ЕРАК ШӘРЕКЪТА ИКЕ ЕЛДАН БИРЛЕ ДӘВАМ ИТЕП КИЛГӘН МИЛЛИ АГЫМНЫҢ ТӨП МАКСАТЫ НӘРСӘ ВӘ АНЫҢ ЮЛЛАРЫ НИЧЕК?

Төрле шәһәрләрдә сөйләгән нотыклар, корылтайлардагы мәгърузәләр, милли мәҗмугаларыбыздагы мәкаләләребездән боларга бик ачык җаваплар бирелеп киләдер. Ләкин үзләренең шәхси файдалары өчен эшне чуалтып, тугрыны кәкре итеп күрсәтүчеләр төрле юллардан ялганнар таратып торганга, укучының кайбер катлавы чынлап мәсьәләне аңлап җитмәве ихтималдыр. Безнең алган милли юлыбыздагы төп максатыбыз – үзебезнең төрек-татар халкын үзенең үзәгендә, үз динендә (исламияттә), үз телендә, үз гореф-гадәтендә саклап, милләтебезнең аерым милләт булып киләчәктә дә тормышын дәвам иттерүдер. Милләтнең үзлеген һичбер вакытта ят милләт саклап килмәгән кебек, безнең дә бу эшебез фәкать үз көчебез белән генә була алачактыр. Үзлегеңне саклау, мәдәниятеңне алып бару безгә илебездә вакытта бик җиңел түгел иде. Мөһаҗәрәткә чыгып, дөньяның дүрт почмагына таралып, бер-берсенә башка халыклар[ның], безгә рухы белән ят мәдәниятләре арасына төшкән мөһаҗир төрек-татарларга бу бик авырдыр.

Рус, әрмәни мөһаҗирләре, бу эштә киң христианлык хисеннән файдаланып, әллә никадәр матди-мәгънәви ярдәм алып киләләр, «Кызыл Тәре» җәмгыятьләреннән, Җәмгыяте әкъвамнан да әллә никадәр ярдәм күрәләр1. Руслар үзләренә кардәш әслав милләтләреннән – чехлар, серблар, болгарлар вә поляклардан әйтеп бетермәслек мосафирпәрвәрлек күрәләр.

Үзебезгә кан кардәш төрек халыкларының большевик җимерүе вә тууыннан читтә калганнары – Анатоли төрекләре белән Иран азәрбайҗан төрекләре, үзләренең төзелеш-корылыш эшләре белән бик мәшгуль булганга, безне төшенергә, уйларга вакытлары да юктыр. Үзләренең ватык-сыныклары бик күп булганга, безнең артык-портыгыбызны ямарлык имкяннәре дә юктыр. Шуңарга күрә үзлегебезне алып бару, үз мәдәниятебезне саклау да үзебезгә генә каладыр. Үзебезнең көчебез белән генә эшләнә, алына торган бер милли бурыч булып, һәммәбезнең муеныбызга йөкләнәдер. Төрек-татар мөһаҗире берәр мәмләкәттә күпләп утырып, үзенең икътисади нигезен ныклап корып өлгергән булса иде, шуннан бөтен мәдәни эшләрне башлап китеп, башкаларны ияртеп булыр иде. Мәгаттәәссеф, мөһаҗәрәтебезнең андый бер кави ноктасы юктыр. Шуңарга күрә шул дөньяның дүрт почмагына сибелгән халкыбызның күңелендәге берлек хисенә генә таянырга вә шуңардан бер реаль милли барлык яратырга каладыр. Менә шул үзлегебезне саклар өчен, бу берлегебезне корырга тиеш дигән фикергә килгәнбез вә шул берлегебезне коруны бүгенге көннең милли бурычы итеп куйганбыз.

Ерак Шәрекъта ике елдан бирле кылырга теләгәнебез – менә шул милли берлекне тудыру, шуны җанлы бер тән хәленә китерүдер вә шул милли көчебезне үзебезнең барлыгыбыз, үзлегебез, мәдәниятебез, динебезне сакларга хезмәт иттерүдер. Берсеннән-берсе өчәр-дүртәр мең чакрымлык мәсафә белән аерылган, дөресте, Ерак Шәрекъның дүрт мәмләкәтендә яшәүче таркау халкыбызны берләштерү бик җиңел түгел икәнне сукыр да беләдер. Менә шуңарга юл хәзерләр өчен әүвәлән халкыбыз яшәгән дәүләтләр, хосусән ниппоннар, манҗурларның ирек бирүләре кирәктер. Икенчедән, халкыбызның шул берләшүнең кирәклеген аңлавы, үзе теләп шул милли эшкә катышуы кирәктер. Токиода, Синзцяньда безнең берләшүебез хәерхаһлык белән каршы алынды. Ерак Шәрекъның безнең халык яшәгән бөтен шәһәрләрендә һәр йирдә күпчелек шуны кирәкле тапты вә шул берләшүне юлга куяр өчен юл эзләргә генә калды.

