* * * (Хөрмәтле әфәнделәр!..)

Хөрмәтле әфәнделәр!

Большевикларның 1926 елда ясаган статистиклары хәзерге Совет Русиясендәге халыкларның 52 % ысын великоруслар вә 48 % ы рус түгел халыклар дип күрсәтәдер. Ләкин великорусларны 52 % санау дөрест түгелдер. Бик якын заманда рус түгел халыкларның большевиклар күрсәткәннән артыклыгы исбат ителәчәктер. Бу большевик цифрлары дөрест булганда да, великорусларның башка милләтләрне идарә итәргә хаклары юктыр. Русиянең кырыйларындагы өлкәләрдә, Украина, Кавказ, Төркестан, Идел-Урал вә Себердә великорусларның азчылыгы шулкадәр кечкенә ки, бу өлкәләрдә аларның хуҗа булып идарә итүләре бигрәк тә хаксыздыр. Большевикларның статистикларында күрсәтелгән 48 % рус түгел халыкларның зурларыннан берсе – украиналылардыр. Боларның саны хәзерге Совет Русиясендә 35 миллионга үсәдер. Икенче дәрәҗәдә төрле өлкәләрдә яшәгән төрек-татарлардыр. Саннары 28–30 миллион хисапланадыр. Өченче урынны мукшы, ар, мари, зырян, карелияле вә ингерманлылар кебек төрле исемдә йөртелгән фин кабиләләре тотадыр. Бу халыклар үз өлкәләрендә зур бер күпчелек ясап, мәдәни яктан да руслардан түбән булмыйча, бәлки, киресенчәдер. Милли культуралары бөтенләй руска башка булганлыктан, болар истикъбальләре өчен тартышып киләләр. Украинаның истикъляль тартышы безгә бармызга да билгеледер. Ул шундый көч алган, аның уңышлы булып барлыкка чыгуына аларның дустлары гына түгел, дошманнары да ышанган инде. Төрек-татарларның төрле өлкәләрдә яшәүләре чит халыкларның күп вакытта боларны җитәрлек дәрәҗәдә аңламауларына сәбәп буладыр. Бу бер атаның балалары булган халыкның төрле илләрдә йөртелүе төшенчә вә фикерләрне беркадәр буташтырадыр. Төрек-татарларның сөйли вә яза торган телләре бердер, төрекчәдер. Шулай ук диннәре бердер – ислам динедер. Ләкин иске төрек гадәте буенча болар арасында кабиләләргә бүленү бу көнгә кадәр сакланган вә төрле кабиләләренең үзара ярышлары әле дә бетмәгәндер. Менә шул бүленүләрдән руслар вә бу көндә дә әле файдаланып киләләр. Бу кабиләләрнең зурраклары татар, мишәр, башкорт, казакъ, кыргыз, үзбәк, төрекмән, нугай, типтәр, кырым татары вә азәри исемнәре илә исемләнәләр. Бу халыклар Идел елгасыннан алып Кытай, Әфганстан, Иран чикләренә вә Себердә Алтай тауларына кадәр сузылган киң бер өлкәгә йирләшкәннәр.

