Ерак Шәрекътагы бөтен татар төркемнәре өчен югары квалификацияле мөгаллимнәр әзерли торган укытучылар курслары оештырылган. Мәгърифәт эшчәнлеге дә җанланып киткән. Бөтен мәдәни чаралар Хайларның яшь мулласы Хатыйп Халиди19 җитәкчелегендә башкарылган.

Хайлар 1929 елдагы совет-кытай сугышы һәм Манджу-Го идарәсе чорында Кытай белән Япония арасында барган көрәш вакытында бик күп авырлыклар кичергән. Хайлар японнар кулына күчкәч, хәл яхшы якка үзгәреп киткән. Татарлар японнар белән шактый тыгыз мөнәсәбәт урнаштыра алганнар. Шуның өстенә япон идарәсе дә татарларны тылмач итеп тоткан. Моннан файдаланып, татар яшьләре барлык тәрҗемәче урыннарын үзләренә алганнар. Нәтиҗәдә һәрбер япон оешмасында диярлек татарлар бар. Япониянең фәнни даирәләре файдалы казылмаларны тикшерү максаты белән Монголиядә берничә экспедиция оештырганнар. Һәм, әлбәттә, аларга илне һәм монгол телен белүче кешеләр кирәк булган. Бу очракта да татарлар аларга кирәкле кешеләрне биргәннәр. Мондый табигый татар-япон хезмәттәшлегенә руслар кырын күз белән караганнар. Шуны әйтеп үтәргә кирәк, татарлар элек-электән монголлар белән бик яхшы мөнәсәбәттә булганнар, аларда русларга каршы рухны көчәйтеп торганнар.

Харбинда япон хәрби миссиясен полковник Дохивара җитәк-ләгәндә, хәрбиләр руска каршы торган төркемнәргә уңай карашта булганнар. Ләһләр тәкъдиме белән япон миссиясе кытайлылар вакытында тартып алынган Украин йортын бәйсезлек өчен көрәшүче украиннарга кабат кире кайтарган.

1934 елны Дохивараны Харбиннан чакыртып алалар һәм аның урынына русларга мөкиббән булган фасикъ һәм … полковник Анда килә. Тиздән ул генерал була һәм, үз тирәсенә руслар җыеп, Харбинда нәкъ генерал-губернаторларча идарә итә. Руслар, японнар яклавыннан файдаланып, татар колониясенең эшенә тыкшына башлыйлар. Төрек-татар җәмәгать эшлеклеләре өстеннән, бигрәк тә рус монархиясенә яисә большевикларга каршы булганнары өстеннән шикаять язу Харбинда да, башка җирдә дә гадәти күренешкә әйләнә… Харбинда да, Хайларда да төрек-татар мәдәни җәмгыятьләренең башлыкларын эзәрлекли башладылар.

Харбинга 1934 елның августында килеп төштем. Мине зур хөрмәт белән каршыладылар, төрек-татар колониясе тулысынча диярлек вокзалга җыелган иде. Идел-Урал байраклары белән бизәлгән машиналар безне вокзалдан Татар йортына алып киттеләр. Анда тантаналы төстә һәм дустанә рәвештә мәҗлес үткәрелде. Рәсми визитлардан соң алдан әзерләнгән планымны үтәргә керештем:

1) төрек-татарларның Идел-Урал хәрәкәтенең хәзерге хәле турында чыгыш ясадым;

2) Аурупада һәм Төркиядә Идел-Урал хәрәкәтенең хәзерге хәле турында мәгълүмат бирдем;

3) Идел-Уралның үзенчәлекле урынын күз алдында тотып, СССРдагы төрек-татарларның хәле турында мәгълүмат бирдем;

4) Харбинда Идел-Урал мәдәният җәмгыяте төзү кирәклеге турында сөйләдем, җәмгыятьнең максаты бәйсезлек өчен көрәш булырга тиешлеген әйттем.

Руслар безнең милли хәрәкәтне бетерергә тырышуларын туктатмаганга күрә, минем кызыл пропаганда алып баруымда шикләнеп, миңа татарча сөйләргә рөхсәт итмәделәр. Һәрбер җыелышны үткәрер өчен, мин махсус рөхсәт алырга тиеш булдым. Бу формальлек эшемне катлауландырды. Моннан тыш татар колониясе рәис Агиев белән мәхәллә арасындагы каршылыклар нәтиҗәсендә барлыкка килгән ямьсез хәлләрдә минем дә катнашуымны үтенде. Япон хәрби миссиясе миңа бу эштә катнашырга рөхсәтне җиңел генә бирде, ләкин полиция (анда бик күп рус эшли иде), русча сөйләвемне таләп итеп, миңа төрлечә комачаулап торды. Бу көрәштә полициягә катгый күрсәтмәләр биреп, азаккы сүзне хәрби миссия әйтте. Бу күрсәтмәдә татар телендә чыгыш ясарга комачауламаска кушылган иде.

Чыгышларым бик популяр булып киттеләр, алар, озак дәвам итеп, соңыннан кайнар бәхәсләр тудыра иде. Ахыргы чыгышымда Харбинда милли җәмгыять оештыру кирәклеге турында әйттем. Нәтиҗәдә бертавыштан Япониядәге җәмгыятьләр үрнәгендә Идел-Урал мәдәни җәмгыяте оештыру турында резолюция кабул ителде.

Тиздән ул җәмгыятьнең гомуми җыелышы да үткәрелде. Җыелышка, руслар котыртуы буенча җәнҗалчылар ияртеп, Агиев та килде һәм җыелышыбызны өзәргә маташты. Бәхеткә каршы, эш аларча барып чыкмады, җыелыш әйбәт кенә үтте һәм җәмгыятебез оешты.

Идел-Урал мәдәни җәмгыяте татар колониясенең иҗтимагыйхуҗалык эшләрен тәртипкә салу тәкъдиме белән чыкты. Моның өчен хисап җыелышы үткәрү зарур иде. Агиев каршы торды. Шуңа карамастан җыелышны чакырдык, ревизия ясауга һәм колония эшләрен тәртипкә салырга керештек. Яңа идарә һәм ревизия комиссиясе сайланды. Шуның белән үземнең Харбиндагы эшем төгәлләнде дип санадым. Китәр алдыннан һәвәскәр артистлар минем драманы күрсәттеләр. Тамашада япон даирәләре вәкилләре белән «Прометей» вәкилләре дә бар иде. Татар колониясе минем хөрмәткә мәҗлес оештырды һәм анда җирле япон хәрби идарәсе Япония һәм Польша консуллыклары вәкилләрен дә чакырды. Мәҗлестә тагын украин, грузин, әрмән колонияләренең вәкилләре һәм Кытай мөселманнары да булды. Мәҗлескә килгән барлык төркем һәм милләт вәкилләре дә сүз алды. Элеккечә дошманлык мөнәсәбәтендә рус оешмалары һәм гәзитәләре генә калды. Үзен аеруча дошманнарча «Наш путь» гәзитәсе тотты. Минем эшемне яктыртуда бары тик «Заря» гәзитәсе генә объектив була алды. «Gunbao» («Гунбао») мине һәм безнең хәрәкәтебезне больше-визмда гаепләп язылган Поротиков мәкаләсен бирде. Харбиндагы цензура комитетына мөрәҗәгать иттем. Комитетта, матбугат турындагы законга нигезләнеп, мине гаепләү язмасының дөрес түгеллеген исбатлый торган мәкалә язарга киңәш иттеләр һәм шул мәкаләне бастырырга вәгъдә бирделәр. Кызганычка каршы, «Гунбао», төрле сәбәпләр табып, минем мәкаләне кире какты, ә комитет аларга тиешле басым ясамады. Мәкаләмнең «Маньчжурский вестник» исемле украин гәзитәсендә чыгуы белән канәгатьләнергә мәҗбүр булдым.

Харбинда хәл бик авыр иде, мин һәрдаим руслар ягыннан һөҗүм булыр дип куркып тордым. Янымда гел үзебезнең берәр кешене тоттым һәм урамга беркайчан да ялгыз гына чыкмадым. Харбинда вакытлыча торуымны украиннар, грузиннар һәм Кавказ мөселманнары белән танышу җиңеләйтте. Харбин «Прометей»ы минем өчен кабул итү мәҗлесе оештырды һәм анда барлык «Прометей» төркемнәре дә килде. Озак итеп һәм ихлас күңелдән уртак эшебез турында фикер алыштык. Моннан тыш клуб, үзенең әгъзаларының җыелышын оештырып, СССРны Милләтләр лигасына кабул итүгә протест белдерде. Җыелышта мин рәислек иттем.

Шул вакытта Хайлардан мине үзләренә чакырып махсус делегация килеп төште. Юл бик куркыныч иде. Поездларны еш кына талыйлар иде. Безнекеләр мине Харбиннан җибәрергә теләмәгәннәр иде, әмма хәвеф-хәтәргә карамыйча барырга булдым. Харбиндагы кешеләребез ярты юлга кадәр минем белән ике озатучы җибәрде, ярты юлда мине өч Хайлар кешесе каршы алды.

