4 ФЕВРАЛЬ, 1936 ЕЛ

Моннан тәмам бер ел элек бүгенге көндә бөтен Ерак Шәрекъ төрек-татарларының Беренче корылтае ачылды. Вә бөтен Ерак Шәрекъка таралган Идел-Урал төрек-татарларының мәхәлләләре, җәмгыятьләре, оешмаларының 41 вәкиле 11 көн бербуйдан тормышның алдыбызга куелган мәсьәләләрен мөзакәрә итте. 15–16 еллык мөһаҗәрәт тормышыбызда бу көннән иртәгә калдырылып килгән мәсьәләләребезне хәл итәргә тырышты вә, милли-дини эшләребезнең юлларын эзләп, аларга маяклар какты.

Инде аңарга бер ел вакыт үтте. Бу корылтайның сайлап кал-дырган мәркәзе шул дини-милли эшне алып барды. Мәркәзнең шөгъбәләре (диния, миллия, мәгариф, нәшрият, кятабәт) үз өстенә төшкән милли-дини вазифалары имкян дахилендә эшләп килде. Бу эшләрнең ничек баруы һәрвакыт аңлатмалар белән халкыбызга белдерелеп торган кебек, боларның җиде айлык хисабы китап рәвешендә нәшер дә ителде1. Калган айларныкы да тиз көндә бөтен милләтнең күз алдына куелачактыр. Вә бөтен бер еллык эшебез вә шул бер еллык эчендәге уңышларыбыз, җитешсезлекләребез киң милләтче катлауның күз уңына салыначактыр. Бу эшләрнең хакында фикер йөртү, боларның баруын җитәкләү һәрбер милли оешмаларның вә аерым милләтчеләрнең хакы булганга, болар хакында хәзер тукталып тормыйбыз. Бу хакта язучыларга, фикер бәян итүчеләргә мәркәзнең ишекләре һәрвакыт ачыктыр. Вә һәр милләтченең фикере, теләге зур дикъкать белән тыңланып, һәрбер милли теләк имкян дахилен дә тормышка татбикъ ителергә тырышылачактыр. Безнең милли эшебезнең корылуы милләтебезнең төрле йирдә яшәүче өлешләренең фикерләрен, теләкләрен бергә җыеп, күпчелекнең теләге – милләтнең теләге итеп алып бару вә шул күпчелекнең теләгенә буйсыну нигезенә корылгандыр. Менә шул күпчелекнең, милләтнең теләген белер өчен дә корылтаебыз үзе дә җыелган вә шул күпчелегебезнең теләген милли теләк төсенә кертер өчен вәкилләребез, көнне төнгә катып, 11 көн бербуйдан чалыштырылгандыр. Вә шул теләкләрен вөҗүдкә чыгару мәркәзнең сайланган әгъзаларына вазифа итеп йөкләгәндер. Хәзерге көнне мәркәзнең эшләнеп яткан эшләре фәлән рәис, фәлән шөгъбә рәисе, фәлән кятибнең теләгенә каприз гына түгелдер. Бөтен Ерак Шәрекъ төрек-татарының күпчелегенең теләгенең гәүдәләнеп дөньяга чыгуыдыр. Бу мәркәзгә буйсыну, фәлән рәиснең, фәлән әфәнденең сүзен тоту гына булмаган кебек, бөтен милләткә буйсынудыр. Бөтен милләтнең күпчелегенең теләге алдында баш ию дигән сүздер. Билгакес, мәркәзнең алып барган милли эшенә каршы килү, аның милли вазифасын үтәвенә төрле сылтау белән комачаулык тудыру – фәлән рәиснең, фәлән кятибнең шәхесенә каршы гына эшләнгән начарлык түгел, милләтнең күпчелегенә каршы эшләнгән бозыклыктыр, милләткә каршы хәрәкәттер.

