Совет Татарстанының 10 еллык бәйрәме

Татарстанны советлаштыруга 10 ел тулу уңае берлә без «Милли юл»да (6 нчы номер) бер мәкалә язып үткән идек. Бу мәкаләмездә бу көннең Мәскәү кызыл империалистлары өчен татарның мәдәниятен, барлыгын, үзлеген бетерүдә рус балтасына яңа бер сап табу ягыннан бәйрәм булса да, безнең халкымыз өчен бер кайгы көне икәнен сөйләгән идек. Шул фикеремезнең дөрестлеге өчен ун ел эчендә татар коммунистлары кулы берлә кызыл Мәскәүнең илемезне эчтән, тыштан талавын, мәдәниятемезне җимерүен дәлил итеп китергән идек. Бу ун ел эчендә халкымызның башына килгән зур бәлаләрне берәм-берәм санап үткән идек. Хәзер менә большевикларның шул бәйрәмнәре уңае берлә биргән хисаплары, үзләрен мактап язган мәкаләләре күз алдымызда торганга, шул мәсьәләгә яңадан кайтырга булдык. Безнең куйган тамгамызның дөрест икәнлеген күрсәтер өчен тагы шул эшне иҗекләргә кирәкле таптык. Шуның өчен без элгәре большевикларның үзләреннән сөйләтәмез. Аларның үзләренең гәзитәләрендә, мәҗмугаларында язган хисапларын, мәкаләләрен укучының күзе алдына китерәмез дә эшне битарафча төшенергә юл ясыймыз. Менә алар ни диләр*.

«Патшалар заманасында Казан губернасында татар халкының йире-суы русныкыннан караганда 20 % ка ким иде. 1920 елда бөтен Татарстанда эре хайваннар 260 мең генә иде; шул ук елда татар хуҗалыкларында тимер сабан 176 мең генә иде; шул ук 1920 елны Татарстанда бер дисәтинә йирдән 19 пот кына арыш алынган иде. 23 нче елда да 100 татар хуҗалыгының чәчү мәйданы йөз рус хуҗалыгына караганда 39 гектар ким иде. Шулай ук йөзәр хуҗалыкны чагыштырганда, атлар татар хуҗалыгында 18 баш ким иде. Большевиклар дәверендә ул менә нинди зур уңышлар ясады: элгәре 1926 елдан бирле хайваннар 521 меңгә җитте; сабаннар татарлар арасында 201 меңгә чыкты. 100 татар авыл хуҗалыгының чәчү мәйданы русларның 100 авыл хуҗалыгына караганда кимлеге 39 гектардан 22 гектарга кадәр иңде. Атларның азлыгы 100 татар хуҗалыгында 18 баштан 7 башка кадәр төште. 1927 елда бер дисәтинәдән 50 пот арыш алынды. Аң-белем ягыннан да большевик вакытында татарлар тагы бик нык алга киттеләр. Мисал: сугышка кадәр Казан губернасында земство вә хөкүмәт мәктәпләре татарлар өчен бары 35 кенә иде. Казан губернасында татарлар арасында уку-язу белүче 20 нче елда 18 % иде. Ул 29 нчы елда 45 % ка чыкты. Бөтен татар мәктәпләре казна хисабына алынды. Төрле урта техникумнарда укучы 4527 шәкертнең бүген 49,3 % ы татарлар. Казан югары уку йортларындагы 5182 укучының 14,3 % ы татарлар, 20 % ы башка вак милләтләрдер. Казанның югары мәктәпләрендә укытучы татарлар хәзер йөзгә барып җитте. Матбугат, әдәбият та бик күп үсте. Казанда 1913 елда 3 татарча гәзитә, 4 журнал чыга иде. Хәзерге көндә, 1930 да, бөтен Татарстанда 8 татарча гәзитә, 10 журнал чыгадыр. Сугыштан элек бөтен татар гәзитәләренең таралуы (тиражы) барысыныкы бергә 45 меңнән узмый иде; хәзер мисал «Кызыл Татарстан»ның таралуы 20 меңгә чыгадыр. Революциягә кадәр Казанда басылган китапларның исеме 1340 булса да, боларның 350 чамасы гына татарча иде. Боларның әдәбисе 70 тән узмый иде. (Боларны «Мәктәп» журналының соң мәкаләсеннән алдым.)

