Руслар вә казачийлар

Русиядә туып яшәгәннәр арасында казачийларны танымаган, белмәгән кеше юктыр. Төрекләрнең янычар1 гаскәренә охшатып төзелгән бу гаскәри сыйныф Русиянең табигый чикләреннән чыгып җәелүендә бик зур роль уйнады. Ул безнең төрек өлкәләрен Русиягә кушуда, хосусән Русиянең Кавказны алуында, иң күп хезмәт иткән бер гөруһ иде. Казачийлар безнең төрек илләрен бер-берсеннән сонгый итеп аерыр өчен, Мәскәү хөкүмәтенең йиребезгә утырткан җанлы рус коймасы булып килделәр. Соңгы елларның хөррият хәрәкәтләрендә казачийлар рус мәркәз хөкүмәтенең иң садыйк жандармалары 17 нче елгы ихтиляль дәверендә казачийлар рус монархист генералларының арка таянган кара көчләре, мөһаҗәрәтнең әүвәлге елларында Русиядә иске идарәне кайтарырга тырышучы рус генералларының кораллы көче иде. Шуңа күрә рус булмаган милләтләр арасында, хосусән үзләренең истикълялен кайтарырга тырышкан халыклар арасында, казачийларга булган караш һәрвакыт сәлби булып килгәндер. Боларның эчендәге агымнар берлә бу халыклар һичбер вакыт җитди рәвештә кызыксынмаганнар һәм алардан хәерле бернәрсә өмид итмәгәндер.

Ләкин мөһаҗәрәттә көннәр, айлар үтә барган саен, казачийларның зыялылары, аларның намуслылары алдында: «Ник соң әле безгә бу кадәр киң Русия кирәк иде? Ник соң әле без Мәскәүнең капризы буенча бу кадәр күрше халыклар берлә сугышып йөрдек? Ник әле без Мәскәү карагруһының кулында камчы булдык? Шул юлда түгелгән меңнәр, йөз меңнәрчә бабаларымыз, кардәшләремез һәм туганнарымызның каны бәрабәренә нәрсә кулда иттек», – дигән сөальләр бер-бер артлы килеп басты. Шуңа җавап биргән кебек, казачийлар исеменнән сүз сөйли торган атаманнар һәм генераллар, мөһаҗәрәттә бөтен истикъляльче хәрәкәтләргә каршы казачийларны куркыныч итеп күрсәтеп, «Молчать!» дип кычкырып килделәр. Алар Русиянең җимерелгән тәхетенә әле бер кенәзне, әле икенчене утыртыр өчен бер-берсе берлә кычкырышсалар да, үзенә-үзе хуҗа булырга теләгән халыкларга каршы «Бүленми торган Русия»че булып, йодрык күрсәтеп килделәр. Атаманнарның бу хәрәкәтләре казачийлар арасында бик тирән уйлар уятты. Аларда үзләренең дөрест уйларын эзләүне тудырды. Бу казачийларның Аурупаның төрле мәмләкәтләренә таралган намуслы егетләре, Мәскәү өмәсенә йөрүдән туеп җитеп, үз-үзләренә: «Безгә үз эшемез берлә мәшгуль булырга җитмәдеме?» – дигән сөальне куйдылар. Алар шуны киң халык катлавына аңлатыр өчен һәм шул сөальнең җавабын бергәләп эзләшер өчен, атаманнарның гаскәри дисциплиналарыннан аерылып, «Вольное казачество» исемендә бер мәҗмуга чыгарырга тотындылар2. Шул мәҗмуганың битләрендә үзләренең эзләнүләрен кычкырып сөйли башладылар.