Поезд Хайларга барып җиткәндә, төнге сәгать дүрт булса да, вокзал мине каршылаучы татарлар белән тулган иде. Япон һәм монгол оешмаларына рәсми визитлардан соң, билгеләнгән эш программасын үтәүгә керештем. Халык белән тулган залларда дүрт чыгыш ясадым. Аннары, Идел-Урал мәдәният җәмгыяте оештыру максаты белән, Хайлардагы татар колониясенең гомуми җыелышы чакырылды.

Хайларда хәлләр тагын да начарланган. Руслар әләкләп тору нәтиҗәсендә япон идарәсе мөселман мәктәбе директорын, мулла Хатыйп Халидине урыннарыннан төшергәннәр. Японнарга мондый карарның мәгънәсез икәнлеген аңлатырга тырыштым һәм Халидигә хокукларын кайтару артыннан йөрдем. Колониябездә бердәмлекне таркату максаты белән, русларның диверсия оештырганнарын да күрдем. Минем тәкъдимем буенча берничә утырыш уздырдык, анда үзара аңлашмаучылыкны бетерергә һәм милли фронтны ныгытырга риза булганнарны чакырдык. Ләкин бөтен каршылыкларны да бетереп булмады, чөнки боларның барысы артында, һичшиксез, большевиклар белән элемтәдә булган рус төркемнәре тора иде.

Хайларда монголлар белән кызыклы очрашулар булды. Алар-ның монда үз автоном идарәләре, хәрби отрядлары һәм офицерлар мәктәбе бар. Бу хәрәкәтнең башында зыялы бурятлар тора. Монгол гаскәре башлыгы Гармиев исемле бурят. Бу кеше татарларның хәле турында якыннан хәбәрдар иде. Япон-кытай сугышы вакытында ул татар колониясенә бик яхшы мөнәсәбәттә булган. Монгол даирәләре безнең милли хәрәкәткә уңай карашта торалар һәм эшебезгә дустанә мөнәсәбәттә икәннәрен күрсәтәләр иде.

Кызыклы очрашулар Кытай мөселманнары белән дә булды. Алар татарлар белән тыгыз бәйләнештә торалар икән. Сәяси хәлләренә килгәндә, хәзерге вакытта икеләнеп торалар һәм кайсы юл белән барырга белмиләр: Япония белән бергәме, әллә аңа каршымы. Кытай мөселманнары минем хөрмәткә мәҗлес үткәрделәр, һәм анда татар колониясе вәкилләре дә булды.

Хайларга сәфәрем тәмамланып килгәндә, һәвәскәр артистлар драмамны куйдылар. Тамашаны күп кенә япон кешеләре дә карады. Җәмгыять оештырган мәҗлескә монгол һәм япон даирәләре вәкилләре һәм җәмәгать эшлеклеләре, Кытай мөселманнары чакырылды. Анда Япония консулы, япон хәрби миссиясе вәкилләре һәм штаб офицерлары белән монгол гаскәре башлыгы Гармиев та бар иде. Рәсми чыгышлардан соң японнар исеменнән мәҗлестә сүзне консул алды һәм минем йөземдә безнең азатлык хәрәкәтен сәламләп, японнар монда татарлар кебек үк монгол кардәшләрендә кунакта, дип әйтте. Кайчандыр күп гасырлар элек монда Чыңгыз хан империясе барлыкка килгән һәм төрек-татарлар анда күренекле роль уйнаганнар, ләкин японнар, йоклаган халык булганга, берничек тә катнашмаганнар. Чыңгыз хан дәүләте бөтен кешелек дөньясы өчен зур эш эшләгән. Хәзер инде ике мәртәбә монголлар җирендә яңа организм туа, һәм ул үз алдына бөтен җирдәге халыкларга мәдәният тарату максатын куйган. Бүген Япония дә XIII га-сырдагы кебек түгел, бөтенләй башка хәлдә. Матди яктан да, әхлакый яктан да көчле иш, шуңа күрә ул бу яңа мәдәни һәм сәяси сынауны юк итәргә юл бирмәячәк. Консул чыгышын япон телендә ясады һәм аны русчага тәрҗемә итеп бардылар. Миңа аның чыгышын чын күңелдән һәм көчле булганын әйттеләр.

Генерал Гармиев та монгол гаскәре исеменнән шундый ук рухта чыгыш ясады. Ул, Чыңгыз ханны искә төшереп, шушы җирләрдә японнар катнашуы нәтиҗәсендә яңа чорның таңы ата, дип әйтте. Мәҗлес күтәренкелек рухында үтте. Шуны әйтергә кирәк, мәҗлестә бер генә рус кешесе катнашмаса да, бераз вакыт үтү белән «Наш путь» гәзитәсе Хайлардан хәбәр урнаштырды. Анда, Советлар яклы даирәләр Исхакый хөрмәтенә мәҗлес оештырып, русларга һәм японнарга каршы чыгышлар ясадылар, диелгән иде.

Кайтышлый Чань-Чуньда тукталып, монда үтәчәк корылтайның программасы белән таныштырдым. Мине барысы да эшләнер дип ышандырдылар. Мукденга килдем. Монда руслар аз булганга күрә, корылтайны шушында уздырырга булдык. Мукден хакимияте дә, хәрбиләр дә, гражданскийлар да безне бик яхшы каршыладылар һәм эшебезгә берничек тә комачауламаска вәгъдә бирделәр. Шулай итеп, корылтай белән бәйле рәсми әзерлек эшләре төгәлләнгәч, поезд белән Кытайга китеп бардым һәм Тянь-цзиньдә, Пекинда, Циндаода булып кайттым. Бу шәһәрләрнең һәрберсендә – кайда күбрәк, кайда азрак – Идел-Урал төрек-татарларының төркемнәре бар. Мин алар алдында чыгыш ясадым һәм Идел-Урал мәдәният комитеты оештырдым. Мондагы татарлар корылтай мәсьәләсенә уңай карашта булуларын белдерделәр һәм Мукденга, мөмкинлек чыкса, үз вәкилләрен җибәрергә вәгъдә иттеләр.

Татарларның Корея, Маньчжурия һәм Кытайдагы колонияләрен йөреп чыккач, оештыру үзәгебез урнашкан Кобе шәһәренә кайттым. Үзәк, минем хисап чыгышымны тыңлагач, элеккечә корылтай чакырырга дигән карарга килде.

Җәй һәм кыш башларында Ерак Шәрекъ татарлары тулысынча диярлек читтә акча эшләү белән мәшгульләр. Аларның күпчелеге, бу вакытта сәүдә итәргә килешүләр төзеп, юлда булалар. Шуңа күрә бу чор корылтай уздыру өчен уңай булмаганлыктан, аны сәүдә тукталып торган вакытта, ягъни сентябрь яисә февраль айларында чакырырга кирәк. Корылтай җәйге ял вакытына калдырылса, эш шактый озакка сузылачак иде. Шунлыктан корылтайны Кытай Яңа елы алдыннан, 4 февральгә чакырырга булдык.

Юлның ерак булуын исәпкә алып, күп җиргә чакыруны телеграф аша җибәрдек. Корылтай программасы яраклы дип тапкач, Кобедагы Үзәк эшкә тотындык. Милли тәрбиянең киләчәген билгеләр өчен, корылтайдан файдаланып, дин әһелләре белән мәктәпләре булган татар төркемнәре вәкилләренең киңәшмәсен чакырырга булдык.

Үзәк Кобеда ясалачак чыгышларны әзерләүне бүлекләргә кушты, миңа исә оешмабыз турында доклад ясау йөкләнде. Барлык әзерлек эшләре тәмамлангач, Үзәк хакимияткә планнарыбызны тәкъдим итеп, аларның хуплавын алыр өчен, Токиога киттем. Корылтай программасы белән Эчке эшләр министрлыгын, полиция департаментын, Чит ил эшләре министрлыгын һәм Үзәк хәрби штабны таныштырдым. Бу оешмаларның уңай җавапларын алгач, кире Мукденга кайтып китәргә җыендым. Әмма, көтмәгәндә бер комачаулык килеп чыгып, сәфәрем тоткарланып калды.

Бер билгесез япон гәзитәсе Мукденда җыелачак татарлар корылтаен «большевиклар оештырган диверсия» дип, мәкаләләр бастырып чыгара башлады. Бу ахмак провокацияләр Корбангалиев тарафыннан оештырылган булса кирәк. Аның аркасында мине тагын полиция департаментына (Хирусига янына) чакырттылар. Бу гаепләүләр дәлилсез һәм мәгънәсез булганга күрә, үземнең куркынычсызлыгым турында борчыла башладым һәм үзем белән ике милләттәшемне алып бардым. Минем белән андый- мондый күңелсезлек килеп чыкса, алар безнекеләргә хәбәр итә алалар иде. Сорау алу иртәнге 7 дән кичке 7 гә кадәр дәвам итте һәм тагы да барыр иде, әгәр катгый рәвештә бу мәгънәсезлекне туктатырга таләп итмәсәм. Ниһаять, мине җибәрделәр.

