ТӨРКИЯДӘ РУС МӨҺАҖИРЛӘРЕ

Соңгы вакытларда Харбинның русча гәзитәләрендә, хосусән «Харбин. время» гәзитәсендә1 Төркиягә сыгынган руслардан 160 лап кешене Төркиядән чыгарып җибәрүләре вә бу русларны Франсәнең үз туфрагында торырга рөхсәт итмәве хакында хәбәрләр язылып үтте. Шул мөнәсәбәт белән «Харбин. время» гәзитәсе Төркия, Франсәне, вәхшиләр, барбарлар дип, бик каты сүгеп, 15 гыйнвар сахәсендә баш мәкаләдә дә язды вә Төркия, Франсә җөмһүриятләренә дөнья көтү хакында бик зур дәресләр дә бирде. Бу шәп мәкаләләрне күреп, Франсәнең баш назыйры мосье Лаваль2 һәм дә Төркия җөмһүриятенең баш вәкиле Гыйсмәт паша3 хәзрәтләре дә бу «кыйммәтле дәресләр»не укып, олуг башын кечерәйтеп, аларга сабак биреп торучы Харбинның «олуг язучы»сына зур рәхмәтләр дә укыганнардыр. Русияне идарә итүдә бик зур уңайлыклар күрсәтеп, Русиянең бүгенге көнгә килүенә зур сәбәп булган бу «хаким»нәрнең фикере белән, бәлки, мәмләкәтләрен идарәгә тотынганнардыр…

