Идел-Уралда ислам диненең хәзерге хәле

Идел-Урал буйларының төрек-татарның йорты булып китүенең көне, елы ачык мәгълүм түгелдер. Ләкин VII йөз елда монда төрек-татар халкының үзенең патшалыклар коруы, шәһәрләр салуы билгеледер. Беренче төрек-татар патшалыкларының исеме Хәзәр булса, икенчесенең исеме Болгардыр. Менә шул Идел буенда безнең үземезгә башка аерым патшалык ясап тора башлавымыз моннан мең дә өч йөз еллык бер эшдер. Димәк, бу йирләрдә безнең бабайларның аталары җәймәгән, кәрваннары йөремәгән бер карыш йир калмаган кебек, безнең бабайларның кабере булмаган, сөяге ятмаган йир дә бик аздыр. Менә шул иске Хәзәр вә Болгар төрекләре ул вакытның иң мәдәниятле бер халкы булып яшиләр. Аурупа һәм Азия берлә зур сату итәләр. Ул вакытта Аурупада христиан дөньясы эчендә һичбер очрамаган киң күңеллелек берлә күршеләренә каршы яхшы элемтәләр ясыйлар. Чит халыкның хокукын үзенекендән нык итеп саклыйлар. Хәзәр вә Болгар дәүләтләрендә дингә, игътикадка тулы мәгънәсендә бер иркенчелек була. Халкының күпчелеге үзенең бабаларының динендә шаманлыкта яшәсә дә, яһүди динендә, христиан динендә, мөселман динендә яшәргә дә яшәргә дә киң бер ирек була. Хәзәрнең кайбер патшалары шамани, кайберләре яһүди вә кайберләре мөселман динендә булалар. Түрәләренең дә кайсыбере христиан, кайсысы яһүди, кайбере мөселман була. Ләкин болар милләт ягыннан һаман үзлекләрендә калалар. Шулай итеп, Идел буенда өч дин бер-берсе берлә узышып килсәләр дә, боларның иярченнәре анда, берсенә берсе дошман килешеп, мылтык, кылыч берлә үзенең динен таратырга керешми. Төрекнең башкаларга хөрмәт тойгысы аны көчләп үз диненә кертергә каршы килә. Шулай киң иркенчелек эчендә диннәрнең тартышы ике йөз елга якын узып китә. Ләкин ислам дине, үзенең Тәңренең берлегенә вә һәр йирдә барлыгына корылган игътикаде берлә, бөтен табигатьтә яратучы бар дип уйлаган, туры акыллы Идел буе халкының җанына якынрак тоела. Ул башка диннәрдән тизрәк, күбрәк тарала. 921 елда Болгар патшасы Алмас хан Багдаддагы габбаси[лар] хәлифәсе Мокътәдир Биллаһтан мәмләкәтендә үзеннән-үзе таралган ислам динен өйрәтүчеләр җибәрүен үтенә. 922 елның язында хәлифәнең илчеләре, Болгар йортына килеп, аларны рәсмән мөселманлыкка кабул итәләр. Шуннан соң исламият тагы ныграк җәелеп китеп, Идел буендагы төрек халыкларының күпчелеге мөселманлыкны кабул итеп бетерә. XIII йөз елның башында Чыңгыз ханның гаскәре Идел буена килгәндә, ул анда аның теле берлә сөйләшә торган зур мәдәниятле Болгар дәүләте таба вә шул дәүләтне үзенә буйсындыра. Чыңгыз үзе, аның балалары шамани динендә булсалар да, гаскәрнең зур бүлеге мөселман динендә була. Шамани динендәге төрекләргә вә монголларга мондагы кардәшләре дин ягындан бераз ят күренсәләр дә, боларда да адәм баласының диненә хөрмәт бик нык йирләшкәнгә, Чыңгыз гаскәре һичбер дини кысрыклаулар ясамый. Үзләренең дәүләт нигезләрен һичбер дингә тимәенчә, һәртөрле игътикадларга хөрмәт итү нигезендә коралар. Ләкин ислам дине ул вакытта инде Идел буеның милли дине булып беткәнгә вә Чыңгыз гаскәрендә озактан килгән төрекләрнең дә кайберләре мөселман булганга, ханнар вә аларның зур түрәләренең кайберләре, шаман динендә булсалар да, бик тиз ислам диненең тәэсиренә төшәләр. Чыңгыз балаларының «Алтын Урда» исемендә Идел буенда корган зур императорлыкларының ханнары Чыңгызның туруны Бәркә хан заманасындук мөселман булалар. Вә шулай итеп, Чыңгызның татар гаскәрләре, Болгарларның миллиләшкән ислам динен кабул итеп, аларның эчендә дин ягындан эриләр. XIII гасырның ахырындук Алтын Урда ханлыгының дине ислам була. Бәркә хан вә Үзбәк хан вакытларында Сарай шәһәре ислам мәдәниятенең ялтыраган шәһәрләре арасына кереп тә өлгерә. Ләкин ул дәвердә диндә тәгассыб һич булмый. Кайбер төрек кабиләләре, мисал, чуашлар үзләренең бабаларының динендә кала бирәләр. Моголларның калдыклары калмыклар да үзләренең шаман динендә яши бирәләр. Аларга башка Идел-Урал буендагы мөселманлык төрек-татар мәдәниятен, гореф вә гадәтен җимерүче булып эшкә керешми. Ул мондагы төрек-татарның хатын-кызга хөрмәтенә буйсынырга мәҗбүр була. Үзенең беркәнчеген монда эшкә кертә алмый. Хатын-кыз монда ачык кала. Ул фарсы мәмләкәтләрендә йирләшкән хатын-кызга «гаурәт», «хәрамлык» дип (Азәрбәйҗанда һаман да хатыннарга мондан алып арват* диләр), ваксынып карауны монда кертә алмый. Апа, хатын, тута монда хөрмәтле урында кала. Гаилә эчендә генә түгел, дәүләт эшенә дә катыша белә. Исламият белән бергә иске милли диннәрнең кайбер калдыклары йола, гадәт төсендә яшәп киләләр (Сабантуйлары, җыеннар, багучылар, келәүләр). Болар ислам диненең йирле халыкның җанына якынлашуына сәбәп була. Алтын Урда императорлыгы җимерелеп, аның калдыкларындан 