Ерак Шәрекъка таралган унбиш мең төрек-татарның һәрберсенең аерым-аерым фикерләрен сорашып, шуларны җыеп булмый бит. Шуның өчен Ерак Шәрекътагы бөтен мәхәлләләр, бөтен оешмалар, җәмгыятьләр безгә киңәш өчен вәкилләрен күндерергә үтендек, ягъни корылтай җыярга карар иттек. Кобеда үткән елбөтен ниппон императорлыгында яшәүче милләттәшләребезнең корылтаен ясап2, ниппон императорлыгында яшәүче милләттәшләребезнең милли-дини эшләрен берләштердек вә, шуны ниппон хөкүмәтенә тәкъдим итеп, киң рәвештә бөтен Ерак Шәрекъ корылтаен ясарга рөхсәт сорадык. Мукденда корылтай җыярга рөхсәт алып, корылтай ясадык3. Монда Ерак Шәрекъның һәр почмагыннан килгән кырык вәкилебез4 унбер көн киңәшләшеп, үзебезнең барлыгыбызны, берлегебезне саклар өчен кирәкле булган чараларны төшенделәр, вә милли-дини эшебездә һич бер-беребездән аерылмаенча барырга кирәк дигән карарны чыгардылар, вә шул берлекне алып барыр өчен мәркәз сайладылар. Шул эшләрнең һәммәсен хөкүмәт түрәләре, матбугат вәкилләре алдында ачык иттереп эшләп бөтен сүзләрне, теләкләребезне, карарларыбызны хөкүмәт мөәссәсәләренә үзебез тапшырдык вә Манҗу-Го хөкүмәтеннән, безнең милли-дини эшебездә бергәләшеп аерылмаенча барырга теләвебезне белдереп, хөкүмәт белән эш йөртергә уңай булсын өчен мәркәзне тасдыйк итәргә үтендек. Мәркәзебезгә эшләп торырга мөсагадә иттеләр вә төрле формальностьларны үтәп тасдыйк итәргә хөкүмәт даирәләре сүз бирделәр.

Халкыбызга үзебезнең фикеребезне аңлатып торыр өчен гәзитә чыгарырга рөхсәт сорадык5, аны бирделәр. Инде менә мәркәзебез сигез ай һичбер авырлыкка очрамаенча эшләп килә, вә алган юлында дини-милли эшләребезне алып бара, вә Ерак Шәрекъның төрле мәмләкәтләргә, төрле шәһәрләргә сибелгән милләттәшләребезне үзенең милли-дини берлеге тирәсендә тупларга тырышып килә. Бу эшләр бик авыр булганга, бер көндә, бер атнада гына була торган эш түгел. Халкыбыз бик фәкыйрь булганга, ярдәм итәчәк дустларыбыз, кардәшләребез булмаганга, һәр эшебез үз көчебез белән генә, бик авырлык белән кулда гына эшләнеп килә. Китапларыбызны бастырырга, гәзитәбезне чыгарырга матбәгабыз юк, мөгаллимәләребез, мөгаллимәләребезне җыеп киңәш ясарга имкянебез юк, мәктәпләребез өчен кирәкле дәреслекләр чыгарырга акчабыз юк. Ләкин без һаман кулдан килгән көч белән халкыбызга таянып эшләп киләбез, эшләп барачакбыз. Вә Ерак Шәрекъта таркау яшәгән милләттәшләребезне сакларга киләчәктә дә тырышачакбыз. Үзебезнең яшь буыныбызның аз гына большевикларга ияреп, адашып китүләреннән саклаячакбыз. Ләкин бу милли эшнең эш булып чыгуы өчен халкыбызның берләшүе, үзенең милли-дини йөгене бергәләп тартуы кирәктер. Шуның өчен халкыбызның матди, мәгънәви көчне җыярга милли байрагыбыз астында тырышабыз.

Халкыбызны җыйнау кемгә зарарлы, кемгә файдалыдыр?

