Дөньяның барышы

Март аенда булып үткән сайлауларда национал-социалист фиркасенең бик каты җиңеп чыгуы соңгы ундүрт ел эчендә Алманиядә дәвам итеп килгән Веймар җөмһүриятчеләре җәбһәсенең баскан йире буш икәнен мәйданга чыгарды вә Алманиянең бөтен дәүләт машинасын Һитлер фиркасенең янына оешкан уң милләтчеләрнең кулына тапшырды. 23 мартта җыелган Рейхстаг (Милләт Мәҗлесе) бик зур күпчелек берлә, җөмһүриятче католик фиркасе дә эчендә булдыгы хәлдә, Һитлер хөкүмәтенә эчке вә тышкы эшләрдә фәүкылгадә сәляхиять бирде; хөкүмәтнең идарәдә кертергә теләгән бөтен үзгәрешләргә алдан ук канун тамгасын басты.

Иң демократ нигезләргә корылган Алман Милләт Мәҗлесенең бу тарихи карары – Алман милләтендә борынгы идарәгә каршы наразыйлык хисенең бик киңәйгәнен вә милли һәяҗанның бик зурайганын күрсәтә торган вакыйгалардыр. Моның нәтиҗәсендә Алманиянең эчке вә тышкы эшләре яңа бер агым алып китте, яңа хөкүмәт беренче вазифасы иттереп коммунист пропагандасы берлә тартышырга кереште. Рейхстагка сайланган коммунист депутатларны Милләт Мәҗлесенә катышудан тыйды. Германия марксизмның туган йире булганга, монда коммунистлык бик күптән яшәп килә. Социал-демократ фиркасе, үзенең уйнаштан туган бу кардәшен үзе берлә тигез тапмаса да, кардәшлек хисе берлә аны бөтен мәдәни хокуклардан файдаландырып килде вә моның берлә коммунистларның үсүенә, киңәюенә киң бер сәяси имкян тудырды. Алманлар бик алга киткән мәдәни бер халык булганга, Германия Аурупаның там уртасында булганга, дөнья революциясе өчен Германиянең роле бик зур дип уйлаган Коминтерн Германиядә коммунизмның тәрәкъкыйсы өчен кирәкле булган һичбер фидакярлектән тартынмады. Русиянең ач халкыннан алган акчаны миллионлап-миллионлап Германиягә ыргытты. Дөньяның һичбер йирендә күрелмәгән төстә Германиядә бик киң рәвештә коммунист оешмалары яратты, бик зур коммунист матбугаты тудырды. Аларның сугышчы түгәрәкләрен Германиянең бөтен әтрафында йирләштерде. Боларның барысына да СССРдан килгән коралларны таратты. Аларның меңнәр-меңнәр берлә саналган түрәләренә, агентларына мәгашләр билгеләде. Төрле кызыктыру юллары берлә коммунист фиркасенең санын күбәйтергә тырышты. Нәтиҗәдә Германиядә коммунистларның саны СССРдагылардан артты. Коминтерн, бу уңыштан батыраеп, бу куәтне ачыктан-ачык үзенең сәясәтенә корал итте. Германияне советлаштырыр өчен програм ясап, һәр форсатта идарәне алырга кораллы көчләр хәзерләде. Зур шәһәрләрдә аларның кораллы бәрелешүләрене көннән-көн арттырды. Бу хәбәрләр совет гәзитәләре тарафыннан күпертелеп язылып, коммунистларда дөнья революциясенең якынлыгы өмидене яшәтеп килде. Чит илләрнең санагать, сату-алу даирәләрендә Германиянең эчке хәлләреннән курку хисе тудырды. Нәтиҗәдә Германиядән капитал кача башлады.

Яңа хөкүмәт күрше бер дәүләтнең хәзинәсеннән тәрбия ителә торган коммунист фиркасенең бу эшене Германия барлыгына зарарлы итеп санады. Ул фирканең бөтен оешмаларын япты. Бөтен матбугатын капатты, бөтен башлыкларын тәүкыйф итте, бөтен кораллы көчләрен таратты. Коминтернның дөнья революциясе ясарга хәзерләгән көчне* үзендә саклый алмады. Аның миллионлы әгъзалары, аның коточыргыч террор куәтләре берничә көндә тоз кебек эреде, бетте. СССРның миллионнар, миллиардлар берлә сарыф иткән акчасы әрәмгә китте. Германиянең эчен коммунистлардан әрчегәндә, яңа хөкүмәт аларның совет мөәссәсәләре берлә бик нык багланганнарын күргәнгә, бик күп йирләрдә тентүләр ясады. Бик күп совет хезмәтендә булган коммунистлар кулга алынды. Төрле сыйфатта Германиягә большевизм пропагандасы ясарга килгән бик күп Мәскәү коммунистларын мәмләкәттән куды.