1437 елларда Казан ханлыгы дөньяга туганда, инде ислам дине бөтенләй канга сеңеп беткән булган. Казан дәүләтенең оешмалары да Чыңгыз хан ясагы нигезендә күрелсә дә, ислам диненең хөрмәтле урыны була. Казан ханлыгы дәверендә мөселман дин башлыгы сәед исеме дә мәмләкәтендә ханнан кала беренче кеше була. Ханнар сугышка киткәндә, ханнар юк вакытта сәед дәүләтнең башы булып тора. Чит патшалыклар берлә кул куешканда ханның кулындан соң сәеднең кулы куела. Бу вакытларда Казан ханлыгы үзенең мөселман булмаган багынчыкларына (тәбгасенә) киң бер иркенчелек бирә. Төрле фин халыкларының (ар, мари, мукшы) диннәренә каршы һичбер кысрыклык ясамый. Аларны көчләп мөселман итәргә дип һичбер эш эшләми. Үзенең багынчыгы русларга, христианнарга да диннәре янында оешырга бер хак бирә. Аларның дин башлыкларын ясак түләүдән азат итә. Казан ханлыгы үзенең барлыгын, үзенең истикълялен саклар өчен, бер вакытларда русларның һөҗүмен кайтарырга, алар берлә бертуктамаенча сугышырга мәҗбүр була. Руслар ул вакытларда бик мөтәгассыйб христиан поплар тарафыннан идарә ителә торган булалар. Русларның кенәзләре, чарлары бик күбе христианлык нигезендә тәрбия ителә вә исламияткә бик зур дошманлык асрый торган дин башлыкларының кулында корал булалар. Руслар Казан дәүләтенә төрек-татар дәүләте дип түгел, һәрвакыт «поганый бусурман», ягъни пычрак мөселманнар дип йөрткәнгә, Казан халкында да шуларга каршы дини дошманлык тойгысы көчәя вә исламияткә баглануы ныгый төшә, тегеләрнең христианлыкны тарату өчен сугышларына каршы Казанда мөселманлыкны саклау фикере туа. Казанның йөз егерме еллык мөстәкыйль дәвере руслар берлә туктамаенча сугышта үткәнгә, бу тойгы бу вакытта бик куәтләнеп өлгерә. Казанны алганның соңында русның залим фанатик патшасы Иван Грозный шул «поганый бусурман»ны бетерер өчен бөтен Казан халкының ирләрен кылычтан кичерә (1552 ел, октябрьнең 15 ендә). Хатын-кызын, баласын-чагасын кол-кәнизәк иттереп гаскәрләренә тарата. Аның мәсжеден, мәдрәсәсен, мәктәбен, китапханәсен – барысын да җимерә, яга, кыра. Казанда никадәр мәсжед, мәдрәсә, китапханә ягылганы, бетерелгәне ачык мәгълүм түгел. Ләкин Казанда боларның булганнарыннан берсе дә калдырылмый. Ул гына түгел, зиратларга кадәр ватыла, җимерелә. Шәһәрне пычратмасыннар дип, мөселманнарга Казанда яшәргә генә түгел, Казан тирәсендә 30 чакрымлык йирдә авыл булып торырга да ирек бирелми. Моннан соңгы елларда да руслар Идел-Урал төрек-татарының илен-көнен, мәдәниятен җимерүне христиан итү, руслаштыру төсендә алып барганга, гаксел хәрәкәт уларак Идел-Урал төрек-татарында дин тойгысы ныгый. Аңарда христиан руска каршы түбән итеп, вәхши итеп, тәмуг кисәве итеп карау фикере йирләшә. Иван Грозный тарафыннан Казан ханлыгы бетерелүеннән максат Идел-Урал төрек-татарын христиан итү дип куелганга, аннан соңгы Мәскәүнең бөтен патшалары шул юлдан йөриләр. Алар Казан ханлыгында миссионерларга күп көч бирәләр. Бөтен юллар берлә мөселманнарны чукындырырга кушалар. Чукынган татарларны имана түләүдән азат итә торган, җинаятьле булсалар, гөнаһлары гафу ителә торган фәрманнар чыгаралар. Фёдор Алексей углы, Идел-Урал төрек-татарының укыган бар бүлеген бетерер өчен, 1681 елда татар алпавытларын, боярларны христианлык кабул итмәсәләр, йирләреннән, суларыннан коры калачаклар дип фәрман чыгара. Моның берлә татар алпавытларының диннәренә садыйк калган күпчелеген йирсез, сусыз хәерче итеп ташлыйдыр. Русларга мәдәният кертү, аларны аурупалаштыруда шактый зур хезмәт иткән вә үзенең поплары берлә, дин башлыклары берлә тартышкан Олуг Пётр да Казан халкына каршы тоткан сәясәтендә һаман миссионерлык юлыннан барадыр. Ул да, анда-монда эләгеп калган вә рус мәмләкәтенә хезмәт итеп мирза булган татарларны чукынмасалар, йирләрен суларын алырга дип, 1713 елда тагы бер фәрман чыгарадыр. Пётрның варислары да шул юлдан читкә сапмыйлар. Анна Ивановна заманасында Казанга әлхәрәй          итеп Лука Канашевич дигән бер ахмак поп тәгаен ителә. Ул мөселманнарны көчләп чукындырырга балаларын көчләп алып монастырьларга җибәрү берлә генә калмый, Казан янына утырып, мәхәллә төзеп мәсҗед салган Яңа бистә мөселманнарының мәсҗеденә ут төртеп яндырта. Моның коткысы берлә 1742 елда, мөселман авылларында христианлык кабул иткән бер генә кеше булса да, мәсҗедләрне җимерергә дигән патшаның фәрманы чыгарыладыр. Шул фәрман буенча Казан тирәсендә генә ике елда 416 мәсҗед җимереләдер. Әлбәттә, болар берлә бергә әллә никадәр голямасы, динендә ихласлы булганнар үтерелә, төрмәләрдә черетелә, илләрендә куыладыр. Ләкин боларның барысы да татарның исламияткә баглануын ныгыта гына барадыр. Ислам динен саклау өчен тартышу үзенең милләте, мәдәнияте өчен тартышуның