Хайлар

Ерак Шәрекътагы мәхәлләләребезнең зурларыннан берсе – Хайлар мәхәлләседер. Эчке Моголстанның пайтәхете булган бу шәһәргә безнең милләттәшләр Шәркый Кытай тимер юлы ясала башлау берлә үк килә башлаганнар вә, бик тиз күбәеп, төрле-төрле сәүдәгә кул салганнар. Әүвәлге вакытларда мондагы сәүдәгәрләр, Мәскәүнең кызыл малын, киемлеген, итек-читеген тимер юлда эшләүче русларга вә кайбер могол байларына сату берлә генә башлаган булсалар да, бик тиз Моголстанның үз малы берлә эш итәргә тотынганнар. Моголстан мал-туарчы могол берлә тулы булганга, анда бик күп тире-яры, йон-ябага чыга торган булган вә аның иге-чиге юк киң сахрасы бик күп җәнлек тиресе бирә торган булган. Безнең дә сәүдәгәрләр боларның барысына да кул салганнар. Бик киң рәвештә Моголстан малы берлә Мәскәү малын алыштырырга керешкәннәр. Монда килгән милләттәшләр дә, әүвәлләре гаиләсе, баласыз-чагасыз гына килеп йирләшкән булсалар да, бара-тора монда нигез кора башлаганнар, гаиләләрен алдырганнар, инкыйлаб нәтиҗәләре тизлек берлә гаиләләрен большевик золымыннан коткарырга мәҗбүр иткәнгә, 1920 елларда күбесе-нең гаиләләре килеп беткән. Гаиләләренең килүе, бала-чаганың йирләшүе үзеннән-үзе мәхәллә төзи белүгә, мәктәп ачылуга сәбәп булган. Инкыйлаб башларында ук монда мәхәллә төзелеп, имам алынып, мәктәп корылып, мөгаллим китерелгән. Халык күбәеп китеп мәхәллә зурая башлагач, үзеннән-үзе һәм мәсҗед, һәм мәктәп була торган фатирлары кечкенә күрсәткән. Халык мәсҗед салырга керешкән. Хайларның иң зур урамында бик матур мәсҗед тә салып өлгерткән. Бу мәсҗедне салуда Хайлар халкының һәммәсе бик зур ярдәмдә булганнар. Шул дини вазифаны берсеннән-берсе узышып эшләгәннәр. Хосусән борадәран Аги угыллары Әхмәтшаһ, Мөхәммәди әфәнделәр бик күп хезмәт сарыф иткәннәр. Мәсҗед тәмам булыр-булмас, шул ук мәхәллә алты сыйныфлы бик зур заллы бер мәктәп тә тугдырган. Аны бик һәйбәт мәктәпчә җиһазлауга башка, шактый зур китапханә дә ясаганнар. Хәзерге көндә Хайларның мәктәбе Ерак Шәрекътагы милли мәктәпләребезнең иң зурысы, балаларыбызның иң күп укый торганы, программ ягыннан иң тулысы дияргә ярыйдыр. Мәсҗедкә имам итеп Фатыйх Гыймран исемендә бер әфәнде1 вә мөгаллим итеп Казанда тәхсил күргән Хатыйп әфәнде Халиди2 тәгъйин ителгәннәр. Мәктәп башыннан-аягы Фатыйх әфәнде карамагында булынып, ул мәктәпне мәркәз милли идарәнең төзегән программы буенча алып барган. Мәктәптә мөдирлек тә иткән. Инкыйлабтан соңгы елларда илдән качып чыккан бик күп мөгаллим-мөгаллимәләр монда мөгаллимлек итсәләр дә, Русия ябылып, аннан гыйльми көчләр алу имкяне беткәч тә, Хатыйп әфәнде үз мәктәбендә мөгаллим-мөгаллимәләр җитештерергә керешкән. Ул шәкертләрен вә рус гимназиясен тәмам иткән кызларны мөгал-лимәлеккә хәзерләгән. Шулай итеп, Хайларның бу мәктәбе үзеннән-үзе дарелмөгаллимин сыйфатын да ала башлаган. Бу мөгаллимнәр, хосусән мөгаллимәләр, көннән-көн баласы күбәйгән Хайлар мәктәбендә мөгаллим булганнар, анда-монда ачылган яңа мәктәпләргә мөгаллим булып читкә таралганнар. 