КАЗАН КИТҮГӘ 383 ЕЛ ҮТТЕ

Бу ел 15 октябрьдә Казанның русларга китүенә 383 ел тулды.

Бу 383 ел эчендә Казанның төп халкы төрек-татарларның өч кенә елы да тынычлыкта үтмәгәндер. Өч кенә аенда халкыбыз үзе теләгәнчә, үзе аңлаганча рәхәт итеп тора алмагандыр. Бу 383 елның тарихын тикшерсәк, без төрек-татарның канлы яшенең өзелмәенчә дәвам иткәнен вә ара-сыра шул күз яше катып китеп, милләтнең тешен кысып, куәтен җыеп, шул дошман золымыннан кортылырга атылганын күрәбез. Халкыбызның өмидле көннәр үткәргәнен, искиткеч батырлыклар берлә дошманның үзеннән әллә ничә мәртәбә көчле куәтен җимергәненә шаһид булабыз. Менә Казан кортыла, менә милләт үз йортына үзе хуҗа була дигән уйга киләбез, бу өмидебез безне сөемле җылысы берлә сөяргә өлгерми, әллә кайдан бер ямьсез тавыш ишеткән кеби булып сискәнеп китәбез. Әллә нинди бер мирзаның, әллә нинди бер мулланың, берсенең бик диндар булган булып, алып барган эшебездә дин ягыннан ялгыш тапкан булып маташуын, берсенең бик гакыллы булган булып, алып барган милли тартышыбызда кылны кырыкка ярып, кимчелекләр эзләп, эчебезгә икеләнү салганын вә икесенең дә милли халкыбызны көчсезләндерергә, икеләндерергә тырышып ятканнарына шаһид булабыз. Элек боларның аңлы-аңсыз эшләре, милләтнең кайнаган милли рухы астында эреп китәчәк, милли теләге алдында берни боза алмаячак дип үтеп китәбез. Ләкин эчебездә йөрүче бу кара көчләрнең һәрбер йиргә коткы салганын, аларның коткыларыннан һәрбер милли почмагыбызда көяләр туып, безнең милли тәнебезне кимергәненә очрыйбыз вә бик күп вакытта, тыштан милли берлегебез сакланган төстә булса да, дошман куәте берлә актыккы бәрелешү килгәндә эчтән көя ашаган милли сафыбызның ертылганын, сүтелгән вә дошманга каршы кирәк вакытында көч күрсәтә алмаенча җиңелгәнебезне күрәбез. Тарихыбызның бу сәхифәләре халкыбызның бөтен күтәрелешләрендә өзелмәенчә сузылып килә. Безнең милләткә тагын яңа-яңа канлы яшьләр тудырып килә. Шул 383 ел буенда бик күп мәртәбә булып үткән тартышларда дошманнарыбыз руслар үзләре, эчебезгә кереп, шундый бер зыянчы сатлык кешеләр агымы ясап торуларына шаһид булабыз. Дошман куәтенең эчебезгә кереп, халкыбызны бозуларына вә шул бозылганнарның хыянәтләре аркасында халкыбызның тагын кара көннәр үткәрергә мәҗбүр булуына шаһид булабыз. Безнең берлә мөнәсәбәтләре башланган көннән игътибарән руслар, без каршы булган бөтен сәясәтләрен арабыздан үзләре чыгарган хаиннәр шул зыянчылар ашасыннан гына йөртеп килгәннәр вә шулардан башка һичбер юл да эзләмәгәннәр. Шуңар күрә безнең Казан ханлыгы дәвереннән башлап бүгенгә кадәр милли барлыгыбыз өчен тартышыбызны тикшереп карасак, бөтен хәрәкәтебездә руслар тарафыннан хәзерләнгән бу дошман агымына очрыйбыз.

