Ерак шәрекъ

Ерак Шәрекъның төрле өлкәләрендә таркау яшәгән милләттәшләребезнең хәлләрен өйрәнү, аларның арасындагы фикер агымнарын күздән кичерү – һәрбер төрек-татар өчен бик кирәкле бер эштер. Мондагы мөһаҗирләребез язмышның кушуы буенча Ерак Шәрекъның киң мәмләкәтләренә таралганнар, мәдәният, тәрбия җәһәтеннән башка-башка булган манҗур, рус, кореялеләр, кытайлар, японнар арасында тормышларын үткәрергә мәҗбүр булганнар. Шул бер-берсенә охшамаган халыклар арасында бер-берсенә карма-карышык килгән икътисади мохит эчендә үзләрен, гаиләләрен яшәтергә, үзләренең милләтләрен саклар өчен бик күп тырышырга-тырмашырга тиешле булганнар. Инде монда безнең халыкның таралуына ун-унбиш ел вакыт үткән, боларның Ерак Шәрекъ халыклары берлә бергә яшәвеннән килеп чыккан үзгәрешләр, кимчелекләр күзгә күренерлек дәрәҗәдә үсеп тә өлгергән, вә боларга төрле төстә тамгалар куярга да имкян туган. Ләкин мин үзем әле монда бер-ике ай гына булганга1, бөтен күргәннәрем Кытайда, Япониядә яшәүче милләттәшләребез генә булганга, боларны барысын бергә җыеп бер хөкем чыгару иртәдер дип беләм. Алай да булса, миңа хәзер үк боларның авырлыклары күзгә бәре-леп тора вә кайбер гомум ихтыяҗларын аңларга ярдәм итәдер дигәнем кеби, безнең халык Ерак Шәрекъта бик таркау яшиләр: кечкенә хәритадан караганда, һәммәсе берсенә-берсе бик якын шәһәрләрдә кеби күренсәләр дә, боларның аралары Варшау татары берлә Мисыр татары арасыннан ким түгелдер. Бу 3–4 көнлек тимер юлын, диңгез юлын үтү-кичү дә мондагы әхвәл эчендә бик кулай түгел. Дөньяның һәрбер почмагында булган кеби, безнең төрек-татар мөһаҗирләре арасында паспорт мәсьәләсе бик мөһимдер. Боларның күпчелеге тәбәгасез булганга, бару-килүләре бик уңайсыз шартларга багланган, паспорт булгач та, визалар, гүмрүк бик мәшәкатьле эшләр. Шуның өчен мөһаҗирләребезнең күпчелеге килеп йирләшкән йиренә, оя корган мәмләкәтенә багланып калган. Шунда үзенең үзлеген саклар өчен дини-милли оешмалар тугдырырга мәҗбүр булган. Мондый аз-чук күмәк яши торган шәһәрләр Ерак Шәрекъта бик күп. Боларның бик күбесендә төрек-татарлар милли мәүҗүдиять күрсәтерлек хәлгә килгәннәр. Яңа-яңа мәхәлләләр корылган, яңа җирләрдә мәктәпләр ачылган. Халык күбрәк булган җирләрдә яшьләр түгәрәге, хатыннар оешмасы, театр, музыка учаклары тугдырылган, вә чит халык эчендәге, ят җирдәге тормышка милли төс, милли ис бирергә тырышылгандыр. Милләт балаларыбыз һәрбер җирдә үзләренең олуг төрек-татар милләтенең бер өлеше икәнен онытмаенча, үзләре берлә китергән олуг харсыбызның чаткысын сүндермәскә тырышканнар. Мондый милли оешмаларыбызның саны Ерак Шәрекъта 27 дер. Болар, милли хәятыбызның төрле якларын кайгыртучы мөәссәсәләр булса да, нәтиҗә ягыннан халкыбызның харси их-тыяҗларын тутырырга, мөһаҗәрәт тормышыбызны мәгънәләндерергә хезмәт итәр өчен туганга, милли җәһәттән барысы да кыйммәтле барлыклардыр, халкыбызның саклануы өчен, чит мәдәният эчендә балаларыбыз эреп китмәсен өчен милли кальгаләребездер, көндәлек тормышта очраган кытыршылар, комачаулар булса да, боларның барысының да эшләре файдалы вә мөәссәсәләр хөрмәтледер. Ләкин… «Ләкин» дә