Бусы – мосье Лаваль белән Гыйсмәт пашаның вә «Харбин. время»гә язучы рус язучысының ике аралардагы остаз белән шәкертләр арасындагы эш, без аңарга катышмыйбыз, фәкать бу мәсьәләнең аңлашуы өчен кирәкле булган кайбер мәгълүматларны гына биреп китмәкче булабыз. Иң әүвәл Франсәнең баш назыйрына вә Төркиянең баш вәкиленә бердән дәрес бирерлек шундый «шәп хаким»нәре булган 160 рус вәхши Төркиягә кайдан килеп чыкканнар? Ник үзләренең шәп Русияләрендә генә яшәмәгәннәр? Һәркемгә мәгълүм, Дөнья сугышы вакытында Русия, Төркиягә сугыш игълан итеп4 вә иттифакчылары белән сатулашып, Төркиянең пайтәхете Истанбулны Русиягә бирергә сүз дә алды. Вә Истанбулны алгач, андагы Айя Суфия мәсҗеденә бик зур кыңгыраулар тагып, тәреләр асып, аны чиркәү итәр өчен хәзерлек күреп, бу кыңгырауларны, бу тәреләрне Севастопольдәге Русиянең диңгез вә коры гаскәре янына илтеп тә куйды. Истанбулны алгач, руслар бу төрек шәһәрен ничек руслаштырулары хакында планнар да ясадылар. Истанбулны гына алып калмаенча, Төркиянең бөтен Аурупа кыйсеменнән төрекләрне куарга5 да (тәхминән 3 миллион җан) карар ясадылар. Менә шул эш өчен Кырым атасына күп гаскәр җыйнадылар. «Бәндә сагышлый, Алла багышлый» дигән мәкаль бик тугры булып чыкты. «Төрекләрне мең елга якын утырган йирләреннән куабыз» дигән русларның үзләрен үз руслары ук, кызыл киемгә киенеп, Русиядән куып чыгардылар. Вә бу Истанбулны алып, Айя Суфияне чиркәү ясап, төрекләрне Аурупа вилаятеннән куарга дигән 60–70 меңлек рус гаскәре, бөтен генералы, офицеры, мөһәндисе, докторы «Дошман артыбыздан киләдер, җаныбызны гына сакларга урын бир» дип җалынып-җалварып Төркиягә сыгынды. Зур сугыштан Төркия бик арган, фәкыйрьләнгән булса да, бүген бүреген салып, сыгынып килә торган бу русларның Истанбулны Төркиядән көчләп алып Русиягә кушар өчен хәзерләнгән гаскәре икәнен белсә дә, «кораллы дошманны корал белән каршы алсак та, коралын ташлаган дошманны шәфкать, мәрхәмәт белән каршылыйбыз» дип, Төркиядә вакытлы торырга 100 меңгә якын рус халкына рөхсәт иттеләр. Боларның гаскәр киемендәгесе генә 55 мең иде. Кулларыннан килгән кадәре боларның ашау-эчүенә, эш табуына, киенүенә дә ярдәмдә булындылар. Ләкин Төркия, сугыштан бик арып чыкканга, бик фәкыйрьләнгәнгә, үзендә эшсезләр, мәгълүм газилар (инвалидлар), ятимнәр бик күп булганга, үзләренең башларын үзләре кайгыр-тып йирләшүләрен шарт иттеләр. Ләкин озак үтмәде, инглизләр Истанбулны забыт иттеләр, вә греклар Төркиянең чын төрек вилаятьләрен дә алырга дип6 сугыш ачтылар. Руслар да үзләрен мосафир, кунак итеп каршы алган Төркиянең ул вакыттагы дош-маннарына ялланып гаскәри булдылар. Төркиянең зарарына хәфийялек иттеләр. Шул вакытта Төркиягә дошман мәмләкәтләрнең полисләрендә хезмәт итеп, кичә генә кунак өе булган төрекләрне тәүкыйф итә, кыйный, талый башладылар. Сугышта вакытта тө-рекләрне җиңә алмасак алмадык, инде хәзер инглиз-француз-грек байрагы астында төрекләргә зарар итик, дип, бик зур зарар эшләргә керештеләр. Русларның гаскәри булмаганнары үзләре белән китергән меңләп-меңләп азган-тузган рус хатыннары белән барлар, кабарелар, фәхешханәләр ачып, Истанбулны хәзерге Шанхай хәленә суктылар. Җиңелдән дөнья көтәргә яратучылары төрле-төрле яшерен маллар белән, әфьюн, кокаин кебек мәмнүгъ зәһәр белән сатуга керештеләр. Истанбулның җанлы товар сәүдәсенә дә катыштылар. Кунак итеп кабул ителгән русларның болай кылануы-на төрек халкы бик рәнҗесә дә, идарә инглиз, француз, греклар кулында булганга, үз йортында, үз туфрагында русларның шул рәзаләтене күтәрергә мәҗбүр булды. Менә тагы Алланың гадел дигән сыйфатының тугрылыгы дөньяга бер мәртәбә исбат ителде. Мостафа Кәмал паша командасында башланган7 Төркияне азат итү гаскәре грекларның 200 меңлек гаскәрләрен диңгезгә себереп төшерде. Вә Истанбулны, үзенең пайтәхет шәһәре Истанбулны, төрек гаскәре яңадан килеп забыт итте. Инглизләрдә, француз-ларда, грекларда полисә булып, хәфийя булып хезмәт иткән руслар качарга мәҗбүр булдылар. Төрле фәхешханә тотучылар, җанлы мал белән сәүдә итүчеләр, әфьюн, кокаин сатучылар, ашыгып-ашыгып, Төркияне ташлап чыгарга мәҗбүр булдылар. Төркия хөкүмәте, рус мөһаҗиренең тугры кәсеп белән яши торганына берәр эш табып, тамагын туйдыра торганына Төркиядә калырга киң рөхсәт бирде. Аларның бик күп мөһәндисләрен, тәхникәләрен җөмһүрият Төркиясе хөкүмәт тимер юлларына да хезмәткә алды. Сатучысына, алучысына үзе теләгәнчә яшәргә мөсагадә итте. Боларның шактый зур өлеше төрек тәбәгасендә булып, балаларын төрек мәктәпләрендә укытып, төрекләшеп тә