ТӨРЕК БЕРЛЕГЕБЕЗ НИ ХӘЛДӘ?

Бик күптән бирле язып, сөйләп, омтылып килә торган төрек берлегебез соң хәзерге көндә ни хәлдә? Ул дөньяның киләчәк җиле, буранына каршы тора алырлыкмы? Вә киләчәктә милли йорт тугдырырга җитәрлек аның эчендә чи материалга башка симент булырлык мәгънәви куәтләр бармы? Вә болар ни хәлдә?

Әгәр төрек-татар берлеге Дөнья сугышына кадәр финнар, полякларда булган дәрәҗәгә ирешкән булса иде, шөбһәсез, без бүген Аурупа, Асиянең төрле почмакларында гариб булып йөрмәс идек. Яхшымы-начармы, үз илебездә, үз йортыбызда утырыр идек. Мадам ки бераз хәзер мөһаҗәрәттә, мадам ки безнең илебездә калган милләттәшләребез үзләренә чит-ят булган рус большевизмы астында иелергә, сыгылырга мәҗбүрләр, димәк, безнең милли берлегебез җитәрлек рәвештә ныгып җитмәгән булган. Ул җилдән, бураннан милләтебезне саклап калырлык куәткә ирешмәгән булган. Без дә, илебездә саглам милли казык кага алмаенча, большевик дулкыны берлә читкә ыргытылганбыз. Инде шул вакыттан бирле үткән 15–16 еллык гомердә безнең вазгыятебездә нинди үзгәрешләр бар? Болар безгә файдагамы әллә зараргамы? Төрек харси берлеге, дошманнарыбыз сөйләгәнчә, дустларыбыз тикшереп тапканча, Русиядә яшәүче төрекләр арасында – Кырымда, Идел буенда туа, русның дүрт гасырга якын һөҗүмләренә мәгъруз калып, үзенең милли барлыгын саклый алган Идел-Урал төрекләрендә бу фикер киң сахә таба. Кырымның харси Чура батыры Исмәгыйль бәк1 бу фикерне тормышка ашырырлык итеп гәүдәләндереп үгрәтә, ләкин бөтен дөнья үзен төрек императорлыгы дип атаса да, үзен-үзе госманлы дип йөртүче Төркиядә фикер2 сугышка кадәр җеп тоттыра алмый. Ул анда ярым хыялый бер нәрсә кеби каршыланып киленә. Йосыф Акчураның «Төрек йорды»3 төрек яшьлеге арасында никадәр тәэсир ясаган булса да, Төркиядә ул вакытта хаким «Иттихады тәрәкъкый» фиркасендә зур урын тотмый4 вә, Төркиянең хәрбиясендә ул куәтле бер агым булып өлгереп җитеп, мөселман хәлифәсенең гаскәрен төрек иле – Кавказ, Кырым, Төркестан, Идел-Уралны коткарырга куша алмый, билгакес, төрекнең үзенә бик кирәкле булган милли куәтен госманлы хәрбиясе гарәп илләрен сакларга, Мисырга һөҗүм итәргә, Суэцка таба илтү сукырлыгында була вә төрек канын кирәкмәс йирләрдә, кирәкмәс максатлар өчен исраф иттерә. Нәтиҗәдә Төркия мөселман хәлифәлеге буларак та, төрек йорты буларак та сугышта җиңелеп чыга. Мостафа Кәмал паша, Әнвәр пашаның шул хатасын күреп5, сугыштан кырылып, изелеп чыккан госманлы империясенең калдыкларыннан төреклек хисенә таянып, мөстәкыйль бер Төркия тугдырырга муафикъ була. Әнвәр паша үзе дә бәгъдә хареб әл-Басра булса да, үзенең сәяси хатасын аңлап, Төркестанны сахә итеп, төреклекнең ана йортын рус-лардан коткарырга керешә. Ләкин вакыт үткән, форсат качырылган булганга, билфигыль, бернәрсә дә кулда итә алмыйча шәһид була. Үзенең каны берлә төрек илләренең истикъляленең юлын язып кына китә вә моны киләчәк буынга васыять итеп кенә калдыра ала.