Хәзерге көндә 1929 елда Татиздат 64 исемдә дәреслек – кулланмалары, 51 исемдә 179 табак матур әдәбият бастырып таратты. 1930 елда барлыгы 243 исемдә 762 табак зурлыгында китаплар басачактыр. Моңарга башка сәяси яктан да татарлар бик үстеләр. Революциягә кадәр татарлар арасыннан бер коммунист та юк иде; хәзерге көндә бөтен Татарстанның коммунист партиясе әгъзаларының 38 % ы, ягъни 6058 е (Моратхузин нотыгыннан алдым)1 татарлардыр. Бөтен Татарстанда 15 меңгә якын комсомол бар. Боларның да шул 38 % чамасы татарлардыр».

Димәк, Татарстан большевиклар вакытында бөтен яктан бик күп алга киткән. Инде хәзер без шул сифрларның никадәр хакыйкатькә якын икәнлекләрен, бу мактануларның никадәр дөрест икәнен тикшереп карыйк. Әүвәлән, большевикларның китергән бу сифрлары һичбер вакытта бертөсле түгел. Мисал: татарларның революциягә кадәр укый-яза белүчеләрен берсе 18 %, берсе 19 %, берсе дә 20 % күрсәтә. Татар коммунистларының Татарстандагы йөздәсен берсе 36 %, берсе 37 %, берсе дә 38 % күрсәтә. Башка саннарда тагы шундый ук чуалчыктыр. Шуның өчен бу большевик сифрларының кайсысы чынлыгын белү бик читен. Моңарга башка чагыштыру өчен кирәкле булган сифрларны үзләренә зарарлы булса, бөтенләй онытып калдыралар. Мисал: татар хуҗалыкларының иске заманда җирләре русларныкыннан 20 % ка ким икәнлеген сөйлиләр; шуның хәзер күпме артканлыгын әйтмиләр. Чөнки Татарстанда алпавыт йирләре татар авыллары янында булмаганга, алпавыт йирен алудан булган бу арту һич дәрәҗәсендәдер. Икенче, большевик хуҗалыгы берлә сугыштан элекке хуҗалыкны чагыштырганда, большевик мәгарифе берлә элгәреге мәгарифне чагыштырганда, 1913 елны аршын итеп алырга кирәктер. Татар большевиклары 1913 елны чагыштыру елы итеп алганда, үзләренең зарарына чыгачакны белгәнгә, Дөнья сугышы, Илдәшләр сугышы берлә җончып бетеп, большевиклардан таланып, эштән чыккан Татарстанның ачлык елы булган 20 нче елны алалар. Икенче яктан большевикларның хуҗалык сәясәте өчен иң начары булган 1930 хуҗалык елын алмаенча, большевиклык бик аз калып, НЭПның ике алга киткәне 1926–1927 елларны чагыштырып, шундагы алга китүне үз хезмәтләре кебек күрсәтәләр. Шуның өчен боларның сифр чагыштыруларының фәнни яктан һичбер кыйммәте калмыйдыр. Моңарга башка бу сифрлардан чыгарылган хөкемнәрдә дә бик күп хаталар тулгандыр. Мисал: шул ук укый-яза белү хисаплары бөтенләй ясалган бер нәрсәдер. Шул мәҗмуга вә гәзитәләрнең үзләре дә алган рәсми 1896 елның сан алу хисабына караганда, Казан губернасындагы татарлар арасында укый-яза белүчеләрнең саны 19,98 % тыр. Түгәрәк хисап берлә – 20 % тыр. Шул ук хисап буенча укый-яза белгән татар хатыннарының саны 17,17 % булган чагында укый-яза белгән рус хатыннарының саны 7 % кынадыр. Болар рәсми белемнәрдер. Һәм дә патша заманасының кара руслары тарафыннан санауның нәтиҗәсе иттереп чыгарылган сифрлардыр. Боларда безнең укый-яза белүченең санын киметмәсәләр, арттыру булмагандыр. Менә шул санау елларыннан соң бөтен Идел буенда яңача уку (ысуле җәдид) хәрәкәте зурая, үсә. Татар илендә һичбер мәхәллә мәктәпсез калмый. Уку яшендәге баланы укыту бер милли бурыч кебек саналып, бөтен халык яңа мәктәп салырга, ачарга, яңа юлда укынырга зур бер гайрәт күрсәтә. Большевик комиссары Рәхмәтуллинның2 сүзенә һәм дә русларның рәсми статистикларына караганда, Казан губернасында гына шул чакларда 967 элек баскыч мәктәп була. Боларда 79 496 бала укый. Ул вакытларда руска ышану булмаганга, яңа мәктәпләрдә русча укыту мәҗбүри диелгәнгә, шиксез, бик күп мәктәпләр яшерелеп