Милли хәрәкәтебезнең тарихын җентекләүчеләр киләчәктә безнең Ерак Шәрекъ мәркәзенең эшләрен өйрәнер өчен архивыбызны күздән үткәрсәләр, мәркәзгә килгән мөрәҗәгатьләр, таләпләр, үтенечләрнең ни дәрәҗә күплегенә, төрле-төрлелегенә гаҗәпкә калачаклардыр. Вә Ерак Шәрекъ төрек-татарының мәркәзе бик зур, бик көчле, бик бай, бик мәһабәтле күрергә теләгәненә шаһид булачаклар. Вә моңардан Идел-Урал төрек-татары үзенең күңеленең кадерле почмагында үз эшен үзе алып барырга бик зур бер омтылыш саклаганнан үз дәүләтен корырга хәзер тора торган бер халык икәнен ап-ачык күргән кебек хөкем чыгарачаклардыр.
Соң, мәркәзне ничек итеп бик көчле, бик бай, бик сүзе үтемле, бик мәһабәт итеп буладыр?
Мәгълүмегез мәркәз халкыннан тупланган корылтай тарафыннан сайлангандыр вә мәркәзнең арка таяначак көче – шул үзенең халкы гынадыр. Аның байлыгы халкының байлыгы һиммәтенә мөнәсәбәт рәвешендәдер. Аның көче, сүзе үтүе халыкның мәгънәви кыйммәтенә мөнәсәбәттер. Аның хөрмәте, мәркәзнең хөрмәте үз халкын саклауга баглангандыр. Шуның өчен мәркәзне бай итеп күтәреп, аның зур матбәгалары, һәйәт, журналлары, бай китапханәләре булсын иде диючеләр мәркәзнең хәзинәсен баетырга тырышырга тиештер. Мәркәзнең сүзе һәр йирдә үтсен иде, кирәк булганда мәркәзнең теләге вөҗүдкә чыгарлык булсын иде, диючеләр үзләре мәркәзнең сүзен тотарга, мәркәзнең дустдошманы арасында хөрмәтен күтәрергә, мәркәзнең дәрәҗәсен төшерерлек, дошманнарны сөендерерлек хәрәкәтләрдән ерак булырга тиештер. Вә мәркәзнең йомышларын, мәркәзнең эшләрен фәлән рәиснең эше, фәлән әфәнденең кушуы дип карамаенча, бөтен милләтемнең кушуы дип, ул йомышны вакытында эшкә ашырырга тырышырга кирәктер. Милләтебезнең мәгънәви көчкә аз-маз ия булган укымышлырак бүлегебез, кылны кырыкка ярмаенча, һәрнәрсәдән бер гаеп табарга башын ватмаенча, кулындагы көче белән гомум йөккә җигелергә тырышырга тиештер. Ике бакыр – бер тиенлек, мәгънәсезлек үпкә-сапкаларны сылтау итмәенчә, милли вазифасын үтәргә ашыгырга тиештер. Шулай итеп, Ерак Шәрекъның матди-мәгънәви көчне бер милли-дини кыйблага каратып, бер байрак әтрафына туплый алсак, мәркәз көчле булган буладыр. Әгәр инде төрле-төрле мәгънәсез сылтаулар белән матди көче бары матди бурычыннан, мәгънәви көче бары мәгънәви вазифасыннан тартынса, үзеннән-үзе мәркәз көчсез булачактыр. Безнең милли оешмаларыбыз милләтебезне сөюгә генә корылганга, безнең эшебезнең яхшылыгын, начарлыгын үлчәүче йиребез фәкать милли вөҗдане мәхкәмәбез генә булганга, без кемне дә, син яхшы бул, син динле бул, син милләтче бул, дип көчләп куша алмыйбыз. Милләтенең тамырына балта чабучы хаингә дә, динне сатып һай-һойда үткәрүчегә дә, дини-милли гореф-гадәтне аяк астына таптаучыга да каршы безнең полисәбез дә, төрмәбез дә, сөргенебез дә юк. Аларга кирәкле җәзаны бирә торган камчыбыз да, чыбыркыбыз да юк. Безнең бөтен