юк түгел. Бер-берсеннән икешәр, өчәр мең чакрымлык мосафирлар берлә аерылган бу мөәссәсәләрне бергә баглый торган, боларны бер кыйблага алып бара тор-ган нәрсә, мәгаттәәссеф, юк, ялгыз, бу хезмәттәге ханым вә әфәнделәрнең күңелләре генәдер. Вә аларның ана йортыннан алып чыккан уртак милли тәрбияләре генәдер. Бу 27 оешманы берләштерә торган, боларга бер юл күрсәтә торган, боларны милли сәя-сәттә идарә итә торган бер мәркәз, мәгаттәәссеф, юк. Мондый мәркәзне вакытында корылтайлар берлә ясау, бәлки, мөһаҗир тормышы өчен авыр да булгандыр, бәлки, мондый эшне вөҗүдкә чыгарырга көндәлек тормыш кайгысы киртә булып килгәндер, башка сәбәпләре дә, бәлки, бик күптер; ләкин хакыйкать шул: бу мәркәз тугдырылмаган. Вәхаләнки Ерак Шәрекъның бу көнге кичерә торган хәлләре эчендә Ерак Шәрекъның киләчәктә уйнаячак роле игътибарга алынса, монда безнең мәркәзебез булуы фараздыр. Бәхетсезлеккә каршы, бу вакытка кадәр үзеннән-үзе дә Ерак Шәрекъта мәркәз ролен уйный торган бер оешма үзен танытып ала алмаган. Харбин маддәтән, мәгънән фәкыйрьләнгән. Аның йиренә икенче бер йир тумаган яки бер мәркәз мәйданга чыкмаган. Япониядә мондый мәркәзнең туа алмавына яңа берничә гамәл дә катышкан: боларның иң мөһиме – япон халкының алдау нәрсә икәнен белмәве аркасында ялганчыларга монда киң мәйдан барлыгы. Япон халкы бик саф булганга, һәрбер сөйләүчене беренче мәртәбәсеннән алып тугры сөйләүче дип кабул итә, аңарга сүзе буенча мөгамәлә кыла. Шуңардан файдаланып, Япониядә кайбер шарлатаннарга киң мәйдан ачылган. Алар кирәгендә үзләрен Чыңгыз нәселеннән бер принц итеп танытканнар2, кирәк булганда, бөтен Урал тавының хуҗасы, Урал мәгъдәннәренең варисы булып йөргәннәр, урыны-урыны берлә шәйхелислам да булганнар, Николай Николаевичның вәкиле дә булганнар3. Бөтен Русия мөселманнарының, бөтен Ерак Шәрекъ мөселманнарының рәисе кеби мөһерләр дә ясатып алганнар. Һәрбер ялган кеби, бу ялганнар да мәйданга чыккан вә шул шарлатаннарның алдакчылыгы аркасында алдатуын күргән япон дөрест сүзгә дә шөбһәберлә карарга тотынган; нәтиҗәдә Япония дә мәркәзсезлек эчендә калган. Болар өстенә икенче бер уңайсызлыкны да кушарга кирәк, Ерак Шәрекъның чын мәгънәсендә хакиме булган япон милләтенә безнең халыкны таныту эше һичбер ысулга куелмаган. Бу мөһим эшкә бу тарафтагы бер оешма да ләвазиме кадәре һиммәт сарыф итмәгән, бәлки, итә алмагандыр. Аерым-аерым булдыклы шәхсыятьләр дә чыгып, бу вазифаны алып бара алмаганнар. Японнарның үзләрендә дә Җәмгыяте әкъвамнан чыгуга кадәр Шәрекътан артыграк Гаребкә омтылу4 куәтле булганга, үзләреннән дә тикшерүчеләре күп чыкмаган, вә безнең төрек-татарларының Аурупада бик мәгълүм хасыятьләре дә монда мәҗһүл калган. Шуның өстенә кайбер милли хаиннәрнең дә зарары булмаган түгел. Кайбер кешеләр, үзләренең файдалары шунда дип уйлап, безнең халыкны «ак рус» дип күрсәтеп килгәннәр. Нәтиҗәдә безнең халыкның бөтен уңайлыклары, эш сөюләре, тәрбияләре русларның файдасына язылган. Русларның исереклекләре, кауга сөюләре, тәртипсезлекләре безнең халыкның зарарына язылып килгән, монда да безнең халык зарарлы чыккан.