Моңа каршы ләкин халкыбызның динен, милләтен саклап, халкыбызның иленә, суына хуҗа итеп үз мәдәниятен саклап, мөстәкыйль бер халык, мөстәкыйль бер ил итеп яшәтүне максат иткән, киң халык катлавын күздә тоткан саф агым яшәп киләдер. Олуг Мөхәммәд1 вә Сөембикәләр2 – бу агымның нигез салучылары. Шул озын дәвердә милләтебезне саклап калырга тырышучы, илебезне коткарырга җан атучы дини-милли көрәшчеләребез – боларның туп-туры варислары, шәкертләре. Дүрт-биш йөз еллык тарихыбыздагы, тышкы сафыбыздагы бөтен көрәшләр бу агым тарафыннан алынып барылган. Илебез руска киткәч, милли-дини хакыбызны саклар өчен тугдырылган милли кальгаләребез, мәсҗедләребез, мәдрәсәләребез болар тарафыннан эшләнгән, милли гадәт-горефебез, тарихи көнебез, моңыбыз, телебез болар тарафыннан сакланып килгән, халкыбызның милли иманы, үзенең кортылуына өмиде милләтнең шул иманлы угыллары, кызларының кайнар йөрәгеннән сугарылып килгән. Шул изге куәтләрнең фидакарьлеге, халкының файдасы өчен үзен-үзе онытып, белгән юлында эшләве аркасында руслар 383 еллык золым дәверләрендә милләтебезне руслаштыра алмаганнар, бетерә алмаганнар. Шуларның балаларының тырышлыгы аркасында гына бүгенге көндә милләтебез, милли барлыгыбызга каршы җәһәннәм зобанилар гөрзисе берлә коралланган большевикларга каршы да милли бар- лыгыбызны саклап киләбез. Милләтебезнең вә илебезнең котылырга иманын яшәтеп, илебез, суыбыз, йортыбызны коткару тартышын алып барабыз. Шуларның матди-мәгънәви көче берлә генә халкыбызның сәламәтлек яр якасына чыгаруга хәзерләнәбез.

Бу саф, иманлы халык куәтенә каршы, үзенең карашын хөр күрүче, русларны зур күрүче, милләтенең йөрәк тибүен аңламаучы, үзенең бик кечкенә шәхси мәнфәгатен милләтенең тарихи мәнфәгатеннән алда тотучы, зәгыйфь иманлы, мескин бәндәләр яисә тәмамән руслар тарафыннан тотылучы имансыз сатлык хаиннәр, асылда, халык эчендә күренмәслек дәрәҗәдә аз булган рус ялчылары гонсыры бар. Боларның дәүләтиләре – Шаһгалидер3, 383 ел эчендә халкыбызның һәрбер тартышында тугрыдан-тугры русларга сатылып эш иткән хаиннәр, милли тартышларыбыз вакытында эчке сафыбызны эчтән кимерүче-җимерүчеләрдер. Шул агымның көчләре – тугрыдан-тугры Шаһгалинең варисларыдыр.

1905 елдан соң матбугат, җәмгыятьләр хөрриятеннән файдаланып, милләтебез үзенең милли нигезен кору өчен илебезнең төрле почмакларында төрле төстә милли оешмалар, җәмгыятьләр тугдырып, бил баглап эшкә кереште. Яңа милли бинаны салу вә яшәтү өчен кирәкле булган яңа осталар җитештерә торган «Хөсәения»4, «Мөхәммәдия»5, «Буби»лар6 кеби бай мәктәпләр корды. Шул көннәрдә өстебездән русларга чагучылар, «Буби»ларның мөдәррисләрен төрмәләргә яптыручылар7, сөргеннәргә җибәртүчеләр, мәктәпләрдән капатучылар – шулай ук Шаһгалинең эшләрен дәвам иттерүчеләрдер.

Илебездә большевикларның милләтебезне, динебезне җимерер өчен корган планына хезмәт итүче Сәедгалиевләр8, Баембәтовлар9, Атнагуловлар10, Нәзир Түрәколовлар11, Габдерәшид Ибраһимовлар12 – шул ук Шаһгалинең бүгенге гаскәрләредер, шул ук хыянәтне эшләүче фасикълардыр. Мөһаҗәрәттәге тормышыбызны да күздән кичергәндә гайне моназарә тәкрарланадыр. Кирәк – Аурупада, Төркия булсын, кирәк – Ерак Шәрекъта булсын, милләтебезнең кичергән көннәре әйтеп бетермәслек авыр чакларда милләтебезнең саф-пакь балалары, русның русы кызыл руска каршы бииман бер тартыш алып барадыр. Милләтен, илен шул золымнан коткарыр өчен бик зур фидакарьлек күрсәтеп, бик якында туачак форсатта милләтен берләшкән бер милли көч ясарга, милли берлек тудырырга тырышадыр. Мәҗмугалар чыгара, оешмалар ясый, илебезне читләргә танытадыр. Руслардан сатып алынган, руслар тарафыннан бик күп акча берлә тотылган Шаһгали балалары монда да, йә ачыктан-ачык большевиклар берлә берләшеп, яисә эчебезгә көя булып кереп, эчтән кимереп, милли берлек сафыбызны җимерергә тырышадыр, бик үлчәүле милли көчебезне кирәкмәгән эшләр берлә вакытын сарыф иттереп, иң мөһим булган милли эшебездән читкә алынырга маташадыр. Милләтләргә ризык өләшү көнендә без идел-ураллыларны тагын милли байрагы янына җыелмаган иттерергә ты-рышалар. Бу хыянәттә бу сатлык гонсыр, дүрт-биш кешедән артмаса да, һичбер нәрсәдән оялмаенча рус берлә дә берләшәдер, коммунист берлә дә үзләшәдер, динле дә булган буладыр, динсез дә буладыр. Русның агынамы, кызылынамы хезмәтендә иренмидер, милли сафны бозуда дәвам итәдер.