Кобе мәркәзе тарафыннан корылтай туплау кирәкме-юкмы дип, Ерак Шәрекъның һәрбер оешмаларына үткән ел бирелгән сөальләргә җавап кайтарганда, идарәләребез, аерым милләтчеләребез шуны аңлап эшләгәндер вә, үзенең мәхәлләсеннән, җәмгыятеннән, оешмасыннан корылтайга вәкил сайлап күндергәндә, һәрбер милләтче шул сайлавы белән корылтайның карарларын үтәшергә, корылтайның кабул иткән эшләрен вөҗүдкә чыгарырга комачауламаска вөҗданына сүз биргәндер, вә милләте алдында ант иткәндер. Һәрбер милләттә бу шулай булган кебек, безнең дә элеккеге вакытларыбызда илебездә милли эшләребез шулай булып килгәндер. Ерак Шәрекъта да шулай булырга, шул юлдан барырга тиештер. Моның шулай икәнлеген белеп, Ерак Шәрекътагы Идел-Урал төрек-татарын дини-милли мәдәнияте тирәсендә берләште дип фикер ясап, мәмләкәтнең хуҗалары манҗур, ниппоннар безнең эшебезгә хөрмәт күрсәткәндер. Безнең мөәссәсәләребезгә милләтебезнең күпчелегенең тәрҗеман әфкяре дип мөгамәлә иткәндер. Шул берлекне күреп, чит милләтләр безнең милли хәрәкәтебезгә кыйммәт биргән, бәһа куйгандыр вә безнең Аурупадагы, Асиядәге дустларыбыз сөенгән вә безнең дошман- нарыбыз шул берлегебезнең гәүдәләнүенә көенгән, кайгыргандыр. Димәк, Беренче корылтай Ерак Шәрекътагы таркау хәлдәге милләтчеләребезнең дини-милли теләкләрен гәүдәләндерергә вә аларны тормышка татбикъ итүнең юлларын күрсәтүгә башка, безнең Идел-Урал төрек-татарының башка милләтләр алдында кыйммәте-бәһасенең күтәрелүенә, аның дәрәҗәсенең юксәләнүенә хезмәт иткәндер. Ерак Шәрекъ Беренче корылтайның бу хезмәте бүгенлек-иртәгәлек кенә булмаганга, моның файдасы да бүген-иртәгә белән генә чикләнмәенчә, киләчәгебез өчен дә тәэсирен күрсәтәчәк бер тарихи хезмәттер. Беренче корылтайның уңышларының иң зур уңышы менә шул милли берлекне тудыру, гәүдәләндерү вә аны милли рельсага утыртып, алга таба атларга хәзер рәвешкә кую, дөньяга танытудыр. Беренче корылтаебызның һичбер онытылмаячак икенче хасыяте, аның милли төстә, милли калыпта гына булып читтән килгән һәрбер сәяси агымнарның тәэсиреннән тәмам азат булуыдыр. Беренче корылтай башыннан башлап ахырына кадәр Идел-Урал төрек-татарының үзенең генә эшләре вә теләкләре белән мәшгуль, үзенең генә корылтаедыр. Ул руслар белән уртак булган фәлән партиянең яисә башка милләтләр белән иштиракь булган фәлән агымның тарафдарларының корылтае түгелдер. Ул төрек-татарның милли корылтае гынадыр. Ул төрек-татарның үзенең эшен үз юлы белән, үзенең матди-мәгънәви куәте белән генә бергәләп, күмәкләп эшләргә омтылуы гынадыр. Корылтай үзенең кабул иткән резолюцияләренең башына: «Без, Идел-Урал төрек-татарлары, илебездә аерым бер милләт булып яшәдек. Мөһаҗәрәттә дә без төрек-татар булып яшибез вә шулай итеп үзебезне танытырбыз, – диделәр. – Йирнең хуҗалары манҗурлар, ниппоннардан да без – руслар белән һичбер галякасы булмаган төрек-татар милләтенең балаларыбыз, безнең теләкләребез төрек-татар мөһаҗәрәтенең күпчелегенең теләге дип кабул итүне үтенәбез», – диделәр. Хөкүмәткә бирелгән беренче меморандумнарның башында безне руслар белән катыштырып йөртмәүне2 вә безнең күпчелегебезнең теләгенә милләтебезнең милли теләге дип карауны риҗа иттеләр вә моны тәмам милли аң белән вә милли хокук белән сөйләделәр. Һәрбер йирдәге оешмаларыбыз вә аерым милләтчеләребез безнең бу теләгебезне хаклады вә хаклап кабатлады. Беренче корылтаебыз, үзен руслардан вә башка милләтләрдән аерым йөртеп, төрле-төрле рус партияләреннән өстен торып эш итүе белән чит илләрнең милли хәрәкәтен аңлаучылары алдында зур бер хөрмәт казанды. Идел-Урал төрек-татар милләтенең күпчелегенең русларның әле бер партияләренә, әле берсенә койрык булып, алар кулында уенчык булып йөрүдән үскән икәнлекне, фикрән мөстәкыйль бер милләт булган икәнлекне ап-ачык күрсәтте. Бу да – Беренче корылтае-бызның зур бер уңышыдыр вә зур тарихи хезмәтедер. Корылтаебыз үз барлыгыбыз, үзлегебезне милли берлегебез белән генә алып барырга, шул милли берлегебез белән генә яшәтергә, үстерергә вә, шул үзлегебез, берлегебездән генә чыгып, киләчәккә таба күз карашы ясарга вә киләчәккә таба барырга юл фонаре бирде. Аллага тапшырдык, дип, безне олуг милләт юлына, озын юлга күндерде. Безнең Идел-Урал төрек-татарының милләтне, динне, барлыгын, үзлеген саклавы кемгә файдалы, кемгә зарарлы?