әйтмәенчә калдырылганнар. Хатын-кызларның абыстайларда укулары рәсми булмаганга, аларны мәктәп итеп күрсәтүдән халык курыкканга, боларның берсе дә бу сифрларга кермәгәндер. Димәк, бу сифрларда дөреслек юктыр. Моны дөрестләр өчен шулкадәр дә кызлар мәктәбе, шул санда кызлар укучысын арттырырга кирәктер. Әйдә, без болай итеп тә тормыйк. Боларның яртысы кадәр генә арттырыйк. Шулай булганда, Казан губернасында ул вакытта 1500 мәктәп булган, боларда 120 мең кадәр татар баласы укучы булган. Бу Казан губернасындагы бер миллион татар өчен генәдер. Бу һәрбер 660 кешегә, яисә һәрбер 100 йортка бер мәктәп дигән сүздер. Бу кадәр мәктәбе булган халык бөтен уку эшендәге баланың укый-яза белүен тәэмин иткән буладыр. Ул еллардагы яңача укыла торган мәктәпләрдәге укытучыларның күпчелеге идея иясе булуы һәм дә үзләрен үзләре кызганмаенча хезмәт итүләре игътибарга алынса, сугыш алдындагы елларда безнең татарның баласы укымаенча калмый иде, дигән хөкемне чыгарсак, хакыйкатькә бик якын булачакмыз. Шулай булса, 1896 елда ватык-сынык мәктәпләр берлә дә укый-яза белүчесе 20 % булган татар дөньясының шуннан соңгы егерме ел эчендә бу кадәр ысуле җәдид мәктәбе күп булган чакта укый-яза белүченең саны ничек 18 % ка төшкән ди?.. Моңарга кем ышаначак ди?.. Шуның өчен 1920 елда татарның укый-яза белүчесе 18 % иде дигән сүз – большевикларның үзләренең киләчәктәге үсүләрене күтәреп күрсәтер өчен ясалган, уйланып эшләнгән ялганыдыр. Ул елларда, шиксез, бездә мәктәп яшендәге балаларның азында 180 е укый-яза белә иде. Халкының 45 % – 48 % ы язу таный иде. Земстволарның статистикларына караганда, кайбер төбәкләрдә укый-яза белүче татарларның саны 45–50 %, хәтта кайберләрендә 80 % ка кадәр җиткән иде. Ләкин укый-яза белү дигәннән, большевиклар безнең татарның революциядән элгәреге хәлене алганда, русча укый-яза белүне алалар булырга охшый. Халәнки, 1896 елгы сан алу да бу эшкә фәнни яктан каралып, нинди телдә булса да укый-яза белү аңланып эшләнгән иде. 1896 елда 17 % укый-яза белгән татар хатын-кызының санын 1920 елда 13,7 % ка кадәр төшереп күрсәтү шуннан килеп чыккан булырга охшыйдыр. Юкса моны һичбер төрле аңлау мөмкин түгелдер. Чөнки ул еллардагы татар хатын-кызының азатлану дәверенең иң кызу вакытыдыр. Шул фикеремезнең дөреслеген безгә Сәлах Атнагулов3 «Эшче» гәзитәсендә менә ничек иттереп аңлатып бирәдер: «Хатын-кызлар ул заманда бөтенләй белмәсә дә, төрки таныса, язу таныган (грамотный) исәпләнгән», – ди. Димәк, большевикларча, язу таныган саналыр өчен «төрки тану» җитми, русча белү кирәк була. Димәк, бу 13,7 % татар хатын-кызлары 1920 елда төрки генә түгел, русча да укый-яза беләләр. Монысы дөрест була алыр. Ләкин бу укый-яза белүне үлчи торган бизмән түгелдер. Фәнни иттереп статистик төзегәндә, бер халыкның укый-яза белүен санар өчен, аның үз телендә укый-яза белүе (ягъни бездә – төрки тануы) гына алынадыр. Шуңарга карап хөкем чыгарыладыр. Русча йә башка телдә укый-яза белүе ул нур галә нур гынадыр. Әгәр язу тану өчен русча укый-яза белүнең саны өчен аның үз телендә укый-яза белүе [бу] көндә Аурупаның иң мәдәни халыклары саналган нимесләр, французлар вә инглизләрнең «грамотный»ларының саны, шиксез, эскимослар, чукчалардан да ким булыр иде. Бу метод, татарларны руслаштырырга дип утыртып куйган Победоносцев вә, аның юлыннан барып, татарларны Октябрь юлы берлә милләтләрен югалттырырга тырышучы Сәлах Атнагуловларга, бәлки, турыдыр. Ләкин фән ягыннан бу – хатаның хатасыдыр. Моннан чыгарылган сифрлар – ялганның-ялганыдыр.