Олуг Мөхәммәд, Сөембикә варислары үзләренең куәтләрен милләтнең саф балаларыннан алганга, аларның алган юллары милләтен сөйгән һәрбер кеше өчен бердәнбер тугры юл булганга, алар мәгънән бик куәтледерләр. Икътисадән мөһаҗир халкыбызга гына таянган, матдәтән аның көч бик санаулыдыр.

 Шаһгали балалары үзләренең көчләрен ак, кызыл, кара руслардан алганга вә милләтнең сатлык чүп-чарларына таянып эш иткәнгә, аларның мәгънәви бер тиенлек кыйммәтләре юктыр. Халык алдында бер тиен бакыр акчалык хезмәтләре юктыр. Фәкать алар матди яктан дөньяның алтыдан берсен биләгән руслыкка – бүген кызыл руслыкка таянганга матди имкяннәре бик киңдер.

Төрек-татар милләтенең зарарына итәр өчен кирәкле акчалары бик күптер. Димәк, бүгенге көндәге халкыбызның дөньяның төрле почмагына таралган милли тартышын моннан элекке ханнар заманасындагы милли истикъляль тартышы берлә чагыштырсак, гайни бер моназәрәнең тәкрарлануын күрәбез. Төрек-татар милләтенең үзлеген, барлыгын, берлеген сакларга теләүче олуг Мөхәммәд, Сөембикә балалары милли байраклары әтрафына тупланышып, үз илләрен, үз йортларын, үз мәдәниятләрен, үз диннәрен вәхши русның чабатасы астыннан алырга телиләр. Шуның өчен сафны ныгытырга, халыкны берләштерергә тырыша, тырмашалар.

Шаһгали балалары, руслар берлә бер саф булып, төрек-татарның милли байрагына һөҗүмдә рус балтасына тугрыдан-тугры сап булалар. Кайберләре, ачыктан халыкка каршы чыгарга куркып, милли сафны эчтән җимерергә, төрек-татарның милли байрагын көчсезләндерергә хезмәт итәләр. Рус файдасы өчен милләтнең хакын корбан итәләр. Бүгенге көндә безнең илебезне кызыл руслар истиля итеп алган булганга, чит илләрдә аларның матди көчләре бик зур булганга, безгә – милләтчеләргә, Олуг Мөхәммәд, Сөембикә варисларына, аларга каршы матди яктан уникенең берсе булмаганда, милли тартышны алып бару бик авыр. Хосусән безнең беренче сафта баручы көрәшчеләребезгә каршыдан килгән дошманның сөңгесенә, кылычына, угына каршы килү, шул авырлыклар эчендә милли байракны төшермәү бик читендер. Ләкин халыкка Хак ярдәмче дигәнчә, 383 ел бербуйдан дәвам иткән бу канлы, яшьле сугышта бик күп дәрәҗә бездән куәтле дошман көче безнең сафташларыбызны меңләп, миллионлап үтерсә дә, безнең милли иманыбызны кыл кадәре дә киметә алмаганга, милли байрагыбызны бер карышка да иңдерә алмаганга, бүген дә бер эш эшли алмаячактыр. Кылган бөтен матди мәсърафлары, сатлыкларыбызны сатып алулары исраф кына булып калачактыр. 383 ел эчендә русларның бөтен зәхмәтләре, мәшәкатьләре бушка киткән кеби, хәзер мөһаҗәрәттәге руслар, русчыларның да бөтен мәшәкатьләре бушка китәчәктер вә төрек-татар милләте 383 ел үзенең кортылышына югалтмаган иманын хәзер генә югалтмаячактыр. Эчебездәге хаиннәр кирәк эчтән, кирәк тыштан никадәр тартышсалар да, СССР бүленгән көндә, сабикъ Русиянең туфрагы варисларына таратылган көндә, без, Олуг Мөхәммәднең, Сөембикәнең угыллары-кызлары, Идел-Урал байрагы астында үзебезнең бабайларның мирасын алырга хәзер булачакбыз вә бу безнең хакыбыз –кануни, тарихи хакыбыз булганга, Идел-Уралны алачакбыз, халкыбызны коткарачакбыз. 383 ел элек төшерелгән милли байрагыбызны Сөембикә манарасына асачакбыз. Русларның бу озын сөргән золымнарын вә төрле-төрле Шаһгали балаларының хыянәтләрен милләтнең ләгънәте берлә тарих битенә атачакбыз.