Әүвәлән бу – безнең үзебез өчен бердәнбер юл, бу безнең кебек төрле йирдә җәфа чигә торган төрек балалары өчен, безнең кебек бер диндә тора торган, җәберләнгән мөселманнар өчен, безнең кебек, азиат дип, һәрвакыт кыерсытылып килгән Асия милләтләре – моголлар, манҗурлар, ниппоннар өчен файдалыдыр, кирәк-ледер. Безне һәрвакыт кол итеп, үзенең чыбыркысы астында йөртергә теләгән, безнең озын тарихыбызда милли-дини эшләребезгә катышып комачаулаган руслар өчен бу зарарлыдыр. Үз исемебездән үзебез сүз сөйләү вә без Ерак Шәрекъның зур милләт-ләре – ниппоннар, манҗурлар, кытайларга үзебезне аерым милләт дип танытып, теләгебезне үзебез аңлатуыбыз, безнең белән сату-алу итүче русларга кулларыннан азыкларын алу, мин көтүче, мин хуҗа, дип, үзен таныткан рус сәясәте саламторханнарының көтүен, куян, сыерын кулыннан тартып алудыр. […]* аларга зарарлыдыр. Безнең милли үзлегебезне саклар өчен милли берлеккә сарылуыбыз, илебездәге 35 миллион төрек баласын милләтсез-динсез кол итәргә теләгән большевиклар өчен куркынычлыдыр. Аларның 15–16 ел эшләп килгән бозык ниятләрен пәрән-заран китерәчәк эштер. Менә шуның өчен дә безнең корылтайның теләкләрен вөҗүдкә чыгартмас, безнең бер милләт булып, Ерак Шәрекъта корылуыбызны тәмамлатмас өчен, Мәскәү җиң сызганып кереште, үзенең бөтен агентларына безнең үзлегебезне, берлегебезне ватарга кушты. Аларга бик зур матди көчләр бирде. Безгә каршы бөтен тарафтан һөҗүм ачтырды. Бу һөҗүмнәр бер йирдә имамга каршы, бер йирдә бер могтәбәр милләтчегә каршы, бер йирдә мәркәзнең рәисенә каршы, бер йирдә мәркәзнең бер эшчесенә каршы кебек иттерелеп, зыянчылык төсендә эчебездә эшләндеме, әллә рус матбугаты төрле исемдәге рус оешмалары исеменнән тыштан эшләтеләме, боларның барысы да безнең эшебезнең, хәрәкәтебезнең йөрәгенә каршы иде. Милли үзлегебезне корыр өчен, милли берлегебезне ватар өчен вә безнең урта сафыбызны милли юлдан адаштырыр өчен иде. Вә бу һөҗүмнәр катгыян аерым шәхесләргә каршы гына түгел, безнең милли вөҗүдебез, милли вөҗданыбызга каршы иде. Корылтайга каршы сонгый рәвештә ясалган Корбангалиевнең ялган донослары3 вә аның иярченнәренең төрле пылчыратмалары кебек арабыздагы бер байгураның корылтайга мәгънәсез үпкәләре, икенче йирдә бер хатынның көнчелекләре, өченче йирдәге бер гакыллы башның «кылны кырыкка ярып, фәлән маддәдә запятой урынына нокта куелган, фәлән йирдәге нокта урынына запятой куелган» дигән лыгырдамалары нәтиҗә игътибары белән шул ук милли сафны җимерүгә хезмәттер. Шулай ук большевик сыбызгысына биюдер. Безнең эшебезне читтән карап баручы, милли мөҗадәләнең ничек булуын белүче бөтен дустларыбыз моны шулай дип аңлыйлар, Аурупа, Асиягә таралган бөтен аңлы милләтчеләребез моны шулай дип беләләр. Ерак Шәрекъның да милләтчесе, төрле гайбәтче хатыннарының күз буяуларына карамаенча, төрле милли хаиннәрнең алтынлы кәгазьгә төреп биргән милли зәһәрләренә алданмаенча, бу хакыйкатьне хакыйкать итеп аңларга тиештер. Вә шул хакыйкатьтән чыгып гамәл итәргә тиештер. Халкыбызның күпчелеге, шул хакыйкатьне аңласа, үзенең милли үзлеген, барлыгын саклар өчен кирәкле булган берлекне дә саклаячактыр. Төрле сылтаулар белән шул милли берлекне бозарга теләүчеләре нинди төстә булсалар да, үз арасыннан чыгарып ыргытып, үзенең күпчелеге корган корылтаен вә корылтайның ясап калдырган эшләрен вөҗүдкә чыгарырга ил берлеге белән ябышырга тиештер. Милли эшне һичбер йирдә, һичбер вакытта чит халыклар эшләп бирмәгән, милли-дини эшне безнең бабайлар да үзләре эшләгән. Рустан, чуваштан көтеп тормаган. Без дә үз йөгәнебезне үзебез тартсак кына, эш эш булачак. Милли вазифа бер көн белән бер йирдә дә бетми, бетмәгән, бетмәячәк. Бездә дә ул бер корылтаен кору белән генә бетмәде. Аның һәр көнне эше бар. Һәр көнне кирәге бар. Дөньяның иң мәдәни халыклары – нимесләр, французлар – без җитәрлек тәрәкъкый иттек инде дип