бер төсе хәлен генә аладыр. Бу татарларны көчләп чукындыру, исламиятне бер дин дип танымау сәясәте Пугачёв фетнәсенә кадәр дәвам итә. Үзенең Аурупада бик либераль итеп танытырга маташкан Екатерина да патшалыгының әүвәлге дәверләрендә татарларга каршы һаман шул бабалары сызган христианлаштыру юлыннан язмаенча бара. Ләкин моның патшалыгы вакытында Уралда бик зур вакыйгалар башлана. Анда рус казакларыннан Пугачёв дигән кеше Мәскәүдән баш тарта. Вә ул халыкны үз тарафына аударыр өчен, боярларның йирләре алынып, халыкка биреләчәген, башкорт, татар халыкларының үз илләренә үзләре хуҗа булачагын игълан итә. Мәскәүнең көчләү, талавыннан йончыган башкортлар Пугачёвка иярәләр. Аның артыннан татарлар кушылалар. Идел-Уралның бик күп йирләре, Оренбург, Уфа, Казан кебек зур шәһәрләре Пугачёв яклылар тарафыннан алына. Мәскәү хөкүмәтенең хәле бик начарлана. Алай да мең бәла берлә ике ел тартыштан соң Пугачёв җиңелә. Башкорт-татар гыйсьяны бастырыла. Бастырыла, әмма көч берлә генә бастырыла. Аларда үч алырга форсат көтү һаман кала. Екатерина хөкүмәте, үзенең башка мөселман халыклары берлә элемтә ясарга мәҗбүр булуын күреп, Кырымдагы мөселманнарны һәм дә Кахакъстандагы казакъ-кыргызларны үзенең мәмләкәтенә авыштырмакчы була. Шуның өчен Идел-Урал мөселманнарына дин сәясәтен үзгәртергә мәҗбүр була. Екатерина исламиятне бер дин дип таный. Үзенең Казанга сәяхәте вакытында Казанда мәсҗед салдырырга рөхсәт бирә. Екатерина Казаннан киткәч, миссионерлар тиярләр дип курыкканга, татарлар көне-төне шул мәсҗедне эшли. Кыйбланы тугрыларга вакыт булмый. Шуның өчен бу мәсжед (Апанаевлар мәсжеде) кәкре кыйбла булып чыга. Татарның баш каласы булган Казан шәһәрендә моңаргыча мәсҗед салырга рөхсәт бирелмәгәнгә, анда бер мәсҗед тә булмый. Екатерина Идел-Урал мөселманнарының үзләренең дин оешмаларын ясарга рөхсәт бирә. 1788 елда үзенең Оренбург губернаторына мөселманнарның дин эшләрен карап барыр өчен Оренбург шәһәрендә Идарәи рухания (Духовный собрания) корырга фәрман итә. Бу Идарәи рухания дин башы бер мөфти, бер шәех казыйдан мөрәккәб бер мәҗлес хәлендә корыла. Мөфти патша тарафыннан тәгаен ителә. Казыйлар Казан дин белгечләре тарафыннан сайланып җибәрелә. Шулай итеп, Идел-Урал буендагы мөселманнарның диннәре дин уларак танылып, аларның бер оешмага бәйләнүләренә рөхсәт бирелә. Ләкин шул ук диндә булган кыргыз-казакъларның бу дини оешмага кушылуга хаклары булмый. Бу Идарәи рухания кору үзенә күрә ул вакытта зур эш була. Идел-Урал мөселманнарына аз гына булса да тын алырга юл ачыла. Аларга мәсҗед янында мәдрәсәләр тоту хәзер кануни бер хәлгә килә. Ләкин моның берлә дә мәхәлләнең ясалуы, имамның тәгаен ителүе һаман рус түрәләре, губернаторларының кулында калдырыла. Имамнарга башка дин башлыкларына бирелгән һичбер хак бирелми. Мөселманның имамы, мөдәррисе, һичбер имтиязлы сыйныф булмаенча, гади авыл кешесе берлә бер хокукта калдырыла. Моңарга башка, миссионерлык да һич киметелми. Көчләп, алдап чукындырулар искесе кебек дәвам итеп килә. Шул көчләп чукындыру, алдап, куркытып, хәйләләп диннән чыгарулар аркасында Идел-Урал төрек-татарның эчендә хөкүмәтчә христиан дип йөртелгән, ләкин үз халкымыз вә ул халык үзе мөселман дип санаган бер зур төркем дөньяга килә. Боларга руслар крещённый, ягъни христианлашмыш исемен бирә, татарлар керәшен дип йөртәләр. Болар рәсмән христиан саналып, хакыйкатән мөселман динендә булганга, боларның тормышында дөньяның бер почмагында да күрелмәгән золымнар, җинаятьләр эшләнәдер. Боларны Мәскәү хөкүмәте көчләп рус авылларына тарата, көчләп руслар берлә никахландыра, көчләп чиркәүгә йөртә, үлүче булса, жандармалар берлә килеп алып, рус каберлегенә күмдерә. Боларның мөселман гадәте берлә мәшгуль булганын күрсә, христианлыктан чыккан, мөртәт булган дип, төрмәләргә, каторларга, Себерләргә сөрә. Ләкин бу сыйныф халык һаман үзенең дин өчен тартышуын ташламый. Алексей Фёдор углы һәм Бөек Пётр тарафыннан чыгарылган татар алпавытларын, боярларны, чукынмасалар, йирләрендән, мирзалыкларыннан мәхрүм итү указы тагы начаррак тәэсир итә. Малы-милке өчен чукынучы боярлар күп була. Элгәре юридән генә чукынганнар да, бара-тора руслашып китеп, тәмамән татар өчен югалалар вә русларның боярларыны күбәйтәләр. Шуның өчен рус боярларының яртысындан артыгы, шулай итеп, көчләнеп чукындырылган татар мирзаларындандыр. Екатеринаның бу мөселманнарга каршы дин җәһәтендән либералчарак сәясәтен Мәскәү патшалары үзгәртә алмыйлар. Кырымның Мәскәүгә кушылып, Кавказ, Төркестан мөселманнарын алырга теләү мәмләкәт эчендәге мөселманнар берлә аз-маз булса да кешечә мөгамәлә итәргә куша. Аларның дин тойгылары берлә исәпләшергә мәҗбүр итә. Идел буе мөселманлыгында дин үзе