АУРУПАДА ЗУР МӘСЬӘЛӘЛӘР

Соңгы айларда Аурупаның әфкяре гомумиясе дәүләт ирләрен ике мәсьәләнең хәле бик каты мәшгуль итте. Боларның берсе – Хәбәшстан-Италия сугышыннан килеп туган вазгыять1, икенчесе – Төркия дәүләтенең бугазларны саклау, аларны ачу-ябуның бәйнәлмиләл хәлләре чыгарылып, Төркиянең үзенә генә тапшырылуы хакындагы таләбе. Боларның икесе дөньяның ике очында булса да, боларның тудырган вә тудырачак вазгыятьләрен Аурупа милләтләренең бик күбесенә бик якыннан тукыначак булганга, бу ике мәсьәлә дә бөтен милләтләрнең дикъкатьләрен җәлеп итте. Вә икесе дә дөньяның зур мәсьәләләре арасына кереп бәйнәлмиләл әфкяре гомумиядә зур роль уйнады. Хәбәшстан мәсьәләсенең башлангычы мәгълүмдер. Җәмгыяте әкъвамның әгъзасы булган, дәүләтнең чикләре, истикъляле, Җәмгыяте әкъвамның бөтен куәте белән мөхафәзә астына алынган Хәбәшстанга шул ук Җәмгыяте әкъвамның әгъзасы Италия дәүләте һөҗүм итте, Җәмгыяте әкъвамның тәнбиһләренә Италия һичбер әһәмият бирмәенчә сугыш башлады. Җәмгыяте әкъвамның әгъзалары илле өч дәүләт2, Италиянең бу хәрәкәтен канунсыз табып, Италиягә каршы икътисади кысынкылыклар ясарга, Италия белән алыш-бирешне туктатырга карар иттеләр вә, моның белән куркытып, Италияне сугыштан туктатып, Хәбәшстан белән килештерә алабыз дип уйладылар. Италия боларга карамаенча сугышны алып баруында дәвам иткәнне күргәч, Италиянең үзендә табылмый торган бөтен фабрикалары, пароходлары, тимер юллары өчен бик кирәкле булган нефтьне кертүне дә туктатырга теләделәр. Ләкин бу тәклифкә каршы Франсә хөкүмәте разый булмаганга, бусы кабул ителмәде. Италия, сугышында дәвам итеп, Хәбәшстанның зур бер өлешене алып бетерде. Хәбәшстанның падишаһсы илен ташлап чыгарга мәҗбүр булды. Италиягә каршы илле өч дәүләтнең алган кысынкылары Хәбәшстанны саклап кала алмады. Италия Хәбәшстанны, тәмамән бетте, Италиягә кушылды, дип тә игълан итте. Италия, аңарга каршы кабул ителгән шул икътисади кысынкылыкларны сәбәп итеп, Җәмгыяте әкъвамның бөтен эшләренә катышудан тартынды. Җәмгыяте әкъвамнан чыкмаса да, аның мәҗлесләренә катышмый торган булды. Икътисади кысынкылыкларны бетерүне таләп итте. Икенче яктан, Хәбәшстан падишаһсы Җәмгыяте әкъвамга: «Сез миңа вә минем хакимиятемә, вакытында Италия белән аңлашырга каршы булып, Хәбәшстанның химаясен үз өстегезгә алдыгыз. Кая химаягез?» – дип, хаклы рәвештә зарланды. Хәбәшстанның истикъляле Ингелтерәнең Африкадагы колонияләренең, хосусән Мисыр, Суданның инглиз химаясендә кала белүе3 өчен бик кирәкле эш булганга, Ингелтерә хөкүмәте бу эштә алдан йөрде. Ул Италиягә тәзйикъ ясар өчен