Икенче көнне, ул 1934 елның 19 сентябре иде, япон кунакханәсе номерында әйберләремне җыеп йөрдем, японнар гадәте буенча кимонодан идем. Эш кәгазьләрен тиз-тиз генә тәртипкә китерергә тырыштым, чөнки документлар күп булганга күрә, аларны рәтләр өчен шактый вакыт кирәк иде. Сәгать 10 нарда миңа кунак килгәнен әйттеләр, һәм мин кем икәнен карарга дип чыктым. Кунакханәнең көтү бүлмәсендә кимонодан ун япон кешесен күреп бик гаҗәпләндем, кем мине көтә дип сорагач, шул кешеләрнең берсе рус телендә үзенең һәм иптәшләренең минем белән сөйләшергә теләгәннәрен әйтте. Эшнең нәрсәдә икәнен тиз генә аңлап алгач, вакытны сузар өчен хәзер әйберләремне җыю белән мәшгуль булганымны һәм киенмәгән килеш кунакларны каршылый алмавымны әйттем. Шунда русча сөйләшкәне аның үзен генә кабул итүне сорады, калганнары көтә дә алалар. Моңа риза булып, үз бүлмәмә чакырдым. Ләкин япон үзе белән тагын бер кешене ияртеп менде. Тәрәзәдән ике буш авто һәм шоферларны күреп алдым. Үземне бик кунакчыл хуҗа итеп күрсәтергә тырыштым: бүлмәдәге тәртипсезлек өчен гафу үтендем, кунагымны чәй белән сыйладым. Япон кешесе русча яхшы гына сөйләшә иде. Минем сорауга рус телен Совет Русиясендә өйрәнгәнен әйтте. Анда ул большевиклар белән сәүдә иткән, совет режимы яклы булган, әмма соңрак, гайрәте чигеп, туган иленә кайтып киткән. Монда ул Японияне большевиклар йогынтысыннан саклау максаты белән патриотик оешма төзегән. Нәкъ менә бүген очраклы гына гәзитәдән минем большевиклар агенты икәнем турында укыган һәм минем өстән Алла хөкемен чыгару өчен килгән. Полиция белән элемтәдә булуын-булмавын сорагач, үзен аннан өстен күрүен һәм гаделлекне үз көче белән тиз һәм тәвәккәл итеп урнаштырачагын әйтте.

Баштарак әйткәнемчә, бүлмәдә бик күп кәгазь һәм фотосурәтләр бар иде. Япон кешесе бер дә тартынмыйча фоторәсемнәрне карарга тотынды. Бермәлне аның кулына Япон-төрек җәмгыяте микадоның туганы кенәз Мисун җитәкчелегендә һәм рәсми да-ирәләр (Император сарае, Чит ил эшләре, Хәрби министрлыклары) вәкилләре катнашында үткәрелгән җыелыш фоторәсеме эләкте. Башкалар арасында анда мин дә бар идем. Моны берничек тә көтмәгән япон каушап калды. Вакытны сузар өчен мин аңа берән-берән шундый ук рәсми кешеләр төшерелгән фоторәсемнәрне биреп тордым. Минем тырышлыгым кирәкле нәтиҗәләргә китерүен күргәч, хәрәкәтебезнең максатлары, үземнең эшчәнлегем турында аңлатма бирдем. Безнең хәрәкәт хакында язылган мәкаләләрне күрсәттем. Бу хәл шактый озак дәвам итте. Бөтен курыкканым японның үзе белән пычак яисә револьвер булуы иде, шуңа күрә, безнекеләрдән берәрсе килеп кермәсме дип өметләнеп, аның игътибарын йә бер, йә икенче нәрсәгә юнәлттем. Әмма япон, вакытны бушка уздыруын сизеп, минем белән тавышын күтәреп сөйләшә һәм куркыта башлады, берәр террорчылык акты кылмакчы булды. Шул вакыт бүлмәгә безнең татарларның берсе – алыптай баһадир гәүдәле, кыю холыклы ир-егет килеп керде. Мондагы кешеләрне күргәч, эшнең нәрсәдә икәнен аңлап алды да, японның үзен гаепләп, аңа ташланды. Имештер, японның үзен кемдер сатып алган һәм чынлыкта ул үзе большевик. Япон бик курыкты һәм аның тагын тәвәккәл адымнар ясау теләге сүнде. Шунда тагы бер татар кешесе килеп кергәч, япон, бөтенләй миңгерәүләнеп китеп, кабалана башлады һәм, шулай иртә килүе өчен гафу үтенеп, бүлмәдән чыга башлады. Ләкин безнең кешебез аны чыгарырга теләмәде һәм, полиция чакыртып, эшне ачыклауны таләп итте. Патриотик җәмгыять әгъзасы бик тиз табанын ялтыратты. Инде холлда безнең татар аның адресын сораган, әмма азактан тавыш куптармаска һәм «кунагын» бүлмәдән чыгарып җибәрергә булдык. Японнар, кунакханәдән чыгып, машиналарына утырып киттеләр. Бу күңелсез хәл безнекеләр арасында авыр тәэсир калдырды, һәм алар булачак сәфәрем өчен борчылдылар.

Токиода колониябез үз вәкилләрен сайлаган иде инде. Мин тагын бер тапкыр Нагояга барып кайттым. Анда да вәкил сайланган иде инде. Ерак Шәрекътагы бөтен татар мәхәлләләрендә дә сайлаулар бара иде һәм Кобеда урнашкан Үзәккә төрле җирдән хәбәрләр килеп торды. Кобега килеп төшкәч, эшләр мин уйлаганча уңышлы бармас дип курыктым. Полиция вәкилләре килеп, мине рус бүлеге башлыгы күрергә тели дигәч, шигем тагын да арта төште. Полиция кулына корылтайга һәм безнең эшебезгә каршы берәр дәлил бирмәс өчен, алар белән сөйләшеп торасым килмәде. Үзем белән тылмач алып полициягә киттем, анда мине рус хезмәткәре каршылады һәм русча белгән, Русиягә карата бик дустанә мөнәсәбәттә булган бер японга җибәрде. Ул миннән корылтай алдында торган максатлар хакында сораштырды һәм утырышлар рус телендә алып барылыр дигән ышаныч белдерде. Мин катгый рәвештә утырышларның татар телендә алып барылачагын әйттем, чөнки безнең руслар белән бернинди дә уртаклыгыбыз юк. Бу аңа бер дә ошамады, һәм минем иптәшем, ялкынлы милләтпәрвәр кеше белән аның арасында кискен рәвештә фикер алышу башланды. Аларны тынычландырырга тырышып, мин безнең японча белүче кешеләребез җитәрлек булганын һәм аларның корылтайда рәсми тәрҗемәчеләр ролен башкарачакларын аңлаттым.

Җирле япон һәм рус гәзитәләрендә корылтай турында безнең өчен уңай булмаган мәкаләләр күренә башлады. Беркөнне ике япон кешесе, килеп, корылтай хакында миннән мәгълүмат сорады. Бераздан милләттәшләрем дә килеп җитте, һәм без Мукдендагы япон хәрби миссиясенә киттек. Анда безне бик җылы кабул иттеләр һәм корылтай, һичшиксез, җыелачак һәм барлык куркынычсызлык чаралары да миссия тарафыннан күрелде дип ышандырдылар. Андый-мондый хәл килеп чыкса, шунда ук хәрби миссиягә мөрәҗәгать итәргә кирәк булачак. Безнең белән сөйләшкән түрәгә полиция кысулары турында әйткәч, ул аларны сүгәргә тотынды һәм бүтән андый әйберләргә игътибар итмәскә киңәш бирде.

Шул ук көнне кич белән Кокусу агентлыгы хәбәрен бастырып чыгардылар. Анда, Мукденда төрек-татарның корылтае җыелачак, ул җыенда Гаяз Исхакый һәм Ерак Шәрекъның бөтен почмакларыннан вәкилләр киләчәк, дип язылган иде. Корылтай вакыты якынлашкан саен, янымда тагын да ешрак корреспондентлар күренә башлады. Корылтайны бик әһәмиятле вакыйга дип күрсәтеп хәбәр итәләр иде. Хәтта Манджу-Го радиосы да җыеныбыз хакында сөйләде.

Бераздан минем янымда Аурупа һәм Америка журналистлары да күренә башлады. Кирәкмәгән кыенлыклар һәм гауга тудырмас өчен, мәгълүматларны бик сак итеп кенә бирә идем. Әмма шуны әйтергә кирәк, ахырда җирле матбугат та төрек-татарларның Мукденда узачак җыенына карата уңай атмосфера тудырды.