киттеләр. Шактый гына зур бер өлеше Русия белән бөтен мөнәсәбәтен кисәр өчен исламият тә кабул иттеләр. Ләкин кайберләре һаман буштан ашап ятарга, кәсеп белән тамак туйдырырга теләп, төрле-төрле, Төркиядә мәнгы ителгән сәүдәләргә вә, шактый зур бер өлеш большевиклар белән мөнәсәбәт ясап, алар акчасына Төркиядә коммунистлык пропагандасы ясарга керештеләр8. Җөмһүрият Төркиясендә әфьюн, кокаин сатулар, җанлы товар белән алыш-биреш итүләр мәмнүгъдыр. Төркия хөкүмәтенең Советлар белән сәүдә мөнәсәбәте, сәяси күршелеге булса да, Төркиядә коммунист пропагандасы эшләү бик каты мәнгы ителгәндер. Шуның өчен Төркия хөкүмәте рус мөһаҗирләре арасында шундый зарарлы гонсырны һәрвакыт карап, тикшереп торды. Вә шундый Төркия хөкүмәтенең мосафирпәрвәрлеге белән сүи истигъмаль иткән гонсырларны Төркиядән чыгара килде. Дөньяның һәрбер мәм-ләкәте, һәрбер дәүләте, һәрбер гонсыры, һәрбер йирдә үзенә кунак булып килгән вә кунаклык әдәбене бозып, караңгылык, бозыклык кебек эшләр белән шөгыльләнгәннәрне шулай чыгарып килгәндер, киләдер. Моннан соң да шулай итәчәкләрдер. Бу һич тә вәхшилек тә түгелдер, барбарлык та түгелдер. Күптән түгел генә Манҗу-Го дәүләтенә зарар иткән өчен профессор Головачевне компаниясе9 белән чыгарган Манҗу-Го хөкүмәте барбар вәхши булмаган кебек, Төркиянең бу 160 кешене чыгаруы да вәхшилектән түгелдер, мәмләкәтнең сәламәтлек саклау өчен генәдер. 160 кешенең кемнәр икәнен «Харбин. время» белмәгән кебек, без дә белмибез, фәкать боларны Франсә кебек Русия белән иттифакчы булган бер дәүләт кабул итәрлек булмаудан бигүк шәп кешеләр, фәрештә табигатьле адәмнәр булмаганын уйлый алабыз. Вә әллә ничә мең руска торырга ирек биргән Төркиянең 160 кешене генә аерып чыгаруы да боларның әхлакларының бик зурдан түгеллегенә дәлилдер. Боларның, һич шөбһәсез, бер кыйсеме – баягы мәмнүгъ кешеләр белән сәүдә итүчеләр, бер кыйсеме – большевик агентларыдыр. Арада гөнаһсыз берникадәр, бәлки, юк түгел-дер. Алары да – үзләренең иптәшләре, илдәшләре, шул ук русларның пылчыраклыклары белән хактан-нахактан пычратылган кешеләрдер вә монда да төрекләр түгел, руслар гаепледер. Инде, гомумән, Төркиядә мөһаҗирләргә яшәргә ирек булу-булмау хакында Ерак Шәрекътагы төрек мөселман дошманы рус матбу-гатының биргән мәгълүматы тәмамән ялгандыр, Төркиядә һәрвакыт сәяси мөһаҗирләргә капулар ачык булганлыгы бик күп тарихи дәлилләр белән сабиттыр. Русиянең золымыннан качкан миллионлап Кырым татары, Дагстан руслар тарафыннан алынгач, берничә йөз мең Төркиягә илтиҗа иткән чиркәсләрнең10 бүгенге көненә кадәр тулы хокуклы булып Төркиядә яшәүләре дәлилдер. Моңарга башка, Төркия туфрагында һәрвакыт сәяси мөһаҗирләрнең киң ирек белән торулары 1848 ел ихтиляленнән соң Төркиягә сыгынган берничә мең маҗарның араларындагы зур генералларның ахырдан пашалар булып Төркиядә зур хезмәтләрдә булулары берлә сабиттыр. Поляк сәяси мөһаҗирләре дә һәрвакыт Төркиядә киң мосафирпәрвәрлек белән кабул ителүләре мәгълүмдер. 1863 елгы гыйсъянның баш команданы поляк генералы Бемның Төркиядә төрек гаскәренә кабул ителеп, Садыйк паша исеме белән11 йөртелүе вә полякларның мәшһүр милләтче әдипләреннән Мицкевич12 Төркиядә бик зур хөрмәт белән каршы алынуы, мәшһүр әдип Мицкевич 1878 елда рус-төрек сугышы вакытында поляк легионнары белән Русиягә каршы сугышырга китеп вафат булуы да тарихи мәгълүм вакыйгалардандыр. Тагы Беренче Петр заманасында Русиядән качып чыккан старовер руслар бүгенгә кадәр Төркиядә тынычлыкта яшәүдә булулары үзе дә бик кечкенә дәлил түгелдер. Бүген дә Төркиягә төрле йирдән, шулар җөмләсеннән Совет Русиясеннән килгән качаклар милләтенә, диненә карамаенча, мосафирпәрвәрлек туып ятудадырлар. Ерак Шәрекътан, Аурупадан барган безнең төрек-татар мөһаҗирләре Төркия туфрагына аяк баскан көнне үк төрек тәбәгасе булырга саф алалар вә һәрберсе һичбер авырлык күрмәенчә Төркиядә йирләшәләр. Вә үзләренең көчләре белән тормышларын корырга киң имкян табалар. Шуның өчен «Харбин. время»нең биргән бу хәбәре хакыйкатьтән озактыр вә Манҗу-Года кайбер рус гә-зитәләренең Төркиягә дошманлык таратып, хәбәрләр җибәреп торуы яңа бер нәрсә түгелдер. Вә бу хәбәрнең дә шулай ук уйдырма икәнлеге соңгы көндә шул ук рус гәзитәләренә үзләренең 160 русның ышанычларына Төркиядә калырга рөхсәт ителде дигән хәбәрләре белән ачык исбат ителәдер. Асияле яшь Манҗу-Го дәүләте белән бик иске Асияле Төркия дәүләте арасындагы дустлыкны бозу ихтималы булган мондый ялган хәбәрләрне тарату кем өчен файдалыдыр? Аны тикшерү безнең эшебез һәм вазифабыз түгелдер.