дә кыйммәтле бер көч булып оешып өлгерә. Муллалар, имамнарның хаклары һич булмаса да, аларга һичбер төрле булмаса да, мәсҗед, мәдрәсәләр, мулла вә мөдәррисләрнең тормышын юлга куяр өчен вәкыф ясаулар тыелса да, имамнар сыйныфы бик нык корылып өлгерә. Алар халыкка бик зур ихлас берлә, мөселман мәмләкәтләренең бер йирендә дә күрелмәгән каһарманлык берлә хезмәт итәләр. Намаз укыту дип гыйбадәтләрен кылу берлә генә калмыйлар, барысы да мәсҗед янында мәдрәсәләр салып, бала-чаганы укыталар, дингә өйрәтәләр. Аларның хатыннары – остабикәләре – үз өйләрендә бөтен мәхәлләнең хатын-кызларын укыталар. Бәйрәмнәрдә хатын-кызга вәгазь вә нәсыйхәт сөйләп, хатыннарның дин тойгыларын ныгытырга зур ярдәмче булалар. Бу ике бүлек икесе дә дин өчен, дингә хезмәт өчен һичбер төрле авырлыктан курыкмыйлар. Бик күп вакытлар русның иң кечкенә түрәләре тарафыннан мыскыл ителәләр, кыйналалар; русның кечкенә мәхкәмәләре тарафыннан бер кабахәт эшләгән кеше төсле суктырылалар; керәшеннәрне мәсҗедкә керткән өчен, балаларын укыткан өчен төрмәләргә керәләр; Себерләргә җибәреләләр вә халыкның хакы өчен корбан булалар. Һәрвакыт корбан булырга хәзер торалар. Бу эшләре имамнарны халык күзе алдында бик олыгайта, аларның хөрмәтләрене зурайта, аларның халыкка тәэсирләрен ныгыта. Шулай итеп, Идел-Урал халкы, XVIII, XIX йөз елларда исламияткә бик нык багланган, өмет ягыннан утка янмый, суга батмый торган бер хәлгә кергән була. Мәскәү хөкүмәтеннән ярдәм ала торган миссионерларның һичбер төрле тәэсир итә алмый торган бер көч булып өлгереп аладыр. Вә бу вакытта Идел-Урал төрек-татары, үзен саклау берлә генә калмаенча, керәшен дигән өч йөз меңле кардәшләрен дә үз мәдәнияте янында саклап алып килә ала. Беренче Николай дәверендә тагы һөҗүмнәр булгаласа да, һичбер тәэсирсез бетәдер. Өченче Александр заманасында Мәскәү тагы ныклап Идел-Урал төрек-татарына дин ягыннан һөҗүмгә керешә. Аның мәдрәсәләрене ябарга, аның читтә укыган балаларын имам вә мөдәррис булудан тыярга тотына. Аларны башка мөселман илләреннән аерыр өчен, русчадан бозма бер әлифба да ясап (Ильминский әлифбасы), шуны укыттырмакчы була. Ләкин боларның барысы да диварга атылган борчак кебек, һичбер тәэсир итмәенчә, юкка вакыт вә акча әрәм итү генә булып кала. Ләкин Мәскәү хөкүмәте үз күңелендә булган әшәкелеген һаман да эшләүдән туктамый. Ул Идарәи руханиянең башлыгы булган мөфтинең урынына дин берлә һичбер элемтәсе булмаган үзенең түрәләрен куеп килә. Казыйларның сайлану хакын бетереп, аларны билгеләүне эчке эшләр министрының ихтыярына бирә. Имамнар вә мөдәррисләрнең халык алдындагы хөрмәтен бетерер өчен, аларга русча укуны мәҗбүр итә. Аларның күзләре ачылмасын өчен, мәдрәсәләрдә фән укытуны тыя. Ана телендә мәктәп ачуны һичбер булдырып булмаслык шартларга баглы итә. Ләкин боларның барысы да руска дошманлык арттырудан башка һичбер файда китерми. Идел-Урал мөселманнарының дин тартышы гына ачык юллар ала. Ул хәзер милли-дини мохтариятны бер омтылыч итеп куя. Җае туры килгән саен шуны алырга тырыша. 1905 елгы күтәрелеш вакытындагы Идел-Урал мөселманының партия аермасыннан башка бөтен халыкның берләшкән ялаввы (байрагы) дини-милли мохтарият булып өлгерә. Эшләгән эшенең иң күбесе бу вакытларда шуңарга юнәлдерелгән була. Ләкин Мәскәү хөкүмәте табигый булган бу хакны мөселманнарга бирмәвендә һаман дәвам итсә дә, ул үзенең христиан дип саный торган керәшеннәренең теләсәләр кайсы динне ихтыяр итәргә хаклары бар дигән теләкне кабул итәргә мәҗбүр була. Моның аркасында өч йөз меңле керәшен халкының яртысы берничә айда рәсмән мөселманлыкка чыгып өлгерә. Калганнарын туктатыр өчен, Мәскәү хөкүмәте үзенең бу кечкенә «хөрриятен» дә кире ала. Ләкин элгәреге кебек дин кысрыклау ясый алмый. 1917 елгы күтәрелешкә кадәр Мәскәү хөкүмәте мәдрәсәләремездә дөнья фәннәре укытылу берлә көрәшергә вә мәдрәсәләрне ябарга, мөдәррисләрне сөргенгә җибәрү берлә маташырга сарыф итте. Иң актык зәһәр иттереп, иске мөфти Мөхәммәдъяр Солтанов вафат иткәч, бөтен халыкның мөфти сайланып куелсын, дигән авазын күтәрүгә җавап итеп, мөселман халкын мыскыл итәр өчен, үзенең охранкасында хезмәт итә торган бер вөҗдансыз татарны мөфти итеп билгеләде. Ләкин бу Мәскәү хөкүмәтенең Идел-Урал мөселманының динен мыскыл итүенең ахыры булды. 1917 елгы күтәрелешендә чарлар хөкүмәте җәһәннәмгә киткәндә, аның куйган мөфтисе дә, халык тарафындан куылып, мең бәла берлә җанын коткарды. 1917 ел күтәрелешенә Идел-Урал татары дин сафында өч йөз алтмыш ел көрәшеп, тартышып, ныгып, чыныгып керде. Һәм дә үзенең ачык, хәзер программасын күтәреп керде. Ул да милли-дини мохтариятны йирләштерү иде. Һәм дә, чынлап та, революциянең беренче көнләрендүк ул шуны йирләштерде.