Инде матбугат, әдәбият чагыштыруны алыйк. 1913 елда Казанда 3 гәзитә, 4 журнал гына чыккан, имеш. Хәзерге көндә 8 татарча гәзитә, 10 татарча журнал чыга, имеш. Ул вакытта егерме-утыз елга 350 татарча китап бастырылып, моның 70–80 е генә әдәби әсәрләр, имеш. Иң әүвәл гәзитәләрне, мәҗмугаларны алыйк. 1913 елда Казанда өч кенә гәзитә булса булгандыр. Ләкин бит ул вакыт татар-башкорд дип ялган рәвештә бүленүләр юк иде. Бу бер халыкны бер-берсеннән аерыр өчен руслар тарафыннан эшләнгән яңа хәрефләр дә юк иде. Гәзитәләр, журналлар кайда чыкса да, бер телдә чыга иде. Бик аз аерма берлә бер милли максатка хезмәт итәләр иде. Шуның өчен бу гәзитә, журналлар кайда чыкса да, укучы халык бу Оренбурныкы, бу Уфаныкы, бу Әстерханныкы, бу Мәскәүнеке дип тормый иде. Ала бирә, укый бирә, иде. Шундагы мәсьәләләрне тикшерешә, катыша килә иде. Казанның үзендә татар матбугатына каршы артык каты цензор булганга, читрәк йирләрдәге матбугат куәт алып килә иде (Оренбург, Мәскәү). Шуның өчен матбугат хакында ялгыз Казанны үлчәү итеп алу һичбер яктан туры түгелдер. Гәзитәләрнең тиражлары ул вакыт барысы 45 мең чамасыннан артмавы, хәзерге көндә бер «Кызыл Татарстан»ның 20 меңнән артык таралуына килгәндә дә, чагыштырулар дөрест түгелдер. Ул вакытта 45 мең татар үз ихтыяры берлә үз акчасын биреп, гәзитә, журналга язылып, укып килә иде. Үзенең абунәсе берлә Идел буенда 20 ләп татар гәзитәсен, журналын яшәтеп килә иде. Хәзерге көндә бөтен татар большевик матбугатының ихтыяри абунәчесе ул вакытның иң аз таралган «Бәянелхак» гәзитәсенең абунәсе кадәре юктыр. Көчләп яздырып, ЧК куәте берлә акча алып, абунәсен, бәлки, «Кызыл Татарстан» күбәйткәндер. Ләкин бу көнге көндә Татарстанның 10 журналы, 8 гәзитәсенең үз ихтыяры берлә абунә булып, укучысы ул вакыттагы «Аң» журналы, «Йолдыз» гәзитәсенең укучысыннан, азында, ун мәртәбә кимдер. Фатих Сәйфинең моннан бер-ике ел әүвәл шул хакта язган мәкаләсенә караганда, әле һичбер большевик гәзитәсе, журналы үз аягына басып, икътисади ягыннан «Йолдыз» дәрәҗәсенә килеп җитә алганы юктыр.