туктамаенча эшләп яткан кебек, без дә үз эшләребезне алып баруда бүген дә, иртәгә дә, бу ел да, киләсе ел да, ары ел да эшләргә тиешбез. Милләтебезнең язмышын яшь буынга биргәнчә эшләргә тиешбез. Менә шул иман белән, шул игътикад белән корылтай үтеп, аның карарлары эшләнеп, аның мәркәзе сайланып беткәч тә, минем шәхсән милли вазифам тәмам булса да, мин ерак шәрекълы булмасам да, башка йирдә милли эш бик күп булса да, бер ел монда эшләдем. Аллага шөкер, бу эшем дә корылтайның тудырган хәзинәсеннән бер тиен көмеш акчагызны алмаенча эшләдем. Мәктәптә укыячак балам булмаса да, мәктәп төзетү эшенә дә катыштым. Җимерелгән мәсҗедләрегезне төзәттерү кайгысын да уртаклаштым. Эшләребезне кануни юлга куюда да кулдан килгәнне аямадым. Мәркәзнең яшь эшчеләренә үземнең белемем, тәҗрибәм белән ярдәмгә килергә тырыштым. Боларның һичберсе фәләннең урынына мулла булыр өчен, фәләннең йиренә мөгаллим булыр өчен эшләмәдем. Фәкать милли вөҗданым кушуы буенча эшләдем. Эш эш булып аякка басканда үз аягы белән тәпи-тәпи йөрерлек булсын иде, дип эшләдем. Бусы могавин, бусы кятибнең вазифасы, бусы малиянең бурычы, бусы мәгарифнең эше дип тормадым. Болар – мәркәзгә сайланган кешеләрнең фарыз кифая-ләре, алар эшли алмаса, мин эшлим дип эшләдем. Ләкин безнең мәркәзебез ихтыяҗына күрә төрле шөгъбәләргә бүленеп төзелгән кебек, бар эшебез дә минем Ерак Шәрекъта озын вакыт кала алмавымны күздә тотып корылган иде. Өч могавин сайланып, боларның берсе мәркәздә утырып эшләү шарты белән мәгашле иттереп куелган иде. Вә минем милли вазифам Синьцзянга барып, хөкүмәт даирәләре белән сөйләшеп, аңлашып, вәкилләрне таныту белән тәмамән беткән иде, үткән иде. Тасдыйкыбызны ашыктырту, матбугатыбызны тудыру эшенә ярдәм итүе нияте белән һаман кала килдем. Шулай итеп, бер ел гомер үтте дә китте. Шул бер елда мин монда эшләгәндә, табигый милли сафыбызның икенче почмагында минем йирем буш калды. Минем эшли торган эшем башка йирләрдә эшләтмәенчә кичекте. Инде монда, Ерак Шәрекъта, Аллага шөкер, менә мәркәзебез, менә башкармабыз, менә могавине рәисләрегез, менә гәзитәбез, менә эшчеләребез, менә бер еллык эш тәҗрибәбез, фәкать шул салынган сукмактан эшне алып бару гына, яндырылган фонарьны сүндермәенчә вакытында маен салып тору гына, күтәрелгән милли байракны дошманнан саклау гына каладыр. Ерак Шәрекъ корылтайлары бу тарафта аны гына алып барырлык матди-мәгънәви көчләр барлыгын бик каты исбат иткәнгә, иншаллаһ, башланган эшне алып бару, бергә сакланган милли йөкне тарту авыр булмаячактыр. Фәкать һәрбер сайланган мәркәз әгъзасы үзенең милли вазифасын онытмаенча, үзенең милли бурычын вакытында үтәргә ашыгу гына кирәктер вә һәр милләтче матди-мәгънәви ярдәмен кичектермәенчә вә һичбер кемнән чакыру көтмәенчә эшләп торуы шарттыр. Милләт эше һичбер халыкта дию пәриләре кулы белән эшләнмәгән кебек бездә дә фәкать үз көчебез белән генә эшләнгәндер, моннан соң үз көчебез белән эшләнәчәктер вә бу эш бер кичә кую, бер театр уйнау кебек бер мәртәбәдә бетә торган эш түгелдер. Бу – милләт дәвам иткәнчә бара торган вә милләтнең ихтыяҗы арткан саен арта бара торган, үсә бара торган милли бурычтыр. Үзеннән-үзе төрек-татар дигән милләтчегә, үзеннән-үзе мөселман дигән кешегә бер милли бурычтан посып калу да – качып калу да киләчәк буынның, безнең баланың-чаганың яшүсмер, кардәш кабиләңне алдау гынадыр. Вә моннан зарар күрүче дә син вә синең якыннарың гынадыр. Вә милли йөкне бергә-бергә алып баруыбыз да авыр түгелдер, бер дә күтәрә алмаслык түгелдер, машина корылгандыр, юлга салынгандыр, эшләр рельска куелгандыр. Фәкать теләк кирәк тә иман кирәк. Менә шуларны игътибарга алып, һәрбер милләтче үзенең вазифасын һәрбер аңлы мөселман үзенең матди-мәгънәви бурычын үтәргә ашыксын вә һәрбер идел-ураллы үзенең шулкадәр авырлык белән күтәргән милли байрагын дош-маннарның аяк астына төшүеннән сакласын.