1917 елның революциясеннән соң ук Мәскәүдә җыелган Бөтенрусия мөселманнарының конгрәсендә Идел-Урал мөселманы дини тәшкиләтен коруны да көннең эшләре арасына кертте. Тулы мәгънәсендә дини мохтарият хакында карар басылды. Татар ханлыклары бетерелгәннән бирле беренче мәртәбә мөселман вәкилләре үзләренең дини оешмаларыны кордылар. Беренче мәртәбә үзләренең дин башлыкларын сайладылар. Мәҗлес мөфтие итеп чар вакытында мөдәррислеге өчен Себергә сөрелгән Казан мөдәррисе Галимҗан Баруди хәзрәтләрене сайлады. Казыйларга да танылган дин белгечләреннән Риза казый Фәхреддин, Хәсәнгата Габәши, Габдулла Сөләймани, Кәшшаф Тәрҗемани, Салихҗан Урманиларны сайлады1. Вә хатын-кызларның ирләр берлә хакы тигезлеген, күп хатын алуны бетерү хакында кабул ителгәнне игътибарга алып, ислам дөньясында беренче уларак конгрә Мөслихә ханым Бубины казый итеп сайлады2. Шул ук мәҗлестә чар хөкүмәтенең икенче бер дошманлый вә аеру сәясәте дә җимерелде. Ул да – казакъ-кыргызлар күз яшьләре берлә дини тәшкиләт эченә үзләрен дә алырга сорадылар. Идел-Урал төрек-татары моны зур алкыш берлә кабул итте вә аларга үзләренә ике казый сайларга кушды. Шул ук елны Бүкәй иле берлә Урал иле казакъ-кыргызлары берәр казый сайлап күндерделәр. Идел-Урал мөселманнарының сайлаган мөфтисе Галимҗан әл-Баруди хәзрәтләрне казакъ-кыргыз иле зур бер хөрмәт берлә үз мөфтисе итеп кабул итте. Шуның аркасында бу бер динле бер милләт балалары булган татар-башкорт, казакъ кабиләләре рус хөкүмәтенең йөз илле ел бер-берсеннән дин ягындан аеру сәясәтен җимерделәр. Үзенең истикъляль дәверендәге иске вакыттагы кебек тагы дин хакында ике туган берләште. Бу конгрә башка мөселман халыкларын да дин сафында берләшергә чакырганга, яңа сайланган дини идарә шул ук елның июлендә Казанда Бөтенрусия мөселманларының дин белгечләренең конгрәсен туплады. Шуның бөтен Русиядәге бөтен дини оешмаларны берләштерү нигезендә эшләргә дигән карар чыгарды. Шул карар буенча шул ук елны Идел-Урал мөфтисенең чакыруы берлә Кырым мөфтисе Чәләби җан әфәнде вә Төркестанның беренче атаклы голямасы, Уфада җыелып, анда дини оешмаларны йирле сәясәттән өстә торып, берлек юлында алып барырга дигән карар беркетелде. 1917 елның ноябрендә җыелып, 1918 елның гыйнварында таралган Идел-Уралның беренче Милләт Мәҗлесе дин сафындагы бу карарларның һәммәсен дә кабул итде. Дини-милли мохтариятның нигез канунын хәзерләде. Шуны Русиянең Корылтаеннан кабул иттерер өчен әгъзалар сайлады. Кайбер татар большевиклары, кара фикерле (мөтәгассыйб) муллалар тарафыннан Дини идарә Милли Идарәдән аерылсын дигән тәклифне Милләт Мәҗлесенә керттеләр. Милләт Мәҗлесенең зур бер күпчелеге бу тәклифне кире какты. Дини-Милли Идарә бер булырга тиештер, аерылмаслар дигән карарны ныгытты. Милләт Мәҗлесенең күпчелеге русларга каршы барлыкны вә берлекне саклап килүдә өч йөз илле елдан артык бергә булган вә шул берлек аркасында мең төрле авырлыклар эчендә халкымызны саклап килгән миллият вә диннең бер-берсеннән аерылуын теләргә һичбер сәбәп тапмады. Большевиклар Русиянең идарәсен кулларына алдылар. Идел-Уралда большевикларның сәясәте йирләшә башлады. Большевиклар әүвәлге дәверләрендә дини-милли эшләргә катнашмасалар да, яһүдиләр, әрмәниләр, руслардагы дини оешмаларга һичбер төрле тимәсәләр дә, татар-башкорт большевикларының ахмаклыгы аркасында сәясәт берлә уйнамаган Милли Идарәне Мәскәү большевик хөкүмәте таратты. Аның әгъзаларын кулга алды. Биш миллион тәңкәдән артык акчасын тартып алды. Ләкин йөз илле еллык гомере булган Дини идарә урынында калды. Большевиклар куылып, тагы да Идел-Уралда идарә демократлар, Учредительный собрания әгъзалары кулына күчкәч тә, яңадан Милли Идарә йирләшеп эшкә башлады. Бу яңа хөкүмәт Идел-Уралның милли-дини мохтариятын танып, аның берлә бер элемтә ясады. Ләкин бу дәвер дә озын сөрмәде. Большевиклар тагы көчәеп китеп Уфага якынлашкач вә Милли Идарәнең Себергә күчүе кирәкле табылгач, Милли Идарәнең тулы җыелышында Дини идарәне икегә бүлеп, яртысын Уфага калдырырга, яртысын Себергә җибәрергә дигән карар кабул ителде. Шуның буенча мөфти Галимҗан әл-Баруди, казыйлардан Салихҗан Урмани, кыргыз казыйлардан Мәһди казыйлар Милли Идарә берлә бергә Кызылъяр шәһәренә күчтеләр. Анда бер елга якын бергә эш иттеләр. Бу дәвердә Дини идарәнең башы Галимҗан хәзрәт кыргыз-казакълар эше берлә күбрәк шөгыльләнде. Дини идарә Казакъстанда мөхтәсиблекләр корды, мәхәлләләр ясады вә дини берлекне ныгытты. Большевиклар Уфаны яңадан алганның соңында Диния идарәсенең вакытлы башлыгы булган Ризаэтдин казый Фәхретдинне вә башка берничә казыйларны кулга алдылар. Ләкин мөселман халкының каты протестлары аркасында аларны чыгарырга, үз ихтыярларында калдырырга мәҗбүр булдылар. Беренче сайланган мөфти Галимҗан әл-Баруди вафат итте. Диния идарәсенең башка әгъзаларының да мөддәтләре тулып сайлау вакыты җитте. Ләкин большевиклар Милләт Мәҗлесен җыйдырмадылар. Милли мәсьәләләр берлә маташырга һичбер рөхсәт итмәячәкләрен белгерттеләр. Диния идарәсе, ялгыз дин эшләре берлә генә шөгыльләнергә сүз биреп, дин белгечләреннән вә мәхәллә вәкилләреннән тупланган конгрәне җыйды. Большевиклар үзләренең контроле астында булган бу конгрәнең туплануына каршы килмәделәр. Яңадан 1922 елда сайлау ясалды. Идел-Урал мөселманнарының зур дин белгечләреннән вә атаклы тарихчыларыннан булган Фәхретдин углы Ризаэтдин хәзрәтләрен мөфти итеп сайладылар. Казакъ-кыргызлар берлә бергә бу конгрәгә Төркестанның кайбер