Искәртмәләр һәм аңлатмалар:

Барбарлар – варварлар.

Кыйсеменнән – өлешеннән.

Тәхминән – чама белән, якынча.

Мөһәндисе – белгече, инженеры.

Забыт иттеләр – басып алдылар.

Хәфийялек иттеләр – яшерен полициягә хезмәт иттеләр.

Тәүкыйф итә – кулга ала.

Мәмнүгъ – тыелган.

Рәзаләтене – түбәнлеген.

Тәхникәләрен – техникаларын.

Мөсагадә – мөмкинлек.

Тәбәгасендә – гражданлыгында.

Гонсырны – элементны.

Мосафирпәрвәрлеге – кунакчыллыгы.

Сүи истигъмаль иткән – явыз нияттә файдаланган.

Сабиттыр – шиксездер, ачыктыр.

Илтиҗа иткән – сыенган, үзен яклауны үтенгән.

Ихтиляленнән – баш күтәрүеннән.

            «Милли байрак» газетасының 1936 елгы 31 гыйнвар санында «Гаяз Исхакый» имзасы белән басылган. Текст шуннан алынды.

            1 «Харбин. время» гәзитәсе – «Харбинское время» газетасы турында сүз бара.

            2 Франсәнең баш назыйры мосье Лаваль – Пьер Лаваль (1883–1945), француз дәүләт эшлеклесе. 1931–1932 һәм 1935–1936 елларда премьер-министр вазифасын башкара. Икенче бөтендөнья сугышы вакытында Германия белән сепарат солых килешүе төзи. 1944 елда Франциядән кача һәм Австриядә тотыла. 1945 елгы суд карары буенча үлем җәзасына хөкем ителә.