1917 елда ук монда йирләшкән мөгаллим Хатыйп әфәнде, төпле мәктәп нигезе корып, тирә-юньне гыйлем нуры берлә яктыртучы булып өлгергән. Русиядән килеп киткән, кичүче мөгаллим-мөгаллимәләргә ул һичбер охшамыйча, шунда нык утырган, йирләшкән. Хатыйп әфәндегә халык арасында зур хөрмәт уянган. Хайларның имамы булып торучы Фатыйх әфәнде Гыймран, бер авыруга сабып, сәүдәгә кереп китеп, мәхәллә эшләренә вакыты калмаганны күргәч тә, муллалыктан истигъфа иткән. Аның йиренә мәхәллә халкы көчләп Хатыйп әфәндене имам сайлаганнар. Хатыйп әфәнде мәктәптә – мөдир, мәхәлләдә имам булып, үзенең мәктәп хезмәтенә башка мөнбәрдәге вәгазьләре берлә халыкны агартырга тотынган. Мәхәллә эчендә имамлыгы берлә дә бик зур кадер-хөрмәт казанган.

Хайларның милли эшләре шул рәвештә барганда, аның сәүдә эшләрендә зур-зур үзгәрешләр булгалап үткән. Беренче, Хайлардан чыккан могол малына большевик Русиянең ишекләре ябылган. Сәүдә халкы үз малын чыгару өчен икенче базар эзләргә тотынган, бик тиз көндә болар могол малын Тәнзин аша Ингелтерәгә, Америкага, Дабрун […]* аша Япониягә озата башлаганнар. Тәнзин шәһәрендә шөгъбәләр ачып, Тәнзиндә төрек-татар мәхәлләсенең нигезе салынган. Сәүдәнең Аурупага, Япониягә китүе үзеннән-үзе шул халыкларның телләрен белергә мәҗбүрият тудырган вә яшьләр инглизчә, японча өйрәнергә тотынганнар. Русия базарыннан өзелеп калган Хайлар төрек-татары инде үзенең алуы өчен – япон базарына, сатуы өчен инглиз, Америка базарына багланган. Шуларга мал җиткерү өчен Моголстанның сахрасын үз иле кеби аркылы-буйлы гизә торган булган. Моголның йонын, тиресен, хайванын, җәнлек тиресен меңәр чакрымга кадәр барып җыя торган, аларны кәрваннарда, тимер юлларда, пароходларда озак йирләргә озатучы җан булган. Шул сәүдә, хәрәкәт аркасында Хайлар төрек-татарлары хәлләнгән. Аның мәхәлләсе баеган, Хайларда төрек-татар йорты, төрек-татар эше елдан-ел киңәйгән. Ит, май, сөт, катык монда бик күп булганга, бала туу да күбәйгән. Табигать бик саф, һава яхшы булганга, бала үсүе дә бик тиз арткан. Хайлар мәхәлләсе – халыкка, мәктәбе укучы балага баеганнан-байый килгән. Шулай итеп, сизелмәенчә унлап ел үтеп киткән. Бу тарафтагы сәяси үзгәрешләр үзеннән-үзе, табигый, боларга зур тәэсир иткән. Чит Моголстанга акрынлап большевиклар кулларын салып өлгергәннәр. Алар Моголстан эчендә үзләренең идарәләрен корырга керешкәннәр вә илдән илгә моголның күчүе берлә күчеп йөри торган безнең сәүдәгәребезгә комачаулык ясарга тотынганнар. Совет паспорты булмаганнарга Моголстанның эченә кереп мал алырга, мал сатарга рөхсәт итми башлаганнар. Әллә ничә еллар буе мәгълүм могол хушуннарына** багланган бу халык, үзләренең