1935 елның 4 февралендә Мукденның иң мәһабәт салоннарыннан берсендә, «Hotel Oriental» («Шәрекъ кунакханәсе») залында, корылтай ачылды. Кунакханәнең барлык бүлмәләрендә дә диярлек безнең вәкилләр тора иде. Шушында ук корылтайның канцеляриясе дә урнашты, корылтай җыю тәкъдиме белән чыккан һәм аны оештырган Кобе төрек-татарлары оешмалары үзәге дә эшләде. Җыенда идел-ураллылар яшәгән Ерак Көнчыгышның дүрт иленнән кырык бер делегат катнашты. Корылтайга кунаклар да килде: «Прометей»дан – украиннар, Харбиннан – поляк коло- ниясе вәкилләре, грузиннар, Кытай мөселманнары, Шәрекъ халыкларының мәдәниятен өйрәнүче япон җәмгыяте вәкилләре (Scigedan) һәм Япония, Кытай, Аурупа журналистлары, хәтта рус журналистлары да бар иде.

Корылтай тантаналы рәвештә ачылды. Анда бик күп җирле татар колониясе вәкилләре һәм чит ил кунаклары да булды. Үзәк рәисе буларак, мин корылтайны үз чыгышым белән ачтым.

Миннән соң аерым оешмалар һәм «Прометей»га кергән төрле халыклар вәкилләре котлау сүзләре белән чыктылар. Көн тәртибенең икенче пункты сәламләү һәм котлау телеграммаларын уку булды. Беренче утырышта мандат комиссиясе сайланды. Шул ук көнне кичке гәзитәләр корылтайның ачылуы турында хәбәр иттеләр һәм чыгышларның эчтәлеге белән таныштырдылар. Бу хәбәрне Манджу-Гоның Чан-Чунь радиосы кабатлады. Иртәнге гәзитәләр безнең җыен хакында күп кенә мәкаләләр урнаштырганнар иде.

Журналистлар өчен корылтай материаллары белән танышу җиңел иде, чөнки татарча ясалган чыгышларны яшь тәрҗемәчеләр шунда ук япон һәм инглиз телләренә әйләндерә бардылар. Моннан тыш корылтай канцеляриясе татар, япон һәм инглиз телләрендә бюллетеньнәр бастырып барды. Нәтиҗәдә һәр кызыксынган кеше материаллар белән таныша ала иде.

Япон матбугатының бер өлеше, сенсация артыннан куып, төрле юк-бар, ахмак сүз бастыру белән шөгыльләнде.

Алдагы утырышларда мандат комиссиясенең хисабы расланды һәм берничә комиссия сайланды: 1) оештыру комиссиясе; 2) конституцион (устав) комиссия; 3) мәгариф комиссиясе; 4) дин эшләре комиссиясе; 5) мәгълүмат-пропаганда комиссиясе; 6) финанс комиссиясе.

Корылтай көн саен иртәнге 9 дан төнге 1 гә кадәр эшләде һәм кимендә икешәр гомуми утырыш үткәрде. Шул тәртиптә унбер көн дәвамында эшләде. Төрле әләкләрдән курыкканга күрә һәм японнарның шикләнүчән халык булуын истә тотып, утырышларны ачык рәвештә уздырдык һәм анда япон вәкилләрен, күзәтүчеләрен чакырдык. Үземнең чыгышларымда «мәдәни ихтыяҗлар» кысасыннан чыкмаска дип, ныклап кисәтеп барсам да, Идел-Урал җәмгыятьләре вәкилләре ачыктан-ачык Идел-Урал дәүләте азатлыгы турында сүз алып бардылар. Бу инде мәдәният хакында фикер алышуның формаль чикләренә берничек тә сыймый иде.

Корылтай үзенең эшен милли көчләрне берләштерүгә һәм Ерак Шәрекъта Идел-Урал азатлык хәрәкәтен оештыруга багышлады.

«Прометей» вәкилләренең чыгышлары күтәренке рух белән кабул ителде. Украина вәкиле Ян Свит нотыгының башында, төрек һәм япон телләрен белмәгәнлектән, дошман телендә сөйләргә мәҗбүр булганын әйтте һәм шуның өчен тыңлаучылардан гафу үтенде. Бу сүзләр көчле алкышлар белән каршыланды.

Дөресен генә әйткәндә, японнар ягыннан төрле кысу-мазар булыр дип курыккан идем, ләкин алар бернинди дә ризасызлык белдермәделәр, аларның матбугатында дөнья күргән материаллар безнең җыенның Совет Русиясенә карата ачыктан-ачык һәм бик кыю итеп үз фикерен белдерүе японнарны хәтта куандыра дигән нәтиҗәгә китерә иде. Рус басмалары гына ут чәчеп торды.

Төрле илләрдәге төрек-татар төркемнәренең мәнфәгатьләрен берләштергән корылтаебызның эше бик авыр барды. Ерак Көнчыгыш буенча сибелгән барлык татар төркемнәренең ихтыяҗларын канәгатьләндерә торган иң яхшы форманы табу кыен иде. Бик авыр мәсьәләбез рус оешмалары белән мөнәсәбәтне рәтләүгә кайтып кала иде. Корылтай бертавыштан рус оешмаларының берсенә дә теләктәшлек белдермәскә һәм алар белән хезмәттәшлек итмәскә дигән карарга килде, руслар белән сәяси һәм иҗтимагый эшчәнлектән тыелырга кирәклеген ассызыклап үтте. Мәгариф комиссиясе рус телен барлык укыту программасыннан алып ташлады, аның урынына инглиз һәм япон телләрен кертте. Корылтай үзенең сәяси резолюциясендә дә уртак фикерне раслап чыкты, рус изүе астыннан чыгар өчен Кырым һәм Кавказ төрек-татар халыклары белән берлектә һәм «Прометей» халыклары фронты белән теләктәш азатлык хәрәкәтен көчәйтүне таләп итте.

Корылтай эшләгән унбер көн дәвамында делегатлар арасында бернинди дә аңлашылмаучылык булмады, принципиаль мәсьәләләрдә дә тулысынча үзара килешү, тыныч һәм эшлекле атмосфера хөкем сөрде. Гадәттә, мондый җыелышларда нинди низаглар килеп чыкканын үз тәҗрибәләреннән белгән япон органнары тәртипне күзәтү өчен корылтай утырышларына үзләренең шымчыларын һәм полицияне җибәргәннәр иде, ләкин корылтай эше бер тапкыр да туктатылмады, полициягә дә эш булмады.

Корылтайның иң авыр мәсьәләсе ул бюджет иде. Бөтен чыгымнар бик зур сумманы тәшкил итте. Финанс комиссиясе үзенең эшен тәмамлагач, еллык бюджетны һәм аны тормышка ашыру юлын (һәрбер балигъ булган кешедән алынган салым рәвешендә) тәкъдим итте, бюджет акчасы бары иң кирәкле чыгымнарга гына җитте.

Корылтай Ерак Көнчыгышның гомум Идел-Урал Үзәген егерме бер кешедән төзеде20. Үзәк үз чиратында сигез кешедән торган махсус башкарма комитетны сайлады, аңа бөтен эшне алып баруны йөкләде. Корылтай мәгариф, дин эшләре бүлекләрен һәм даими эшләүче мәгариф комиссиясен төзеде. Моннан тыш Манджу-Го хөкүмәтен үзебезнең эшебез белән таныштыру өчен сигез кешедән торган делегация сайланды. Делегацияне мин җитәкләдем. Делегация Чан-Чуньга китте һәм Идел-Урал мәсьәләсе буенча рәсми кәгазь эшләп, җыеныбызның эше белән Манджу-Гоның хөкүмәт даирәләрен таныштырды.

Делегацияне Манджу-Го премьер-министры үзе дустанә кабул итте һәм үзенең булышлык күрсәтәчәгенә ышандырды. Премьер Маньчжурия һәм Монголиядә җирнең күп булуын әйтте һәм: «СССРдагы төрек-татар кардәшләрегезгә җиткерегез, анда авыр икән, безгә күчеп килсеннәр, монда аларны иң кадерле кунаклар итеп каршылаячаклар, һәм алар, тыныч тормыш корып, үзләренең милли һәм дини гореф-гадәтләре буенча яшәрләр», – диде.

Делегация чит ил эшләре министры урынбасары (япон кешесе), мәгариф министры урынбасары һәм Квантун армиясенең командующие урынбасары, император Пу И сарае министры тарафыннан кабул ителде. Русларда корылтай дошманлык хисләрен көчәйтте, бигрәк тә Харбин гәзитәләре ачуларыннан котырындылар. Күпчелеге марҗаларга өйләнгән рус яклы японнар да безнең Хайлардагы һәм Харбиндагы башлангычларыбызга кырын карадылар.