вилаятьләрендәге дини оешмалары да катнашты. Төркестанда да Идел-Уралдагы кебек милли оешмалар ясау кабул ителде. Бу вакытларда большевик хөкүмәте дин берлә көрәшне, бигрәк тә ислам дине берлә тартышуны бик куәтләндереп җибәрде. Бөтен дини мәдрәсәләр ябылды. Мәсҗедләр һәммәсе Мәскәү хөкүмәтенең малы итеп игълан ителде. Аларның эчләрендәге келәм, палас кебек кыйммәтле нәрсәләр булса, бары да таланды. Мәсҗедләрне буш калдырыр өчен, имамнарга һичбер күтәрә алмаслык салымнар салынды. Мәсҗедләр Мәскәү рус хөкүмәтенең милке итеп саналганга, эчендә намаз кылыр өчен аларга бик күп фатир хакы билгеләнде. Дин дәресләре укыту тыелды. Бөтен матбагалар большевик хөкүмәте тарафыннан тартып алынган булганга, Коръән вә Һәфтиякнең, догалыклар вә бөтен дини китапларның басылуы тыелды. Дини китаплар берлә сату итү дә зур бер гөнаһ саналды. Шулай итеп, большевиклар исламияткә каршы бөтен тарафтан һөҗүм итә башлады. Ләкин Идел-Урал мөселманы бу золымны һичбер төрле кабул итмәде. 1923 елда бөтен илдә зур тавыш купты. Бөтен Идел-Урал өлкәсендә дин өчен шау-шу китте. Мәсҗеде, мулласы, имамы өчен бөтен мәхәллә аякланды. Мәскәү курыкты. Мәсҗедләрнең фатир хакларын киметте. Мөәзиннәрне салымнан коткарды. Муллаларга куелган салымнарны кечерәйтте. Мәдрәсәләр ачарга рөхсәт итмәсә дә, мәсҗедләрдә ундүрт яшенә җиткән балаларга мөселман дине, гыйбадәт өйрәнергә рөхсәт бирде. Идел-Уралның дин тәшкиләте бу алынган хокуклардан бик тиз файдаланды. Һәрбер мәсҗедтә дин мәктәпләре ачты. Дин китапларын, Коръән вә Һәфтиякләрне төзер өчен үзенә матбага ачарга, дини мәдрәсә ачар өчен рөхсәт сорарга кереште. Икенче яктан оешманы киңәйтде. Аңарга бөтен Төркестан кереп бетә язды. Кавказның төньяк мәхәлләләре дә шул оешмага кушыла башладылар. 1918 елда 7800 мәхәлләне эченә алган Дини идарәгә 26 нчы елда 18 мең мәхәллә катышып өлгерде. Аның тормышы шулай бара алса, аңарга Русиядәге бөтен әһле сөннәт мөселман мәхәлләләре катышып бетәчәк бер хәлгә килде. Бу Дини идарәнең мөселманлар арасында игътибары көннән-көн үсте. Аның мәгънәви куәте зурайганнан-зурайды. Ул Русиянең утыз миллион мөселман халкының аз дигәндә егерме биш миллионының дин башлыгы булып өлгерде. Ул зур бер мәгънәви куәт булып, большевик хөкүмәтенең алдына килеп басты. Христианнар арасындагы кебек «Җанлы чиркәү» (“Живая церковь”) агымы мөселманнар арасында эш күрә алмады. Аларны эчтән җимерә алмады. Алласызлар хәрәкәте мөселманнар арасында коммунист малайдан башка беркемне дә ияртә алмады. Җәберләнгән, көчләнгән, таланган исламиятнең өммәтендә дигән сарылу тагы ныгайды. 1917 елгы революциядән башлап мәсҗедләргә йөрергә тотынган халык, ун ел эчендә яңа гадәткә өйрәнеп, мәсҗед тирәсенә җыелып, зур бер көч булып алды. Ул ирләрдән артыграк итеп, мәсҗед, мулла, мәхәллә эшенә катышты. Мәхәллә һәйәтләренә керде. Үзенең баласын-чагасын хулиганлыктан саклар өчен, аларны руслашудан алып калыр өчен, ул теше-тырнагы берлә дингә ябышты. Мәхәллә комсомолы, мәхәллә большевигы берлә ул җан-кан тартышына кереште. Русчылык, хулиганлыкны милләтнең канына ашлауга каршы зур бер көч булып тора алды. Иске патша вакытында милләтне саклар өчен зур калканлык ролен уйнаган дин, хәзер зур бер халык оешмасы булып, кызыл Мәскәүнең төрек-татарны большевиклаштыру, руслаштыру сәясәтенә каршы күкрәк киереп каршы басты. Мәскәү бу яңа көч алдында уйланды, төшенде, курыкты. Ләкин бу вакытларда большевикның чит илләрдәге сәясәте тәмам банкротлык хәленә килгәнгә, Аурупада аларга ышанучы бер дәүләт тә калмаганга, СССРда күпчелек ягыннан өченче урын тоткан мөселман халыкларын ачуландыру, Көнчыгыш мәмләкәтләренә, мөселман дәүләтләренә начар тәэсир итүеннән курыкты. Ул, хәзер үзенең пропагандасы өчен Көнчыгыш мәмләкәтендә генә тыңлаучы таба алганга, анда большевиклыкны «халыкларны азат итүче» көч иттереп күрсәтер өчен, СССРның мөселманнарыннан киң рәвештә файдаланмакчы булды. Һиндстан, Иран, Гарәбстан, Төркестанга большевиклашкан мөселманнардан түрәләр күндерде. Алардан чыккан котыртучыларны Көнчыгыш илләренә җибәрде. XVIII йөз елда Кырымда, казакъ илләрендә Мәскәүне мөселманнарга үзләре теләгәнчә ирекле яшәргә иреклек бирүче иттереп күрсәтү нияте берлә, Екатерина ничек Казанга каршы булган дин кысу сәясәтен үзгәрткән вә исламиятне бер дин иттереп танырга мәҗбүр булган булса, кызыл Мәскәү дә СССРның мөселман оешмаларына каршы либералчарак кыланырга мәҗбүр булды. Ул аларның дин эшләренә катышмаячагын сөйләде. Аларга үзләренең дин китапларын бастырыр өчен сатып алырга кәгазь дә бирәчәген белдерде. «Ислам мәҗәлләсе» исемендә бер мәҗмуганың чыгарылуына рөхсәт бирде3. Бераздан аның басылуының биш меңгә җитүенә дә ирек бирде. Шул вакытларда яңа бер вакыйга мәйданга чыкды. Хиҗаз короле Ибн әл-Согуд Изге йортының (Мәккә, Мәдинә) Дини идарәсене йирләштерү өчен бөтен мөселман илләреннән вәкилләр чакырды. Уфадагы Дини идарәгә дә чакыру килде. Татар-башкорт большевиклары моңарга бик каршы торсалар да, Мәскәү моңарга башкарак карады. Ул, шул юл берлә мөселман дөньясына тәэсир итмәкче булып, баягы үзенең «Көнчыгышны азат итүче» икәнлеген киң ислам дөньясына аңлатмакчы булды. Диния идарәсенә бер һәйәт күндәрергә изен бирде. 