Яшь буынның милли тәрбиясе

Туган илләрендән күпләп күчәргә, качарга мәҗбүр булган халыкларның үзенең җимерелгән икътисади тормышын яңа йирләргә коруы никадәр авыр булса, үзенең сүндерелгән милли төреклеген ят илләрдә алып бару да шул дәрәҗәдә читендер. Туган илдә ата-бабадан балага кала килгән милли-дини йортлар, мәсҗед-мәдрәсәләр, мәктәпләр монда булган кебек, монда аларны тудырырга, үстерергә бик күп йирдә мөмкинлек тә юктыр. Туган илдә һичбер көч бирмәенчә була торган эшләр, тормышның барышына кушылып киткән милли җолалар, милли гадәтләр, сабан туйлары, авыл туйлары, театры – чит илләрдә алтын бәһасенә дә табылмый торган милли кыйммәтләрдер. Туган илдә һичбер көч вә куәт түкмәенчә, тирә-юньнең тәэсире берлә генә яшь буынга сеңешә торган телнең сафлыгы, пакьлеге, халык җырлары, моңнары, халыкның әдәби тормыш рәвеше монда һәрберсе аерым өйрәтү, аерым көч бирүгә мохтаҗдыр. Һәрберсе – чит илләрдә бик авырлык берлә булдырыла торган эшләрдер. Шуның өчен чит илләргә таралган халыкларның үзләрен, бигрәк тә бала-чагасын, яшь буынны милли юлда саклавы бик кыендыр, бик авырдыр. Бик күп тырышуга, бик күп матди, мәгънәви көчләргә багланган эштер. Безнең качак халыкның бу турыдагы хәле башка милләтләрнең качакларыннан тагы авыррактыр. Чөнки язмышның кушуы буенча безнең качаклар, һичбер йирдә күпләп кала алмаенча, дөньяның дүрт почмагына таралган. Бер-беренә башка нигезләргә корылган аерым-аерым чит мәдәниятләр эченә кергән. Качакларның иң зур бүлеге бүгенге көндә Кытай туфрагындадыр, икенче дәрәҗәдә күпчелеге Япониядә, өченче дәрәҗәдәгесе Төркиядәдер. Моңарга башка халкымызның меңләп-меңләп балалары, Төньяк вә Көньяк Американың төрле өлкәләренә таралганы кебек, Аурупаның һәрбер почмагына сибелгәндер. Аурупада күбрәк оешып утырган йирләре – Финляндия, Германия, Эстония вә Польшадыр. Боларга башка һәм Чехословакиядә, Югославиядә, Маҗарстанда, Франсәдә, Италиядә, Ингелтерәдә, Австриядә сибелгән, чәчелгән милләттәшләремезнең саны шактый күптер. Боларның кайберләре буйдаклар оя-йорт кора алмаган кешеләр булса да, күпчелеге хатын, бала-чагалы халыклардыр. Болар, дөнья куарга, тамакларын тук итәргә бик күп тырышырга мәҗбүр булганга, туган балаларының үскәнен, яшь буыннарының артларыннан килеп басканын сизми дә калганнар вә көтелмәгәндә ата-ана алдында милли, дини тәрбия мәсьәләсен бик нык итеп уртага куйганнар. Авылында, шәһәрендә торганда һичбер уйламаган, баш ватмаган мәктәп-мәсҗед мәсьәләсе бу горбәттәге качаклар алдында һичбер вакыт көтми торган беренче дәрәҗәдәге мәсьәлә булып баскандыр. Ләкин моны хәл итү Австриядәге бер гаиләнең яисә Франсәдәге, Польшадагы бер, ике, өч гаиләле татарның көче берлә генә булачак эш түгелдер. Шулай ук Аурупадан биш-ун мең чакрым ераклыкта яшәгән Кытай, Япония, Америкадагы колонияләремезнең* дә көче-куәте берлә генә булачак эшләр түгелдер. Кайгы уртак булганга һәм зур булганга, кайчак чыккан бөтен милли көчләремезнең матди-мәгънәви куәтләре бергә җыелып, бергәләшеп азмы-күпме хәл ителә торган бер мәсьәләдер. Шуның өчен бу – безнең өчен бик авыр бер эштер. Ләкин авырлыгы кадәре дә кирәкле бер эштер. Без бу эшне азмы-күпме канәгатьләндерерлек рәвештә хәл ителмәенчә үти алмаячакмыз. Шуны хәл итмәсәк, меңләп яшь буынымызның югалып китмәвеннән амин булмаячакмыз. Ләкин бу зур эшне ничек эшләргә?.. Моны ничек иттереп кырык илгә таралган милләттәшләр арасында бердәй эшләргә?.. Бу турыда бездән элгәре эшләгән безнең бер милли оешмамыз булмаганга, халкымызның күпләп качып чыгуы беренче мәртәбә генә булганга, безгә мисал алырлык үз тарихымызда материал юктыр. Шуның өчен без бу эшне үземезнең фикеремез, уемыз, тәҗрибәмез буенча гына, безнең урында булган халыклардан үрнәк алып кына эшләргә тиешмез вә шулай да итәчәкмез. Ләкин бу хакта без берничә принципларны билгеләп, берничә маякларны утыртып китәргә мәҗбүрмез. Үземезнең кыйбламызны ачык итеп күрергә вә күрсәтергә тиешмез. Бу эштә безнең беренче омтылгычымыз – чит илләргә сибелгән милләт балаларын югалудан саклап алып калудыр. Икенче – аларның яшәгән йирләрендәге мәдәниятлардән файдаланып, утырган илләрендәге мәктәпләрдән гыйлем, һөнәр алып, шуларны үзләштереп, миллиләштереп, киләчәк өчен белемле, һөнәрле яшь көчләр җитештерүдер. Шул максатка ирешер өчен, без үземезнең кыйбламызны, бара торган юлларымызны ап-ачык итеп күрергә тиешмез, белергә тиешмез. Безнең кыйбламыз – үземезнең туган илемез Идел-Уралның үз кулымызга күчүедер, истикъляледер. Бу истикъляльнең сәяси ягында безнең кайбер качакларымыз арасында фикердә аерма булса да, милли мәдәниятемезнең истикъляле, руслардан бөтенләйгә аерылуы хакында һичберкемнең һичберкем берлә ихтиляфы юктыр. Милләт Мәҗлесенең эшләгәне вә тасдыйк иткәне, милли-мәдәни мохтарият низамнамәсенең нигезе, төрек-татарның милли мәдәниятенең истикъляленә корылгандыр. Шулай булса, безнең чит илдә корачак милли-мәдәни эшләремезнең дә нигезе – Идел буе төрек-татарының мәдәният ягыннан мөстәкыйль булуы булачактыр. Һичбер төрле яңа бер мәдәниятне кабул итү рәвешенә кермәячәктер. Икенче – безнең мөһаҗирлек тормышымыз бер кыска мөддәтле бер мосафирлык кынадыр. Без Аурупа, Америка, Кытай, Япониядә торып, йирләшеп калырга һичберемез ният итмимез. Шул илләрдә эреп китәргә дә омтылмыймыз. Безнең барымызның да күз алдында тоткан туган илемез, илемездә яши торган сөекле, сөемле халкымыздыр. Безнең теләгәнемез – шул халкымызның мең ел буе төрле тарихи дәверләрдән атлап, төрле авырлыклардан үтеп, саклап килгән милли барлыгын, милли берлеген дәвам иттерү вә шуны чәчәкләндереп, заманага муафикъ иттереп алга җибәрү, халкымызны Аурупа милләтләре дәрәҗәсенә үстерүдер. Шул эштә без һичбер вакыт үземезне халкымыздан өзелгән итеп хисапламаганымыз кебек, безнең яшь буынымыз да үзен шул халыкның берсе, шул милләтнең баласы дип исәпләүне онытмаска тиештер. Аның да бурычы – үзенең үзлегене чит дөньяда саклау, үзенең үзлегене үстерүдер.