Казачийлар арасында бу хәрәкәт башлаганда инде мөһаҗәрәтнең рус булмаган бүлемендә истикъляльчелек агымы бик киң булса да, казачийларның иске тарихларына карап, аларның берсе дә казачийларга кул сузмады һәм аларга тугры булган истикъляль юлын күрсәтмәде. Шуңар күрә казачийларның яшьләре бу хакыйкатьне үзләре эзләргә, үзләре казынып табарга мәҗбүр булдылар. Алар үзләренең гасырлар буе Мәскәү хөкүмәте өчен йөргән өмәләрендә нәрсә кулда итү, нәрсәне югалтуларын күздән кичергәндә бөтен бу хәрәкәтнең үзләре өчен зарар гына булганын күрделәр. Бабаларның ярым мөстәкыйль идарәләреннән соңгы елларда һичбер нәрсә калмаганын, үзләренең Мәскәүнең гаскәри лашманы хәленә әверелгәнлекләрене, бабаларының рыцарьлык табигатьләре йиренә вакыт үтә-үтә ясмык боткасына каршы төрмә каравылчысы булып килгәннәрен күрделәр. Аурупаның хөррияте, Аурупаның гыйлеме аларга үзләренең хәлләрен үлчәргә, үзләренә яраклы планны печәргә киң бер имкян бирде. Алар үзләренең урыннарын таптылар. Үзләренең кыйблаларын билгели алдылар. Алар бөтен көчләре берлә казачийларның хәлен төзәтергә, бөтен гайрәтләре берлә үз илләрен үз кулларында саклау кирәклеген сизделәр. Моның өчен үзләренең эшләренә үзләре хуҗа булуның лязим икәнлеген хис иттеләр. Мәскәү өмәсенә йөрү төбе-тамыры берлә бетерелеп, казачий истикъляль тудыруга бөтен дикъкатьләрен бордылар һәм «казакия»нең истикъляле байрагын күтәрделәр. Алар шул байрак янында мөмкин кадәр күбрәк казачий көчләрен җыярга тырыштылар.

Казачийлар бу эштә иң элек рус өмәчелеген үзләренә кәсеп итеп алган генерал-атаманнарыннан һәм алар артыннан китә торган аңсыз картларыннан бик каты каршылык күрделәр. Икенчедән – казачийларның мылтыгы, сөңгесе берлә Мәскәү тәхетен яңадан корып утырырга теләгән кенәзләрдән һәм рус карагруһларыннан, шулай ук аларның кылычы берлә Мәскәүгә буйсынудан баш тарткан инородецларны юлга кертергә уйлаган рус империалистларыннан бик зур ачу берлә каршыландылар. Аларның бу агымы бөтен рус мөһаҗире тарафыннан анафемага бирелде; аларга «хаин» ләкабе тагылды. Ләкин «Вольное казачество» байрагы астында җыелган яшьләрнең көче, таяначак куәте* казакъ халкының киң катлавында булды. Ул, шуңа таянып, армый-талмый үзенең эшендә дәвам итте. Көн узган саен аның иярүчеләре арта барып, ул казачийлар эчендә иң көчле агым хәлен алды. Менә бу ел декабрьнең 10 ында шул мәҗмуганың чыга башлавына һәм казачий истикъляль байрагының күтәрелүенә биш ел тулып үтте. Казачийларның истикьляльчеләре бу көнне мәҗмугалары чыга торган Прага шәһәрендә һәм бу байракның мәгънәви көченең иң куәтле йире булган Парижда бик зур бәйрәм итеп үткәрделәр: бу бәйрәмне гадәттәге кебек казачий халкының гына бәйрәме булудан чыгарып, Русиядән аерылып истикълялен ясарга теләгән бөтен милләтләрнең бәйрәме хәленә куйдылар. Алар үзләренең бу бәйрәмнәренә бөтен «Прометә» милләтләренең вәкилләрен дәгъвәт иттеләр, һәм болар да аңа үзләренең сафдашларының бәйрәме итеп чын күңелдән катнаштылар. Бу юлларны язучы мин дә Варшау «Прометә» клубының вәкиле сыйфаты берлә Прагага кадәр сәфәр итеп, шул бәйрәмгә катыштым һәм истикъляльче казачийларның биш еллык үсүләрен, ныгуларын «Прометә» исеменнән тәбрик иттем. Мин, аларның җанлы бер куәт икәнлеген күреп, Русиянең безне җәберләвендә иң зур коралы булган бу көчнең безнең тарафка чыгуына, үзенең озын сөңгесенең очыны бүленмәгән, берләшкән Русиягә таба боруына чын күңелемнән сөендем. Безнең төрек кабиләләренең истилясендә зур сәбәпче булган бу гаскәри көчнең безгә дошманлыктан дустлыкка әверелүен күреп, бөтен Русия төрки исеменнән вөҗдани бер рәхәтлек хис иттем. Хакыйкатән, объектив караганда, казачийларның Мәскәүнең империализм сәясәтеннән ваз кичүләре, аның күрше милләтләргә иткән һәм итәргә теләгән золымында ярдәмче булмаска карар бирүләре Мәскәү империализмының бетүе дигән сүз түгелме? Мәскәү үзенең империализмыны, казачий көче булмаганда, Псков һәм Тверь мужигының көче берләме эшли алачак? Ул көчләр Мәскәүгә үзенең чиген һәм үзенең илен саклаудан арта алачакмы? Казачийларның истикъляль байрагын күтәрүләре, аларның рус жандармалыгыннан ваз кичүләре СССРдагы бөтен халыклар өчен бик киң мәйдан ачкан кебек, ул, дөнья үлчәвеннән караганда да, Шәркый Аурупада солых йирләшүнең беренче гамиле булачактыр. Шуның өчен бөтен солых тарафдары булган кешеләр бу эшне сөенеч берлә каршылаячаклар. Прага һәм Париждагы мәҗлесләрдә төрле милләтләргә мәнсуб булган (Русия инородецлары гына түгел!) хитабларының сүзләрен укыганда, моның шулай кабул ителгән икәнлеген күрәбез.