            3 Гыйсмәт паша – Гыйсмәт Инөнү (1884–1973), төрек сәяси һәм дәүләт эшлеклесе, 1923–1937 елларда премьер-министр, 1938–1950 елларда «Халык республикасы» партиясенең идарә рәисе, шул вакытта Төркия Республикасының президенты.

            4 …Дөнья сугышы вакытында Русия, Төркиягә сугыш игълан итеп… – рус чыганаклары буенча Төркия Беренче бөтендөнья сугышында Германия союзнигы булып 1914 елның 29 октябрендә Россиягә каршы сугыш игълан итә. Төркиянең бу сугышка катнашу максаты Россиянең Кавказ фронтына һәм Мисырда Англиягә каршы көрәшне дәвам итүдән тора. Әмма шул ук рус тарихи чыганаклары күрсәткәнчә, Петр I заманыннан килә торган яшерен карар Россиянең Истанбулны һәм бугазларны кулга төшерү өчен берничә гасыр дәвам иткән һөҗүмнәрен яза. Бу очракта һәр ике дәүләтнең сугышка керүенә китергән максатлары ачык күренә. Төркия сугышы Россия Кара диңгез яр буйларындагы рус флотына һөҗүменнән башлана.

            5 …Төркиянең бөтен Аурупа кыйсеменнән төрекләрне куарга… – 1915 елның 13 (26) апрелендә Лондон, Англия, Франция һәм Россия белән Италия арасында килешү төзелә. Бу килешү буенча Италия Беренче бөтендөнья сугышында Антанта ягында сугышка керергә тиеш була. Әгәр дә Антанта илләре Германияне җиңүгә ирешсә, компенсация ясау йөзеннән Италиягә Урта диңгездә Төркия биләмәсендә булган шактый утраулар бирелергә һәм бу илләр арасында Төркиянең Аурупа өлешен үзара бүлешү шарты куела.

            6 …инглизләр Истанбулны забыт иттеләр, вә греклар Төркиянең чын төрек вилаятьләрен дә алырга дип… – Беренче бөтендөнья сугышында зәгыйфьләнеп чыккан Төркиянең мөстәкыйльлегенә куркыныч яный. 1919–1920 елларда Төркиягә Англия, Италия, Франция, Греция гаскәрләре кертелә. 1920 елның 16 мартында инглиз гаскәре Истанбулны басып ала. Истанбул парламенты депутатла-рының күпчелеге кулга алына, почта-телеграф, газета-журналлар ябыла. 1919 елда грек гаскәрләре Төркиянең Смирнә, Айдын, Пергама, Менемен, Брусу һ.б. шәһәрләрен басып ала. 1920 елда грек гаскәрләренең көчле һөҗүме нәтиҗәсендә Анатоли өлкәсе дә интервентлар кулына күчә.

            7 Мостафа Кәмал паша командасында башланган… – милли бәйсезлек көрәшендә Бөек Милләт Мәҗлесе зур роль уйнаса да, грек гаскәрләре, гомумән, чит ил басып алучыларның көчле басымы астында М.Кәмал төп җитәкчелекне бары 1921 елның 5 августында гына үз өстенә ала. Ул Милләт Мәҗлесенең 144 нче кануны буенча 3 айга барлык диктаторлык хокуклары белән генераллиссимус дәрәҗәсе ала. 1922 елда катлаулы шартларда Сакарья елгасы буенда төрек гаскәре грек хәрби көчләрен тар-мар итә. 1922 елның 25 августтан 26 августка каршы төндә М.Кәмал паша җитәкчелегендә төрек армиясе барлык фронтларда һөҗүмгә күчә. 18 сентябрьдә Көнбатыш Анатоли греклардан тулысынча азат ителә. Рус тарихчылары язганча, инглиз командованиесе кәмалистлар гаскәренең бугазларның Аурупа өлешенә якынаюын сизеп, 1922 елның 11 октябрендә Мәрмәр диңгезендә Мөданиядә Англия-Франция һәм Италия, Төркия белән килешү төзелә. Бу килешүгә 14 октябрьдә Греция дә кушыла. Килешү нигезендә Греция гаскәрләрен Көнчыгыш Фракиягә алырга тиеш була.