Большевик идарәсенең аңлы угыллары-кызлары хәзерге көндә шул кыйблага таба юнәлеп эш итеп яталар вә милли барлыкны мөстәкыйль төрек илләре төсендә гәүдәләндерергә омтылып, тырышып торалар. Шуның беренче шарты итеп төрек берлеген алга сөрәләр. Ләкин ул берлекне, билфигыль, эшкә ашырып буламы? Бүгенге көн берлә 1914 ел арасында никадәр аерма бар? Төрек берлеге фикере хәзерге көндә харси берлек төсендә тәмамән гәүдәләнеп өлгерде. Бу харси берлек хәзерге көндә бөтен төрек илләрен сарып алып, реаль бер көч хәленә килеп җитте. Төркия дәүләте хәзер һичбер уйламаенча, үзен-үзе Төркия дип атый башлаудан күптән үтеп, үзенең тарихы, әдәбиятын, телен төрекләштерергә ашыгып кереште. Бу юлда бик зур уңышлар ясады, ясаячак. Ләкин яңа Төркиянең бу тугры милли харси, һәр йирдәге төрек кабиләләре арасында зур сөенеч берлә каршы алынганда, төреклекнең дошманы сыйфатында зур бер гаксел хәрәкә уятты. Төрек илләрендәге милли уяну төрекләрнең хак хәятларын танымаучы гөруһ арасында зур тәшвишләргә сәбәп булды. Төрек-ләрнең һәрбер уңышларыннан көнләүче әрмәниләр, бу табигый агымга бик зур исемнәр куеп, пантуранизм-фәлән дип, русларны, инглизләрне куркытырга уйладылар, харси берлекнең төсен үзгәртеп, аңар сәяси бер мәгънә бирергә теләделәр. Китаплар чыгардылар, мәкаләләр яздылар. Конферанслар укыдылар, меморандумнар бирделәр. Руслар, моңардан өркеп китеп, тагын мәсьәләне зур иттеләр. Мөһаҗәрәттәге ак руслар пантюркизм, пантуранизм дип шау-шу кубардылар*. Төрек халкының бер милләт булып яшәү хакын танымаган Совет Русиясе дә бик тиз һөҗүмгә китте. Күңелендәге вә йөрәкләрендәге төрек милли берлегенең тамырын кисәр өчен, СССРда калган төрек кабиләләрен төреклек агымнан аерып алып, кабиләчелек янында бөрештереп, касышдирек калдырырга төшенде. Ул бер татар, бер башкорт, бер үзбәк, бер төрекмән, бер казак, бер кыргыз харси ясалган булып, боларны төп төреклек тамырыннан аерып кисеп, корырга мәхкүм, биртелгән ботак хәленә әверелдерергә тотынды. Бу эшне бик каты итеп ГПУ куәте берлә тормышка ашырырга кереште. Бер төрек телен аерырга, бер тарихын кабиләчелек берлә буташтырырга, бер төрек әлифбасын кырыкка ярырга, бер төрек агымын төрле-төрле тарафка таба борырга, чыкмый торган корылык арасына кертеп җибәреп, юкка чыгарырга ният итте. Моны һичбер золым-җәбердән тартынмаенча эшләргә тотынды. Бүгенге көндә Советларның Төркестанда, Кавказда, Кырымда, Идел буенда вә Себердәге төрекләр арасындагы харси эшләренең бөтен мәгънәсе менә шул берлекне бүлү-кисүгә таба юнәлдерелгәндер. Мәктәбе, матбугаты, әдәбияты, театрысы шул төреклекне кыру-сындыруга корал иттерелгәндер, вә шул бер-берсеннән озаклаштырырга тырышылган төрек кабиләләре арасындагы Совет хөкүмәтенең харси сәясәтендә икенче бернәрсә дә һич өзелмәенчә алынып барыладыр: электә СССРда яшәүче төрекләр берлә