Инде китап таралу һәм дә матур әдәбиятка килик. Бу хактагы белемне без «Мәктәп» журналыннан, Самадның мәкаләсеннән алдык. Мондагы сифрларда, шиксез, большевик ягы күпертелеп, милләтче тарафы киметелеп язылганга, хакыйкатьтән ерактыр. Әүвәлән, бер китапчы фиһристендә 1340 китапның исеме күрсәтелеп, моның 350 кадәре генә татарча булуы, бәлки, дөрестер. Ул китапчы, бәлки, дин китаплары берлә сату итә торган Кадыйровлар көтепханәсе кебек бернәрсә булгандыр. Ләкин моннан алып, барысы фәлән кадәр генә китап басылган, татарча басылган китаплар 350 генә иде, дигән хөкем дөрест түгелдер. Сугышка кадәр булган сигез-тугыз ел эчендә татарча китапчылык (чөнки татар матбугатына үсү имкяне 1905 елдан соң башлыйдыр), әлбәттә, матбугат та, әдәбият та соң баскычына барып җитте, дигән кеше юктыр. Ләкин бу елларда атланылган адымнар – бик күп халыкның мәдәният тарихында бик аз күрелгән эшләрдәндер. Шул тугыз-ун ел эчендә татар матбугаты тәмамән үз аягында торырлык бер хәлгә килде. Шул ун ел эчендә татар китапчылыгы зур бер мәдәни көч булып, бөтен төрек-татар дөньясын аң берлә сугара торган, көннән-көн үсә торган милли көч хәленә килде. Китапчылык шул тугыз-ун ел эчендә Русиядәге бик күп милләтләрне куып җитте вә үтеп китте. 1915 елны матбугат мөдирлеге тарафыннан Петербурда ясалган китапчылык күргәзмә (выставка)сендә, төрек-татар матбугаты бөтен Русия күләмендә дүртенче урынны тоткан иде. Соңгы еллар эчендә басылган китапларның исемлеге генә 900 берлә 1000 арасында, боларның да йөзгә туксаны Идел буенда басылган иде. Әгәр сугыш бу кадәр һәлакәтле булмаса иде, әгәр большевик исемендәге яэҗүҗ-мәэҗүҗләр килеп илемезне корытмаган булса иде, соңгы ун ел эчендә татар матбугаты, халкымызның күпчелегенә күрә, русларны үтеп китәчәк иде. Хәзерге кебек большевик лыгырдамасы берлә түгел, кирәкле китаплар берлә татар дөньясын үтеп китеп, Казакъстанны, Төркестанны китап берлә тутырачак иде. Ләкин күрәсемез булганга, килүләре берлә халкымызны кайгыга батырган большевиклар, бу көн илемезгә хуҗа булып алып, бөтен үсеп килә торган милли барлыгымызны җимерделәр дә, һәрнәрсәмезне ярты юлда калдырдылар. Китапчыларны да тар-мар иттеләр. Мәдәниятемезне илле елга кире чигерделәр. Инде мәдәният тарихымызны да бозарга, мыскыл итәргә керештеләр. Матур әдәбиятка килгәндә, боларның саны революциягә кадәр 70–80 нән ашмаган, имеш. Моның никадәр чи ялган икәнлеге үзеннән-үзе күренеп торадыр. Большевиклар арасында мондый ялганны сөйләргә, бәлки, ярый торгандыр. Ләкин бит аны язарга ярамый. Үзеңә дә оят була, укучыны да хөрмәтсез итү була. Бу эшләр бит моннан мең ел элгәре булмаганга, мондагы хәлләрне без һәммәбез дә белеп торамыз. Моның хакында безгә, чит илләрдәге кешеләргә, дәлилләр табу авыр булса да, бит анда махорка урап тартылып бетмәгән аз-маз китаплар, көтепханәләрнең фиһристләре-фәләннәре калгандыр? Бу әфәнде, кулына «Гасыр», «Мәгариф», «Сабах» көтепханәләренең фиһристләрен генә алып санаган булса да, бу кадәр хатага төшмәгән булыр иде. Боларга башка бит борадарән Кәримовлар, борадарән Хөсәеневләр (Оренбург), «Белек», «Шәрекъ», «Заман» кебек әллә никадәр нәшрият йорты бар иде. Үз әсәрен үзе бастыручы бик күп язучылар бар иде. Габдулла Тукай, Дәрдемәнд, Сәгыйть Рәми, Гафури кебек танылган шагыйрьләргә башка, шигыре басылып, китап булып чыккан шагыйрьләрнең әсәрләре генә дә, безнеңчә, саны 70–80 нән ким түгел иде. Инде театр әсәрләренә килгәндә, боларның саны, һичшиксез, берничә йөздән узган иде. Мәрхүм Габдулла Кариевнең кулында гына 70–80 нән артык пьесалар бар иде. Болар матур әдәбият түгел дә нәрсә иде? Хикәяләр, романнардан, пьесалардан Г. Исхакыйның гына 30 лап әсәре, Галиәсгар Камалның 20 ләп әсәре, Фатих Әмирханның 10–15 ләп, Галимҗан Ибраһимовның 15 ләп, Ш. К.ның* 10–15 ләп, Ярулла Вәлинең 10–15 ләп әсәре, Шәһид Әхмәдинең 5–6 әсәре, Кәрим Тинчуринның 5–10 әсәре, Шакир Мостафаиның 4–5 әсәре, каләмнәрен башка тарафка борган Фатих Кәрими әфәнденең, Риза казыйның берничә әдәби әсәрләре – һәркемнең кулында йөри торган әдәби китаплар иде. Моңарга башка исемнәрене Алла үзе генә белә торган әллә никадәр язучылар, әдипләрнең берәм-сәрәм язган китаплары – ун ел эчендәге мәйданга аткан әсәрләренең саны да, шиксез, берничә йөздән ким түгел иде. Бәлки, боларның күбесе әдәби ягыннан зур урын тота алмаганнардыр. Ләкин шул ун ел эчендә татар матур әдәбияты, бөтен төрек дөньясында рус әдәбияты, Аурупа әдәбияты алдында танылып җитеп, бер милли әдәбият урынын тоткан иде. Аның кайберләре русча, нимесчә, инглизчәгә кадәр тәрҗемә ителеп, анда да хөрмәтле урын казанган иде. Бу эшне татар матур әдәбияты һичбер кемнең ярдәменнән башка, үз көче берлә эшләгән, үз куәте берлә үзен үзе шул дәрәҗәгә күтәргән иде. Тагы берничә ел форсат булса иде, бәйнәлмиләл бер милли куәт булу дәрәҗәсенә барып җиткән булыр иде. Моннан соң гыйфрит адымы берлә алга китәргә юл хәзерләгән булыр иде.

