СОВЕТЛАРНЫҢ РУСЛАШТЫРУ СӘЯСӘТЛӘРЕ

Рәфикыбыз «Яшь Төркестан» мәҗмугасы1 (73) Совет хөкүмәтенең Мәскәүдә чыга торган рәсми гәзитәсендә алып язуына күрә, Советларда гайре рус халыкларны руслаштырыр өчен фәүкылгадә планнар корылгандыр. Бу план буенча гайре рус мил-ләтләренең унъеллык мәктәпләрендә (урта мәктәпләрендә) рус теле дәресләре авыл мәктәпләре өчен уку елына 1152 сәгать, шәһәр мәктәпләрендә 1260 сәгать билгеләнгәндер. Русиядә уку вакытлары шәһәрдә сентябрьдән башлап май ахырына кадәр сигез ай дәвам итәдер. Авылларда уку елы тагы кыскарактыр. Һәрбер айда дүрт-биш бәйрәм барлыгын хисапка алганда, уку елы шәһәрләрдә 200 көннән артмыйдыр. Авылларда 200гә дә тулып бетмидер. Шул хисап белән, бу 1260 ны 200 көнгә бүлгәндә, русча дәресләр көненә алты сәгать килгән буладыр. Урта мәктәпләрдә көнлек дәрес бик сирәк көннәрдә алтыдан артык булганга, мәктәпнең бөтен уку программасы русча белән тутырылган буладыр. Бу хисапка караганда, фәннәр дә шул русча укылырга кирәк буладыр. Вә милләтләрнең үз телләренә, үз әдәбиятларына, бик күп булганда, көненә бер сәгать вакыт калдырылган бу буладыр. Милли дәресләрне бу кадәр аз калдырылган мәктәпләрнең гайре рус мәктәпләре дип аталып йөрүе дә фәкать исемдә генә каладыр. Вә болар чын мәгънәсендә рус мәктәпләренә әверелдерелгән буладыр. Совет хөкүмәтенең СССРда яшәүче гайре рус милләтләргә каршы тоткан милли сәясәте чарлык дәверендәге руслаштыру сәясәтенең мәгънә ягыннан гайне икәнлеген милли матбугатыбыз күптән язып киләдер. Совет хөкүмәтенең гайре рус милләтләргә, хосусән без төрек-татар милләтенә каршы алып барган сәясәтене башкаручылар безнең илләребез – Төркестан, Кырым, Идел-Уралда гайне элгәреге идарәнең миссионерлары, руслаштыручылары икәнен бик күп мәртәбәләр мисаллар белән күрсәтеп килде. Ләкин Советлар, үзләренең руслыкның кара йөрәклегеннән чыккан шундый дошманлыкларын төрле буяуларына буяп, шундый руслаштыру сәясәтләренә әллә никадәр большевик сафсатасыннан кызыллы-мызыллы пилюляләр ясап эшлиләр иде. Затән, большевикларның бөтен милли сәясәтләре, иске идарәнең руслаштыру сәясәтен кызыл буяуга буяп, әллә никадәр ялган сафсаталар катыштырып татбикътан гыйбарәттер. Аларның милли җөмһүриятләр дип тудырган Татарстан, Башкортстан, Үзбәкстан, Казакъстан, Кыргызстаннарның да милләтчелеге кайда соң? Иске Казан губернасы, Уфа губернасы, Тургай областе идарәләреннән2 боларның идарәләре нидә аерыла? Бу милли җөмһүриятләрнең башында тора торган түрә, элгәреге кебек губернатор дип әйтелмәенчә, партия кятибе исеме белән йөртелсә дә, бу элгәреге губернатор кебек Мәскәүдән тәгъйин ителүе, мөхәкъкак, рус, яһүд, әрмән кебек чит милләттән була. Бу милли җөмһүриятләрдә төрек-татар гәзитәләрдә телне йирле халыкка якынлаштыру дигән булып мөраилек итеп язгаласалар да, бөтен эшләр русча йөридер. Элгәреге кебек үк рус теле бу төрек-татар илләрендә хакимдер. Аерма шунда: хәзер Совет илендә Псков, Рязань, Новгород мужиклары сөйли торган телгә русча димәенчә, октябрь теле дип кушма ат тагып йөртәләр. Рус теле түгел, шул октябрь телен белү ничә гайре милләтләргә мәҗбүр итәләр? Совет иленең милли сәясәтендә иске чарлык идарәсеннән икенче аермасы Советларның йирле халыкка кыларга теләгән бөтен начарлыклар, золымнар шул халыкның азгын балалары исеменнән эшләтүендәдер. 