бердәнбер мөстәкыйль төрек иле – Төркия берлә бөтен гамәли-харси мөнәсәбәтләрен кисү вә Төркиядә башланган харси берлеге агымыннан СССРда яшәүче 35 миллионлык төрек халкын читтә калдыру, хәтта аны шул милли фикергә дошман иттереп тәрбия итү. Моның өчен Совет Русиясе Төркестан, Кавказ, Кырым, Идел-Урал, Себердә һичбер төрек матбугатын, Төркия әдәбиятын кертмидер. Хәтта большевиклар ни мактанып язган төрекчә рисаләләрне дә СССРда сатуны, таратуны мәнгы итәдер. Икенчедән, йирле матбугатта һәрвакыт Төркиядәге милли хәрәкәтне ямьсез күрсәтә торган вә Төркиядәге харси берлекне мәгънәсез күрсәтә торган мәкалә вә рисаләләр яздырадыр. Төрек яшьлеген Мостафа Кәмал пашаның төрекчелек сәясәтенә дошман иттереп тәрбия иттерергә бик күп һиммәт, гайрәт сарыф итәдер. СССРдагы карт буын алдында, милләтеннән артыграк дингә багланган гонсыр алдында хәзерге милли Төркияне ямьсез күрсәтү өчен, Төркияне динсез бер мәмләкәт кеби күрсәтергә иҗтиһад итә, Төркия олуглары хакында бик күп ямьсез ялганнар таратадыр вә тараттырадыр. Болар берлә Совет Русиясе коммунизмнан иң зур зарар күргән вә СССРда яшәүче төрек-татарларының кортылыш байрагы янында берләшүләренә манигъ булырга тырышадыр вә, кортылыш хәрәкәтләрендә иске дәверләрдәге кеби Төркияне үрнәк итеп алудан озаклатып, фикер ягыннан адашкан бер хәлгә куярга иҗтиһад итәдер. СССРда хөр матбугат булмаганга, бу ялган фикерләргә каршы язып булмыйдыр вә төрек яшьлегенең башы чуалтыладыр. Мөһаҗәрәттәге төрек милли берлеге мәсьәләсе Советларның контроле астында булганга, монда бу эш бик табигый юлында үсеп киләдер. Хәзерге көндә төрле төрек кабиләләренең мөһаҗәрәте арасында кабиләчелек «ике тиен – бер акча»лык кыйммәте калмагандыр. Моның вакыты үткәнне вә бу кабиләчелек сәясәтенең милли берлегебезне бозар өчен милли дошманнарыбыз тарафыннан куллана торган корал гына икәнен аңламаган беркем калмагандыр. Зәки Вәлиди әфәнденең аерым башкордлык сәясәтенең7 мөһаҗәрәттә җеп тугдыра алмавы – моның аяклы дәлиледер. Бүгенге көндә Төркестан, Кавказ, Кырым, Идел-Урал, Себер төрек мөһаҗирләре арасында тулы мәгънәсендә төрек берлеге фикере хакимдер. Боларның җәмгыятьләре, оешмалары арасында идеоложе һичбер низаглы мәсьәлә калмагандыр. Бу мөһаҗир төрекләренең яшь Төркиягә каршы мөнәсәбәтләре бер төстә, бер тарыз кардәшчәдер. Хосусән Төркиянең харси төрекчелеге бөтен төрек мөһаҗәрәте сөендергән вакыйгалардандыр. СССРдан чыккан төрле төрек кабиләләренең, мөһаҗиренең һичбер йирдә, һичбер мәмләкәттә яшь Төркиягә дуст булмаган агымнар берлә хәрәкәт итмәде вә Төркиягә мохалиф дәүләтләрнең сәясәтләренә корал булудан югары торуы – моның җанлы дәлилләредер. Ләкин бу мөһаҗәрәттәге төрекләр берлә яшь Төркиянең күңеле берлеген Совет Русиясе һәзым иттеме? Вә аңарга каршы үзенчә тәдбир күреп интрига-лар ясамадымы? Ясамыймы?