яхшылык-ларыбыз, начарлыкларыбызга җәза бирә беләчәк куәтебез фәкать милли вөҗданыбыздыр вә бүгенге эшебезгә бәһа куячак фәкать киләчәк буыныбыздыр. Барлык көчебезне туплап, үзебездән үзебез ясаган барлыкны яшәтә алсак, үзебезгә, үзебезнең балаларыбызга файдалы булачактыр. Әгәр инде шуны булдыра алмасак,зарарда калган да без үзебез генә, бигрәк тә безнең яшь буыныбыз булачактыр. Һичбер халыкның эшене һичбер вакытта Яхъя мулла пәриләре эшләмәгән кебек, һичбер халыкның дошманнарына каршы Сәетбаттал гази сугышып җиңеп бирмәгән кебек1, безнең дә эшебезне, милли эшебезне чит бер көч эшләмәячәктер. Ләкин Ерак Шәрекъ корылтае сызган юлдан милли-дини эшләребезне алып барырлык матди-мәгънәви куәтебез бармы? Бу сөальгә җавапны тормыш үзе бирде. Һәр йирдә халкыбызның аз-маз көче белән тупланып мәктәп ачуы, мәхәллә коруы, мәсҗед, мәк-тәп салуы – бу шул сөальнең җавапларыдыр. Халкыбызда аңлык куәт бик бардыр һәм дә халкыбыз бик миллидер, диненә садыйктыр. Гореф-гадәтен бик сакларга тырышадыр, халкыбыз аектыр, эшчәндер, тырыштыр. Бик күп милләтләргә насыйп булмаган яхшы сыйфатлар безнең халкыбызда бик күптер. Шуның өчен милли бинабызның кирпечләре бик тазадыр, бик һәйбәт эшләнелгәндер. Ул кирпечләрне бер-берсенә баглый торган милли-дини хис тә бик куәтледер. Аның ничек корылуы кирәклеге дә һәркемгә дә ачык мәгълүмдер. Аның фасады, планы әллә кайчан эшлән-гәндер. Дөньяда дустны кызыктырырлык, дошманын пошындырырлык булгандыр. Фәкать аны карлы, буранлы көннәрдә ышык булырлык итеп тәмам гына итү авырдыр. Ник? Чөнки милли бинаның башын ябарга вакыт җиткәндә, шуны эшләргә тиешлеләр. Безнең берсе: «Ник минем исемне зур хәреф белән бинаның башына язып куймадылар? Мин фәлән кадәр акча куйдым», – дип кычкыра; икенчесе: «Ник миңа дуст булмаган фәлән кешене арага алдыгыз?» – дип кул селти; өченчесе: «Ник минем хатынымны мактамадыгыз, ник минем кодачаның көндәшен яманламадыгыз?» – дип үпкә-сапка эшли. Бинаның зур, авыр эше беткәнен күрсә дә, башын ябып, ишеген, тәрәзен куеп торырга ярарлык итәргә сарыф ителәчәк көчен сүз тартыштырырга сарыф итә, кирәкле вакытны әрәм итә, форсатны качыра, вә эш тәмам булып вакытына өлгермидер. Безнең эшләребездә бу – һәрвакыт очрый торган зур кимчелегебездер. Вә һәм дә безнең бик күп хезмәтләребез, эшләребезне сәмәрәсез калдырып килгән зур бер бәхетсезлегебездер. Ерак Шәрекъта да бу юк түгелдер. Хәзинәгә егерме биш-утыз мең сумга төшереп мәрхүм Гыйниять хәзрәт мәсҗед салдырса да, мәхәлләсе, шуны күреп, укырлык итәр өчен кирәкле булган бер-ике мең сумлык акчаны вә лөзүме булган һиммәтне таба алмаганнардыр. Мәсҗед вәйран булган. Меңнәр-меңнәр акчалар әрәм киткән. Әллә никадәр кешенең тырышуы-тырмашуы, эшләве җилгә очкан. Менә бу кимчелек – халкыбызның киң катлавының хатасы; халкыбызның һәммәсенең гөнаһсы түгелдер. Бу – урта сафыбызның, бераз аңлы дигән укымышлыларыбызның