Ләкин яшь буынның хәле алай түгелдер. Баланың күзе ачылгач та күргән нәрсәсе – монда чит мәдәнияттер. Баланың колагы ишетә башлагач та ишеткән сүзе, моңы – чит халыкның сүзе, моңы, көедер. Аның мәктәпкә кереп укый башлагач та өйрәнгәне, белгәне – чит халыкның тарихы, белеме, чит халыкның гадәт-җоласыдыр. Аның зурая башлап, яшүсмер булгач та күргәне, белгәне, таныганы – һаман да чит халыкның мәдәниятедер. Аның иптәшләре, кардәшләре – чит милләтнең балаларыдыр. Аның егет булып йә кыз булып, тормыш корырга вакыт җиткәч күз алдына килгән тормышының төсе, рәвеше – яшәгән иленең тормышыдыр. Өйләнү вакытына килеп җиткәннең соңында аның күз алдына килгән егете, кызы – күп вакытта чит милләтнең углыдыр, кызыдыр. Шуның өчен бу мөһаҗирлеккә сибелгән яшь буынны шулай үз хәленә калдырсак, аны яшәгән чит илендәге тормышының агымына кушып җибәрсәк, бик тиз вакытта бөтен яшь буынымыз, шул яшәгән иленең мәдәниятенә бирелеп, үзлеген югалтачактыр. Ул японлашып, финлашып, американлашып, французлашып китәчәктер. Безнең милли эшемез өчен юклыкка чыгачактыр. Шулай булса, шул яшь буынны милли төстә саклау, аны киләчәктә аталары, бабаларының эшен алып баручы иттерер өчен, аны аеруча тәрбия итәргә кирәктер. Аны еракта булса да иленә баглар өчен, төрле илләргә сибелгән булсалар да, бер-берсенә туганлык тойгысын яшәтер өчен, аны бу рәвештә, бер төстә тәрбия итәргә кирәктер. Аны бер милли юлга таба үстерергә тиештер. Шуннан чыккан нәтиҗәләр – будыр. Без дини оешмаларны алып баруны, мәсҗедләрне, имамнарны тәрбия итүне картрак буынга калдырып, көчнең зурысын мөһаҗирлектәге яшь буынның тәрбиясенә борырга тиештер. Моның өчен берничә баскыч мәктәпләр ясарга тиештер. Моның өчен чит милләтләрнең урта мәктәпләрендә укый торган яшьләремезгә курслар ачарга тиештер. Моның өчен уку яшеннән үтеп бара торган яшьләремезне тәрбия итүче яшьләр түгәрәкләре, яшьләр оешмалары тудырырга тиештер. Моның өчен яшь буынга үз мәдәниятемезне сеңешдерү нияте белән милли театр оешмалары, милли музыка дәресләре, әдәбият кичәләре, милли әдәбият ярышлары ясарга тиештер. Аларны үземезнең тарихымыз берлә таныштырып, үземезнең мәдәни, сәяси көрәшемез юлына кертергә тырышырга тиештер. Бу көнге көндә халкымызның бераз күбрәк булган йирләрендә – Кытайда, Япониядә, Финляндиядә мәхәлләләр оештырылып, беренче баскыч мәктәпләр дә тудырылган. Ләкин халкымызның азчылык булган йирләрендә балаларымызның беренче милли дини тәрбия алуларында ялгыз ата-аналарның үзләренә генә тапшырылгандыр. Бик күп йирләрдә милли тәрбиясе җитешмәгән балаларымыз мәйданга чыга башлаганы кебек, анда-монда гына булса да, ана телебезне югалта башлаган балалар да юк түгелдер. Тукай шигырьләрен укып, җырлап йөрер чагындагы кызларымыз, егетләремезнең Америка фильм артистларына мәхәббәт хатлары язулары, кайберләренең динен, милләтен артка ташлап, чит халыклар берлә өйләнүләре дә сирәк булса да күренгәли башлаган. Боларның каршысына чыгылмаса, яшь буынымызның милли тәрбиясе тирәнләттерелмәсә, мондый күңелсез хәлләр күбәячәктер, артачактыр. Менә шул хәтәрләрне күз алдына китереп, бу көнге көндә һәммәмез өчен тиешле булган, һәммәмез өчен милли бурыч булган эш – яшь буынның милли тәрбиясен бер юлга, тәртипкә кертүдер. Аны тирәнәйтү вә аны бер төскә куюдыр. Моның өчен беренче баскыч мәктәпләрнең