үзенең диңгез куәтен Ак диңгездә бик зур итте. Инглиз әфкяре гомумиясенең бер өлеше хәтта Италия гаскәрен үткәрмәс өчен Суэц каналын ябарга да хөкүмәтне дәгъвәт итте. Ак диңгез буендагы бөтен дәүләтләрне – Испания, Франсә, Югославия, Юнанстан, Төркияне Ак диңгезендәге хәзерге вазгыятене бергә-бергә саклашырга чакырды вә боларның барысыннан да сүз алды. Франсә дәүләтеннән алай- болай Италия белән Ингелтерә арасында Ак диңгездә бәрелешү булса, Франсә диңгез куәтләренең ярдәм итүенә дә вәгъдә алды. Юнанстанның бер кечкенә атавында үзенең сугыш көймәләренә сакланачак йир дә хәзерләде вә Төркия хөкүмәте белән шул хакта төрле-төрле мөзакәрәгә кереште. Ләкин бу хәзерлекләрнең барысы да куркыту өчен ясалган хәзерлекләр генә булып калып, билфигыль эшкә керешмәгәнгә, Италиягә тәэсирләре бик аз булды. Хәбәшстанның истикълялен сакларга Италияне вакытында туктатырга җитә алмады. Италиянең бу хәзерлекләр астында җиңеп чыгуы Италия халкында зур бер милли горур уятты. Италиянең юлбашчысы синьор Муссолининың4 дәрәҗәсен тагы зур итте. Билгакес, Ингелтерә дәүләт адәмнәренең хезмәтләрен киметте. Ингелтерәдә мохалиф партияләр-не куәтләндерде. Ингелтерә белән Франсә арасында да «син гаепле, мин гаепле түгел» әсасендә үпкә-сапка китеп, ике араны суыклатты. Вә шуңардан файдаланып, Германия үзенең дәүләт чикләренең саклануы өчен кирәкле булган Версаль могаһәдәсе буенча ныгытырга, гаскәр тотарга ярамый дип куелган Рейн елгасы буена гаскәрен кертте. Вә аны ныгытырга тотынды. Бу эштә инглизләрнең французлар теләгән рәвештә Германиягә каршы катгый итеп чыкмаулары, Ингелтерә белән Франсә арасын тагын суытып, сугыштан соң Аурупадагы эшләрне бергә алып барырга гадәтләнгән бу ике зур дәүләтне дә бер-берсеннән аерды вә Аурупа эшләрендә шактый башбаштаклык тудырды. Шулай итеп, бик күп җыелган мәсьәләләрне хәл итеп чыгар өчен июль башында Җәмгыяте әкъвамның фәүкылгадә бер җыелышы чакырылды вә бөтен эшләр шуларга хәвалә ителде. Италиядән башка бүтән дәүләтләрнең вәкилләреннән тупланган мәҗлесе берничә көн дәвам итте. Вак-төяк мәсьәләгә башка, Италия-Хәбәшстан мәсьәләсен вә моннан туган вазгыятьне мөзакәрә итеп карар кабул итте. Мәҗлескә Хәбәшстанның императоры биззат килеп5, мәҗлестә сүз сөйләргә булды. Мәҗлес ачылып, император хәзрәтләре көрсигә чыккач та, гәзитәчеләр арасындагы Италия журналистлары зур тавыш кубардылар, сызгырдылар, кычкырдылар вә Җәмгыяте әкъвамның мәҗлесендә моңарчы күрелмәгән ямьсезлек, тәртипсезлек ясадылар. Рәис, Швейцария полисенә мөрәҗәгать итеп, аларны мәҗлестән чыгарды6. Швейцария хөкүмәте бу