Халкыбызның бергә җыйналып, бер җан, бер тән кеби мәсҗене, мәктәпне, мәхәлләсен, җәмгыятен алып баруы үзебезгә файдалыдыр. Безнең үз халкыбыз өчен дуст-дошман арасында йөз яктылыгыдыр, үзебезнең киләчәгебез өчен кирәкле булган яшь буыныбызны саклап калуыбыз – күршеләребез арасында, яши торган мәмләкәтебезнең халкы арасында безнең хөрмәтебезне күтәреп торган изге бер эштер. Халкыбызның дини-милли байрагы астына туплануы безнең милләтебезне, динебезне бетерергә дип сүз беркеттергән кызыл руслар, Иван Грозный балалары өчен күңелсездер, зарарлыдыр. Безнең милли байрагыбыз әтрафында җыелуыбызга, безнең милли көч булып милләтебез, динебез, мәдәниятебезне саклауга аяк чалучыларның аңлылары – менә шул дошман балтасына сап булучылар, кызыл русның тегермәненә су китерүчеләрдер. Боларның аңсыз көенчә кеше сүзенә ияреп йөрүчеләре – үзләренең утырган ботакларын үзләре кисүче, үзләренең бабаларының, әбиләренең зияратларын үзләре мыскыл итүче вә балаларын үзләренең кардәш кабиләсенең баласын-чагасын большевик азгынының пылчырак кочагына ташлаучы сукырлардыр. Барысы бергә безнең халыкны һәлакәткә өстерәүчеләрдер.

Моңа кадәр шул милли хурлыклардан безнең халыкны илебездән алып чыккан милли тәрбиябез, дини тәгълиматыбыз сак-лап килде. Ләкин мөһаҗәрәтебез бик озаеп китеп, милли-дини ихтыяҗларыбыз көннән-көн күбәя барып, дошман көчләренең һөҗүме арта килгәнгә, милләтебезне хурлыкка төшермәс өчен илебездән алып чыккан шул көчләребезне яңа яшь көчләребез белән сипләргә кирәк вә яшь буыныбызны үзенең милли-дини вазифасын үтәрлек итеп, бабаларының милли мирасын алып барырлык итеп хәзерләргә кирәк. Киң катлау халкыбызга шул авыр милли вазифаны аңлап, шул авыр милли эшкә җигелгән милләттәшләребезнең эшләренә һәр милләттәш кулыннан килгән ярдәмне итәргә кирәк вә, һич кулыңнан килмәсә, авырлык белән бара торган милли йөкнең сәламәтлек белән баруына догада булырга кирәктер. Бу – милли, инсани бер вазифадыр. Шул авырлык эчендә милли эшләр барганда, үзенең шәхси файдасы, үзенең бер капризы өчен милли йөкнең баруына киртә булырга маташу, милли-дини эшебезнең хөрмәтен бетерер өчен ялган донослар ясау, дошман гәзитәләрендә милләткә каршы ифтиралар ябу вә һәрбер төрле милли-дини барлыгыбыз, берлегебезгә каршы комачаулык ясау – бик зур ояттыр, инсафсызлыктыр. Бу кешеләрнең вөҗданнары югалмаганнары киләчәктә үзләренең шул начарлыклары өчен бик зур үкенәчәкләрдер, тәүбә итәчәкләрдер вә бу кешеләрнең балалары, кардәш кабиләләре, боларны Шаһгали балалары санап, боларның исемен, фамилиясен ташырга хурланачаклардыр, исемен, фамилиясен үзгәртәчәкләрдер. Безнең алган милли эшебез хак, алган юлыбыз тугры булганга, бу ахмакларның акыру-бакырулары белән моңанча юлыннан язмаган кебек, моннан соң да безнең милли кәрван туктап калмаячактыр. Ул үзенең юлында, ике ел дәвам иткән кебек, тагы дәвам итәчәктер. Аңлы милләтчеләр, иманлы мөселманнар һәрбер йирдә шул дошман балтасына сап булучы аңсызларны аңлатырга тырышырга кирәктер. Вә аларны инсаф, тугрылык юлына чакырырга кирәктер. Икенче яктан, милли берлегебезне ныгытырга, вә һәрбер йирдә таркау калган көчләребезне җыеп, милли-дини сафыбызны көчле итәргә, вә барлыгыбызны, берлегебезне, дустларыбыз сөенерлек, дошманнар бер көенерлек хәлгә китерергә тиештер. Вә һичбер лыгырдамаларга илтифат итмәенчә, кәрван йөргәндә эт өрми бул-мый дип, милли-дини эшебезне алып баруга тиештер.

Менә Ерак Шәрекътагы теләкләребезнең кыскасы, менә безнең юлыбыз.

Искәртмәләр һәм аңлатмалар:

Мәгърузәләр – докладлар, чыгышлар.

Әслав – славян.

Мәгаттәәссеф – үкенечкә каршы.

Кави – көчле, куәтле.

Мәсафә – ара.

Мөәссәсәләренә – оешмаларына.

Тасдыйк итәргә – расларга.

Мөсагадә – мөмкинлек, ярдәм.

Матбәгабыз – типографиябез.

Ифтиралар – яла ягулар, ялган гаеп ташлаулар.

            «Милли байрак» газетасының 1935 елгы 8 ноябрь санында «Гаяз Исхакый» имзасы белән басылган. Текст шуннан алынды.