Бөтен тышкы сәясәтләре интрига, ялганга корылган Советлар безнең төрек берлегенә каршы интрига ясамасалар, үзеннән-үзе этнең өрмәве кеби гайре табигый бер эш булыр иде. Әлбәттә, ясадылар, ясыйлар вә киләчәктә дә ясаячаклар. СССРда яшәүче төрек кабиләләренең вәкилләре, мөһаҗирләре үзләре төрек булганга, Төркиянең тышкы сәясәтенә уңайсызлык эшләр эшләүдән бик сакландылар вә сакланалар. Боларның һичберсе Төркиянең мосафирпәрвәрлеге берлә сүи истигъмаль итмәде. Һичберсенең башына Төркияне сугыштан элек Балкан эшләрендәге Болгарстан йиренә кую фикере кермәде. Ләкин Төркия, төрек туфрагы бул- ганга, Төркиядә яшәүче төрекләр җан-кан берлә Төркестан, Кырым, Кавказ, Идел-Уралда яшәүче төрекләр берлә бер булганга, табигый, үзенең кайгы-хәсрәтен үз кардәшләре берлә бүлеште. Төркия төрекләренә СССРдагы кардәшләренең хәлләренең авыр- лыгын аңлатты, матбугатта язды, конферанс бирде, күрешкәндә дә сөйләде. Табигый буларак, Төркия төрекләре арасында үзенең милли кайгысына, милли хәсрәтенә бик күп кардәшлек, дустлык күрде. Фәкать боларның берсендә дә төрек мөһаҗирләре сәяси бер максат тәгъкыйб итмәсәләр дә, Совет хөкүмәте, бу каршылыктан да әллә нинди мәгънәләр чыгарып, төрле интригалар ясарга кереште вә ясап ята. Вакыты берлә «Төрек учаклары»ның ябылуы, «Төрек йорды» мәҗмугасының каплануы – Советларның интригасыннан чыккан эшләрдер. Төркия туфрагында азәри, төркестанлы, кырымлы кардәшләребезнең матбугатларының ябылуы да большевик интригасыннан башка булган эшләр түгелдер. Бүгенге көндә мөһаҗәрәт төрек матбугатының Төркиягә кертелүе мәнгы ителүе дә – Совет Русиясенең интригасының җимешләре генәдер. Фәкать төрек кортылыш хәрәкәте бүгенге көндә киң катлау халкыбызны сарып алганга, болар гына безнең хәрәкәтебезне туктата алмаячаклар вә безгә зур зарар да итә алмаячактыр. Төркиядә мәнгы ителгән мәҗмуга Франсәдә, Румания, Германиядә чыгарыла беләчәктер. Бөек төрек кортылыш хәрәкәте үзе кеби милли кортылырга омтылган украина, фин халыклары, гөрҗиләр кеби милләтләрдән мәгънәви көч алып хәрәкәт итә беләчәктер. Моны большевиклар үзләре дә беләләр. Ләкин аларның тәгъкыйб иткән максатлары безгә мөһаҗәрәт җәмгыятьләренә зарар итү берлә генә чикләнмидер. Аларның төп максатлары – безнең төрле кабиләдән чыккан төрек мөһаҗирләре берлә Төркия төрекләре арасындагы милли берлекне кору, һич тә мөмкин булмаса, арага суыклык төшерүдер. Милли тартыштан чыккан кешеләребез Советларның бу интригаларын аңласалар да, вак-төяк, кечкенә төрек мәэмүрләренең кылган милли хаталарына зур сәяси мәгънәләр биреп үпкәләп тормасалар да, мөһаҗирлекнең киң катлавы бу кадәр нечкә аңлаудан озак торадыр. Вә Төркиядә эшләнгән кайбер эшләрне бик зур авырлык берлә кабул итеп, эченнән көядер, янадыр. Вә мәзлум төрек углы, төрек булдыгы хәлдә, үзенең кардәше төрекнең, үзенең милли залимының интрига хәйләсенә алдануына сыкрыйдыр, пошынадыр. Большевиклар да шуны гына көтеп торалар. Шул сыкрану, пошынудан туган әхвәле рухияне үзләренә корал итеп алып, Төркия төреге берлә СССРдан корты-лырга теләгән төрек мөһаҗире вә төрек халкы арасында суыклыкны тугдырырга керешәләр, шундый вакыйгадан төрле-төрле яктан иҗекләп ике арадагы кардәшлекне бетерергә сәбәпче булмакчы булалар. Сүз интригасы берлә генә калмаенча, язалар, сызалар. СССРда яшәүче милләттәшләре Төркияне безгә вә безнең кортылыш тартышыбызга дошман итеп күрсәтергә аяклы дәлил итеп кулланалар. Аннан да суыклык тугдырырга вә өмидсезлек таратырга корал итеп алалар. Димәк, безнең төрек берлегебезне нинди генә йирдә алсак та, нинди генә йирдә аңарга каршы ки-ләчәк куәтләрне тәхлил итсәк тә, боларның астларыннан без бер большевик интригасына, бер совет хәйләсенә барып төртеләбез. Безнең берләшүебезгә вә безнең бер куәт булуыбызга һәрбер йирдә каршы чыккан куәт большевик көче икәнлегенә шаһид булабыз. Яшәгән илләребездә төрек берлегебезне кору юлында, мөһаҗәрәттәге үзара эшләребездә, Төркия төрекләре берлә арабызда да төрек харси берлеген төзү эшендә дә гайне бер совет куәтенең бозучы, җимерүче булып каршыбызга чыгуына очрыйбыз. Ник?