төрле йирдәге, төрле төстәге програмнарын берләштерү кирәктер. Чит халыктан алган китапларга гына разый булмаенча яисә большевикларның эшләгән уку китаплары берлә генә канәгатьләнмәенчә, элек баскыч мәктәп китапларын хәзерләүдер. Шуны һәрбер колониямезгә җитәрлек итеп бастырудыр, таратудыр. Икенче, милли әдәбиятымызның бар булганнарын колонияләр арасында алышу, аларның кирәкләрен яңадан бастырудыр. Аларны укуны киң юлга салудыр. Өченче, һәрбер йирдә бер типта, бер рәвештә яшьләр оешмалары мәйданга китерү вә, шуларны бер-берсенә баглап, програмнарын бертөсле иттереп алып барудыр. Дүртенче, милли матбугатны карап бару вә шундагы мәсьәләләргә яшьләрне катыштырудыр. Бишенче, кирәкле мәктәп дәреслекләре, әдәби, тарихи китаплар бастырыр өчен, таратыр өчен милли бер фонд ясаудыр. Шуның берлә нәшрият эшемезне киңәйтүдер. Китапларымызны бай түгелләр дә укырлык рәвештә очсызлатудыр. Күп йирләрдән килгән хатлар йөрегән йирләремездә күргән яшьләремезнең чит мәдәният эчендә сукыр төсле, ятим төсле йөрүләре безгә шул эшнең вакыты җиткәненә бик зур канәгать китерде. Шуны эшләү хәзерге көннең милли бурычы дигән иманны тудырды. Шуның өчен һәрбер йирдәге яшьләремез шундый оешмаларны ясый башларга, югарыда күрсәтелгән төстә гамәл итәргә тиештер. Без дә кулымыз җиткән кадәре ярдәмдә булачакмыз. Карт буынымыз бу эшкә дуст күзе берлә карарга вә кулдан килгән матди ярдәмне итәргә тиештер. Чөнки боларның берсе дә яшьләрне картлардан аерыр өчен яисә мәхәллә эшләрен зәгыйфьләтер өчен кылына торган эшләр түгелдер. Болар – яшь буынны милли рәвештә тәрбия итеп барыр өчен вә аларны төрле-төрле күңел ачкыч урыннарда бозылып китүдән саклап калыр өчен вә аларны йөзгә йөз милләтче итәр өчен эшләнә торган бер эштер. Һәм дә бөтен милли көчне җыйнап эшләнүе тиешле булган милли бер эштер. Гаилә аналары, аталары сөенеп, оешмаларга якын торып, боларның эшләгәннәрен сөенеп каршы алырга, җыеннары, утырышлары әдәп юлында баруына дикъкать итәргә тиештер. Оешмаларны алып баручылар, башкармалар яшьләр арасындагы туганлыкны саклап барырга тырышырга вә һичбер төрле оешмаларына, эчемлек, отыш уены кебек нәрсәләрне кертмәскә тиештер. Яшь буынның милли юлда тәрбияләнүе руслыкка, коммунистлыкка таба тайпылмаенча барырга тиештер. Бу оешмаларда милли бәйрәмнәремез: милли-мәдәни мохтарият игъланы көне (4 август), Казан алыну көненең кайгысы (15 октябрь) вә киләчәктә игълан итәчәк истикъляль көннәре зур бер тантана берлә эшләнеп барырга тиештер. Шулай эшли алсак кына, яшь буынымызны югалудан саклап калачакмыз. Шулай кулны-кулга биреп эшләсәк кенә, балалы-чагалы гаиләнең киләчәген углы марҗа алу, кызы руска чыгу кебек оятлы эшләрдән сакланып калачактыр. Милли корылышымызда кирәк булган яшь эшчеләр, яшь корышучылар җитештерәчәкмез. Шуның өчен милләтнең олугысы, кечесе үземезнең бала-чагамызның югалуын теләмәгән һәммәсе үзенең иленә үзе хуҗа булып, Идел-Уралда үзенең милли байрагы җилбердәгәнне күрәсе килгән һәрбер милләтче шул эшкә ярдәм итәргә тиештер. Җиң сызганып эшкә керешергә тиештер. Моның көне килгәндер. Вакыты җиткәндер. Ул эшләнергә тиештер. Башланырга тиештер. Шуның өчен бөтен колонияләремездәге аңлы милләтчеләрне, бигрәк тә милли яшьләрне, шул эшкә керешергә чакырамыз. Шул милли бурычны көн-сәгать үткәрмәенчә үти башларга чакырамыз.