            1 …«Кызыл Тәре» җәмгыятьләреннән, Җәмгыяте әкъвамнан да әллә никадәр ярдәм күрәләр. – Г.Исхакый бу урында XIX йөзнең 70 нче елларында Россиядәге сәяси тоткыннарга һәм чит илләргә сөрелгән зыялылыларга ярдәм йөзеннән оештырылган сәяси «Кызыл Тәре» җәмгыятен күз уңында тота. Җәмгыять Октябрь инкыйлабыннан соң мөһаҗирлеккә агылган һәрбер рус кешесенә, бигрәк тә христиан динендә торучыларга һәрдаим булышлык күрсәтүен дәвам итә.

            2 Кобеда үткән ел ниппон императорлыгында яшәүче милләттәшләребезнең корылтаен ясап… – бу урында Г.Исхакый Япония һәм Кореядә яшәүче төрек-татарларның Кобе шәһәрендә 1934 елның 9–12 май көннәрендә узган Идел-Урал төрек-татарлары корылтаен күз алдында тота.

            3 Мукденда … корылтай ясадык. – 1935 елның 4–14 февралендә Мукден шәһәрендә Ерак Шәрекъ Идел-Урал төрек-татарларның Беренче гомуми корылтае уза.

            4 …һәр почмагыннан килгән кырык вәкилебез… – Корылтайда 41 делегат катнаша: Г.Исхакый, Әхмәд Вәли Ибраһим (Тиньцзян), Исмәгыйль Йосыф (Тиньцзян), Нәбиулла Ибраһим (Тиньцзян), Хөсәен Алтыш (Кобе), Вәлиулла Ибраһимов (Мукден), Хөснетдин Сухи (Хайлар), Фатих Илбәк (Хайлар), Әхмәтшаһ Гыйззәтулла (Мукден), Габдулла Гаффар (Кобе), Сабир Җиһаншаһ (Дальный), Алия Җиһаншаһ (Дальный), Габдерәхим Ибәтулла (Синьцзян (Чангчун), Арслан Гали хаҗи Морад (Синьцзян), Нәҗип Гали (Синьцзян), Хәйрулла Мөдәррис (Мукден), Тимербай Хәмидулла (Нагоя), Фәйзрахман Максуд (Нагоя), Гали Дашки (Токио), Мәдъяр Шәмгуни (Кобе), Мөхәммәдзакир Садыйк (Токио), Касыйм Бикбай (Мукден), Рәхмәтулла Фәтхулла (Шанхай), Кәшшаф Әхмәди (Шанхай), Разыя Дәүләткилде (Мукден), Ибраһим Акчура (Хар- бин), Шаһәгъзам Кодәки (Кумамато), Хөсәен Биглиц (Кумамато), Ибраһим Дәүләткилде (Харбин), Әхмәд Вергаз (Харбин), Габделхак Ногман (Кей-зо (Сеул), Шәмсенур Ногман (Кей-зо), Әминә Батырша (Кей-зо), Гәрапшаһ Батырша (Кей-зо), Мөнир Хәсбиулла (Харбин), Габдерәхим Рәхим (Антунг (Синчушу), Рокыя Мөхәммәдиш (Токио, Кобе мәркәзеннән), Заһидулла Агиш (Харбин), Әшраф Ибраһим (Мукден), Зөһрә Агиш (Харбин), Мәрьям Габидулла (Харбин).

            5 …гәзитә чыгарырга рөхсәт сорадык… – Кобе һәм Мукденда узган корылтайлар Ерак Шәрекъта яшәүче төрек-татарларны берләштерүдә зур роль уйный. Башка бик күп төрле милли мәдәни программаларны, мәгарифне үстерү юнәлешләрен билгеләгән бу корылтайлар үзләренең милли матбугатларын тудыруны да максат итеп куя. Берникадәр вакыттан соң, Манҗу-Тиго хөкүмә-тенең карары белән, 1935 елның 16 октябрендә Мукденда «Милли байрак» газетасы чыгарырга рөхсәт алына. «Яңа милли юл» журналының 1935 елгы 11 нче санында Ерак Шәрекъта яшәүче Идел-Урал төрек-татар мөселманнарының дини-милли мәркәзе башкармасы түбәндәге хәбәрне баета: «16 октябрьдә Бөек Манҗу-Тиго хөкүмәте тарафыннан рәисебез Гаяз әфәнде Исхакый җәнапларының исеменә Идел-Урал төрекчәсендә атналык «Милли байрак» исемендә гәзитә чыгарырга рөхсәт алынды. «Милли байрак»ны чыгару өчен кирәкле хәзерлекләрен күреп ошбу айның эчендә беренче сан гәзитәбезне чыгара башлыйбыз». Мәгълүм булганча, «Милли байрак» газетасының беренче саны 1935 елның 1 ноябрендә дөнья күрә.

Чыганак: Исхакый Г. Әсәрләр. 11 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2011. Б. 91-95.

Җавап калдыру