Бик зур авырлыклар белән Харбинда үзебезнең җәмгыятьне оештырып, аның эшен тиешле юнәлештә башлап җибәреп булды.

Руслар котыртуы нәтиҗәсендә полиция безне төрлечә кысуларын дәвам итте. Керемнәребезнең чыганаклары турында сораштырдылар һәм бюджет белән таныштыруны таләп иттеләр. Моннан тыш өстебезгә тагын бер зур бәла килеп төште. Рус эмигрантлары, безнең уңышлардан көнләшеп, «Русия эмигрантлары бюросы» исеме астында илдәге барлык эмигрантларның уртак идарәсен оештыру тәкъдиме белән чыктылар. Харбин полициясе һәм русофил япон хәрбиләре ярдәмендә бөтен рус оешмаларына көчле басым ясап, аларның шул бюрога кушылырга ризалыгын алды-лар. Татарлар, грузиннар һәм украиннарга да шундый ук басым ясалды. Грузиннарның һәм украин малороссларының бер өлеше моңа каршы тора алмады.

Әлеге тәкъдимгә бары безнең татарлар гына катгый рәвештә каршы чыктылар һәм, үзәкнең максатларын сәбәп итеп, Русия эмигрантлары бюросына керүдән баш тарттылар. Татарларны мәҗбүр итәр өчен көрәш башланды. Бу уңайдан күп сөйләшүләр булды, һәм ахыр чиктә безнең Үзәк Манджу-Го хакимиятенең аерым Чит ил эмигрантлары бюросын булдырырга тәкъдим итте. Татарларны әлеге тәкъдимгә уңай караш булыр дип ышандырдылар. Мин киткәндә, ул мәсьәлә әле хәл ителмәгән иде. Безнекеләр, япон хәрби миссиясенә, аеруча генерал Дохивара ярдәменә таянып, үз карашларын бик нык якладылар. Татарлар оештыру эшен бер дә туктатмадылар, аны төгәлләгәч, Мукденда «Милли байрак» исемле татар гәзитәсен чыгарырга рөхсәт алдылар. Бу гәзитә инде өченче ел чыгып бара21. Татарларның күпчелеге (95%) үз ихтыяры белән Үзәккә буйсына һәм хәлләреннән килгәнчә тиешле салымны түли. Бу Үзәкнең эшен бик нык җиңеләйтә. Кайбер җирдә корылтай юнәлешендә эш алып баручы оешмалар бар.

Мәгариф бүлеге барлык мәктәпләр өчен бер үк программа әзерләде һәм балаларны Идел-Урал бәйсезлеге рухында тәрбияләр өчен Идел-Урал географиясе, тарихы һәм әдәбияты буенча берничә әсбап бастырып чыгарды. Дин эшләре бүлеге шулай ук дин буенча әсбап чыгарды һәм, яшьләр арасыннан дүрт кеше сайлап, аларны Каһирәгә теология өйрәнергә җибәрде22.

Үз чиратында мәгариф бүлеге дә берничә кешене белемнәрен арттыру өчен Аурупага җибәрде. Моннан тыш Идел-Уралның офицер кадрларын булдыру өчен берничә яшь кеше монгол хәрби училищеларына укырга керергә тырыштылар. Хәзерге вакытта Үзәк алдында бик мөһим мәсьәлә тора, ул да булса – үзенең басмаханәсен булдыру. Ерак Көнчыгышта гарәп шрифты булмау бу эшне катлауландыра, һәм әлегә Идел-Урал басмалары литография ысулы белән басылалар.

Мин Ерак Көнчыгыштан киткәннән соң, Үзәкнең җитәкчеләре булып ике урынбасарым калды – Әхмәтвәли Ибраһим23 һәм Кәрим Яхин. Үзәкнең идарә аппаратында сәркятиб булып Ибраһим Дәүләткилде24, мәгариф бүлеге рәисе һәм «Милли байрак» гәзитәсенең мөхәррире булып Рокыя Мөхәммәдиш, казначы булып Әхмәтша Гыйззәтулла25 һәм «Милли байрак»ның хезмәткәре булып Мансур Арслан26, мәгариф бүлеге казначысы булып Салман Аит, финанс комиссиясе вәкиле булып Хәлилулла Ибраһим эшлиләр. Үзәк аппарат менә шул рәвешле оештырылган. Ул инде өч ел дәвамында әйбәт кенә эшләп килә, җитди сәяси һәм мәдәни мәсьәләләрне тиешенчә хәл итә.

«Прометей» халыкларына карата японнарның мөнәсәбәте әлегә ачык түгел, полиция хезмәткәрләре арасында русофил күренешләр өстенлек итә, бу хәл Манджу-Года һәм, гомумән, Ерак Шәрекъта төрек-татарлар үзәкләренең эшен катлауландыра.

Большевиклар да төрле юллар белән безнең оешмаларга каршы көрәш алып баралар һәм шул максат белән сатлык рус һәм татарлардан файдаланалар. Безнең хәрәкәтебезгә карата провокация оештыралар. Ләкин Идел-Уралның аңлы кешеләре көрәшне тәртипле сафларда һәм үзләренең хаклыгына, җиңәчәкләренә нык ышанып алып баралар.

Япон хәрби даирәләре Ерак Шәрекъта Идел-Урал хәрәкәтенә ярдәм күрсәтәләр һәм полициянең кылануларын тоткарлап торалар.

Япон җәмәгатьчелеге безнең хәрәкәтебез белән кызыксына, төрек- татарларның мәдәни тормышына һәм сәяси омтылышларына багышланган мәкаләләр, китаплар һәм брошюралар чыгара. Бу даирәләрдә без көткән үзгәрешләрне дә күзәтергә мөмкин, ул – русофил карашларның кимүе.

Ерак Шәрекътагы Идел-Урал оешмаларының эшчәнлеге уңышлы барыр һәм андагы Идел-Урал үзәге белән элемтәбез мондагы төрек-татарларның азатлык көрәше белән бәйле эшчәнлеген планлаштырырга һәм көчәйтергә ярдәм итәр дип өметләнергә кирәк…

Искәртмәләр һәм аңлатмалар:

Intelligenс servuce (Интелидженс сервис) – Англиянең дәүләт разведка идарәсе.

          Әдип-публицист тарафыннан Польша хөкүмәте каршында ясаган хисабын (поляк теленнән Л.Гәрәева тәрҗемә иткән) Ф.Мусин, кереш сүз язып, «Мирас» журналының 1998 елгы 2 нче санында бастыра. Соңыннан ул Ф.Мусинның «Гаяз Исхакый (тормышы һәм эшчәнлеге)» монографиясендә дә урын алды (Казан, 1998). Текст китаптан алынды.

            1 …1933 елның 16 сентябрендә Япониягә килдем. – Дөресе, Г.Исхакый Япониягә 16 октябрьдә барып җитә. «Яңа милли юл» журналында «Яңа япон мөхбире»ннән алып басылган мәгълүматлар шуны раслый. Г.Корбангалиевнең доносларын фаш иткән мәкаләдә Г.Исхакый 30 августта әле Германиядә булуын искә төшерә. Корабль белән Ерак Шәрекъта баруга бер ай вакыт китүне исәпкә алсаң, октябрь ае дөреслеккә күбрәк туры килә. Әдип-публицистның Япониягә килү вакыйгасы «Яңа милли юл» журналында түбәндәгечә тасвирлана: «Яңа милли юл» идарәсе 13 октябрь, җомга көн әдипләребездән Гаяз Исхакый җәнаплары Шанхайдан «Нагасаки Мару» (Мазу. – Төз.) вапурында Кобе шәһәренә килеп чыкты. Ерак Шәрекъта зыялыларны күреп сөйләшергә зар булганнарга кояш нуры балкып чыкты, тантаналы рәвештә алкышланды. «Кобе яшьләр түгәрәге» оешмасы һәм дә һәрвакыт җәмгыять эшләрендә катнашып йөрүче ханымнарның булышуы аркасында, чәй мәҗлесе корылып, бөтен Кобе төрек-татарлары Гаяз Исхакый җәнапларын күрергә мөшәррәф булдылар […]. Бу мәҗлес 15 октябрь – Казан ханлыгының бетерелгән көненә тугры килде. Төн урталарына кадәр тартылган мәҗлеснең ахырында Казан ханлыгын сакларга дип сугышып шәһид булганнарның рухына Коръән укып багышланды. 18 октябрь, Кобе, Хәдичә Ниязмөхәммәд кызы Сөләйман».