Искәртмәләр һәм аңлатмалар:

Ара-сыра – ара-тирә.

Кортылырга – азат итәргә.

Капатучылар – яптыручылар.

Фасикълардыр – әхлаксызлар, имансызлар.

Гайне моназарә – бәхәсләр тулысынча.

Тәкрарланадыр – кабатланадыр.

Истиля итеп – басып.

Мәсърафлары – чыгымнары.

Сабикъ – элекке.

            «Яңа милли юл» журналының 1935 елгы 11 нче санында «Гаяз Исхакый» имзасы белән басылган. Бу мәкаләне Х.Миңнегулов «Гаяз Исхакыйның мөһаҗирлектәге иҗаты» исемле китабында (Казан, 2004) чыгарды. Текст журналдан алынды.

            1 Олуг Мөхәммәд – Олуг Мөхәммәд хан (1405 тирәсе – 1445), Алтын Урда ханы (1419–1437), Казан ханлыгына нигез салучы. 1445 елда Казанда аксөякләр фетнәсе вакытында үтерелгән дигән фараз бар.

            2 Сөембикәләр – Сөембикә (Сөенбикә) (1516 тирәсе – 1554 тән соң), балигъ булмаган улы Үтәмешгәрәй хан вакытында Казан ханлыгы идарәчесе (1549–1551), Олы Нугай Урдасы идарәчесе Йосыф бәк кызы. 1551 елда идарәчелектән төшерелә һәм улы Үтәмешгәрәй белән бергә Мәскәүгә озатыла. Нинди шартларда вафат булуы ачыкланмаган.

            3 Шаһгали – Шаһгали (Шәех Гали) хан (1505–1567), төрле елларда Касыйм ханы (1516–1519, 1535–1546, 1546–1551, 1552–1567) һәм Казан ханы (1519–1521, 1546, 1551–1552). Кече Мөхәммәд ханның оныгы.

            4 «Хөсәения» – бу мәдрәсә 1889 елда Оренбург шәһәрендә ачыла. Нигез салучы һәм иганәче, сәүдәгәр Хөсәеневләр исеме белән атала. Шәкертләре арасында Ш.Усманов, М.Җәлил, М.Фәйзи, А.Таһиров һ.б.лар бар. Мәдрәсә 1919 елда ябыла. Шул елны Татар халык мәгарифе институты буларак ачыла. 1924 елда институт Татар педагогия техникумы итеп үзгәртелә. 1940 еллар азагында бинасы Оренбург авыл хуҗалыгы институты карамагына тапшырыла. «Хөсәния»дә бер ел Г.Исхакый да укыткан.

            5 «Мөхәммәдия» – бу мәдрәсә 1882 елда Казанда ачыла. Галимҗан Баруди нигез сала һәм озак еллар җитәкчелек итә. 1918 елда ябыла. Шәкертләре арасында Ф.Әмирхан, Ф.Бурнаш, М.Гафури, С.Сәйдәшев, К.Тинчурин кебек танылган шәхесләр дә бар.

            6 «Буби»лар – Гобәйдулла һәм Габдулла, Мөхлисә Бубилар (Нигъмәтуллиннар) турында сүз бара. Вятка губернасы Иж-Буби авылында (Татарстанның хәзерге Әгерҗе районы) 1891 елда нигез салынган мәдрәсәгә 1895 елдан Габдулла һәм Гобәйдулла Бубилар җитәкчелек итә һәм укыта, 1911 елның гыйнварында патша властьлары тарафыннан тентүләр уздырылып ябыла, җитәкчеләре һәм кайбер укытучылары хөкемгә тартыла.