сәүдә итүче моголлары Совет туфрагында калу берлә, мәҗбүрән совет паспорты алырга тиеш булганнар вә, шул кәгазьне Совет Моголстанына чыкканда күрсәтә торган бер тамга кеби генә карап, Хайларда искечә яши биргәннәр. Хайлар моголлары, боларны күптән таныган-белгәнгә, бу паспорт алуның сәбәбен дә аңлаганга, бу төрек-татарларга карашын һич үзгәртмәгәннәр. Аларны тимер юлда эшләүче рус берлә бер дәрәҗәдә йөртмәгәннәр. Тормыш табигый юлдан үтеп барганда, 1929 елда Советлар берлә Кытай арасында бик зур аңлашылмау чыга3. Хәл сугыш төсен ала. Кытайлар Хайларга бик күп гаскәр китереп, төрек-татар мәктәбен казарма хәленә әверәләр, агай-эненең йортына да көчләп солдатлар, әфисәрләр йир-ләштерәләр, вак-төяк талаулар да эшлиләр. Сәүдәгәрнең сәүдәсе туктый, мал юлда кала, талана, ахырдан сугыш хәлен алып, Совет гаскәре Моголстанга керә башлый. Кытай гаскәре качарга мәҗбүр була вә, үзенең гадәте буенча, качкан һәрбер җирне та-лап, яндырып китә. Безнең төрек-татар мәхәлләсе, җаннары учларында көенчә атналар буе ихтиляльне көтеп, бикләнеп яталар. Кытай гаскәренә төрек-татар мәхәлләсен таларга вакыт калмый, совет аэропланнары күренә. Безнең халык барысы да больше-визмны яратмый, кабул итмәенчә иленнән качкан булганга, большевик гаскәренең керү дә бик зур куркыныч уята. Үлемне тагын якынлаштыра. Бәхеткә каршы, большевиклар үзләренең бу керүләрен фәкать пропагандага корал итеп кенә карыйлар, йомшаклык күрсәтәләр, халыкны таламыйлар. Мөмкин кадәр милли оешмаларга, җәмгыять мөәссәсәләренә тимәскә тырышалар. Алай да безнең халыктан агай-энене үзләре киткәндә бергә алып китәләр. Мәхәллә ялыну вә ялваруына һич колак салмыйлар.

Большевиклар чыгып китеп, Моголстан тынычланып өлгерә алмый, яңа мәсьәлә мәйданга чыга. 1931 дә Манҗу-Го истикълялен игълан итә. Моголстанның олуглары, бәкләре моңа катышалар. Ләкин Кытай хөкүмәте Моголстанның бу кыйсемен бирмәс өчен бик күп гаскәр күндерә. Кытай гаскәре тагын Хайларны баса, тагын талау, тагын куркынычлар, ахырдан Кытай гаскәре японнарга каршы сугышып җиңелә. Тагын кытайлар шәһәрне талыйлар. Төрек-татар мәхәлләсен японнарның килеп җиткән гас-кәрләре коткарып калдыра. Хайлар төрек-татары моннан соң тынын алып тагын үз юлында эшкә керешә. Ләкин Аурупа вә Америкадагы бохран аның йон-ябагасына, аның җәнлек тиресенә базарын яба, ул авыр икътисади хәлгә эләгә. Сәүдәләр азая, эш килеп, менә шул чакларда японнар Моголстанны кытай хунхузларыннан тәмамән әрчер өчен күптән гаскәр җибәрәләр. Моголстанның идарәсен тәртипкә салыр өчен үзләреннән түрәләр күндерәләр. Боларга торырлык йорт-йир җитешми. Хайлар хал-кының йортында өйләр, бүлмәләр алырга мәҗбүр булалар. Хайларда өйләрнең яхшылары, бигрәк тә японнар сөйгән тәмизләре, пакьләре, безнең агай-эненең йорты булганга, һәрбер татар йортына японнарның олуг