Аллаһ ярдәмчесе булсын! Эшкә, милләттәшләр, вазифа башына, милләтчеләр!

Искәртмәләр һәм аңлатмалар:

Кятабәт – секретариат.

Имкян дахилендә – мөмкинлек биргәнчә.

Татбикъ ителергә – яраклаштырылырга.

Чалыштырылгандыр – эшләнгәндер.

Вөҗүдкә чыгару – барлыкка китерү.

Тәрҗеман әфкяре – фикерләр чагылышы.

Юксәләнүенә – югары күтәрелүенә.

Хасыяте – үзенчәлеге.

Иштиракь булган – уртак булган.

Галякасы – бәйләнеше, мөнәсәбәте.

Риҗа иттеләр – сорадылар, үтенделәр.

* Сүз язылмаган (микрофильмда).

Катгыян – катгый рәвештә.

Сонгый – ясалма.

Мөҗадәләнең – бәхәсләшүнең.

Игътикад – ышану, инану.

Могавин – урынбасар.

Фарыз кифаяләре – эшләгән уңышлары.

Мәгашле – акчалы.

Тасдыйкыбызны – раславыбызны.

            «Милли байрак» газетасының 1936 елгы 7 февраль санында «Гаяз Исхакый» имзасы белән басылган. Текст шуннан алынды.

            1 …боларның җиде айлык хисабы китап рәвешендә нәшер дә ителде – бу урында Г.Исхакый Ерак Шәрекъ Идел-Урал төрек-татарлары мәдәнияте җәмгыятенең «Бюлетен»ен истә тота кебек.

            2 Хөкүмәткә бирелгән беренче меморандумнарның башында безне руслар белән катыштырып йөртмәүне… – Ерак Шәрекъта яшәгән төрек-татарлар, Г.Исхакый бу төбәккә килү белән, Идел-Урал мәдәни җәмгыятьләре төзи башлый. Япония һәм Кореядә яшәүче төрек-татарлар 1934 елның 9–12 маенда Кобе шәһәрендә корылтай үткәрүгә ирешәләр. Бу корылтайда үзәк идарә сайлау, киләчәккә эш планнарын раслау белән беррәттән япон хөкүмәтенә күп кенә резолюцияләр, шул исәптән меморандум да кабул итәләр. Шунысы бар: Ерак Шәрекъ Идел-Урал төрек-татарлары мәдәни җәмгыятенең 1935 елгы 4–14 февралендә Мукденда узган I Гомуми корылтае кабул иткән мөрәҗәгатьтә Г.Исхакый телгә алган меморандум турында да сүз бар: «Причем Съезд принял резолюцию об обращении к Ниппонскому Правительству с просьбой относиться к тюрко-татарам, как совершенно обособленной нации и вести их дела отдельно от русских эмигрантов, Съезд выбрал Национально-религиозный центр, которым особым меморандумом ознакомил властей (Министерство Внутренних Дел, Иностранных Дел, Департамент Полиции и Штаб), как с работой Съезда, так и со всеми желаниями и чаяниями тюрко-татарского народа».

            3 …Корбангалиевнең ялган донослары… – Г.Исхакыйның Ерак Шәрекъка килүе төрек-татарлар арасында эзсез калмый. XX гасырның 20 нче елларында төрек-татарларны ислам тәгълиматы нигезендә берләштерүне алга сөргән Г.Корбангалиев белән 30 нчы елларда Ерак Шәрекъта милли таркаулыкны бетерү, аларны бер милли фикер астында туплауны максат итеп куйган һәм шул идея генә милләтнең бөтенлеген саклаячагына ышанган Г.Исхакый белән ике арада дошманлык туа. Н.Дәүләт бу турыда: «Ягъни бу капма-каршы полюсларның каршылыкка килүе котылгысыз иде. Корбангали Г.Исхакый үзен тәхеттән бәреп төшерә алырлык һәм иң азыннан да икенче планга күчереләчәк бер шәхес итеп кабул итүе дә чынлыкта нигезсез түгел иде», – дип яза. Г.Корбангалиевнең бөтен ялган донослары, төрек-татарларның берләшүенә каршы кылган пычрак гамәлләре үз вакытында ук милләттәшләренә һәм Япон хөкүмәтенә фаш булган. Алар «Яңа милли юл» журналының 1934 елгы 4 нче санында «Ялганнар вә хыянәтләр ачылды» исемле мәкаләдә шактый тулы язылган.