гаебедер. Урта сафыбызның үзенең милли вазифасы алдында мин-минлекне баш идерә алмавыннан килеп чыккан бәхетсезлектер. Бездә бер ахмак, ачуланса, сыер дулаган кебек, күзенә ни тугры килсә – шуны җимерәдер. Һичбер куәт аның бозыклыгын тотып кала алмыйдыр. Ул ялган, донос та эшли, ул саф кешеләрне дә котырта. Ул яллап хулиганнардан милләтен төшерә торган начарлыклар да эшләтә. Ул саф, пакь эшчеләребезне – эштән арыган милли эшчеләребезне – саф башыннан җибәрергә бөтен бозыклыкны кыла. Ул үзенең бөтен киләчәгенә тап булырлык бала-чагасы алдында мәсхәрә булачак хәрәкәтләрдән дә тартынмый. Менә шул котырган эт, дулаган сыер хәрәкәтләреннән Ерак Шәрекъ төрек-татары үзенең эшләрен саклый белсә, үзенең ту-дырган мәркәзне үстерә белсә, эш эш булып чыгачактыр. Әгәр тугыз баҗаны бер бүре ашаган хикәясендәге кебек, һәрбер аңлы милләтче баҗа ролен уйнаса, бүре һәрнәрсәне ашап бетерәчәктер. Ерак Шәрекъта дини-милли эшләрне бергәләп, мәркәзләндереп алып барыр өчен кирәкле булган бөтен көчләр җитәрлек. Кыенлык фәкать аларны җыйнаудадыр. Вә аларны бер нәрсәсенә баглап бер милли көч хәленә китерүдә генәдер. Безнең милли эшләребез вакытында бик яхшы йөрелгән, яхшы машиналы сәгать кебектер. Бер усал, бер ахмак, ул сәгатьнең машиналарын сүтеп, төрлесен төрле йиргә ыргыткан. Бер якта – пружинасы, бер якта – көпчәкләре, бер якта телләре ята. Кулыбызда сәгатьнең эче генә калган. Менә без шул сәгатьнең таркау кисәкләрен – берсен Хайлардан, берсен Шанхайдан, берсен Кобедан, берсен Харбиннан туплап, аны җыелган, йөрерлек хәлгә китереп, үзенең эченә куймакчы булып маташабыз. Шул таркау көчләребезне мәркәзләштермәкче булабыз. Кырык төрле машина кисәкләренең кырык төрле урыны бар. Боларны һәммәсен үз-үзенә таман итеп йирләштерергә кирәк. Шуларны акрын-акрын урнаштырырга маташабыз, тырышабыз. Төн буе утырып, инде тәмам була язды, бер генә винты калды, иртәгә яңа көч белән табабыз дип ятсак, иртә торганда, безнең теге тупланган сәгать эчебезнең әллә кем тарафыннан таркатып ташланганын күрәбез. Тагы яңадан эшкә башлыйбыз. Сәгатьченең эше сәгатьне йөртерлек итеп һәммәсен урыны-урынына йирләштерү булганга, бик авырдыр, зәхмәтледер. Винтикның берсе генә урынында булмаса да, эш эшкә ашмыйдыр вә сәгать йөрмидер. Моны сәгать остасы гына эшли аладыр. Сәгатьне бозар өчен һич тә сәгать остасы булу кирәк түгел. Аңарга итек белән бер бассаң, чәлпәрәмә киләдер. Эченә зур гына бер төкерсәң дә, йөрүеннән туктыйдыр. Бер какырсаң инде, тәмамән яңадан төзәрлек эш туадыр. Бер кечкенә генә винтикны алып ташласаң, яңадан базардан винт эзләргә каладыр. Ерак Шәрекътагы ике ел дәвам иткән милли тартыш – менә шул сәгать остасы белән сәгатьне бозучыларның тартышы кебек бер эштер. Вакытында бозык, җүләргә ирек биргән йомшаклыгыбыздан килеп чыккан хатадыр. Инде бу кадәр вакыт матди-мәгънәви көч сарыф иткәннең