Большевик дәверендә, 1929 да, 51 исемдә матур әдәбият язылып, басылып чыккан, имеш… 1930 елда бу тагы артык чыгачак, имеш. Боларга ышанамыз. Башка елларда да, әлбәттә, шулай ук чыгып килгәндер. Боларның барысын да укып, күреп килә алмыймыз. Ләкин шактый зур өлешне күргәнемез, укыганымыз бар. Большевик мәҗмуга вә гәзитәләрендә тәнкыйтьләр укып, күзгә бәрелердәй булганнарын алдырып торамыз. Шуны әйтергә мәҗбүремез ки, болар арасында «әдәби» исемен алырлыклары йөзгә бер йә бар, йә юктыр. Калганнары һичбер әдәби кыйммәте булмаган большевик лыгырдамасыннан гыйбарәттер. Татар әдәбияты исеменә мәсхәрәлектер. Бу көнге көнгә кадәр ун ел эчендә татар большевик әдәбиятыннан күзгә ташланырлык, татар әдәбияты тарихына керерлек бер әсәр язылмагандыр. Һичбер кулга алырлык әдип тумагандыр. Алган юллары туры булмаганга, язылмаячак та вә яңа әдәби көчләр дә тумаячак, ахры. Мин үзем шәхсән бөтен ун ел буенча чыккан большевикның матур әдәбият дигән сафсатасының барысыны үземнең «Сөннәтче бабай» китабыма алыштырырга разый түгелмен. Фатих Әмирхан мәрхүм дә, шиксез, үзенең «Хәят»енә боларның барысын бергә җыеп алыштырачак түгел иде. Татар тарихы әдәбияты да шул хөкемне бирәчәктер. Аз-маз укырлык әсәрләр мәйданга чыккаласа да, болар барысы да – милләтче дәверенең язучылары тарафыннан (Галимҗан Ибраһимов, Ш.К., Бурнаш, Кәрим Тинчурин) язылган әсәрләр генәдер. Большевиклык агымы татар әдәбиятын тәмамән харап итте вә харап итүендә дәвам итәчәктер. Бигрәк тә шигырь бүлеме искиткеч ярлыдыр. Габдулла Тукай, Дәрдемәнд, Сәгыйд Рәмәйләргә чагыштырырлык большевик шагыйрьләре кайда?.. Аз-маз көйгә салучысы да юктыр. Болардан һичбер эз калмаячактыр. Бөтен төрек дөньясында тиңдәше булмаган татар театрына, аның милләтчеләр дәверендә эшләнелгән вә үзенең хосусыйлыгы сакланган бай репертуарына бүгенге большевик театрын чагыштырганда, ун елдагы түбән төшүнең исәбе-хисабы юктыр. Татар театры хәзер кыргыз театры, чуаш театры дәрәҗәсенә төшкәндер. Бу елгы Мәскәүдәге Олимпиада ярышында татар театрының иң начар урын тотуы – моның зур дәлиледер. Шулай булса, большевик дәвере безнең бөтен милли мәдәниятемез өчен, бигрәк тә матбугатымыз, әдәбиятымыз, театрымыз өчен бер һәлакәт булгандыр. Бер бәла булып, безнең табигый үсүемезне туктата торган чир булгандыр, дигән хөкемемез турыдыр, хакыйкатьтер. Хәзерге көндә урта мәктәпләрдә татар яшьләренең укуы күбәюе, бәлки, дөрестер. Ләкин ул укуга омтылу агымы большевиклар тарафыннан тудырылган эш түгелдер. Ул – милләтчелек дәверенең җимешедер. Большевик булмаган булса иде, татарның уку гыйшкы инде Русияне ташып чыгып, Аурупаның һәр почмагында татар укытучысын тудырачак вә татар яшенең Аурупа милләтләре берлә белек-белем юлында ярышка чыгуы күреләчәк иде. Большевизм идарәсе астында бу мескин, дәрдле башлар, ач, мохтаҗ көенчә, белек урынына марксизм, ленинизм сагызларын чәйнәргә, схоластик берлә башларын черетергә мәҗбүр булдылар. Газиз гомерләрен юкка әрәм итеп, сафсата сатучы җәһле мөрәккәбкә әверелделәр, әвереләләр. Большевик партиясенең әгъзасы күбәюе – безнең халык файдасыннан караганда, зарарлы эштер, кайгылы эштер. Элгәреге заманда биш-ун Габдулла бутышниклар халкымызның милли юлда алга баруына никадәр комачаулык ясасалар, бу милли кяферләр алардан мең мәртәбә уңайсызлык ясаудадырлар. Шуның өчен боларга без, Алла тәүфыйк бирсен, гомерләре кыска булсын, дип, дога кылудан башка сүз әйтә алмыймыз.