            «…Габделхәй Корбангалинең беренче пычраклыгы: Токиода торучы Вәли Го-бәйдулла, Гали Дашки һәм аларга якынрак кешеләрне, яшьләрне вә бигрәк тә Гаяз Исхакыйны халык вә японнар алдында яман күрсәтер өчен 15–16 битле кәгазьдән гыйбарәт япон телендә Синдай-Чинай (япон провинциясе) полициясеннән дигән итеп ясаган донос язып, җомгада укый һәм халыкка әйтә: «Менә бу Синдай-Чинай полициясеннән Токионың баш полиция мөдирлегенә килгән, алар миңа бирделәр һәм арагыздагы эшне үзегез тикшерегез, дип, миңа тикшерергә куштылар. Бу 30 августта язылган. Монда, имеш, Токио мәхәллә мөтәвәллиләре коммунистлар берлә эшлиләр, дип әйтелгән. Ләкин Вәли Гобәйдулла берлә Гали Дашкиләрнең исемнәре күрсәтелмәгән, шуңар күрә мин уйлыйм, бу донос Гаязның котыртуы буенча Гобәйдулла, Дашки яшьләр берлә берләшеп эшләнгәннәр булырга кирәк, ди. Һәм Гаязның фикеренә кушылган халык та бары да гаепле», – ди.

            Бу Корбангалинең үзе төзегән ялган доносын полициядән дип алдап халыкка укыгач, шунда җомгада булган Гаяз әфәнде, Вәли Гобәйдулла, Гали Дашки вә башкалар моның гомере буенча рус өмәчәсе булып, үзенең милләтен сатып йөрүче Корбангалинең үзе яздырган бер ялган провокация икәнен белеп, бу пычрактан үзләрен пакьләү юлында сүз чыгарып, Корбангалигә каршы торалар. Тавыш, кычкырыш берлә халык тарала. Соңыннан бу доносның кайдан чыкканын белер өчен Корбангали гаепле итеп чыгарган кешеләр баш полициягә барып белешәләр. Полиция мөдире боларга: «Бездә андый донос хәбәре булганы юк», – дип җавап биргәч, Гаяз әфәнде дә: «Бу донос 30 августта язылган дип үзе укыды, ләкин 30 августта Германиядә Берлинда идем», – дип әйтеп, ялганлыкны һәм бу донос Корбангалинең икенче кешеләрне каралар өчен үзе тарафыннан хәзерләгән бер ялган икәнен полиция мөдире алдында исбат итә.

            Корбангалинең икенче пычрак эше: «Гаяз Исхакый Төркия хөкүмәте аркылы инглизләр берлә аңлашып, Токиодагы мөселман оешмасын һәм бөтен Япониядә торучы мөселман төрек-татарларны японнарга каршы хәрәкәт итәргә өнди», – дип, Гаяз әфәнде өстеннән хөкүмәткә ялган донос ясый. Аның берлә шул юлда эшләүче бер инглиз Токиода булса кирәк, һәм төрек консулы да шул эшкә катнашкан, ди. Бу доносны ясап, Гаяз әфәндене Япониядән кудырту теләге булса да, бу юлы да ялганы ачык беленеп, уйлаган планы җимерелеп кала. Бу доносны, хөкүмәт нык тикшерергә кирәк, дип, баш полициягә биреп тикшерәләр. Сораулар башлана, Гаяз әфәндене полициягә җавапка чакырып 4–5 сәгатьләр сорашалар, полиция Корбангалинең донос язган язуын Гаяз әфәнденең үзенә, адвокатына һәм тылмачына күрсәтә. Гаяз әфәнде дә, үзенең эше нык, арты таза булганлыктан, бик каты җаваплар биреп, доносның ялганлыгын исбат итә. Ахырда полиция дә, тәмам аңлап, Гаяз әфәндедән гафу үтенә һәм: «Без бу доносларның, гомумән, Токио төрек-татары арасында булган күңелсез эшләрнең, Корбангалинең ялган донослары сәбәпле икәнен беләбез, җае килгәндә Корбангалинең кем икәнен ачыграк белергә кирәк, шуның өчен сездән күбрәк сорыйбыз», – дип, тегенең хыянәтчелеген бөтенләй ачалар.