            Мәгълүматның «Яңа япон мөхбире» журналының 11 нче (1933) саныннан күчерелүе күрсәтелә. Шунда ук «Гаяз Исхакыйның Токиога тәшрифе» исеме белән мәкалә тәкъдим ителә. «Октябрьнең 16 сында Токиога мәшһүр милләтче мөхәрриребез Гаяз Исхакый җәнаплары тәшриф иттеләр вә Токио вокзалында «Мәхәлләи исламия» могтәбәрәне илә мәхәлләнең рәисе Мөхәммәдгабделхәй хәзрәт тарафыннан истикъбаль кылындылар […]. Токиода «Мәхәлләи-исламия» вә мәктәбе исламия вә һәм дә исламны сөюче япон могтәбәрәне шәһәребездә дә мосафир булган мәзкүр ике милли кунагыбызга (Г.Исхакый һәм Р.Ибраһимов. – Төз.) тантаналы зыяфәтләр, дини вә әдәби мосахәбәләр вә төрлечә хөрмәтләр кылу хазирлеген күрәләр».

            Өзекләрдән күренгәнчә, Г.Исхакыйны Ерак Шәрекътагы төрек-татарлар югары дәрәҗәдә кабул итә, шул исәптән әдипнең соңрак публицистик язмаларында тискәре яктан искә алынган Г.Корбангалиев тә олы кунакны тиешле югарылыкта кунак итүгә зур өлеш кертә. Әмма бераздан, ике арада фикер каршылыклары туу сәбәпле, мөнәсәбәтләр шәхси дошманлыкка әверелә. Төп сәбәп – Г.Исхакыйның төрек-татарның милли азатлыгы өчен көрәшкә алынуы, халкының дәүләтчәнлеге фәкать милләтчелек рухында булуына инануы, шуңа омтылуы. Г.Корбангалиев исә ислам берлеген, мөселманлык идеясен яклаган. Бу очракта Г.Исхакый мәкаләләренә генә таянып (безнең кулда Г.Корбангалиев язмалары юк) бу каршылыкларның асылын нечкәләп тикшерү мөмкин түгел.

            2 …Япония Баш штабының Рәсәй мәсьәләләре белән шөгыльләнүче хезмәткәре полковник Хатага… – бу шәхес Мәскәүдә Япония хәрби атташесында эшли, соңыннан Япония хәрби министрлыгының матбугат бюросы начальнигы була.

                    3 …«Зөләйха» драмасын күрсәттеләр. – Япониядә яшәүче төрек-татарлар, «Мәхәлләи-исламия» җәмгыяте, әдипне каршы алуны оештырып, бу уңай белән «Зөләйха» әсәрен сәхнәләштерәләр. «Яңа милли юл» журналының 1934 елгы 1 нче санында түбәндәге юллар бар: «Кыйммәтле әдибебез Гаяз әфәнде Исхакыйның Япониягә килүен котлау һәм аңа хөрмәт күрсәтү нияте берлә Токиода яшәүче милләттәшләребез аның бөек әсәре «Зөләйха»ны сәхнәгә куйдылар. Кулларыннан килгән кадәр тантаналы кую фикерендә булган Токио мәхәлләсе, үзенең төп бинасын кечкенә табып, аерым бер бинада махсус сәхнә тудырып, 11 ноябрьдә кыямәткә кадәр яшәячәк «Зөләйха»ны илтеп куйды. Бу кичәдә бөтен Токио мәхәлләсеннән башка Япониянең чит шәһәрләрендә яшәүче милләттәшләребез дә хәзер булдылар. «Зөләйха» көтелгәннән артык уңышлы чыкты. Мәхәлләнең картлары, яшьләре һәм мәктәп шәкертләре, атналар буе кичәләрне, мәктәп бинасына җыелып, мәктәптә инглиз теле мөгаллимәсе Рокыя туташ Мөхәммәдишнең җитәкчелеге астында гаять тырышып, «Зөләйха»ны хәзерләделәр […]. Гаяз әфәнденең «Зөләйха» хакында мәгълүмат бирүе тыңлаучыларга бик тирән тәэсир итте. Гаяз әфәндегә һәм җыелган халыкка тәшәккер укыр өчен мәхәлләнең имамы Корбангали хәзрәт һәм Рокыя туташ берничә сүз сөйләделәр. Рәсемнәр алу берлә сәгать 6 да башланган кичә сәгать 1 дә генә тәмам булды… Токио. Караучылардан Габделнасыйр».

            Гомумән, мәкаләдән күренгәнчә, сәхнәгә бер мәртәбә дә күтәрелмәгән үзешчәннәр генә түгел. Г.Исхакый да бу уеннан канәгать кала.

            4 …«Җөмһүрият» гәзитәсе хезмәткәре буларак, үземне Төркия илчелегенә визит ясарга тиешле дип санадым. – «Җөмһүрият» газетасы Истанбулда 1924 елның 8 маенда чыга башлый. Баш мөхәррире – Юныс Нади. 1945 елда Юныс Нади үлгәннән соң, улы Надир Нади атасының эшен дәвам иттерә. Г.Исхакыйның 100 яшьлегенә багышлап нәшер ителгән басмадан күренгәнчә, Төркия-дә торганда (1925–1926) ул «Җөмһүрият» газетасына мәкаләләр яза, иҗади мөнәсәбәттә тора. Әдип-публицист, 30 нчы елларда Польшада яшәсә дә, Япониядә үзен төрек илчелегенә газета хезмәткәре рәвешендә таныштыруны кирәк санаган, күрәсең.

            5 Әмин бәй Рәсүлзадә – Мәхмәд Әмин Рәсүлзадә (1884–1955), азәрбайҗан сәясәтчесе һәм язучысы, 1918 елның 20 маенда корылган Азәрбайҗан җөмһүриятенең рәисе. Җөмһүрияткә коммунистлар басып кергәч, башта Аурупага, соңыннан Төркиягә күчә.

            6 …Токиода үзен журналист Мухсин дип таныткан бер төрек-татар… – Мөхсин Чубаноглу, 1930 еллар башында – Токиода хәрби мәктәптә укытучы. Н.Дәүләт аның госманлы пантюркист, ләкин кәмалчелеккә каршы шәхес булуын искәртә.

            7 Абдул Кәрим исемле бу кенәз – солтан Габделхәмид оныгы… – Габделкәрим Сәлим улы (1904–1935), госманлы шаһзадә. Габделкәрим Токиога 1933 елның май аенда Азия берлеген яклаучы радикал милләтче, парламент әгъзасы генерал-полковник Кикучи Такео һәм принц Ичиджоларның чакырулары буенча Сингапурдан килә. Үзенең диндарлыгы өчен иленнән сөрелгән шаһзадәне япон хөкүмәте сәяси максатларны күз уңында тотып чакыра. ХХ гасыр башында Япониядә туган паназиячелек идеясе 30 нчы елларда көчәеп китә, мөселманнар белән кызыксынуы бигрәк тә 1931 елда Япония Квантун армиясе Манҗурияне басып алганнан соң арта. Бу турыда Н.Дәүләт: «1931 елда Көнчыгыш Төркестанда уйгырлар, баш күтәреп, Шәркый Төркестан Ислам җөмһүриятен игълан иткәннәр […]. Япон хөкүмәте Манҗуриядә ничек Манҗу-Тиго исемле ясалма дәүләт башына элекке Кытай императорын күтәреп булса, бәлки, бу җөмһүриятнең башына да бер госманлы шаһзадә куеп, башка бер ясалма режим төзергә планлаштыра иде. Габделкәримнең зур акчалар түгеп чакырылуы шул максатны тормышка ашыру өчен файдалану ихтималы да бар», – дип яза.

            8 …атасы Сәлим кенәз тарафыннан туган иленнән куылган булган. – Сәлим әфәнде (Шаһзадә Мәхмәд) (1870–1937) Габделхәмид II нең улы. Төркиядә 1922–1924 елларда хәлифә вазифасын башкарган Габделмәҗит урынына турыдан-туры варис, 1924 елда, хәлифәлек бетерелгәч, Бәйрутка китә. Шунда вафат.

            9 …Идел-Урал җәмгыяте уставын эшләргә тотындым. – Г.Исхакый Ерак Шәрекъка, аерым алганда, Токиога килеп җитүе белән, төзеләчәк Ерак Шәрекъ Идел-Урал төрек-татарлары мәдәни җәмгыятенең планнары белән таныштыра, җәмгыятьнең уставын эшләүне максат итеп куя. Ул уставны 1918 елда төзелгән һәм кабул иткән Милләт Мәҗлесе уставына нигезләп эшләргә уйлаган, күрәсең. Аның архивында шул уставларның каралама вариантлары сакланган. Документның исеме рус телендә: «Основные положения национальной автономии всех мусульман тюрко-татарской нации Восточного Туркестана, живущих и в западном Китае, провинции Синьцияи» рәвешендә үзгәртелә. Ике текстта да үзгәрешләр юк дәрәҗәсендә. Ерак Шәрекъ Идел-Урал төрек-татарларының Беренче гомум корылтаенда бөтенләй үзгә устав кабул ителә. 1935 елның 12 февралендә расланган низамнамә нигезе җирле кануннарга нигезләнеп төзелгән булса кирәк, 41 маддәдән торган устав белән танышканнан соң шуңа ышанасың.