Чөнки төрек берлеге, ул нинди генә сахәдә булмасын, харси-сәяси төрек халкының көчләнүе димәктер. Ул – төрек халкының хак хәятын танымаган большевик идарәсе өчен үзенең дошман куәтенең көчләнүе дигән сүздер. Бу көч төрек дөньясы өчен кортылыш, бәхетле тормышның сәбәпчесе булса, большевик режимы өчен һәлакәттер, СССРның җимерелүенең, сүтелүенең башы дигән сүздер. Шуңарга күрә большевиклар, кирәк илләребездә эчтә, кирәк тышта, безнең арабызда, безнең берлек хакыбызга каршы интрига ясаганнар вә моннан соң да һәр имкян булганда шул интриганы ясаячаклардыр. Моңарга каршылык итеп, милли эшнең башында йөрүчеләр большевикларның һичбер татлы сүзләренә алданмадылар вә аларның Каф тавы вәгъдәләре астында коры ялган гына икәнлекне күреп хәрәкәт итәләр. Моннан соң да мөһаҗәрәтнең киң катлавы да шул большевикларга ышанмавында бик нык булырга тиештер. Һәрбер берлегебезне боза торган төрле хәрәкәтләрдән озакта булырга тиештер. Мөһаҗәрәт, үзенең унбиш-уналты еллык тәҗрибәсеннән таянып, берлегебезне зәгыйфьләндерергә сәбәп булган һәрбер хәрәкәткә «бу эчтән чыгамы, тыштан киләме» шөбһә берлә карап, «моны кемнәр идарә итә, моның төбе кайдан чыга» дип эзләнергә тиештер. Кайбер милләттәшләребезнең сәяси тәрбиясе җитмәве вә кайберләренең шәхси капризларын милли эшләрдән югары тотулары кеби нәрсәләр генә сәбәпче кеби күренсә дә, аларда гына туктап калмаенча, тәхлилебезне озатырга тиештер. Кайвакытларны бик эчтә яшереп яткан большевик интригасына, большевик азгынлыгына барып җиткәнче эзләнергә тотынсак, мөхәкъкак, бозучы микробның большевиклардан гына килүенә шаһид булачакбыз. Шуның өчен милли эшләребез барып ятканда чыккан мәсьәләләргә без һәр вакыйгага үз милли ноктаи назарыбыздан караганда вә һәрбер вакыйгага бу большевиклар өчен файдалымы, зарарлымы дип үлчәү куярга тиештер. Әгәр бу эш большевиклар өчен зарарлы булса, милли ноктадан файдалыдыр. Әгәр бу эш большевикларга файдалы булса, бу милли ноктадан зарарлыдыр вә безнең галәйһибезгәдер. Менә шул үлчәү берлә хәрәкәт итә белсәк вә бөтен эшләребездә милли дисциплинаны саклауны фарыз дип мөгамәлә итсәк, безнең милли хәрәкәтебез һичбер вакыт тугры юлдан адашмаячактыр вә, көн үткән саен куәт- ләнеп, үзенең табигый юлында үсеп, форсаты килгәндә, безне мөстәкыйль илләребезгә алып чыгачактыр. Әгәр без үзебезнең милли дициплинабызны кулда тота алмасак, үзебезнең милли эшләребезнең дилбегәсен үз кулыбыздан ычкындырсак яисә юл белмәгәннәргә тапшырсак, ул вакытта да безнең бу кадәр авырлык берлә кулда иткән милли көчләребез әрәм булачак, шулкадәр зәхмәт берлә мәйданга чыгарган милли хәйсиятебез юкка чыгачактыр. Шуның өчен бүгенге көндәге безнең мөһаҗәрәтнең вазифасы беренче буларак милли берлекне үстерү, ныгыту булса, икенче бурычы – милли дисциплинага баглау вә аның һич ярык-ертыгыннан дошманның интригасы керергә урын калдырмау, аны бер тән, бер җан кеби милли хәрәкәтебезгә хәзерләүдер. Әгәр авыр милли тартышыбызда без милли дисциплинабызны саклый алсак вә һәрбер вакыйгага үзебезнең милли ноктабыздан карап кыйммәт бирергә үгрәнә алсак, безгә большевик – рус интригасының кыйммәте юктыр. Эчебездә чыккан шәхси капризларның да бәһасе бер тиендер. Милли тәрбиябезне 18 нче елдагы поляклар, финнарның ирешкән баскычларына мендерә алсак8, без киләчәк СССРның җимерелүе, ватылуында үз микъдаратыбызга хуҗа булачакбыз, илебез Идел-Уралны үз кулыбызга алып чыгачакбыз. Вак-төяк мәэмүрләрнең хаталарына үпкә-сапка ясап, төрек берлегебезне какшатмасак, бөтен төрек илләренең кортылуына ирешәчәкбез, дошманнарыбыз никадәр теләмәсә дә, билфигыль, төрек харси берлеген үз күзебез берлә күреп, төреклекнең тарихының икенче баскычына басарга хәзер булган булачакбыз. Менә шуларны күз уңында тотып, без бу көн эчендә тыштан да үзебезнең төрек берлеге сафыбызны үзара бик нык тотып, какшатмаенча, Төркия төрекләре берлә мөһаҗир төреклек арасына суыклык төшерер өчен большевикларның махсус кылган интригаларына алданмаенча, эшебездә булабыз вә алга барабыз. Киләчәктә дә шул юлда алга барачакбыз вә теләгән максатыбызга барып та чыгачакбыз. Хәзерге көндәге төрле сафыбыздагы һөҗүмнәр, авырлыклар, большевикларның бертуктамаенча кылган этлекләре киләчәктә милли тартышыбызның бер сәхифәсе генә булып, бер эпизод кына булып калачактыр. Төрек илләренең СССРдан кортылышына манигъ була алачак түгелдер. Өлгереп җиткән Финляндия, Ләһстан, Эстония, форсаты килгәч, мөстәкыйль булып туган кеби, Төркестан, Кавказ, Кырым, Идел-Урал да, вакыты килгәч, мөстәкыйль төрек дәүләте булып туачаклардыр. Мөстәкыйль төрек иле булып, төрек ганганәсе берлә яшәячәкләрдер.