1921 елгы Идел буендагы ачлыкны Совет хөкүмәте Сәетга-лиев3 дигән циркларда биеп йөрүче бер азгын татар малае исеменнән эшләтте. Кулакны бетерәбез дип, илебезне талауны Тарпищев4 дигән бер ахмакның кулы белән, мәсҗедләребезне яндыруларын Сәлах Атнагулов5 дигән бер җүләрнең командасы белән эшләтте. Телебезне башка төрек шивәләреннән аерыр өчен вә әдәбиятыбызны мең еллык әдәбиятыбыздан кисәр өчен көчләп кабул иттергән латин әлифбасын Фатих-Сәйфи исемендәге6 бер тиле авызыннан кылдырды. Боларның һичберсе шул ук Татарстан, шул ук Башкортстан, Үзбәкстан, Азәрбайҗанның халкыннан һичкемнән сорамаенча, һәммәсенең теләгенә хилаф итеп эшләмәсә дә, боларны һәммәсе шул Татарстан, шул Башкортстанның бозгын малайлары исеменнән эшләтеп килде. Ләкин бу юлы Мәскәү ни өчен тугрыдан-тугры шундый бөтен гайре русларга каршы үзеннән-үзе бер тәдбир алуы өчен шул ук эшне Татарстанда – татар исеменнән, Үзбәкстанда – үзбәк исеменнән, Украинада украинлы коммунист исеменнән эшләтми, Мәскәүдән һәммәсенә бертөсле иттереп әмер ясый? Ник гайре рус мәктәпләрдә милли тел, милли әдәбиятны куып чыгарырга уйлый? Кырык миллионлык украиналы һәндәсә, хисапны украинча өйрәнсә, утыз биш миллионлы төрек-татар большевик такмазасын үз телендә укып маташса, милләтләр аермасы ясамыйбыз дип дәгъва иткән Мәскәүгә ни зарар бар? Эшче белән авыл халкы бит нинди телдә сөйләшсә дә, үзенең иҗтимагый сыйфатын югалтмый, ник төрек-татар эшче-авыл баласының мәдәниятеннән Мәскәү большевигы аның ана теле* төрекчәне чыгарырга маташа? Совет Русиясендә больше-викларның идарәсеннән разый булган кеше бик аз булса да, андагы руслар, йә инде бусы да – үз русыбыз, тегесе дә – үз русыбыз, дип, авызын тутырып, катлы-катлы иттереп хөкүмәтне сүгү беләникала. Ләкин гайре рус милләтләр яши торган өлкәләрдә большевикларның бу золымнарын йирле халык алай җиңел генә үткәрми. Ул бу каһәр рус кайчан илебездән китәр икән дигән фикергә килеп, форсат килдеме, кулына ни эләксә, шуны күтәреп, Советларга каршы баш күтәрә. Йирле бер талаудан чыккан баш күтәрүләр бик күп вакытта, бу гайре рус милләтләр арасындагы бер кортылыш төсен алып, йөзәр меңләп кеше катыша торган хәлне ала. Вә бу гайре рус халыклар, үзләренең милли тартышчылары чит илләрдә большевиктан коткару өчен тартышып ятканны ишетеп торганга, күтәрелешләр бәйнәлмиләл бер хәлне алмасын дип, Советларны һаман куркытып тора. Шуны бик җиңел генә бетерү өчен советча кыска гына төшенеп, милли телләрен, мәктәпләрен сөрмәкче була. Соң шул эшне ник ул, элгәрге кебек иттереп, шул милләтләрнең азгын малайлары ашасыннан эшләтми? Аз гына