            10 Төркиядә Кәмал идарә итә, Япония дәүләтендә – генерал Араки… – Төркия җөмһүрияте президенты Мостафа Кәмал Ататөрк (1881–1938) дәүләт белән 1923–1938 елларда идарә итә. Араки Садао (1877–?) – япон хәрби һәм сәяси эшлеклесе. Ул 1931–1933 елларда – хәрби министр, 1937–1939 елларда – мәгариф министры. 1948 елда хәрби трибунал карары белән гомерлеккә төрмәгә ябы-ла. 1955 елда, авыру сәбәпле, вакытлыча азат ителә. Бу очракта Г.Исхакый ике дәүләт белән дә генераллар идарә итүенә ишарәли, күрәсең.

            11 1933 елның 11 ноябрендәге җыелыш – бу урында Г.Исхакый Токио Идел-Урал төрек-татарлары мәдәни җәмгыятен төзү вакытындагы күңелсез вакыйганы искә ала. Әдип-публицистның үз язмаларыннан, «Яңа милли юл» журналында басылган башка мәкаләләрдән дә күренгәнчә, әлеге вакыйга 1934 елның 11 февралендә була. Мөһаҗәрәттә яшәүче төрек-татарлар арасында шактый зур кузгалышлар һәм борчулар китергән Г.Исхакый үзе язганга, «11 февраль вакыйгасы»н язганда яисә тәрҗемәче тарафыннан төгәлсезлек тә җибәрелгән кебек.

            12 Революция вакытында ул Поротиков дигән кешегә әверелә. – Поротников Флегонт Илларионович (?–1956), казак офицеры. Беренче бөтендөнья сугышында һәм Гражданнар сугышы вакытында Колчак армиясендә була. Соңрак Харбинда яши, японнар белән хезмәттәшлек итә, Токиода үлә. Г.Исхакыйның хисабында искә алынган Поротников, «Яңа милли юл» журналында да «Поротиков» дип языла. Журналда очраган башка язмаларда да бу фамилия «Поротиков» рәвешендә теркәлгән. Беренчедән, бер урында хата китсә, икенчеләрендә шуларның кабатлануы ихтимал, икенчедән, биобиографияне төзегән А.Хисаметдинов та ялгышлык җибәрүе бар. Һәрхәлдә, искәрмәдә «Поротников» варианты алынды.

            13 Профессор Окубо сан – Окубо Кочи (Окубо Коджо), Комазава университеты профессоры, тюрколог. 30 нчы елларда төрек-татар мәдәни тормышында актив катнаша.

            14 …мине «Раn pacific» клубына да чакырдылар … «Төрек-татар халыкларының хәзерге мәдәни хәле» дигән доклад укырга булдым. – Г.Исхакыйның Япониягә килү максаты, беренчедән, Ерак Шәрекъ дәүләтләренә таралып яшәгән төрек-татарны милләтчелек нигезендә берләштерү булса, икенчедән, хөкүмәт даирәләрендә төрек-татар халкының ерак үткәнен, Россия империясе кул ас-тында югалуга йөз тотуын да таныштыруны беренче планга куйган. Шундый очрашуларның берсе Токиода күренекле япон зыялылары җыела торган урында – Пен-клубта оештырыла. Бу очрашу турында Р.Мөхәммәдиш истәлегендә түбәндәгечә языла: «Беркөнне Токиодагы иң зур клубларыннан берсе булган «The Pacific Club» идарәсеннән Гаяз абзыйга хат килде. Лекция укырга чакырганнар.

            Кызу хәзерлек башланды. Язу машинасы алдык. Лекцияне инглизчәгә тәрҗемә итәм, лөгать белән хаталар китмәсен өчен тикшерәм дә язу машинасында язам. Билгеләнгән көн – 5 май, 1934 ел килеп җитте. Әхмәт Апанай, тагы берничә идарә әгъзаларыбыз, мин Гаяз абзый белән бергә клубка килдек. Безне берничә япон зурлап каршы алдылар.

            Зур зал шыгрым тулы. Японнардан башка әҗнәбиләр дә бар. Гаяз абзый белән сәхнәгә мендек. Россиянең зур харитасын элеп куйдык. Харитада Россия императорлыгы басып тота торган рус булмаган халыкларның җирләре төрле төстәге буяуларга буялган.

            Гаяз абзый, кулына күрсәткеч таяк алып, төрек илләрен һәм башкаларныкын күрсәтә-күрсәтә сөйләп китте. Мин инглизчә тәрҗемә итә бардым.

            Шул вакыт өч кеше, урыннарыннан торып, ишек янына барып басканнарын күрдем. Лекциядән соң безне озатканда, японнар, көлеп, бу кешеләрнең совет илчелегеннән килүчеләр булганлыгын сөйләделәр». Г.Исхакыйның чыгышы икен-че көнне япон телендә чыга торган газеталардан башка инглиз телендә басылган «Japan advertizer», «Nippon Nichi-Nichi» газеталарында дөнья күрә. Бу вакытта Р.Мөхәммәдиш 1934 елның 11 февралендә Г.Исхакыйга каршы Г.Корбангалиев оештырган һөҗүмнән соң «Мәхәлләи-исламия» җәмгыяте мәктәбеннән китә, эшсез йөри. Әдип-публицист, Р.Мөхәммәдишнең инглиз теле укытучысы булуын истә тотып, аңа мөһим документ һәм чыгышларны тәрҗемә итәргә куша. Р.Мөхәммәдиш 1933–1934 елларда Токиода яши, шунда мөгаллимлек итә.

            15 Совет илчесе Юренев клуб рәисе исеменә хат җибәрә. – Юренев (Кротовский) Константин Константинович (1888–1938), совет дипломаты. 1933–1937 елларда СССРның Япониядәге һәм 1937 елдан Германиядәге тулы вәкаләтле вәкиле. Чыганаклар күрсәткәнчә, Г.Исхакый Пен-клубта берничә мәртәбә чыгыш ясаган. Р.Гайнетдиновның «Тюрко-татарская политическая эмиграция: начало ХХ века – 30-е годы» китабында әдип-публицистның 1934 елның 18 июнендә дә чыгыш ясавы хакында мәгълүмат бар. Шул вакыйга уңае белән К.Юренев япон илчелегенә үзенең ризасызлыгын белдереп хат җибәрә. (Гайнетдинов: «…после одного выступления Исхаки в клубе «Пан пасифик» (Пен-клуб. – Төз.), сделанного им 18 июня 1934 года и опубликованного позже в двух японских газетах, был вынужден заявить протест японскому Министерству иностранных дел по поводу нанесенного Советскому государству оскорбления».)

            16 …төрек-япон җәмгыяте рәисе Ушидага… – бу фамилиянең Учида булуы ихтимал. «Яңа милли юл» журналында Учида (Uchida) рәвешендә языла, Н.Дәүләт хезмәтендә дә шулай тәкъдим ителә. Учида Төркиядә 10 ел дәвамында илче вазифасын үтәгән. Г.Исхакый Ерак Шәрекъта булганда, ул – сарай министры. 1934 елның 23 февралендә Токионың «Мампей» кунакханәсендә Г.Исхакый катнашында уздырылган журналистлар һәм япон зыялылары белән очрашуда Учида да чыгыш ясый. Бу вакыйга «Токио Ничи», «Осака Маиничи» газеталарында яктыртыла.

            17 Колониянең иң абруйлы кешесе мулла Гыйниять Әхмәди… – Гыйниять Әхмәди турында тулырак мәгълүматны «Харбин» мәкаләсенә язылган 311 биттәге искәрмәдән карагыз.

            18 …мөселманнар берлеге рәисе, сәүдәгәр һәм аферист Агиев кулына эләккән. – Бу урында Г.Исхакый Әмрулла Агиевны күз уңында тота. Аның турында тулырак мәгълүматны «Харбин» мәкаләсенә язылган 312 биттәге искәрмәдән карагыз.

            19 Хатыйп Халиди – Хатыйп Халиди турында тулырак мәгълүматны «Хайлар» мәкаләсенә язылган 313 биттәге искәрмәдән карагыз.