Искәртмәләр һәм аңлатмалар:

Гариб – туган җирдән читтә, йортсыз-җирсез.

Мадам ки – чөнки.

Саглам – көчле, куәтле.

Мәгъруз калып – каршы куелып.

Сахә – урын.

Бәгъдә хәреб әл-Басра – Басра сугышыннан соң.

Билфигыль – чынлыкта.

* Заревандның пантуранизм хакындагы китабы6. – Г.Исхакый искәр.

Гаксел хәрәкә – каршы хәрәкәт.

Гөруһ – төркем, группа.

Тәшвишләргә – тикшерүләргә.

Конферанслар укыдылар – конференцияләр уздырдылар.

Касышдирек – дөресе: касисдирек – христианлык.

Мәхкүм – хөкем ителгән.

Озаклаштырырга – ераклаштырырга.

Мәнгы итәдер – тыядыр.

Гонсыр – төркем.

Иҗтиһад итә – тырыша.

Кортылыш – азат итү, коткару, бәйсезлек.

Манигъ булырга – киртә булырга.

Тарыз – рәвеш, сурәт.

Мохалиф – охшамаган, каршы.

Һәзым иттеме – сакладымы, карадымы.

Мосафирпәрвәрлеге – кунакчыллыгы.

Сүи истигъмаль итмәде – явыз нияттән файдаланмады.

Тәгъкыйб итмәсәләр дә – монда: тотмасалар да.

Каплануы – ябылуы.

Мәэмүрләренең – чиновникларының.

Мәзлум – изелгән, рәнҗетелгән.

Залимының – җәберләүченең.

Тәхлил итсәк – тикшерсәк.

Гайне – нәкъ.

Ноктаи назарыбыздан – карашыбыздан.

Безнең галәйһибезгәдер – безгә каршы киләдер.

Хәйсиятебез – дәрәҗәбез, кадеребез, кыйммәтебез.

Микъдаратыбызга – көчебезгә.