Бу эш алдында Мәскәү хөкүмәте аптырап калды. Үзенең ялганына ышанып юлдан чыккан яшьләрне химая итәргә аның намусы җитмәде. Үзенең акчасы һәм агентлары берлә кордырган оешмаларны сакларга аның көче булмады. Ул Германиядәге «иптәшләре»нең башына килгәннәргә ләм-мим дия алмады. Германия берлә сәяси мөнәсәбәте өзелүдән курыкканга, «без, элгәреге кебек, Германиянең яңа идарәсе берлә дә күршечә дуст калабыз» дип игълан да итте. Аңа каршы Германия хөкүмәте күршесе Советлар берлә дустча яшәячәген сөйләсә дә, коммунизмны төбе-тамыры берлә корытуда дәвам итте. Бу ике дәүләт арасында нинди мөнәсәбәт ясалыр – моны киләчәк күрсәтер. Ләкин моның элгәреге вакыттагы кебек бик үк дустча була алмавын алдан хәбәр бирер өчен һич тә фалчы булу лязим түгелдер. Безне кызыксындырган як та бу түгелдер. Күрше дәүләтләр бер-берсе берлә аңлашыр өчен бер тел табарлар вә берәр төрле уртак мәнфәгать өстендә аңлаша белерләр. Ләкин коммунизм агымы берлә милләтчелек агымының Германиядә аңлашу ихтималлары тәмамән бетерелгәндер. Монда коммунизм үзенең бөтен сафларын ташлап качарга мәҗбүр ителгәндер. Моның нәтиҗәсе Германия берлә генә чикләнәчәк түгелдер.

Бу бөтен дөнья коммунист хәрәкәтенә бик зур тәэсир иткән кебек, СССРда хаким булган коммунист фиркасенә дә бик зур тәэсир иткәндер. СССРда һичбер хакы танылмаган вә һичбер оешмасы калдырылмаган Икенче Интернационалга Коминтернның берләшеп бер җәбһә кору хакындагы мөрәҗәгате дә шул аптырауны күрсәтәдер. Өмидсезлеккә төшкән эшче халкын алдар өчен корылган Мәскәүдәге инглиз мөһәндисләренең зыянчылык мәхкәмәләре дә шул аптырауны оныттырыр өчен эшләтелгән күз буяудыр. Германиядә югалткан вазгыятьне кайтару өмиде берлә Франция берлә килешер өчен бөтен фидакярьлекләр ясап ялыну-ялварулары да шул куркуның нәтиҗәседер. Ләкин моннан берничә ай гына элек эчендәге планнары, бишьеллыклары банкрот булганын күреп торган СССР халкыны террор берлә, чекист көче берлә куркытып торып булса да, Коминтернның тышкы планының бу кадәр бердән җимерелүен яшерер өчен, кирәк чит илләрдә, кирәк СССР эчендә булсын, большевикларның кулларында һичбер куәт юктыр. Шуңа күрә, бу вакыйга бу көнге көндә бөтен дөнья коммунистлары арасында Мәскәүнең биниһая көчсезлеге хисене урынлаштырган кебек, СССРдагы коммунистлар арасында да шул фикерне йирләштерәчәктер. Дөнья революциясенә аларның да актык өмидләрен өзеп, партия эчендә мәгънәви бер бушлык тудырачак вә әгъзалар арасында паникага сәбәп булачактыр. Бу Совет хөкүмәтен, кирәк эчтә, кирәк тышкы эшләрдә, бик зәгыйфьләндерәчәктер. Берничә гөнаһсыз инглиз мөһәндисен төрмәгә ябуы өчен Ингелтерә хөкүмәтенең сату-алу могаһәдәсен бозуы берлә куркытып, большевик мәхкәмәсен тайибә иттерүе яки Манҗу-Го хөкүмәтенең зур бер дәүләт кебек үзеннән урланган вагоннарны кайтаруны ультиматум төсендә соравы Совет хөкүмәтенең читтә авторитеты бик төшкәнен күрсәтә торган мисаллардыр. Шуңа күрә бу көнге Совет хөкүмәте бөтен ягыннан дошман көчләр берлә уралып алынган, дөнья эшләрендә бөтен тәэсирене югалткан хәлдәдер. Бөтен дөнья эшләрендә бөтен дөнья эшләре берлә мәшгуль булуны үзенең вазифасы дип йөргән Совет дәүләте өчен бу тәмамән банкротлыктыр.