соңында тагы ук шул азгыннардан, шул милли зыянчылардан милли оешманы суыттырабызмы, шул сәгатьне боздырабызмы? Бу милли эшне саклау, шөбһәсез, бөтен милләтчеләрнең бурычыдыр. Бу бозыкларга аңламаенча ярдәм итүче җүләрләрне туктату да аларның вазифасыдыр. Шөбһәсез, бер бозучылык, эчтән кергән зыянчылыкның артыннан бик зур дошман кулы – безнең тарихи дошманыбызның кулы яшеренеп ятадыр. Бу әле кораллы күз белән карамаганда, бәлкем, күрелми дә торгандыр. Фәкать моның барлыгында һич шөбһә юктыр. Вә безнең Ерак Шәрекъ татарының милли-дини эшләрен мәркәзләндерүен бозуда бу тарихи дошманның уйнаган роле бик зурдыр. Бүген итәк астыннан әле моны, әле тегене курчак кебек уйнатып ятучы шул көч көннең берендә ап-ачык булып мәйданга чыгачактыр. 17 нче елда бөтен провокаторларның бердән пәрдәләре ачылганы кебек2, бүгенге провокаторлар, зыянчыларыбызның да пәрдәләрен, мөхәкъкак ачылачактыр вә милләтнең төкереге алдына боларның сатлык йөзләре, имансыз битләре мәгъруз калачактыр. Мәскәү съезды ун провокатор муллага нәфрәт игълан иткән кебек, киләчәк корылтайларыбыз да Ерак Шәрекъның шул зыянчыларын шундый ук нәфрәтләрдә булыначактыр. Фәкать безнең бүгенге вазифабыз – ул көнне көтеп тормаенча, бүген шул азгыннардан, шул бозыклардан үзебезнең тудырган милли-дини берлегебезне саклап калдыру, аңа яшәргә имкян бирерлек зәмин хәзерләүдер.
Моны сафыбызның эшләвендә шөбһәбез юктыр.
Искәртмәләр һәм аңлатмалар:
Матбәгалары – типографияләре.
Һәйәт – идарә, комитет.
Вөҗүдкә – барлыкка китерүгә.
Вөҗдане мәхкәмәбез – вөҗдан кушуы, хөкеме.
Сәмәрәсез – нәтиҗәсез.
Лөзүме – кирәге.
Вәйран булган – җимерелгән.
Мәгъруз калачактыр – белдереләчәктер.
«Милли байрак» газетасының 1936 елгы 14 февраль санында «Гаяз Исхакый» имзасы белән басылган. Текст шуннан алынды.
1 …Сәетбаттал гази сугышып җиңеп бирмәгән кебек… – «Сәетбаттал» («Кыйссаи Сәетбаттал») – XIII гасыр төрек әдәбияты үрнәге. Сәетбаттал – шул әсәрнең герое.
2 17 нче елда бөтен провокаторларның бердән пәрдәләре ачылган кебек… – 1917 елның 1–11 майларында Мәскәүдә узган I Бөтенроссия мөселманнары корылтаенда Буби мәдрәсәсе һәм мөдәррисләренә каршы оештырылган доносчылар, провокаторларның исемнәре рәсми халык хөкеменә тапшырыла. Г.Исхакый язган ун провокаторның исеме һәм фамилияләре түбәндә тәкъдим ителә: Буби имамы Габдрахман Кәрими, Түнтәр имамы вә ишан Ишмөхәммәт Динмөхәммәтов, Оренбург имамы Мөхәммәтвәли Хөсәенов, Томск ахуны Хәмзә Искәндәров, Чиләбедән Аксак ишан улы Габделхәй Корбангалиев, «Дин вә мәгыйшәт» мәҗмугасы мөхәррире Гыйльметдинхан Исламов, Чиләбедән Аксак ишан Габдулла Корбангалиев, Сафа Баязитов, Чишмәдән Гайнетислам Мөхәм-мәтҗанов, Иркутскидан мулла Байморатовлар (мәгълүмат Төркиядә чыккан «Казан» журналыннан алынды).
Чыганак: Исхакый Г. Әсәрләр. 11 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2011. Б. 122-125.