             «Яңа милли юл» журналының 1935 елгы 9–10 нчы саннарында» «Гаяз Исхакый» имзасы белән басылган. Язылу урыны итеп «Мукден» күрсәтелгән. Текст шуннан алынды.

            1 Кырымның харси Чура батыры Исмәгыйль бәк – Исмәгыйль Гаспралыны Кырым татарларында танылган һәм киң танылган дастан образы Чура батыр белән чагыштыруы гаҗәп түгел. Биш яшендә үк зур белем алуга ирешкән, Кырым татарларының баһадир улы кылган батырлыклар, татар мәгариф системасындагы реформалары, төрек-татарлар арасында беренчеләрдән булып газета чыгара алуы белән, һәм, гомумән, төрек-татарларны берләштерүгә, аң-белем таратуга зур көч куйган күренекле мәгърифәтче И.Гаспралының хезмәтләре Чура батырга тиңләштерелә.

            2 …үзен-үзе госманлы дип йөртүче Төркиядә фикер… – бу урында Г.Исхакый Исмәгыйль Гаспралы һәм Йосыф Акчуралар башлаган төрекчелек фикеренең госманлы Төркиядә тарала алмавына ишарә ясый. Госманлы империясендә XIX гасырның беренче яртысында (1839) тәнзимат, ягъни реформалар дәвере башланса да, чын милли идея булган төрекчелек турында сүз алып бару түгел, ул фикерне кузгаткан кешеләрне төрмә яисә үлем көткән. Бу идея фәкать Россия империясендә милли изү астында яшәгән төрки халыклар арасында гына туа һәм киң таралыш таба. Төркия аны бары XX гасыр башында гына үзенә кабул итә.

            3 …Йосыф Акчураның «Төрек йорды»… – Й.Акчура оештырган, аның мөхәррирлегендә нәшер ителгән «Төрек йорты» төрки дөньяга төрекчелек фикерен тарату позициясен яклый. XX гасырның 10 нчы елларында властька килеп, «Яшь төрекләр»нең «Иттихад вә тәрәкъкый» фиркасе тоткан империячел сәясәте әле төрекчелек фикерен үзенә кабул итәрлек дәрәҗәдә булмый. Шуңа карама-стан, «Төрек йорты» күтәргән төрекчелек идеясен фирканең кайбер җитәкчеләре турыдан-туры якламасалар да, теләктәшлекләрен сиздерәләр. Алар ярдәмендә журнал үз фикерен үткәрүгә ирешә, мөстәкыйльлеген саклап кала.

            4 …ул вакытта хаким «Иттихады тәрәкъкый» фиркасендә зур урын тотмый… – Й.Акчура «Яшь төрекләр»нең «Иттихад вә тәрәкъкый» фиркасе алып барган сәясәтне кабул итми, фирка әгъзасы булудан баш тарта. Аның бу адымы яңа Төркия җөмһүриятендәге эшчәнлегенә зур файда да китерә. Иҗтимагый хәрәкәтләрдә актив катнашмау аны сәяси корбан булудан саклап та кала. Ф.Жоржон менә ничек яза: «Заманында «Иттихад вә тәрәкъкый» җәмгыятенә керүдән баш тартып, «Яшь төрекләр» идарә иткән чорда үз сәяси бәйсезлеген саклап кала алган [Йосыф Акчура], рус инкыйлабы елларында бернинди сәяси маҗараларда катнашмаган кебек, шулай ук төрек империализмының интригаларын да гаепләп чыккан иде. Кәмалистларның аңа карата уңай фикердә булуларында, һичшиксез, болар бөтенесе дә роль уйнагандыр».