Большевик дәверендә Татарстанның хуҗалык ягыннан үсүенә, баюына килгәндә, хакыйкатьне безнең укучыларымыз белеп торганга, монда сөйләп торырга да урын юк. Бу мактанулар – турыдан-туры ялгандыр. Татар халкының чәчү йире элгәре заманда 20 % ка ким булуы дөрест була алыр. Хәзерге кызыл руслар хәбәрләгән кебек, ул вакыт руслар талап килә иде. Ләкин аның байлыгы артуы – ялгандыр. 1913 елда Идел буенда, ситсаның аршыны 12–13 тиен, шикәрнең кадагы 16–17 тиен, сабынның кадагы 10–12 тиен, онның поты (арыш оны) 70–80 тиен, ак он 1 сум 50 тиен, чабатаның пары 4–5 тиен, читек-кәвеш 4–5 сум, итек 5–6 сум иде. Кая барсаң да, никадәр теләсәң дә, бу малларны карточкасыз, язусыз, сызусыз теләгән кадәре ала идек. «Син – татар» дип кимсетүче, «Кит, кулак!» дип бирмәүче юк иде. Бу көн большевиклар арасында Татарстанда, бик баеган Татарстанда, шикәрнең кадагы кооперативларда, үз әгъзаларына 2 сум 50 тиендер. Ул да бер генә кило сатыладыр («Кызыл Татарстан»нан алдым). Болай кешеләргә базарда 7 сумдыр. Ситсаның метрасы кооперативларда бер сум 50 тиендер. Базарда бик авырдыр. Бер пар итек 70–80 тәңкәдер. Онның поты 30 сум, ярманың поты 40–45 сумдыр. Сабынның кадагы базарда 100 сумнан артыктыр. Чәй бөтенләй мәйданда юктыр. Бу малларны акчаң булса да алыр өчен кырык төрле кәгазь күрсәтергә, көннәр буе чиратта торырга кирәктер. Шулай булса, элгәрегегә караганда, халык баеганмы, ярлыланганмы икәнен үзеңез уйлап белеңез. Безнеңчә, большевиклар режимы безнең халкымыз өчен мәдәният ягыннан яу басуы кебек булса, хуҗалык ягыннан да бөтенләй бер талану булгандыр. Халкымыз большевик вакытында Иван Грозныйдан бирле күрмәгән авырлыкларны күргән. Аурупа халкының башына килмәгән җәбер, золымга очраган. Болай дигәч тә, сез большевик дәверендә бик нәрсә дә алга китмәгән дигән ялгыш фикергә килә күрмәңез. Большевик дәверендә иң зур алга китешләр дә бар, бик зур уңышлар да бардыр. Ул уңышлар бик мөһим яктан. Безнең халыкны руслардан уңга аерып торып, артта калдырган яктандыр. 1905 елда бөтен Идел буе татары хөкүмәткә «Ник безгә земстводан, казнадан укуымыз өчен ярдәм бирми?.. Без бертигез салым саламыз» дип сораулар күп булгач, башта граф Игнатьевның башлыгы астында бер комиссия7 ясап, шул прошениеләрне карарга боерган иде. Граф Игнатьев, шул теләкләрне карап чыккач, менә нинди карар биргән иде: «Безнең казнаның зур кереме аракы сатудандыр. Татарлар, аракыны бик аз эчеп, казнаның керемен киметәләр. Шуның өчен аларның укуларына, агаруларына казнадан ярдәм бирмәскә тиештер», – дигән иде. Большевиклар менә хәзер татарның шул кимчелеген бетерергә, аны чын рус кебек исерек итәргә зур хезмәт күрсәттеләр. «Красная Татария» гәзитәсе үзенең бәйрәмгә каратып чыгарган 23 июльдәге номерында менә ни ди: «…Бөтен Русия күләмендә халыкның аракы эчүе 1928 елда җан башына ун сум булып килде. Тула эшчеләре моны уздырып җибәрде. Анда бер эшче елына 17 литр аракы эчә башлады. Казан эшчеләре хәзер аны да уздырдылар. Алар 27,5 литр җан башына эчәләр», – ди.