Ләкин һәрбер җанлы хәрәкәткә каршы килүне үзләренә кәсеп итеп алган великорус мөһаҗирләре бу эштә дә бик каты каршы чыктылар. Алар, үзләренең бөтен зур көчләрен мәйданга чыгарып, казачийларның байракларына һөҗүм иттеләр. Иң элек 18–19 нчы еллардагы эчке сугышларда Русиянең җәнүбендәге милләтләргә каршы зур муаффәкыятьләр күрсәткән һәм шуның аркасында бөтен Русияне большевикларга биреп китәргә мәҗбүр булган генерал Деникин бөтен истикъляльчеләр җәбһәсенә ут ачты*. Бигрәк тә, казачийлар җәбһәсенә һөҗүм итеп, бу вакытка кадәр үзләре берлә бергә йөргән казачий атаманнарын да шөбһә астына алды. Ул аларның барысын да хыянәттә гаепләде. Аның артыннан, «Последние новости» гәзитәсенең «мастер по казачьим делам»ы булган, борынгы Дума әгъзасы, казак Харламов3 «Вольное казачество»га каршы һөҗүм ясады**. Ул берсе артлы берсе килгән мәкаләләрендә аларның истикъляль фикерен көлке кебек һәм аларның Мәскәү өмәсеннән ваз кичүләрен ватанга хыянәт итеп күрсәтмәкче булды. Милюков4, үзе баш мәкалә язып, казачийларны борычлап-тозлап сүкте***. «Русиядәге милләтләргә автономия бирелсен» дигән маддәне програмына беренче итеп керткән эсер фиркасенең әгъзалары да хәрәкәттән читтә калмадылар. Моннан берничә ел гына элек Русияне бер мөстәкыйль милләтләр иттифакы ясау тарафында борылган Чернов5 шәкерте Гуревич шул ук гәзитәдә бөтен «Прометә» җәбһәсен Германия хезмәтчеләре итеп күрсәтмәкче булды*. Ул, барымызның исемнәрен атап-атап, «Ватан хыянәтчесе» тамгасын басты. Ул великорусларның империализмын тәрәкъкыйпәрвәрлек кебек күрсәтеп, безнең милли мөҗадәләмезне реакцион бер хәрәкәт итеп һәм дә Германия тарафыннан идарә ителә торган һәм инсаният өчен зарарлы хәрәкәт итеп күрсәтмәкче булды. Үзен Русиянең императоры дип атый торган Великий кенәз Кирилл6 да бу мөһим мәсьәләгә катышты. Әле тәхеткә утырып бетмәгән булса да, ул, үзенең корачак Русия императорлыгында милләтләрнең аерылулары фикерен кабул итмәсә дә, бөтен милләтләргә киң бер хокук бирәчәген вәгъдә итеп, Яңа ел тәбриген үзенең булачак тәбгаләре – инородецларга да киңәйтте. «Возрождение» гәзитәсе7 дә мәсьәләгә бик җаннан катышты**. Большевикларны егуда зур роль уйный торган рус булмаган милләтләрнең Русияне төзү эшендә зур роль уйнаячакларыны өмид итеп, миллият мәсьәләләрене солых берлә, сөйләшү берлә хәл итүне тәклиф итте һәм инглизләрнең Һиндстан мәсьәләсен юлга куюда кабул иткән «түгәрәк өстәл» янына утырып сөйләшү ысулын тәкъдим итте. «Түгәрәк өстәл» янында сөйләшү-аңлашу мөмкин булса, большевикларга каршы булган җәбһәнең җанланачагын белгән бу великорус милләтчеләре рус булмаган милләтчеләргә каршы хөрмәтле каләм кулландылар һәм бу эшне булдырыр өчен кайбер адымнар да аттылар. Хәзерге көндә кирәк великорус матбугаты, кирәк «Прометә» матбугаты булсын, шул мәсьәләләрне мөзакәрә берлә мәшгуль. Без генерал Деникин, депутат Харламов, атаман Бугаевский һәм Гуревичлар берлә моназарә кылышып торуны кирәксез табамыз. Аларның бу һөҗүмнәренә киләчәк үзе җавап бирәчәк булганга, аларга чех, алман, ләһ һәм рус милли тартышларының битләрен бер мәртәбә укып карарга тәкъдим итеп, үз эшемездә дәвам итәмез. Ләкин «Возрождение»нең тәклифе тикшерелмичә, өстән генә кителергә тиеш түгел. Аны без чынлап тикшерергә һәм чынлап җавап бирергә мәҗбүрмез. Мәсьәләнең әһәмияте моны тели. Без үземез бу каләм мөҗадәләсеннән якын көннәрдә иҗаби бер нәтиҗә кулда ителер дип өмид итмимез һәм итә алмыймыз.