журналистларны патырды. Шау-шу ясаулары, тәртипсезлек тудырулары өчен төрмәгә ябып куйды вә берничә көнлек тикшерүдән соң үзләрен Швейцариядән куды. Император нотыгын хәбәш телендә сөйләде. Ул французча вә инглизчәгә тәрҗемә ителде. Императорга каршы мәҗлес тарафыннан зур хөрмәт эшләнде. Ләкин мөзакәрәгә эш җиткәч, Җәмгыяте әкъвамның әгъзаларының яртысыннан артыгы Италиягә каршы икътисади кысынкылыкларны бетерергә дигән фикергә кушылды. 15 июльдән игътибарән икътисади кысынкылыклар бетерелде дә Италиянең бер таләбе кабул ителде. Хәбәшстанны саклауны өстенә алган Җәмгыяте әкъвам җиңелгән Хәбәшстанга каршы, иленнән качарга мәҗбүр булган хәбәш императорына каршы кул чабудан башка ярдәм итә алмады. Фәкать шунысы булды ки, Җәмгыяте әкъвам, Италиянең «Хәбәшстан бетте, Италиягә кушылды» дигән карарын гына кабул итмәенчә, Хәбәшстанны мөстәкыйль бер дәүләт кебек каравында дәвам итәчәген белдерде. Ләкин хәбәш императорының дәүләтебезне саклар өчен кирәкле булган куәтне җыярга, кирәкле булган матди ярдәмне итегез, бурычка акча бирегез дигән таләпне рәд итте. Шуның белән Җәмгыяте әкъвам Хәбәшстанны фида итеп, Италиянең Җәмгыяте әкъвамга кайтуына, Аурупа эшләренә искесе кебек катышып китүенә зәмин хәзерләмәкче булды. Аурупаның эшләрен алып баруда юлбашчылык итеп килгән зур дәүләтләрнең эшләренә Италиянең яңадан кайтуын күрәсе килүен белгертте. Июнь ахырларында башланган бугазлар мәҗлесенә дә Италия катышмаенча килә иде. Мон-нан соң шундый эшләр булмасын, зур дәүләтләр арасында аңлашу мөмкин булсын өчен дигән кебек Локарно могаһәдәсенә имза аткан дәүләтләрнең җыелышын июнь ахырларына тәгъйин итте7 вә Италияне дә шунда дәгъвәт итте. Соңгы алынган хәбәрләргә караганда, Италия бугазлар мәҗлесенә катышмавында дәвам итеп килгәне кебек, киләчәк Локарно мәҗлесенә дә катышмаячагын  белдергән вә моның белән үзенең Җәмгыяте әкъвам сызган юлдан китәргә теләмәвен яңадан ачык итеп сызып киткән. Хәбәшстан-Италия сугышыннан туган дөнья дәүләтләре белән Италия арасындагы аңлашылмау хәзер Хәбәшстан хисабына бетерелде. Ләкин Хәбәшстан-Италия сугышы әле бетмәде. Соңгы хәбәрләр җиңелгән хәбәшләрнең басмачылык юлы белән тартышка кергәнлекләрен, юлларны вату, аерым һөҗүмнәр белән сугыш дәвам иттерүләрен күрсәтәдер. Ни вакыт бу мәсьәлә тәмамән хәл ителер, киләчәк күрсәтер. Бугазларга килгәндә, бу үзенә-үзе зур бер мәсьәлә булып, аның тирәсендә дә бик күп дәүләтләрнең мәнфәгатьләре берләшкәннән килеп чыккан төрле вазгыятьләр туып ятканга, мәсьәләнең хәле дә әле тәмам булып бетмәгәнгә, моны язуны киләчәк мәкаләгә калдырам.