Менә ун ел эчендәге иң зур уңыш!.. Менә ун ел эчендәге большевикларның татар халкына биргән иң зур бүләге!.. Менә ун ел эчендә татар большевикларының үз халыкларына иткән хезмәтенең җимеше!.. Әйе, дөрест. 25 июль көне, Мәскәүнең кызыл империалистларына, аларның өмәчеләренә бәйрәм булса да, безнең халкымыз өчен бу кайгы иде. Безнең халыкка бу көн Казан алынган көн кебек канлы, яшьле, караңгы көн иде. Ләкин бу караңгы көн большевикның милли сәясәтенең банкрот булганын сукырга да күрсәтерлек, саңгырауга да ишеттерерлек итеп ачып биргәнгә, бу караңгы көн безнең истикълялемезнең гарәфәсе булачактыр!.. Бу кара көн безнең истикъляль тарихының бисмилласы булачактыр!..

Искәртмәләр һәм аңлатмалар:

Совет Татарстанының 10 еллык бәйрәме. «Яңа милли юл» журналының 1930 елгы 12 нче (1 декабрь) санында («Сәяси вә иҗтимагый бүлек» рубрикасында) «Гаяз Исхакый» имзасы белән басылган. Текст шуннан алынды.

Журналда «Кыпчак угылы» имзасы белән урнаштырылган «Карелиялеләр дә «Прометей»гә таба» исемле язмада 12 октябрьдә Хельсинкида финнарга кардәш халыклар оешмасының Үзәк комитеты җыелышы булуы турында сүз бара. Анда «баш мөхәррир Гаяз Исхакый Һелсингфорста (ягъни Хельсинкида) булган вакытта Комитетның башкарма әгъзалары белә танышып, рус тоткынлыгыннан котылулары өчен тартыша торган халыклар турында вә боларның берлек оешмалары «Прометей» турында сөйләшелгән”леге дә әйтелә.

1 …Татарстанның коммунист партиясе әгъзаларының 38 % ы, ягъни 6058 е (Моратхузин нотыгыннан алдым)… – Харис Ибраһим улы Моратхуҗин (1895–1956), дәүләт эшлеклесе, 1929–1932 елларда АССР Үзәк башкарма комитеты рәисе.

2 Большевик комиссары Рәхмәтуллинның… – Исхак Шиһабетдин улы Рәхмәтуллин (1897–1937), сәяси эшлекле, берара Татарстан АССРның мәгариф министры буып эшләгән. Репрессия корбаны.

3 Сәлах Атнагулов – аның турындагы мәгълүматны … нчы биттәге «Русиянең киләчәге (Идел-Урал җөмһүрияте)» мәкаләсенә язылган искәрмәдән карагыз.

 

* Бу хисапларны «Мәктәп» журналының 6–7 нче номерларыннан, «Кызыл Татарстан», «Красная Татария», «Эшче» гәзитәләренең бәйрәм номерларыннан алдым. – Г. Исхакый искәр.

Нур галә нур – нур өстенә нур.

Фиһристендә – (китаплар) исемлегендә, каталогында.

* Шәриф Камалның.

Җәһле мөрәккәбкә – бернәрсә дә белмәүчегә, чеп-чи наданга.

 

Чыганак: Исхакый Г. Әсәрләр. 10 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2013. Б. 178-187.

Җавап калдыру