Ләкин рус империализм җәбһәсенең бердән хәрәкәткә килүе һәм шул мәсьәләне төрле рәвештә булса да хәл итү лязим дип каравы, безнеңчә дә, миллият мәсьәләсенең җитди бер гамил булып җиткәнен күрсәтә торган җанлы дәлилдер. 1921 елгы Париждагы Учред. собрания әгъзаларының киңәш мәҗлесендә безнең Идел буе татарларының вәкилләре тарафыннан «Русиядәге милләтләрнең үз эшләрен хәл итү хаклары үзләренә гаид» дигән резолюцияне русларның һичбер төрлесе кабул итмәү берлә бу көнге кара генерал Деникин, атаман Бугаевский*, Великий кенәз Кирилларның киң мохтарият вәгъдә итүләре берлә чагыштырып караганда, без шул кыска мөддәттә миллият мәсьәләсенең бик үскәненә һәм ныгыганына шаһид буламыз. Бу хәрәкәтнең көннән-көн үсеп, большевиклар егылганда, миллият мәсьәләсенең иң нык гамил булачагына ышанамыз. Без аңа безнең Идел-Урал истикъляле байрагын күтәрүемезнең тугрылыгын күрсәтә торган бер дәлил дип карыймыз. «Прометә» җәбһәсе әле бу түгәрәк өстәл мәҗлесенә үзенең карашын ачып бетерергә өлгергәне юк. Моңа чаклы чыккан мәкаләләргә караганда, әле бу утырышның көне җитеп бетмәгәне күреләдер. Моның сәбәбе – милләтчеләрнең хәзер булмауларына да түгел, великорусларның мәсьәләне аңлап өлгереп җитмәүләрендәдер. Великорус агымнары әле миллият мәсьәләләсен аңлап бетермәгән кебек, үзләренең дә миллият нигезендә оеша алганнары юк. Аларның оешмалары – йә киң дөньяны коткару, йә киң дөньяга демократия идарәсен җирләштерү, йә киң дөньяны башка милләтләргә тар итеп, аны русларга бирү нигезендәдер. Без, СССРда яши торган милләтләр, реаль рәвештә йир һәм халыкларның хокукын үзенә алырга тырышканга һәм һәрбер теләгемезнең иге-чиге мәгълүм булганга, табигый, мондый дөнья масштабындагы теләкле кешеләр берлә сөйләшә беләчәк зәмин таба алмаячакмыз һәм болар берлә сөйләшүдән дә файда булачак дип өмид итә алмыймыз. Безнеңчә, вакыт үтә-үтә великоруслар, Аурупаның реаль дөньясында яши-яши, үзләренең «бәшәри миссион»нарыннан ваз кичәчәкләр һәм үзләренең Новгород һәм Псков губерналарындагы великорусларының мәнфәгатьләре турында төшенә башлый беләчәкләр. Шул вакытта алар, үзләренең Дон Кихот теләгеннән аерылып, күршеләренә хөрмәт хисе били башлаячаклардыр йә алар, шул төпсез империализм артыннан йөреп, үзләренең аерым милләт уларак яшәвендә дә, дәүләтчелекләрендә ифляс иттекләре кебек, банкрот булганнарын белдереп, СССР эше берлә шөгыльләнүне балигъ булган милләтләргә биреп, тарихтан чигеләчәкләр. Бу хөкүмәтнең көне әле тумаган. Ләкин һәрбер карт үләргә мәхкүм булган кебек, великорус империализмы да үләргә мәхкүм. Һәрбер таза, яшь, үсәргә мәҗбүр булган кебек, безнең «Прометә» җәбһәмез дә үсәргә, ныгырга мәхкүм. Шуның өчен аларга газраил булган заман – безнең иң якын ярдәмчемез һәм иң көчле сафдашымыздыр. Шуңар күрә без әле сөйләшергә ашыкмыймыз. Безнең әле вакытымыз бар – без әле көтәмез.