            5 Мостафа Кәмал паша, Әнвәр пашаның шул хатасын күреп… – Әнвәр паша (1883–1922) – 1908 елгы «Яшь төрекләр» инкыйлабында үзенең империячел сәясәте белән аерылып торган һәм Беренче бөтендөнья сугышы елларында Төркия сәясәтен формалаштыруда мөһим роль уйнаган шәхес. Генераль штаб академиясендә белем алганнан соң, «Яшь төрекләр»нең үзәге саналган Салоники шәһәренә китә. 1906 елда «Иттихад вә тәрәкъкый» фиркасенә керә. Соңрак Берлинда хәрби атташеда эшләгәндә герман хәрби даирәләре белән аралаша. Бу аның киләчәк тормышында эзсез калмый. Төркиянең империячел сәясәтен алга сөргән Әнвәр паша Германия белән берлектә Беренче бөтендөнья сугышына кушыла. Сугыштан Төркия, зур территорияләрен, күпсанлы гаскәрен югалту белән бергә, дәүләтнең бәйсезлеген куркыныч астына куеп, хәлсезләнеп чыга. Шул шартларда генерал М.Кәмал, И.Гаспралы, Й.Акчуралар башлаган төрекчелек идеясен корал итеп алып, Төркиянең милли бәйсезлеге өчен азатлык көрәшенә кушыла һәм җитәкчелекне үз өстенә ала. Әнвәр паша табынган империячел сәясәтне читкә куеп, чын милли дәүләтчәнлек принципларын алга сөрә. Г.Исхакый М.Кәмалнең шул ягына басым ясый.

            6 …Заревандның пантуранизм хакындагы китабы… – Зареванд тәхәллүсенең Г.Баттал-Таймас хезмәтендә Зареван фамилиясе булуы әйтелә. 1930 елда Парижда Заревандның «Турция и пантуранизм» исемле китабы басыла. Әлеге хезмәтнең 1926 елда әрмән телендә, 1971 елда инглиз телендә чыгуы да билгеле.

            7 Зәки Вәлиди әфәнденең аерым башкордлык сәясәтенең… – Әхмәтзәки Вәлиди (1890–1970), тарихчы, тюрколог, башкорт халкының Гражданнар сугышы елларындагы иҗтимагый хәрәкәтендә зур роль уйнаган шәхес. «Башкорт» проблемасысының сәяси яссылыкта чагылыш табуы, һичшиксез, Зәки Вәлидинең эшчәнлегенә бәйле. Бу мәсьәлә беренче тапкыр мөнбәргә 1917 елның 1–11 май (14–24 май) көннәрендә Мәскәү шәһәрендә узган Беренче Бөтенроссия мөселманнары корылтаенда З.Вәлиди тарафыннан күтәрелә. З.Вәлиди корылтайда кабул ителгән җир мәсьәләсендәге кайбер позицияләр белән килешмәве, рус хөкүмәте тарафыннан бирелгән җир белән бәйле өстенлекләрдән мәхрүм калу куркынычы татар-башкорт проблемасына тискәре йогынты ясый. Бу каршылык китергән төп сәбәп ул гына түгел, әлбәттә. Беренче чиратта шәхси мәнфәгатьнең өскә чыгуы, амбициянең хаким итүендә. З.Вәлиди Беренче Бөтенроссия мөселманнар корылтаенда төрек-татар милли хәрәкәтенең кайбер лидерлары, шул исәптән күп кенә сәяси мәсьәләләр дә Г.Исхакый белән дә капма-каршы фикердә булулары, Беренче һәм Икенче Бөтенроссия корылтайлары һәм Милләт Мәҗлесендә җитәкче президиумга сайланмавы да З.Вәлидине башкортларның туфраклы мох-тариятенә алып килә. Чынлыкта, татар-башкорт арасында килеп туган каршылык татар-башкорт милли хәрәкәтен, аның лидерларын юк итүгә этәргеч бирә.

            8 …18 нче елдагы поляклар, финнарның ирешкән баскычларына мендерә алсак… – 1917 елгы Октябрь инкыйлабыннан соң Финляндия үзенең бәйсезлеген игълан итү мәсьәләсен алгы планга куя. 1917 елның 18 (31) декабрендә бу фикерне ачык чагылдырган мөрәҗәгатен Халык Комиссарлары Советына юллый. Шул көнне В.И.Ленин Смольныйда Финляндиянең премьер-министры Свинхувуд Пер Эвиндка (1861–1944) Финляндиянең мөстәкыйльлеген таныган карарны тапшыра. Килешү, 1917 елның 22 декабрендә (1918, 4 гыйнвар) Бөтенроссия Үзәк башкарма комитетында кабул ителеп, 15 (28) гыйнварда Советларның III Бөтенроссия съездында раслана. Совет Россиясе Польшаның мөстәкыйльлеген тануы турында чыганаклар әлегә очрамады.

Чыганак: Исхакый Г. Әсәрләр. 11 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2011. Б. 77-84.

Җавап калдыру