Бу вакыйгалардан безнең өчен чыгарылачак зур бер дәрес – милләтчелек берлә бәйнәлмиләлчелек тартышында милләтчелекнең җиңеп чыгуы. Германия кебек 60 елдан бирле марксизм пропагандасы дәвам иткән бер халык эчендә, Германия кебек 30 миллион халкы эшче булып яшәгән бер мәмләкәттә милләтчелек берлә бәйнәлмиләлчелек берләшкәндә, милләтчелекнең бу кадәр тиз җиңеп чыгуы, Мәскәүдән акча килүе киселгәч тә интернационализмның һәбаән мәнсүра китүе бу агымның әле тамыры бик сай булганын күрсәтә торган һәм интернационализмның бозга корылган бер бина булганлыгын белдерә торган бер дәлилдер. Германия кебек санагатьле, эшчесе күп бер мәмләкәттә миллионнар, миллиардлар берлә үстерелгән коммунизм, оранжереяда үстерелгән үлән кебек, соңгы җылы туктау берлә корып кала торган булса, СССР кебек авыл хуҗалыгына корылган бер дәүләттә террор берлә яшәтелгән бу эшнең нәтиҗәсе дә үзеннән-үзе мәгълүмдер. Бу көнге режим аз-маз йомшару берлә, анда да бәйнәлмиләлчелектән һичбер нәрсә калмаячактыр вә, табигый уларак, милләтчелек хаким булып калачактыр. Ләкин Русия бер милләттән генә тормаганга, андагы большевизмның җимерелүе һәрбер йирдә йирле милләтчелекне җанландырачак вә йирле милләтчелеккә бик зур көч бирәчәктер. Бу көчне халкымызның һәм илемезнең файдасына бору, большевизмның җимереге астыннан илемезнең истикълялен алып чыгу безнең хезмәтемезгә, безнең милли көчемезгә баглыдыр. Моны алдан күреп хәзерләнү – көннең вазифасыдыр. Алман коммунист фиркасенең болай рәзилчә һәлак булуы, аның анасы рус коммунизмының да тиздән бетәчәген алдан хәбәр бирүче булганга, бу көн көтелгәннән дә якынрактыр. Шуңа күрә һәрбер аңлы милләтченең бу көнге вазифасы кичәгегә караганда да артыктыр.

Искәртмәләр һәм аңлатмалар:

Дөньяның барышы. «Яңа милли юл» журналының 1933 елгы 5 нче (апрель) санында «Гаяз Исхакый» имзасы белән басылган. Текст шуннан алынды.

Бу сандагы «Тукай кичәсе» исемле имзасыз язмада 15 апрельдә Берлинда вафатына егерме ел тулуга багышлап Габдулла Тукайны искә алу кичәсе булуы хәбәр ителә. Мәҗлесне ачып, беренче сүзне «карт язучыбыз» Гаяз Исхакый сөйли. Аныңча, «Тукай шигыренең халык җыры берлә бер дәрәҗәгә ирешүе халыкның шагыйренә булган хөрмәте иде. Илдәге бу көнге хәл яңа әдәбиятыбызның тирәнәюенә киртә куйды. Ул дошманның көчләве астында үзенең эчке мәгънәсен җуйды. Әдәбият халыктан бербөтенлек ясый торган бер бау булганга күрә, дошман моның берлә безнең халыкның барлык нигезенә дә балта чабарга тырыша». Язма эчендә «Берлинда уздырылган Тукай кичәсендә булган кардәшләребездән бер төркем»нең фоторәсеме китерелгән, арада Гаяз Исхакый да бар. Кичәдә Тукай шигырьләре укыла.

Тукайны искә алу кичәсе шул ук көнне Варшавада да уздырыла.

Фәүкылгадә сәляхиять – гадәттән тыш осталык.

Һәяҗанның – дулкынлануның.

* Чыганакта: көче.

Там – төгәл, нәкъ.

Мәгашләр – хезмәт хакы.

Капатты – япты.

Тәүкыйф итте – кулга алды.

Җәбһә – фронт.

Мөһәндисләренең – белгечләренең; инженерларының.

Могаһәдәсен – килешүен.

Тайибә – яхшы.

Һәбаән мәнсүра китүе – юкка чыгуы.

Рәзилчә – хурлыклы рәвештә.

Чыганак: Исхакый Г. Әсәрләр. 10 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2013. Б. 423-426.

Җавап калдыру