мөһаҗәрәттә мин рус дип йөрүче Корбангалиевләр вә милли эшнең тамырына балта чабучы хаиннәр җитәрлек табылып торганда, Совет Русиясеннән шундый ук милли хаин табылмыймыни? Юк, табыла. Паюкка, бер пар итеккә анда да Корбангалиевләр кирәгеннән артык та табыла. Ләкин Мәскәүнең шул чеп-чи кара руслыгына каршы чыгучы милләтчеләр дә Советның үз мәктәбеннән чыккан яшьләр арасында да Совет илендә азчылык итми. Вә андагы милләтчеләр таш астында башны асраган вә Советның бөтен ялганнарыны күзе белән күреп, колагы белән ишетеп, чы-ныгып беткән булганга, кара русчылыкның андый эшләрен үткәрергә теләвенә каршы авызын ябып калмый, бу бик тырышып тартыш алып бара вә алып бара беләчәк. Бу тартышны Совет хөкүмәте «Коммунист партиясе, Маркс7 шулай әйтте, Ленин8 болай әйтте, Сталин9 тегеләй диде» дигән ялганнар, сафсаталар белән генә каплап кала алмаячакны күргәнгә, белгәнгә, пәрдәне ташлап, ачыктан Победоносцев10 юлы белән хәрәкәт итә. Үзеннән-үзе катгый иттереп гайре рус телләрен мәктәпләрдән куарга әмер бирә. Ләкин Мәскәү, большевикчының бөтен кызыл пәрдәсен ертып, кап-кара рус булып, милли сәясәт мәйданына атылуы украинлы, гөрҗи, төрек-татар вә башка гайре рус милләтләренең большевик булган булып маташучыларында да милли пәрдәләрен ачуга сәбәп булмаячакмы? Шөбһәсез, бу эш Мәскәү большевикларына охшатып йөрүчеләрнең санын бик азайтачак, террордан куркып, болар бүген үк каршы чыгучылар сафына тезелмәсәләр дә, эчләреннән боларны да милләтчеләр арасына атачактыр, Совет Русиясендәге большевикларның формада милләтче, эчтән коммунистчы дигән милләтләргә каршы бүгенгә кадәр алып барган милли сәясәтләренең бөтен мәгънәсен үзгәртәчәктер. Вә СССРдагы гайре руслар белән руслар арасында мөнәсәбәтне, элгәреге Победоносцев заманасындагы кебек, великорусның инородецка каршы тартышуы төсенә сугачактыр. Вә без милләтчеләрнең Советларга каршы милли тартышыбызның юлы тагы ачыла төшәчәктер. Ерак Шәрекътагы без төрек-татарның илләрен коткару нияте белән кызыл Мәскәүгә каршы көрәш алып баруыбыз, үзен ак дип йөрүчеләр, русларның кара руслык исеменә, безгә аяк чалуга тырышуларын күреп килә идек. Инде гайре кара руслык өчен Мәскәү коммунистларының да безнең милли хәрәкәтебезгә каршы шулкадәр дошманлык белән хәрәкәт итүләренә шаһид булабыз. Вә ак, кара, кызыл русның безнең милли хәрәкәтебезгә бер җәбһә булып каршы булуына тагы кулыбызга яңа бер дәлил алган булабыз. Ак, кызыл, кара руслыкның безгә каршы берләшкән милли җәбһәсе алдында без төрек-татар балалары да шуннан гыйбрәт алып, үзлегебезне, үзебезне саклау өчен берләшергә тиеш булсак, үзен-үзе мин рус дип йөрүче милли хаиннәр, сатлык бәндәләргә инсафка килергә бу мисаллар гына җитәрлек булмаса да, аңсызлыктан милләтенә, диненә зарар итеп йөргәннәргә бу вакыйгалар ялган белән дөрестне аерырга, сукыр булмасалар, күзләрен ачарга җитәчәктер. Күзләре сукыр булса, инде суммун, букум, гумйумун фәһүм ля йубсыйрун булып калачаклардыр.