Искәртмәләр һәм аңлатмалар:

Яшь буынның милли тәрбиясе. «Яңа милли юл» журналының 1930 елгы 11 нче (1 ноябрь) санында («Сәяси вә иҗтимагый бүлек»тә) «Гаяз Исхакый» имзасы белән басылган. Текст шуннан алынды.

Мәкалә ахырында журнал редакциясенең («Башкарма»сының) «Мондый яшьләр оешмасы корылган йирләрдән мәҗмугамызга хәбәр биреп торуны үтенәмез» дигән сүзе басылган.

Бу сандагы «Кыпчак угылы»ның «Финляндия хәбәрчебездән» исемле язмасында Г. Исхакыйның Хельсинкида кунакта булуы уңае белән «Академик Карелия» оешмасы «ябык бер компанияне каһвә белән» сыйлаганлыгы әйтелә. Утырышта Гаяз Исхакый чыгыш ясаган.

 

Горбәттәге – чит җирләрдәге.

* Мәкаләдә «колония» сүзе «чит җирләрдә яшәүче якташлар (милләттәшләр) төркеме (группасы, берлеге)» мәгънәсендә кулланылган.

Ихтиляфы – каршылыгы.

Тасдыйк иткәне – раслаганы.

Муафикъ иттереп – яраклы итеп.

 

Чыганак: Исхакый Г. Әсәрләр. 10 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2013. Б. 171-175.

 

Җавап калдыру