Бу көнге көндә Ерак Шәрекъ дөнья сәясәтендә бик мөһим берурын тотканга, мондагы бөтен аңлы милләтчеләребез милли мәсьәләләребезне яңадан күздән кичерүнең ляземлеге фикерендәләр вә, киләчәк вакыйгалар алдында таркау бер хәлдә калмас өчен, нинди генә юлда булса да, бер мәркәз тугдыруның кирәклеген алга сөрәләр; бик күп йирләрдә шуңарга хәзерлек күрәләр. Ләкин бу мәркәз ничек мәйданга киләчәк? Бер корылтай тупланачакмы? Әллә бер зур киңәш мәҗлесе берлә тәмам булачакмы? Аны әйтергә әле иртәрәк. Мәгълүм нәрсә булса, шул: Ерак Шәрекътагы һаваны тәмизләү өчен Ерак Шәрекътагы бөтен милли эшләрне тәфтиштән кичереп, саглам бер казыкка баглау вакыты бик җиткән. Моны кичектерү зур бер милли гөнаһ булачак, моны эшли алмау милли бер оят булачак, моны эшләмәскә тырышу, моңа аяк чалу милли бер хыянәт булачактыр.

Искәртмәләр һәм аңлатмалар:

Карма-карышык – капма-каршылык.

Имкян – мөмкинлек.

Тәбәгасез – гражданлыклары булмаган.

Йирләшкән – урнашкан.

Аз-чук – күпмедер дәрәҗәдә, азмы-күпме.

Мәүҗүдиять – булганлык.

Харсыбызның – мәдәниятебезнең.

Мөәссәсәләр – оешмалар.

Мәгаттәәссеф – кызганыч ки.

Вөҗүдкә – барлыкка китерүгә.

Вәхаләнки – чынлыкта.

Маддәтән, мәгънән – матди яктан, мәгънә ягыннан.

Шәйхелислам – ислам диненең башлыгы.

Ләвазиме – тиешле, кирәкле.

Җәмгыяте әкъвамнан – Милләтләр лигасыннан.

Хасыятьләре – үзенчәлекләре.

Мәҗһүл – билгесез.

Ляземлеге – кирәклеге, тиешлеге.

Тәмизләү өчен – чистартыр, пакьләү өчен.

Тәфтиштән кичереп – тикшереп.

Саглам – нык, таза.

            «Яңа милли юл» журналының 1934 елгы 2 нче санында «Гаяз Исхакый» имзасы белән басылган. Мәкалә ахырында «Кобе, декабрь» дип куелган. Текст шуннан алынды.

                    1 …үзем әле монда бер-ике ай гына булганга… – Г.Исхакый 1933 елның 2 октябрендә Шанхайга килеп җитә. Ул бу сәфәрендә Ерак Шәрекъның дүрт дәүләтенә таралып урнашкан төрек-татар милләте вәкилләрен милли байрак астына берләштерүне максат итеп куя. Беренче тапкыр исә әдип-публицист Ерак Көнчыгышта 1919 елда Версаль тынычлык килешүенә катнашу нияте белән барганда булган.

                    2 …үзләрен Чыңгыз нәселеннән бер принц итеп танытканнар… – бу урында Г.Исхакый Габдерәшид Ибраһимовны күз уңында тота булса кирәк. «Кокумин» газетасы журналисты Тоукотоми Сохо аны (Р.Ибраһимовны) «Русиядән килгән татар абзыебыз», Монголиядән яңа гына экспедициядә булып кайткан сәяхәтче Хаяшита исә «Япон Диетнә (парламенты) «Чыңгыз хан нәселеннән татар туганыбыз» дип атый.