26 нчы елның хаҗ вакытында бөтен СССР мөселманнарының (Идел-Урал, Кырым, казакъ, Төркестан) дин оешмаларыннан сигез кешедән җыйнау бер һәйәт Хиҗазга китте. Бу һәйәтнең башы мөфти Ризаэтдин бән Фәхретдин хәзрәтләре иде. Хиҗаздагы Мөселман конгрәсендә Русия мөселманнарының һәйәте зур бер урын тотты. Аның рәисе мөфти Ризаэтдин хәзрәт конгрәнең икенче рәисе итеп сайланды (беренче рәисе – король Ибн әл-Согуд). Аларның дини тәшкиләт хакындагы мәгърузәләре вә бөтен дин эшләре хакындагы фикерләре зур бер кыйммәт берлә тыңланды. Бөтен ислам дөньясында аларның тәшкиләтләре үрнәк тотылырлык урын алды. Шулай итеп, Русия мөселманнарының ислам дөньясындагы дәрәҗәсе бик югарыга күтәрелде. Гарәбстанда вә Төркиядә бу вәкилләргә каршы зур хөрмәт ителде. Матбугат алар хакында бик күп мәкаләләр язды. Алар берлә күрешүләр ясады. Ләкин СССРдагы мөселманнарның Дини идарә вәкилләре большевик идарәсе вә сәясәте хакында ләм-мим сөйләмәделәр. Аның файдасына яки зарарына һичбер эш эшләмәделәр. Алар чын мәгънәсендә сәясәттән читтә калдылар. Ләкин Мәскәүгә бу бер яклы да булмаучылык бер дә охшамады булырга кирәк. Һәйәтнең Әнкарага баруына рөхсәт итмәде. Чичерин4, аерым бер телеграм биреп, үзләрен тиз кайтырга чакырды. Һәйәт вакытында элек кайтып китәргә мәҗбүр булды. Мәскәү һәйәтнең сәясәтеннән разый булмады, күрәсең, кайтыр-кайтмас «Ислам мәҗәлләсе» мәҗмугасын туктатты. Шул елны Уфага җыелган мөселман оешмаларының конгрәсендә Мәскәү ара бутаучылык (интрига) кертергә маташты. Мөселманлык сафын ярыр өчен анда да «яңа мәсҗед» яклыларны чыгармакчы булды. Ләкин һичбер эш тә эшли алмады. Конгрә тагы шул ук Ризаэтдин хәзрәтне мөфти итеп, элгәреге танылган дин белгечләрен казый итеп сайлады. Ләкин Мәскәү бөтен яктан дошманлыгын эшләргә кереште. Ул Диния идарәсенең ялланган хезмәтчеләре арасында үз яклы кешеләр тапты. Татар-башкорт большевикларының остазы Зыяэтдин Камали шул эштә Мәскәүнең балтасына зур бер сап булды5. Уфаның эшчеләр оешмасы үзенең ялланып эшли торган язучыларын хәбәрләүдә гаепләп, Диния идарәсен большевик мәхкәмәсенә бирде. Зыяэтдин Камали вак-төяк бутаулар берлә большевиклар алдында Диния идарәсенең хезмәтен киметә торган эшләр эшләде. Әллә нинди ахмак кешеләрдән большевик гәзитәләрендә Диния идарәгә каршы мәкаләләр яздырды. 1928 елда йирле большевик хөкүмәте Башкортстан Диния идарәсендә тентү ясады. Аларның кассаларын, акча хисапларын контроль итте. Аларның трамвайга тоткан бишәр тиенлек чыгышларына да хисаплар сорады. Бөтен акча якларын каты бер тикшерү астына алды. Аның берлә калмады, Мәскәү Диния идарәсен зәгыйфьләндерер өчен ни кирәк булса, бөтен көче берлә шуны эшләргә, аның нигезе булган мәхәлләне җимерергә кереште. Аның өчен ул муллаларны имамлыктан чигелер өчен яңадан муллаларга теләгәне кадәр салымнар салды. Кечкенә генә мәхәлләле имамнарга имамлыгы өчен генә елына мең сумдан өч мең сумга кадәр түләү куйды. Мөәзиннәрнең салымлары биш йөздән мең ярым, ике мең сумга кадәр артты. Аның өстенә мәсҗеднең фатир хакын да шул дәрәҗәдә үстерде. Шулай итеп, мәхәллә халкына мулла, мөәзин, мәсҗедне алып бару, аны тәрбия итү сугыштан элгәрегә караганда илле мәртәбә, кайбер йирләрдә йөз мәртәбә авырлашты. Мәхәлләнең фәкыйрьләнүе дә сугыштан элгәрегә караганда өч йөз мәртәбәдән ким булмаганга, мәхәллә тәрбия итү бик авыр бер хәлгә килде. Аның берлә генә калмады, мулла-мөәзиннең дин өйрәтүен, балалар укытуын большевик хөкүмәте контрреволюцион бер эш итеп тамгалады. Аларны унарлап, йөзәрләп төрмәләргә ябарга, Себергә сөрергә тотынды. Муллаларны, мөәзиннәрне атна саен кебек ГПУга чакырып, муллалык, мөәзинлекне ташларга өндәде, аларны куркытты, нык торганнарын тагы Себергә җибәрде. Татар-башкорт большевиклары аша мәсҗедләрне мәктәп ясарга, клубка әверелдерергә кирәк дигән фикерне мәйданга ташлатты. 1929 елның язында Мәскәүнең Татарстанга билгеләгән баскагы (генерал-губернаторы) Разумов бу эшне дөньяга чыгарырга бөтен татар укымышлыларының бурычы итеп боерык бирде. Шулай итеп, мәсҗедләрнең моңарчы калганнары клубларга, кызыл чәйханәләргә (сыралы, марҗалы чәйханә), танса йортларына, алласызлар мәктәпләренә әверелде. Шундый ук боерык Башкортстанда да булды. Анда да шул елларда мәхәллә җимерү, мәсҗед ябу, мулла-мөәзинне урыныннан чыгару яисә Себергә җибәрүләр төркем-төркем эшләнергә башланды. Вә бу дини золымнарга чыдый алмый каршы торганнар үлем җәзаларына хөкем ителде, атылды, үтерелде. Большевик хөкүмәте бөтен Идел буенда үзенең комсомолы, коммунисты, динсезләре, ГПУысы берлә дин җимерүдә һөҗүмгә күчте. Каршы килгәннәрдән меңнәр-меңнәр мөселманнарны төрмәләргә, Себерләргә тутырды. Аның берлә генә калмады, мөселманнарның үлгән, вафат иткән якыннарыннан, олугларыннан шәфәгать өстәү гадәтен бетерер өчен, үзләренең олугларын хөрмәтләүне оныттырыр өчен, мөселман зиратларын мыскылларга кереште. Ул зират урыннарын да хөкүмәтнең малы итеп игълан итте. Һәрбер зират өчен салым салды. Тирә-янына тотылган, өстенә таш утыртылган зиратларны «буржуа», «кулак» зияраты дип, аларга күтәрә алмаслык түләмнәр куйды. Үлгәннең бала-чагасы, нәсел-нәсәбе шул түләмне бирә алмаса, аның коймасын сүтеп алды, ташны куптарып алды. Идел-Урал мөселманын кан вә яшь эченә батырды. Моңа шул тартыш, бер якта дин тойгысы берлә ашланган коралсыз мөселман халкы, икенче якта мөселманлыкка дошманлык тойгысы берлә тулган, баштанаяк коралга әйләнгән Мәскәү большевигы, ике елдан бирле бертуктамаенча тартыш дәвам итә. Көн үткән саен, Мәскәү большевигының оятсызлыгы арта гына бара. Көн үткән саен, исламият берлә тартышу көчәя генә бара. Көн үткән саен, мөселман халкының сабыры төкәнә бара. Моннан ни нәтиҗә чыгачак? Аны киләчәк күрсәтер. Бу көнге хәл менә шул.