Искәртмәләр һәм аңлатмалар:

Рәфикыбыз – иптәшебез, юлдашыбыз.

Фәүкылгадә – гадәттән тыш.

Чарлык – патша.

Гайне – нәкъ үзе.

Затән – нигездә.

Табикътан – яраклаштырудан.

Мөхәкъкак – шөбһәсез.

Мөраилек – икейөзлелек.

* Чыганакта: ата теле.

Һәндәсә – геометрия.

Кортылыш – ирек, азат булу.

Суммун, букум, гумйумун фәһүм ля йубсыйрун – саңгырау, телсез, сукыр һәм алар күрмиләр («Бәкарә» сүрәсеннән).

            «Милли байрак» газетасының 1936 елгы 24 гыйнвар санында «Гаяз Исхакый» имзасы белән басылган. Текст шуннан алынды.

            1 «Яшь Төркестан» мәҗмугасы – бу турыда тулырак мәгълүматны «Җәгъфәр Сәедәхмәд бәк» мәкаләсенә язылган 332 биттәге искәрмәдән карагыз.

            2 …Тургай областе идарәләреннән… – Актүбә, Кустанай, Ыргыз, Тургай өязләрен эченә алган бу административ берәмлек, Дала генерал-губернаторлыгына керү белән бергә, аерым идарәгә ия булып, Россиянең Эчке эшләр министрлыгына караган. Тургай идарәсе үзәге булып Оренбург шәһәре исәпләнгән.

            3 Сәетгалиев – Сәхибгәрәй Сәетгалиев турындагы мәгълүматны «Казан китүгә 383 ел» мәкаләсенә язылган 333 биттәге искәрмәдән карагыз.

            4 Тарпищев – Хөсәен Тарпищев (1894–1943), сәясәт эшлеклесе; 1921–1925 елларда РКП(б) ҮКында татар-башкорт секциясе инструкторы һәм бюро әгъзасы. 1930–1932 елларда Татарстан АССРның финанс халык комиссары.

            5 Сәлах Атнагулов – Сәлах Атнагулов турындагы тулырак мәгълүматны «Казан китүгә 338 ел үтте» мәкаләсенә язылган 333 биттәге искәрмәдән карагыз.

            6 …латин әлифбасын Фатих Сәйфи исемендәге… – Фатих Сәйфи-Казанлы (Сәйфуллин Мөхәммәтфатих) (1888–1937), язучы, публицист, җәмәгать эшлеклесе. Бу урында Г.Исхакый 1927 елда латин әлифбасы нигезендә кабул ителгән яңалиф турында сүз алып бара. 1926 елда татар телен латин графикасына күчерү тарафдарлары җәмгыяте төзелеп, аның рәисе итеп Ф.Сәйфи-Казанлы билгеләнә, «Яңалиф» исемендә журнал да чыга башлый. 1930 елда җәмгыять яшәүдән туктый.

            7 Маркс – Карл Маркс (1818–1883), фикер иясе, җәмәгать эшлеклесе, коммунизм тәгълиматына (марксизмга) нигез салучы.

            8 Ленин – Владимир Ильич Ленин (Ульянов) (1870–1924), революционер, Совет дәүләтенә нигез салучы.

            9 Сталин – Иосиф Виссарионович Сталин (Джугашвили) (1879–1953), коммунистлар партиясе һәм Совет дәүләте эшлеклесе.

            10 Победоносцев – Константин Петрович Победоносцев (1827–1907), дәүләт эшлеклесе, юрист, 1880–1905 елларда Синодның обер-прокуроры, самодержавиене ныгыту турында 1881 елның 29 апрель Манифесты авторы. 1905 елның 17 октябрь Манифесты игълан ителгәч, отставкага китә.

Чыганак: Исхакый Г. Әсәрләр. 11 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2011. Б. 108-111.

Җавап калдыру