Искәртмәләр һәм аңлатмалар:

Әфкяре гомумиясе – җәмәгатьчелек фикере.

Бәйнәлмиләл – халыкара.

Истикъляле – бәйсезлеге.

Мөхафәзә астына – саклавы астына.

Тәнбиһләренә – кисәтүләренә.

Тәклифкә каршы – көчләүгә каршы, әмергә каршы.

Хәбәшстанның химаясен – Хәбәшстанны яклауны.

Тәзйикъ – басым.

Ак диңгездә – Урта диңгездә.

Мөзакәрәгә – сөйләшүгә, килешүгә.

Билфигыль – чынлыкта.

Билгакес – киресенчә.

Могаһәдәсе – договоры.

Фәүкылгадә – гадәттән тыш.

Хәвалә ителде – тапшырылды.

Биззат – үзе.

Көрсигә – мөнбәргә.

Патырды – басты.

Рәд итте – үтенде.

Зәмин – җирлек.

Тәгъйин итте – билгеләде.

Дәгъвәт итте – чакырды.

          «Милли байрак» газетасының 1936 елгы 7 август санында «Гаяз Исхакый» имзасы белән басылган. Язылу урыны һәм вакыты «Берлин, 14 июль» дип күрсәтелгән. Текст шуннан алынды.

            1 …Хәбәшстан-Италия сугышыннан килеп туган вазгыять… – 1935 елның 3 октябрендә башланган Эфиопия-Италия сугышы дөнья сәясәтендә Икенче бөтендөнья сугышының башлангычы буларак карала. Милләтләр лигасы бу гамәлне хупламаса да, АКШ, Англия, Франция, Германия дәүләтләре Италиягә һәрдаим ярдәм итеп килә. Ике дәүләт арасындагы сугыш дөньяда сәясәт үзгәрүгә дә сылтау бирә. 1936 елның июлендә Испаниядә гражданнар сугышы башлана, Германиядә милитаризация дәвам итә. Матбугат битләрендә Икенче бөтендөнья сугышының якында гына булуына ишарәләр күренә. Инде бу елларда Милләтләр лигасының дәрәҗәсе күпкә төшкән, аеруча әһәмиятле мәсьәләләрне хәл итүдә ул көчсезлек күрсәтә.

            2 Җәмгыяте әкъвамның әгъзалары илле өч дәүләт… – Милләтләр лигасы 1919–1946 еллар эчендә яши һәм ХХ гасырның 20–30 нчы елларында дөнья сәясәтен алып баруда шактый зур роль уйный. Җәмгыять төзелгәндә, 44 дәүләт имза сала. Шуларның 31е Антантага керә. Беренче бөтендөнья сугышында нейтралитет саклаучы 13 дәүләт катнаша. Милләтләр лигасы СССРны бары 1934 елның 18 сентябрендә генә кабул итә. 1939 елда Финляндиягә каршы сугыш башлавын сәбәп итеп, Англия һәм Франция тәкъдиме белән Милләтләр лигасының Совет карары белән 1939 елның 14 декабрендә СССР әгъзалыктан чыгарыла. 1946 елда җәмгыять яшәүдән туктый. Г.Исхакый Милләтләр лигасы әгъзалары 53 дәүләт дип язса да, чыганаклар бу санны расламый. Оешма яшәгән елларда күп дәүләтләр әгъза булып керсәләр дә, шул ук вакыт аннан баш тартучылар да шактый очрый.

            3 …Ингелтерәнең Африкадагы колонияләренең, хосусән Мисыр, Суданның инглиз химаясендә кала белүе… – Англия ХIХ гасырның 60–70 нче елларында Төньяк Африкада, аеруча Мисырда үз позициясен ныгытуга ирешә. Әмма Госманлы Төркия кул астында булган Мисыр халкы басып алучыларга каршы каршылык күрсәтүдән туктамый. 80 нче елларда Мисырда хәл аеруча да кискенләшә. Төрек колониясе исәпләнгән Мисырда Англия хакимлеге урнаштырыла. 1899 елның гыйнварында Каһирәдә Судан мәсьәләсе буенча ясалган Англия-Мисыр килешүе нигезендә Судан Англия колониясенә әверелә.

            4 Синьор Муссолини – аның турындагы мәгълүматны «Аурупада сәяси вазгыять» дигән мәкаләгә язылган 366 биттәге искәрмәдән карагыз.