            Бу хулиганның өченче пычрак эше: Токио яшьләре, Гаяз әфәнденең килү хөрмәтенә аның «Зөләйха» дигән әсәрен сәхнәгә куеп, кичә куярга хәзерләнә башлыйлар. Элек бу фикергә Корбангали дә катнашкан булып күренсә дә, со-ңыннан башка эшләгән эшләре шикелле ялган булып (фальшивый) икәнлеге ачыла. Кичәне кызыксыз, ямьсез чыгару нияте берлә бу кабахәт төрлечә ялганнарга керешә һәм халыкка шундый фикер тарата: бу кичәдә, имеш, христианнарга тия торган нәрсәләр күрсәтеләчәк булганга, бөтен полиция (Токиода вә әтрафында) бу кичәгә билет сатарга рөхсәт итми! Һәм японнарга кичәне карарга килергә рөхсәт ителми! Билетлар сатылганда да бик зур салымнар алыначак! Шул сәбәпләр булганга, кичәне үзебезнең мөселманнар өчен генә куярга ярый, хәтта мөселманнар сәфарәтләреннән (Төркия, Әфган, Мисыр) һәм башка җирдән дә кешеләр чакырырга һич тә ярамый, ди.

            Бу хәбәрне Токио төрек-татарлары һәм дә Гаяз әфәнде яхшы аңлап, моның төбенә төшәргә кирәк булыр, дип куя. Кичә була, ләкин кичәдә көтелгәнгә караганда кеше азрак була. Булганнарның да шул ялган хәбәрне ишетеп кәефе китә. Фәкать уйнаучыларның яхшы хәзерләнгән булуы һәм рольләрен яхшы үтәүләре генә караучыларның күңелен күтәрә.

            Шулай итеп, кичә үткәч, икенче көндә үк халык Корбангалинең тагы да ялганын белер өчен полициягә кешеләр сайлап җибәрәләр. «Безнең кичәдә японнарга билет сатарга һәм кунак чакырырга ни сәбәптән рөхсәт бирмәдегез?» – дигән сөальгә полициядә элек боларны бөтенләй аңламыйлар, бу барган кешеләр исә ни өчен килгәннәрен һәм: «Менә безнең бик зур әдибебезнең «Зөләйха» исемендә әсәре сәхнәгә куелды, анда христианнарга тия торган нәрсәләр булу сәбәпле, сез (ягъни полиция) ул кичәгә японнарны китерергә ярамый, рөхсәт бирмисез дип, безгә Корбангали әйткән иде, шул дөресме?» – дигәч, полициядә японнар бик көлә башлыйлар. «Японнар татарларның кичәсендә христианга, Аурупага тиюдән курыксын, имеш тә, кичәгә барудан һәм билет сораудан японнарны тыйсын, имеш?! Бөек Япония императоры хөкүмәте, кирәк булгач, аурупалылардан курыкмыйча, Җәмгыяте әкъвамнан да (Лига наций) чыкты. Бар кайтыгыз, Корбангалинең мондый ялганнарына ышанып йөрмәгез», – дип, барган кешеләрне кайтарып җибәрәләр.

            Дүртенче пычрагы: Токиода төрек забиты (офицеры) Шәүкәт Җәвид бәк вафат була: төрек сәфире төрек тәбәгаләрен чакырып, үлемне дәфен итү турысында киңәш итә, сүз үлеккә җеназа намазы укырга җиткәндә, сәфир әфәнде: «Үлемгә кемнән җеназа укытабыз?» – ди. Бу киңәш мәҗлесендә төрек тәбәгасе Хөсәен Мостафа, Гаяз әфәнде Исхакый да булып, алар Корбангалине күрсәтәләр. Ләкин төрек сәфире, бу пычрак, милләтен сатып йөрүченең исемен ишеткәч: «Мин Корбангалигә оеп һичбер төрле намаз укучы түгелмен, бигрәк тә Шәүкәт Җәвид бәк кеби төрек каһарманының җеназасын Корбангали шикелле пычрактан укытырга һич тә разыйлык бирмим. Чөнки һичбер чын мөселманга да моңар оеп бер намазны да укырга дөрес түгелдер! Мөмкин булса, җеназа укыр өчен башканы эзләгез», – ди. Шуннан соң мәҗлестә булганнар, Вәли мулла Гобәйдулланы күрсәтеп, ул җеназа укыр, дип, һәм Гали Дашки (бу икәвенең дә муллалык дәрәҗәләре бар) мәзин булыр, юышыр, дигәч, сәфир әфәнде дә, разый булып, бу икәүне алып килергә кеше җибәргән, болар да бик хуш дип килеп, үлекне дини мәрасимнәр илә озатышырга булалар. Фәкать бер шарт берлә: «Соңыннан Корбангали полициягә әйтеп кудыру-фәлән кеби җәза бирү тынычсызлау юлына керсә, сәфарәт безне аның золымыннан араласын», – диләр. Сәфир дә, вәгъдә биреп, шунда ук телефон берлә полициягә әйтеп белдерә. Соңра сәфир Токиода булган барча мөселманнарга җомга көн җомгадан соң сәгать икедә җеназага килсеннәр, дип кәгазь тарата. «Бу эш җомга көнгә туры килә. Рәшид Ибраһим да, Гаяз әфәнде дә киләләр. Корбангали, халыкка карап: «Бер төрек үлгән икән, бу көн сәгать 2 дә шуның үләксәсен озаталар, мин бармыйм, башкалар да һичкем бармасын!» – ди. Провокаторлыкта тешләре сынып беткән Рәшид казый да: «Менә мин сезгә бер вәгазь сөйлим, тыңлагыз әле, – ди, авызыннан селәгәйләрен агызып. «Имам» дигән сүз «юлбашчы» дигән сүз, шул сәбәпле мәхәлләдә булган халык намазда гына түгел, башка эштә дә имамга иярергә кирәк, теге җеназага да бармагыз, чөнки мин дә бармыйм», – ди.