Җәгърафи вазгыятьләренә карата бу кабиләләр, төрле оешмалар төзеп, Совет Русиясенең эчендә вә тышында истикъляльләре өчен тартышалар. Кавказда – мөстәкыйль Азәрбайҗан, Төркестанда – мөстәкыйль Төркестан, Идел-Уралда – мөстәкыйль Идел-Урал, Кырымда мөстәкыйль Кырым дәүләтләре корырга тырышалар. Болардан Азәрбайҗан конфедерацион нигездә Гөрҗестан вә Төньяк Кавказия белән берләшкәндер. Идел-Урал вә Төркестан оешмалары да, берлек вә бердәй юл тотып, шулай ук конфедерацион нигезендә бер дәүләт корырга тырышалар. Безнең Идел-Урал җөмһүриятенең чикләре Көнбатышта Каспий диңгезеннән Идел буенча төньякка Сура вә Ветлуга елгасына, көнчыгышта Урал вә Тубыл елгалары буйлап Исәт елгасына кадәрдер. Көнчыгыш вә төньякта Себер татарлары яшәгән өлкәгә көнчыгыш-көньякта казакъ-кыргыз өлкәсе аркылы Төркестанга тоташадыр. Бу өлкәнең халкы хәзерге статистик буенча 15 миллионның өстендә булып, болардан 7.848 миллион төрек-татарлар, 3.213 миллион фин вә башка кабиләләр, 4.290 миллион руслардыр. Төркестанлылар берлә алынган тәкъдирдә бу дәүләтнең бөтен халкы 30 миллионның өстендә булып, 23 миллион төрек-татарлардыр. Фин кабиләләренең күбесе татарлар белән бергә яшәп киләләр. Боларның берничәсенең генә – Карелия вә Коми (зыряннар) кебек – аеруча үз өлкәләре бардыр. Шунлыктан боларның руслар кулыннан котылуы төрек-татарларның, бигрәк тә Идел-Уралның котылуына бәйләнгәндер. Ханнар дәверендә үк бу халыклар бер өлкәдә яшәгәннәр вә һәртөрле русларга каршы булган күтәрелешләргә катнашканнар. 1917 ел революциясендә татарлар берлә бергә хәрәкәт иткәннәр һәм хәзерге истикъляль көрәшемездә дә бергә булачаклардыр. Руслар империализм сәясәтләрендә бу халыкларның арасын һәрвакыт бозыштырырга тырышканнар вә, шул юл белән русларга каршы торган бу көчне зәгыйфьләтеп, боларны аяк астына алырга белгәннәр. Бу көнге большевиклар да кызыл империализмнарында «бүлгәлә вә хөкем сөр» – «разделяй и властвуй» кагыйдәсен тоталар. Шул кагыйдә буенча, алар бер халыкны идарә итү ягыннан төрле кисәкләргә бүлеп, Татарстан, Башкортстан, Чуашстан исемле Совет Җөмһүриятләре төзегәннәр вә халыкның зур бер өлешен Мәскәү идарәсендә калдырганнар. Тарихи заманнардан бирле бер булып, җәгърафи-икътисади яктан бер бердәмлек булып килгән Төркестанны Казакъстан, Үзбәкстан, Төрекмәнстан, Кыргызстан, Таҗикстан Совет Җөмһүриятләренә кискәләгәннәр. Бу берлекне бетерүдә большевиклар һәртөрле коммунизм вә шайтани юллар, чаралар кулландылар. Ләкин кызыл русларның бу сәясәте халкымыз өчен файдалы булып чыкты. Берлек тойгысының көчләнүе кирәк Совет Русиясендә, кирәк дә мөһаҗирлектә булсын артты. Әле без, төрек-татар оешмалары һәр йирдә бергә, бер-беремезгә ярдәмләшеп, бер фикердә хәрәкәт итәмез. Дошманның көчлелеген аңлап, без бөтен рус кул астыннан котылыр өчен тартышкан халыклар белән якынлашырга телимез. Украина, Гөрҗестан, Кубань вә Дон казакларының истикъляль көрәшчеләре белән берегеп «Прометә» исемле сәяси клублар төзедек. Шул ук исемдә Парижда французча бер мәҗмуга чыгарамыз. «Прометә»нең лозунгасы – Русияне милләтләр нигезендә бүлүдер. Бу изге эшемездә бер-беремезгә ярдәмләшүдер. Хәзерге көндә «Прометә» оешмасында Украина, Кавказия, Төрекстан, Идел-Урал, Кырым, Кубань вә Дон истикъляльчеләре әгъзадыр. Себер халыкларының вә карелиялеләрнең дә безгә катнашулары вә аларның эшләрен дә үземезнеке итеп алу – әгъзаларымызның теләгедер. Шул русларга каршы булган көчне бергә җыйганнан соң, «Прометә» бер конферанс җыячак вә бөтен дөнья милләтләре вә фикер дөньясы каршында үзенең хакын сораячак вә кызыл империализмга каршы бер сафта, бер фронтта булган көрәшүне арттырачактыр. Бу сәясәте белән «Прометә», үз халыкларын гына коткаруны түгел, бөтен дөньяның мәдәниятен большевик һәлакәтеннән коткаруны, бигрәк тә Русиядән аерылган яшь дәүләтләрнең – Ләһстан, Латвия, Эстония вә Финляндиянең көчәюен вә истикъляльләрен саклауны күздә тотачактыр. Шуның өчен дә безнең бу кешечә (инсани) эшемездә бөтен дөньяның татулык сөюче халкының безгә ярдәмләшүен бигрәк тә моны яшь дәүләтләрдән көтәмез. Чөнки әгәр без – «Прометә» фронты – югарыда сөйләнгән «Русияне бүлү»не барлыкка китерер өчен зәгыйфь булып чыксак, Русия һаман да «бер вә бүленми торган» Русия булып калса, Латвия, Эстония, Финляндия кебек кечкенә дәүләтләрнең генә түгел, зурраграк Ләһстанның да хәле куркынычлы булачак. Нә Балтыйк, нә Кара диңгез бу куркынычка киртә була алачак. Хәзерге көндә Аурупада татулык саклау нигезендә яшәүче яшь дәүләт өчен бер генә юл бардыр: ул да – 1918 елдан элек Русиядән котылыр өчен үзләре белән бергә тартышкан, хәзерге көндә әле дә истикъляльләрен казана алмаган халыкларга ярдәм кулларын сузу вә боларның җиңүе үзләренең җиңүе икәнен аңлаудыр. Бик кызганыч, без бу читен көрәшемездә әлегә кадәр Финляндиянең татулык сөюче халкының ярдәмен сизгәнемез юк. Моның сәбәпләре дә безгә билгеле түгелдер. Әлеге сәяси үзгәрешләрдән соң Финляндия үзенең тарихи вазифасын ныграк аңлар дип өмид итәмез. Финляндия тугрылык, рәхәтлек сөюче халкының безгә хаклы булган тартышымызда ярдәм кулы сузачагына ышанамыз. Бетсен рус империализмы! Бетсен бер вә бүленмәгән Русия! Яшәсен милләтләр истикъляле! Яшәсен «Прометә» фронты!..