            20 …Идел-Урал үзәген егерме бер кешедән төзеде. – 1934 елның 9–12 маенда Кобеда узган Идел-Урал төрек-татарлары мәдәни җәмгыяте корылтаенда катнашкан 41 делегат арасыннан 20 кеше Үзәк идарәгә сайлана һәм 6 кеше Үзәк идарәгә кандидат буларак теркәлә. Алар түбәндәгеләр: Гаяз Исхакый; Кобедан: Мәдъяд хәзрәт Шәмгуни, Габдрахман хәзрәт Кәрими; Габдрахман хәзрәт Мос-тафа, Гыйсмәтулла хаҗи Әгерҗи, Хәнәфи Кудаки, Габдулла Гаффар, Хөсәен Алтыш; Каматудан: Хөсәен Биглиц; Корея-Тайкодан: Габделнәфикъ Гаффар; Фозаннан: Шаһимәрдән Мөхәммәдҗан; Кэй-зеодан: Габделхак Ногман; Токиодан: Вәлимөхәммәд Габдулла, Рокыя Мөхәммәдиш, Ибраһим Хәбибрахман; Ногаодан: Тимербай Хәмидулла; ревизия комиссиясенә әгъзалар итеп Газиз Гали, Ягъкуб Габдрахман, Сафа Акчура, Исмәгыйль Акчура; кандидатлар итеп Хәдичә ханым Кәрим, Фатыйх Надиршаһ, Садретдин Агафур, Шаһәгзам, Кудаки, Хөснетдин Сәитгали, Гәрапшаһ Батыршаһ сайланган.

            Г.Исхакый хисабында Үзәк идарәгә 21 кеше сайлануы әйтелсә дә, «Яңа милли юл» журналының 1934 елгы 7 нче санында аларның 20 се күрсәтелә. Корылтай сайлаган идарә әгъзаларының журналга урнаштырылган күмәк рәсемендә – 21 кешенең фотосурәте бар.

            21 Бу гәзитә инде өч ел чыгып бара. – Бу очракта Г.Исхакый яисә тәрҗемәче тарафыннан ялгышлык китүе ихтимал. Ул 1936 елның март башында Ерак Шәрекътан Аурупага кайтыр юлга чыга. Апрель башында Франциядә була. Рәсми командировкага киткән кеше 3 елдан соң хөкүмәт каршында хисап тота алмый. Ни генә булмасын, Г.Исхакый 1936 елның җәй айларында Польша хөкүмәте каршында хисабын бирүе хакыйкатькә якынрак тора кебек. Чынлыкта, «Милли бай-рак»ның чыга башлавына бу вакытта 8–9 ай гына узган була.

            22 …яшьләр арасыннан дүрт кеше сайлап, аларны Каһирәгә теология өйрәнергә җибәрде. – Ерак Шәрекъ Идел-Урал төрек-татарлары мәдәни җәмгыяте Кобе оешмасы һиндлы мөселманнарның матди ярдәме белән 12–16 яшьлек бишәр сәләтле баланы (Ибраһим Хәсән улы Агиш (Токио), Хәйрулла Садретдин (Кобе), Ибраһим Агиш (Хайлар), Рифат Мәрди (Кобе), Фәһим Надиршаһ (Гирин), Мукден милли үзәгеннән Али Акыш, Әхәт Тенеш, Габдулла Тенеш, Габдулла Акчура һәм Кюшудан Фәрит Маскины Каһирәдәге әл-Әзһар университетына укырга җибәрә. 1936 елның 9 июлендә пароход белән юлга чыгучы укучыларга татар һәм һинд мөселманнары 2541 йен акча җыеп бирәләр. Татар егетләренең Каһирәгә килүләре хакында «әл-Әхрам», «әл-Җиһад», «әл-Бәләгъ» газеталары язып чыга. Әмма Ерак Шәрекъ милли җәмгыятьләреннән финанс чыгымнары вакытында җибәрелмәве (яисә җитәрлек булмавы) сәбәпле, төрек-татар мөселманнарының өметләре акланмый, 1938 елда төркем таратыла. Н.Дәүләт бу хакта түбәндәге мәгълүматны китерә: «Ләкин җибәрелгән балалар яки яшьләр белән аларны җибәргән оешмалар тиешенчә кызыксынмадылар. Кесә акчалары Ерак Көнчыгыштагы сәяси һәм экономик шартлар сәбәпле соңга калып яки ким булып җибәрелә иде. Нәтиҗәдә биредәге яшьләрнең берсе дә көтелгәнчә белем ала алмадылар. 1938 елда бер өлеше кире кайтты (Фәһим Надиршаһ, Габдулла Тенеш һәм Фәрит Маски), бер өлеше Польшага китте (Али Акыш белән Әхәт Тенеш), ә калганнары Төркиягә сыенды».

            Яшьләрнең Каһирәгә җибәрелүе хакында «Яңа милли юл» журналының 1936 елгы 9 нчы санында хәбәр ителә. «Ерак Шәрекъ мәркәзенең тәшәббесе берлә 9 июльдә биш бала Мисырга әл-Әзһар дарелфөнүненә укырга киттеләр. Бу изге эш өчен Ерак Шәрекъ мәхәлләләребез генә түгел, хәтта һиндстанлы дин кардәшләребез дә зур һиммәт күрсәтте, матди ярдәмдә булдылар. Балаларны күндерү өчен бөтенесе 2541 йена иганә туплады.

            Бу балаларны Мисырга күндерүдән төп максат – илебездә һәм мөһаҗирлегебездә елдан-ел корып бара торган дини сафларыбызны тутыру өчен яшь хадимнәр җитештерүдер. Ерак Шәрекъ мәркәзенең бу зур хезмәте – сөйләп вә язып бетергесез бер сөенечтер. Мөһаҗир хәятының бик күп авырлыкларына карамаенча, Ерак Шәрекъ мәхәлләләре барысы берләшеп иганә иттеләр вә үзләренең дини киләчәкләрен уйлап үз балаларын озаттылар.

            Мисырда дин кардәшләребез балаларны ачык йөз вә шәфкать берлә каршы алдылар. Әл-Әзһар дарелфөнүненең төрек шәгъбәсе рәисе Габделхәмит Таһир бәк балаларны порт Сәгыйтьтә каршы алды. Мисырга килгәндә җәмгыяте «Шөббан әл-мөселманин» сәркатибе, һәрбер дини җәмгыятьнең кятибләре, шәкертләре каршы алдылар […]. Әл-Әзһар дарелфөнүне балаларның торуларына урын билгеләп, махсус мөгаллимнәр тәгъйин итте, тормышлары өчен әл-Әзһар хәзинәсеннән ай саен ике Мисыр лирасы бирелеп барылмактадыр», – дигән юллар Мисыр хөкүмәтенең гади төрек-татар балаларына игътибар итүләрен раслый.

            Г.Исхакый хисабында дүрт баланың укырга китүе әйтелсә дә, чынлыкта исә төрле мәхәлләләрдән ун бала Мисырга юл ала. Бу урында әдип-публицист бары Мукден һәм Кобе милли үзәкләре тарафыннан җибәрелгән алты укучы турындагына сүз алып бара кебек.

            23 Әхмәтвәли Ибраһим – Әхмәтвәли Мөхәммәтҗан улы Ибраһимов (1891–1978), эшмәкәр, Ерак Шәрекъ төрек-татар милли хәрәкәтен оештыручы һәм әйдәп баручыларның берсе. Туган җире – Казакъстанның Петропавловск (Кызылъяр) шәһәре. Татар мәктәбендә укый, яшьтән сәүдә белән шөгыльләнә. Монголия, Кытай, Германия фирмалары белән сәүдә итә. Кытайда тире-йон, күн эшкәртү буенча ике завод ача. Япония фирмалары белән элемтә урнаштыра. 1938 елда Төркиягә күчеп китә һәм Германиянең «Бенц-Бокс» ширкәтенең агенты булып эшли башлый. «Мерседес-Бенц» фирмасының менеджеры була. Бераздан Төркиядә автомобильләр белән сәүдә итүче «Отомерсен» ширкәтен оештыра. Төркиядә яшәгәндә дә милли хәрәкәттән китми, «Казан төрекләре культурасы һәм ярдәмләшүе» җәмгыятен төзүдә катнаша. «Казан» журналы аның матди ярдәме белән чыга. Гомере буенча татар мәдәнияте һәм әдәбияты белән кызыксынып яши. ХХ гасыр башы татар әдипләре турында истәлек язмалары, мәкаләләре дә бар.

            24 Ибраһим Дәүләткилде – бу шәхес турында тулырак мәгълүматны «Беренче Ерак Шәрекъ гомум корылтае» мәкаләсенә язылган … биттәге искәрмәдән карагыз.

            25 Казначы Әхмәтшаһ Гыйззәтулла – Әхмәтшаһ Гыйззәтулла турында тулырак мәгълүматны «Беренче Ерак Шәрекъ гомум корылтае» мәкаләсенә язылган … биттәге искәрмәдән карагыз.

            26 Мансур Арслан – бу шәхес «Милли байрак» газетасы редакциясендә хәреф җыючы булып эшли. Аны таратуда да зур булышлык күрсәтә. Берничә ел газетада эшләгәч, өйләнеп, Хайлар шәһәренә китә. Гомеренең соңгы вакыты Төркиядә уза.

Чыганак: Исхакый Г. Әсәрләр. 11 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2011. Б. 199-225.

Җавап калдыру