            Шул вакытта Гаяз әфәнде, урыннан торып: «Җеназа сәгать 2 дә укылачак, шул сәбәпле мәгънәсез сүзләр берлә халыкның башын әйләндермәгез, тизрәк бетерегез», – ди. Шуны ишетү берлә халык та чыга башлый. Ләкин ишек төбендә ниндидер япон полицияләре чыккан бер кешегә: «Кайда барасыз, нигә барасыз, сезнең бит ул төрекләр берлә бер эшегез дә юк», – дип, халыкны җеназага җибәрмәскә тырышып маташкан вакытта, Гаяз әфәнде дә төшеп килә икән. Аны күргәч, полицияләр таралалар. Боларны Корбангали, полиция мәэмүре үз кул астында булган вак урам полицияләрен юри китереп куйган икән…

            Моңар башка, кирәк урамда, кирәк мәҗлесләрдә чыккан кычкырышлар, ызгышлар вә башка тәртипсезлекләр – барысы да бөтен җәмгыятьләрдән провокаторлыгы өчен куылган, Русиядә булган бөтен мөселманнарның вәкилләре җыелышы исеменнән милләт дошманы итеп танылып игълан кылынган Габделхәй Корбангали берлә Рәшид Ибраһимовның бергәләшеп эшләгән кабахәтлекләре… А.Х.».

            Ерак Шәрекъ Идел-Урал төрек-татарлары мәдәни җәмгыятенә, милли бердәмлеккә омтылучы татар мөһаҗирәтенә бу шәхесләрнең зарары югарыда күрсәтелгәннәр белән генә чикләнми, әлбәттә. Мондый каршылыклар Ерак Шәрекъның башка дәүләтләренә дә күчә. Мәсәлән, Япониянең Хосей университетының текстология факультеты профессоры Камозава Иваоның «Татарлар Япониядә» исемле мәкаләсендә (Йөртә безне язмышлар / төз. Ә.Сәхапов. Казан : Татар. кит. нәшр., 1992) әлеге көрәшне күрсәткән документ та раслый шикелле.

            «Хәзерге вакытта Манҗуриядәге татарларның милли хәрәкәте гадәттән тыш актив тоела, алар Исхакый сектасына һәм Корбангали сектасына бүленгәннәр. Көньяк Манҗуриядәге татарларның туксан проценты беренчесе йогынтысында булса, икенче яктан соңгысы Токиодагы үзәген Мукденга күчерде һәм Манҗуриядәге төрек-татар җәмгыятенә ислам юнәлеше бирү буенча үзенең йогынтысын бик тырышып киңәйтергә омтылды. Аннан соң Корбангали сектасы Исхакый сектасына битараф караган Төньяк Манҗуриядәге халыкка да йогынты ясарга омтылып карады. Бу ситуация белән ярышка кушылып, Исхакый сектасы бөтен көче белән Төньяк Манҗуриядә алга атларга омтыла. Хәзерге вакытта яшерен эшчәнлекләрен башлап җибәрде».

            Мәгълүматны Кобеның Миямото урамындагы 89 нчы йортның 4 нче фатирында яшәүче 29 яшьлек М.Г.А. әфәнде 1935 елның 9 августында Модзида «Фусомору» йортында полицейскийга бирә. Димәк, чыганак раслаганча, төрек-татар өчен гасырлардан гасырларга бөтен милли барлыгын саклауда әһәмиятле роль уйнаган миллилек һәм ислам идеясен яклау өчен көрәш Ерак Шәрекъта җиңелләрдән булмаган. Аурупа дәүләтләрендә милли мотив күпкә җиңелрәк хәл ителсә дә, Япониядә дөнья җәмәгатьчелегенә үз урынын күрсәтү өчен башланган яшертен паназиячелек идеясенең өстен чыгуы да бу каршылыкларны арттырган, күрәсең.

Сәфарәтләреннән – илчелекләреннән.

Сәфире – илчесе.

Тәбәгаләрен – гражданнарын.

Чыганак: Исхакый Г. Әсәрләр. 11 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2011. Б. 116-121.

Җавап калдыру