            8 …Төркиядә коммунистлык пропагандасы ясарга керештеләр. – Анкарада төрек коммунистлар партиясе 1920 елның 29 сентябрендә оеша.

            9 …Манҗу-Го дәүләтенә зарар иткән өчен профессор Головачевне компаниясе… – Мстислав Петрович Головачев (1893–1956), юрист һәм сәясәт эшлеклесе, Томск университеты профессоры (1917). Гражданнар сугышы чорында Себердә яши. 1918 елда Себер өлкә хөкүмәтенең идарәче министры һәм Омск хөкүмәтенең тышкы эшләр министрының урынбасары. Харбинда халыкара хо-кук буенча лекцияләр укый. 1935 елда сәяси эшчәнлегенә бәйле рәвештә япон властьлары аны Харбиннан куалар. 1950 елдан АКШта яши.

            10 Русиянең золымыннан качкан миллионлап Кырым татары, Дагстан руслар тарафыннан алынгач, берничә йөз мең Төркиягә илтиҗа иткән чиркәсләрнең… – Төньяк Кавказ, Кара диңгез, Кубан елгасы буйларында яшәгән чиркәсләр патша Россиясе яулап алулары вакытында күпләп юк ителә. XVIII гасырның икенче яртысында җирле халык рус гаскәрләренә каршылык күрсәтүләренә карамастан җиңелүгә мәҗбүр булып, аларның күп өлеше Төркиягә күчеп китә. Кара диңгез буенда яшәүче казак атаманнарының чиркәсләргә каршы алып барган сәясәте дә җирле халыкны шактый дәрәҗәдә киметә. Шундый шартларда чиркәсләр (үзләрен адыгей дип атыйлар) Төркиягә күчәргә рөхсәт сорыйлар. Кавказ комитетының 1862 елгы 10 май карары нигезендә чиркәсләргә Төркиягә күчәргә рөхсәт ителә. 1862–1864 елларда 1 млн. чамасы чиркәс Төркиядә үзенә сыену урыны таба. Нигездә, игенчелек белән шөгыльләнсәләр дә, алар жандарм гаскәрләрендә төп урынны алып торалар. «Яшь төрекләр» идарәгә килгәннән соң, чиркәсләрнең хәлләре тискәре якка үзгәрә. Төркиядә 1927 елгы халык санын алу вакытында 62 өлкәнең 59 ында яшәгән чиркәсләр 95900 чамасы гына калган була.

            11 1863 елгы гыйсъянның баш команданы поляк генералы Бемның Төркиядә төрек гаскәренә кабул ителеп, Садыйк паша исеме белән… – Бем Юзеф Захариаш (1794–1863) 1812 елда Наполеон гаскәре белән Россиягә һөҗүм итүдә катнаша, соңрак Франция һәм Португалиядә яши. 1848–1849 елларда Венадагы Октябрь восстаниесендә катнаша. 1849 елда, Венгрия революциясе җиңелгәч, Төркиягә кача. Ислам динен кабул итә һәм төрек армиясендә Морад паша исеме белән йөри. Г.Исхакый бу очракта Бемны Садыйк паша исеме белән атап ялгыша кебек. Чыганаклар аның Морад паша булуын күрсәтә.

            12 Мицкевич – Адам Мицкевич (1798–1855), поляк шагыйре, милли азатлык хәрәкәте эшлеклесе. 1853–1856 еллардагы Кырым сугышы вакытында сәяси миссия үтәү йөзеннән Константинополь шәһәренә килә һәм шунда үлә. Париж шәһәренә алып китеп күмелсә дә, 1890 елда гәүдәсе Краков шәһәренә күчерелә.

Чыганак: Исхакый Г. Әсәрләр. 11 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2011. Б. 111-115.

Җавап калдыру