                    3 …урыны-урыны берлә шәйхелислам да булганнар, Николай Николаевичның вәкиле дә булганнар. – Биредә сүз Япониядә яшәүче төрек-татарлар арасындагы милли хәрәкәткә һәрвакыт аяк чалып килгән Мөхәммәдгабделхәй (Габделхәй) Габдулла углы Корбангалиев турында бара. Дин әһеле, имам буларак халыкның милли бердәмлеген бары тик исламда гына күрергә теләгән
М.-Г.Корбангалиев Япониядә үзен төрле исем белән атап йөртә. Мәсәлән, «Яңа милли юл» журналының 1934 елгы 9 нчы санында Рокыя Мөхәммәдиш язган «Япониядә милли берлек» исемле мәкаләдә «Ул (Г.Корбангалиев. – Төз.) төрле кәррат визитлар ясатып, инде япон әфкяре гомумиясен алдатырга җәсарәт итә башлады. Вакыты берлә шәйхелислам, вакыты берлә башкорт вәкиле, вакыты берлә Япониядә яшәүче мөселманнар иттифакының рәисе булып, японнарны үзенә каратырга иҗ-тиһад итте. Халык актык бер тиенен кызганмый мәктәп салдырды, матбәга җитештереп, дини-милли ихтыяҗларын тутырырга теләде. Шулар берлә милли барлыгын, аның әмерен вә идеалына ирешмәкче булды. […] Татарча укый белмәгән японнар да ялган кәррат визитларга ышанып, мәҗмуганың («Яңа япон мөхбире» – Төз.) ни ислам дөньясы, ни төрек дөньясы вә ни япон дөньясы өчен бер тиенлек әһәмияте булмаганын белә алмый калдылар. Халыкның аңлы кыйсеме «хәзрәт»нең руслар берлә дә бергә эшләп, милләтне сатуын төшенеп, Япониядә яшәүче шәйх Гали углына каршы килеп караса да, илдә үк рус агуы берлә агуланган, үзенә рус исемнәре тагып йөрүдән ләззәт тапкан «хәзрәт» янында мөтәвәлли исеме алган рус койрыклары каршы килүчеләргә бөтен көчләрен җыеп һөҗүм итә башладылар» диелә. Корбангалиевнең шәхесенә карата яңгыраган мондый фикерләр «Яңа милли юл» журналы, «Милли байрак» газетасында басылган башка авторларның язмаларында да очрый.

                    4 …Җәмгыяте әкъвамнан чыгуга кадәр Шәрекътан артыграк Гаребкә омтылу… – Япониянең Милләтләр лигасыннан (Җәмгыяте әкъвам) чыгуына китергән сәбәп аның Төньяк Кытайдагы Манҗурия өлкәсен үзенә буйсындыруы һәм Манҗу-Тиго дәүләте төзүгә бәйле. Япон гаскәре 1931 елның 18 сентябрендә Мукденга бәреп керә һәм 1932 елның гыйнвар аенда Манҗурия тулысы белән японнар кулына күчә. Бу хәлдән соң Кытай хөкүмәте Милләтләр лигасы кабул иткән Уставның 10 нчы маддәсе нигезенә таянып чираттан тыш киңәшмә чакыру таләбе белән мөрәҗәгать итә. Япония исә комиссия төзү кирәклегенә басым ясый. Әмма Милләтләр лигасы төзегән комиссиянең нәтиҗәләре япон хөкүмәтен канәгатьләндерми һәм ул 1933 елның 27 мартында оешмадан чыгуын белдерә. Г.Исхакый мәкаләсеннән аңлашылганча, Япониядә XX гасыр башларыннан Көнбатыш цивилизациясенә тартылу сизелә. Әлеге күренеш, беренчедән, XVIII гасыр ахыры – XIX гасыр башында дәүләтнең капиталистик үсеш юлына басуы белән аңлатылса, икенчедән, Ерак Шәрекъ илләренең Аурупа дәүләтләре һәм АКШ басымы астында яшәвенә дә бәйле. Шуңа карамастан XIX гасыр ахыры – XX гасыр башында япон гаскәрләренең бер-бер артлы җиңүләре гасыр башында дәүләтнең сәяси мохитенә дә тәэсир итмичә калмый. Япониядә паназиячелек идеологиясе формалаша, 30 – 40 нчы елларда исә сизелерлек уңышка да ирешә. Дәүләттә нинди генә сәяси вазгыять, нинди генә идеологик принциплар яшәмәсен, япон халкы милли дәүләтчелек фикереннән баш тартмый һәм ерак гасырлардан килгән дини фәлсәфәсенә тугрылыклы кала алды.

Кәррат – берничә тапкыр.

Әфкяре гомумиясен – җәмәгатьчелек фикерен.

Җәсарәт итә – батырая.

Чыганак: Исхакый Г. Әсәрләр. 11 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2011. Б. 16-19.

Җавап калдыру