Искәртмәләр һәм аңлатмалар:

Идел-Уралда ислам диненең хәзерге хәле*. «Яңа милли юл» журналының 1930 елгы 5 нче (1 май) санында («Сәяси язулар» рубрикасында) «Гаяз Исхакый» имзасы белән басылган. Текст шуннан алынды.

* Журналның эчтәлегендә («Эчендәгеләр»дә): «Русиядә ислам диненең хәзерге хәле» дип исемләнгән.

Мәкалә эчендә «мәдрәсәсе большевиклар тарафыннан ябылган педагог, атаклы дин белгечләреннән вә үзгәрештән соңгы беренче мөфти мәрхүм Галимҗан Баруди хәзрәтләре», «үзгәрештән соң Кырым милли хөкүмәте баш мөфтисе вә яшь татар язучыларыннан, 1918 елның 23 февралендә большевиклар тарафыннан шәһид ителгән” Кырым мөфтисе Чәләбиҗан Чәләби бәк әфәнде, «кыйммәтле тарихчыларымыздан вә данлыклы дин белгечләремездән, хәзерге заман мөфтисе Ризаэтдин Фәхретдин углы хәзрәтләре” фоторәсемнәре бирелгән.

Г. Исхакый мәкаләсеннән соң журналда «Татарларны үтерү вә мөселманлыкны бетерү сәясәтенең тарихы» исемле язма китерелә.

1 Риза казый Фәхреддин, Хәсәнгата Габәши, Габдулла Сөләймани, Кәшшаф Тәрҗемани, Салихҗан Урманиларны сайлады. – Ризаэтдин Фәхретдин (1859–1936), мәгърифәтче галим, тарихчы, дин белгече һәм җәмәгать эшлеклесе. Хәсәнгата Мөхәммәт улы Габәшев (Габәши) (1863–1936), дин һәм җәмәгать эшлеклесе, тарихчы, педагог. Габдулла Хәлил улы Сөләйманов (1886–1937), ислам галиме, җәмәгать эшлеклесе, берара Үзәк Мөселман Диния нәзарәте казые, репрессия корбаны. Кәшшафетдин Кыяметдин улы Тәрҗемани (1874–1943), мәгърифәтче, педагог, фәлсәфәче, журналист, дини һәм җәмәгать эшлеклесе, Диния нәзарәте әгъзасы, мөфти урынбасары; репрессия корбаны. Салихҗан Урманов Милләт Мәҗлесендә төрекчеләр фракциясе әгъзасы, дин оешмаларын идарә итү комиссиясе рәисе булган.

2 …Мөслихә ханым Бубины казый итеп сайлады. – Мөхлисә Нигъмәтуллина (1869–1937), мәгърифәтче, педагог, дин эшлеклесе, 1917 елдан Уфадагы Үзәк дини идарәдә казый. Репрессия корбаны.

3 «Ислам мәҗәлләсе» исемендә бер мәҗмуганың чыгарылуына рөхсәт бирде. – 1924–1928 елларда Уфада Эчке Россия һәм Себер мөселманнарының Үзәк дини идарәсе тарафыннан казый Кәшшаф Тәрҗемани мөхәррирлегендә «Ислам мәҗәлләсе» исемле журнал нәшер ителгән.

4 Чичерин Георгий Васильвич Чичерин (1872–1936), совет димломаты, 1918–1930 елларда РСФСРның һәм СССРның чит илләр эшләре халык комиссары.

5 Зыяэтдин Камали шул эштә Мәскәүнең балтасына зур бер сап булды. – Зыя Камали (Пәрвәзетдин Камалетдинов, 1873–1942), Уфада «Галия» мәдрәсәсен нигезләүче, мөдир, дин эшлеклесе, фәлсәфәче. Репрессия корбаны.

* Арват – бу сүз «аурат» рәвешендә укылырга тиеш.

Тәгассыб – фанатизм.

Мөтәгассыйб – фанатик.

Чарлары – патшалары.

Гаксел хәрәкәт – каршы юл тоту, каршы хәрәкәт итү.

Мөрәккәб – җыелган.

Имтиязлы – өстенлекле.

Вәкыф ясаулар – оешкан төстә җәмәгать файдасына тоту, гомуми эш өчен мал, милек, акча туплаулар.

Омтылыч – омтылыш.

Чарлар хөкүмәте – патша хөкүмәте.

Мөддәтләре – вакытлары, сроклары.

Изен бирде – рөхсәт итте.

Мәгърузәләре – докладлары, чыгышлары.

 

Чыганак: Исхакый Г. Әсәрләр. 10 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2013. Б. 129-141.

Җавап калдыру