            7 …«Буби»ларның мөдәррисләрен төрмәләргә яптыручылар… – XX гасыр башында татар мәгарифе системасы да зур үзгәрешләр кичерә. Яңалыкка омтылган Бубилар мәдрәсәсендә шул заман өчен аеруча әһәмиятле астрономия, математика, рус, француз телләре, физика укытыла. Мондый адымны патша жандармериясе, иске карашлы татар муллалары, карагруһ миссионерлары күтәреп алу ягында тормый, әлбәттә. 1910–1911 еллар эчендә яңа ысул белән укыткан мәктәп-мәдрәсәләргә каршы бер-бер артлы жандармерия идарәләренә донослар языла. Шул исәптән Бубилар мәдрәсәсе өстеннән дә. Аеруча бу эштә Түнтәр ишаны Ишмөхәммәт Динмөхәммәтов (Ишми ишан), Тымытык мулласы Шаһиморат Аделев, Әгерҗе ахуны Хөсәен Әбүбәкеровләр активлык күрсәтә. М.Мәһдиев мәгълүматлары буенча, Габдерәшид Ибраһимовның да катнашлыгы булган. Аларның тырышлыгы белән Бубилар мәдрәсәсеннән ун кеше кулга алына.

            8 Сәедгалиев – Сәхибгәрәй Сәетгалиев (1894–1939), дәүләт эшлеклесе, 1920–1921 елларда ВРК рәисе, Татарстан АССРның Халык Комиссарлары Советы рәисе, 1921–1924 елларда Кырым АССРның Халык Комиссарлары Советы рәисе. Репрессияләр чоры корбаны.

            9 Баембәтов – Гыйлемдар Баембәтов (1886–1933), сәясәт эшлеклесе, журналист; 1917 елда Уфада Мөселманнар эше буенча комиссиариат оештыручыларның берсе, 1917–1918 елларда Милләт Мәҗлесе депутаты. 1924–1925 елларда Мәскәүдә СССР халыклары Үзәк нәшриятында эшли. Репрессияләр чоры корбаны.

            10 Атнагулов – Сәлах (Сәлахетдин) Атнагулов (1893–1938), педагог, сәясәт эшлеклесе, публицист, язучы; Милләт Мәҗлесе депутаты (1917–1918), Идел-Урал штатын гамәлгә кертү һәйәте әгъзасы, соңрак «Татарстан», «Кызыл Татарстан» газеталары мөхәррире, 1927–1929 елларда Гыйльми Үзәк рәисе. Татар алфавитын яңалифкә үзгәртү тарафдары. «Кечкенә шахтер» (1925), «Гарантияле мәхәббәт» (1927), «Каф тавы артында» (1928) һ.б. әдәби китаплар авторы. Репрессияләр чоры корбаны.

            11 Нәзир Түрәколов (1893–1937) – совет һәм партия эшлеклесе, дипломат; 1928–1936 елларда дипломатик агент һәм генераль консул; 1930–1935 елларда  Берләштерелгән Хиҗаз һәм Нәҗд өлкәләрендә (1932 елдан Согуд Гарәбстаны) СССРның тулы вәкаләтле вәкиле. Репрессияләр чоры корбаны. Бу шәхес хакында «Яңа милли юл»ның 1934 елгы 2 нче санында басылган: «Ул (Г.Ибраһимов. – Төз.) большевикларның Хиҗаздагы илчесе вә Төркестанның «Алласызлар» җәмгыяте рәисе, Төркестан мәчет вә мәдрәсәләрен клуб һәм синәмага әйләндерүдә, Төркестан милли эшчеләрен ҮКга күрсәтеп бирүдә кызыл русларга бик күп ярдәм иткән Нәзир Түрәколовка дәлляил (арадашчы) булып хаҗга алып бара, хаҗилар белән таныштыра. Түрәколовның «Бары большевиклар гына ислам дөньясын коткарачаклар» дип ясаган пропагандаларына Габдерәшид казый һичбер каршы килми; хәтта большевик акчасына корбаннар да чалына», – дигән юлларда шәхеснең фаҗигасен күрергә мөмкин.

            12 Габдерәшид Ибраһимов – Рәшид Ибраһимов (1857–1944), җәмәгать, сәяси һәм дин эшлеклесе, публицист; «Мөселман иттифакы» фиркасе оештыручыларның берсе һәм аның Үзәк Комитеты әгъзасы. XX гасыр башында «Миръат» журналы, «әт-Тилмиз» һәм «Өлфәт» газеталарын нәшер итә. 1921 елдан Төркиядә яшәгән Р.Ибраһимов, япон хөкүмәте чакыруы буенча, 1933 елда Япониягә күчеп китә. Кабере Токио мөселман зияратында.

Синәмага – кинематограф.

Чыганак: Исхакый Г. Әсәрләр. 11 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2011. Б. 87-91.

Җавап калдыру