Искәртмәләр һәм аңлатмалар:

Руслар вә казачийлар. «Яңа милли юл» журналының 1933 елгы 2 нче (февраль) санында «Гаяз Исхакый» имзасы белән басылган. Текст шуннан алынды.

1 Янычар – Госманлы империясендә 1330–1828 елларда ялланган хәрби көчләр (регулярные военные войска).

2 «Вольное казачество» исемендә бер мәҗмуга чыгарырга тотындылар. – 1927–1939 елларда Прагада чыккан рус эмигрантлары журналы турында сүз бара; мөхәррире – И. Белый.

3 казак Харламов – Василий Акимович Харламов (1875–1957), дон казагы, кадет, дүрт чакырылышта да Дәүләт Думасы депутаты.

4 Милюков – Павел Николаевич Милюков (1859–1943), рус сәяси эшлеклесе, кадет, тарихчы, публицист, эмиграциядә яшәгән.

5 Чернов – Виктор Михайлович Чернов (1873–1952), эсерлар лидеры, 1920 елдан эмиграциядә яшәгән.

6 великий кенәз Кирилл – бөек князь Кирилл Владимирович (?–1938), Россия императоры Александр II нең оныгы, 1924–1938 елларда эмиграциядә Россия императоры булып саналган.

7 «Возрождение» гәзитәсе – консерватив-монархист рухтагы бу газета 1925–1940 елларда Парижда А. О. Гукасов наширлегендә чыккан.

 

Садыйк – тугры.

Сәлби – тискәре.

* Чыганакта: куәтене.

Истилясендә – басып алынуында, изелүендә.

Мәнсуб булган хитабларының сүзләрен – … караган нисбәтле мөрәҗәгатьләре сүзләрен.

Муаффәкыятьләр – уңышлар.

Җәбһәсенә – фронтына.

* «Последние новости». – 1932, 7–8 декабрь. – Г. Исхакый искәр.

** «Последние новости». – 1932, 6–23 декабрь. – Г. Исхакый искәр.

*** «Последние новости». – 1932, 8–28 декабрь. – Г. Исхакый искәр.

**** «Последние новости». – 1932, 12 декабрь. – Г. Исхакый искәр.

* 1932, 10–27 декабрь арасында. – Г. Исхакый искәр.

Мәнсуб булган хитабларының сүзләрен – … караган нисбәтле мөрәҗәгатьләре сүзләрен.

Тәбгаләре – (илендәге) кешеләре.

Тәклиф итте – алга сөрде.

* «Последние новости». – 1932, 18 декабрь. – Г. Исхакый искәр.

Моназарә кылышып – сүз көрәштереп.

Тәклифе – теләге.

Иҗаби – уңай.

Зәмин – җирлек.

«Бәшәри миссион»нарыннан – гомумкешелек мәнфәгатьләрен алга сөрү миссиясеннән.

Ифляс иттекләре – бөлгәннәре.

Мәхкүм булган – хөкем ителгән.

 

Чыганак: Исхакый Г. Әсәрләр. 10 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2013. Б. 404-410.

Җавап калдыру