            5 Мәҗлескә Хәбәшстанның императоры биззат килеп… – Милләтләр лигасына Эфиопия 1923 елның сентябрендә кабул ителә. 1929–1933 елларда бөтендөнья гомум икътисади кризисы вакытында Эфиопиядә дә сәяси һәм икътисади вазгыять тискәре якка үзгәрә. Шуңа өстәп, чит дәүләтләрнең, аеруча Аурупа дәүләтләренең басымы көчәя. Бигрәк тә Италия агрессиясе куркыныч яный. Милләтләр лигасы бу мәсьәләгә каршы булуга карамастан, Италия 1935 елның 3 октябрендә Эфиопия җирләренә басып керә. Ассамблея каршында Эфиопия вәкиле Текле Хаварпат Италия һөҗүмен гаепләп чыгыш ясый. Ләкин күпчелек дәүләтләр аны якласалар да, Англия, Франция, Германия, АКШ кебек дәүләтләр Африка континентында үз мәнфәгатьләре барлыгын сиздереп кенә калмыйлар, Италия хөкүмәтенә финанс һәм хәрби ярдәмен дә сузалар. Шушы гаделсезлекне күргән Эфиопия императоры Хайле Селассие (бу елларда Эфиопия хөкүмәте Англиядә яши) Милләтләр лигасының 1936 елгы 30 июнендә ачылган ХVI сессиясендә чыгыш ясый. Ул Италиянең Эфиопиягә кылган гамәлләрен тәнкыйть итә, дөнья җәмәгатьчелегеннән бәйсезлек көрәшенә күтәрелгән хәбәш халкына ярдәм итүләрен сорый. Бу сессиядә Хәбәшстан делегациясе дәүләт бәйсезлеген яклаган ике резолюция тәкъдим итсә дә, Милләтләр лигасы тарафыннан алар кире кагыла.

            6 Рәис, Швейцария полисенә мөрәҗәгать итеп, аларны мәҗлестән чыгарды. – Милләтләр лигасының ХVI сессиясенең 1936 елгы 30 июнендә Эфиопия мәсьәләсе буенча Италия хөкүмәте чыгарган меморандумга каршы Хәбәш императоры чыгыш ясарга тиеш була. Бу хәбәрне ишеткәч, Италия журналистлары тавыш куптара. Әлеге вакыйга «Правда» газетасының 2 һәм 3 июнь саннарында түбәндәгечә яктыртыла: «Тотчас же группа итальянских журналистов и присутствовавшая на заседании публика ответили негодующими возгласами: «Долой! Позор!». После этого полиция удалила итальянских журналистов, и публика встретила нигуса громом аплодисментов. Участники антиабиссинской выходки были арестованы. 30 июня. Женева».

            «Женева. 2 июля. Итальянские журналисты, арестованные в связи с их вчерашним выступлением против нигуса на заседании пленума Лиги наций, все еще находятся в тюрьме.

            По сообщению швейцарской консервативной печати, министр иностр. Дел Мотта хотел освободить арестованных, но этому воспротивился министр юстиции и полиции Бауман».

            7 …Локарно могаһәдәсенә имза аткан дәүләтләрнең җыелышын июнь ахырларына тәгъйин итте… – Германия национал-социалистлар партиясе һәм Гитлер властька килү белән, дәүләтнең икътисады һәм сәяси вазгыяте үсеш этабына керә. Дәүләтнең хәрби потенциалы да ныгый. Германияне сәяси-икътисади һәм территориаль биләмәләреннән мәхрүм иткән, 1919 елда төзелгән Версаль тынычлык килешүе һәм 1925 елда имзаланган Локарно килешүләре, 30 нчы елларда дөнья сәясәтендә башланган кискен борылышлар дәүләтнең киләчәген куркыныч астына куя. Германия ике килешүне дә танымый. Бу хәлне күргән Англия, Франция, Бельгия Локарнодагы киңәшмәне хуплауны июль ахырына билгели. Англия Германия хөкүмәтенә үзенең «сораулык»ларын җибәрә. «Правда» газетасының 1936 елгы июль саннарында түбәндәге мәгълүмат урнаштырылган: «Лондон. 4 июля. В Лондоне с удовлетворением отмечают решение созвать совещание локарнских держав в конце этого месяца. Это удовлетворение связано преимущественно с тем, что будет сделана новая попытка вступить в переговоры с Германией, независимо от того, ответит она на английский «вопросник» или нет.

            Женева. 4 июля. Представители Англии, Бельгии, Франции вчера договори-лись о том, что Ван Зееланд созовет 16.08 в Брюсселе конференцию держав, подписавших Локарнский договор, включая Италию, даже в том случае, если к тому времени германский ответ на английский «вопросник» еще не будет получен».

Чыганак: Исхакый Г. Әсәрләр. 11 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2011. Б. 225-228.

Җавап калдыру