Искәртмәләр һәм аңлатмалар:

ххх (Хөрмәтле әфәнделәр!..). «Яңа милли юл» журналының 1930 елгы 11 нче (1 ноябрь) санында («Башкармага килгән хатлар бүлеге»ндә) басылган. Текст шуннан алынды. Г. Исхакый чыгышы алдыннан исә «Кыпчак угылы» имзалы, 20 сентябрь даталы «Финляндия хәбәрчебездән» дип исемләнгән түбәндәге аңлатма китерелә:

«Атаклы язучы һәм әдибемез Гаяз Исхакый бәкнең Һильсенгфорста кунакта булуы уңгае белән «Академик Карелия» оешмасы ябык бер кампанияне каһвә белән сыйлады. Кунакларның күбрәге бу оешманың һәм Карелия мөһаҗирләр берлеге, ингерманлылар    берлеге вә Кардәш оешмалар Үзәк комитетының иң эшлекле академик әгъзаларыннан вә Һильсенгфорста яшәүче берничә төрек-татарлардан тора иде. Утырыш, кечкенә бүлмәдә генә булса да, төрек-татарларның финнар вә боларның кардәшләре булган карелиялеләр вә   ингерманлылар белән сәяси төшенчәдә аңлашып, бик нык якынлашуларына хезмәт итү ягыннан бик әһәмиятле иде. Озын заманнардан бирле, бер-берсе белән катнашулары киселеп торган бу халыкларның бу кичәдә кардәшләрчә сөйләшүләре, бер-берсенең милли-мәдәни агымнары, тойгылары, омтылулары белән танышулары вә бу нәрсәләрнең бердәй төстәрәк булулары берсен икенчесенә нык бәйләүгә сәбәп булачактыр. Бу утырышта Гаяз Исхакый бәк түбәндәге сүзләрне сөйләде».

Г. Исхакыйдан соң югарыда исемнәре язылган оешмалар тарафыннан сөйләүчеләр булган. Бу очрашуда «Прометей» клубына кушылу хәзерлекләрен күрер өчен вакытлы бер һәйәт сайланган. «Кардәш оешма Үзәк комитетының октябрь 12 сендә тупланачак тулы җыелышында эшне өстәлгә кую чараларына керешү җыйнауга вә бурыч» ителгән.

Г. Исхакый чыгышы журналдан (1930 елгы 11 нче (1 ноябрь) саны) алынды.

Истикъбальләре – киләчәкләре.

Истикъляль – бәйсезлек.

 

Чыганак: Исхакый Г. Әсәрләр. 10 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2013. Б. 175-178.

Җавап калдыру