түрәләре, забитлары йирләшә. Һәрбер татар гаиләсенең эченә япон түрәсе керә. Япон да үзен татар өендә әллә ничек яхшырак хис итә. Татарлар да японга тәмамән ышанычлык берлә карыйлар. Японнарга японча, русча белә торган тәрҗеманнар кирәккә, Хайлар татар мәхәлләсе кирәге кадәр аларга японча белүче тәрҗеманнар бирә. Японнарга Моголстан эчендә йөрү өчен кылавызлар, юл белүчеләр кирәк була. Хайлар төрек-татары Моголстанны үзенең йорты кеби белгәнгә, аларны кирәгеннән артык юл күрсәтүчеләр берлә тәэмин итә. Яшьлеген могол арасында үткәргән әллә никадәр татар егете тәрҗеманлыкка табыла. Берничә ай үтми, Хайларда кая карама анда япон янында бер татар егете хезмәттә була. Японнар кая гына китмәсеннәр, берничә татар егете башларында була. Мондагы русларның зур кыйсеме тимер юлда хезмәт итүче кызыллар булганга, аклары да кызыллар берлә катышып, кыз алышып, кыз бирешеп, чуалып беткән булганга, японнар аларга ышанмыйлар, русларга фатирга кермиләр. Алар берлә озын юлга чыкмыйлар. Моголлар да татарларга тәмамән дустча караганга, Хайларда үзеннән-үзе татар-могол-япон дустлыгы кеби бернәрсә вөҗүдкә килә. Бу сөйләмичә, киңәшләшмичә чыккан аңлашу русларның кызылларының бик эчен пошыра, кызыллар моңа сәяси төс бирергә телиләр, ул акларына күчә. «Татарлар Хайларны биләделәр, татарлар Хайларга хуҗа булдылар, татарлар японнар берлә Русияне бүләргә телиләр, татарлар панасиячелек эшлиләр4» дигән сүзләр авыздан-авызга йөри, колактан-колакка ишетелә, ара-сыра рус матбугатына да чыга. Үзеннән башка халыкка кояш чыгуны күтәрә алмаган, көнләгән бу рус халкында төрек-татарга каршы дошманлык хисе йирләшә. Үч алу юллары эзләнергә тотыныла. Безнең халык үзенең һичкемгә зарар итмәгәнен белеп, беркатлылык берлә баш өстендә вазифасын тутыра. Кулында русларга каршы кулланырлык бик зур коралы булса да, аларны японнарга ямьсез итеп күрсәтергә теләми. Русларның начарлыклары хакында японнарны таныштырмый да, фәкать үз эшендә була. Көннәр үтә. Совет Русиясе Манҗу-Гоның төзелүенә таяк тыгар өчен Моголстанга могол вә кытайлардан үзе өйрәткән бик күп ханхузлар чыгара. Аларны коралландырып, русча тәртипкә куеп, рус ысулында сугышка куша. Моголстанда басмачылык башлана. Шулар берлә сугыш өчен японнарга боларның гадәтен белгән полис-жандарма кирәк була. Японнар русларны охранник итеп яллыйлар вә, аерым бүлекләр ясап, аларны ханхузлар берлә сугышка чыгарып җи-бәрәләр. Бу ханхузлар, большевикларның тимер юлдагы хезмәтчеләре берлә багланганга, боларны шомлап тору өчен рус шымчылары кирәк була. Хайларга берничә рус шымчысы китерелә. Хайлар полисендә, жандармасында берничә рус йирләштерелә. Йирле рус халкы: «Татарлардан инде үч алырга форсат булды», – дип эшкә керешәләр. Бөтен Хайлардагы төрек-татарның японнар арасында ышанычын бетерер өчен планнар корыла. Алар арасында совет паспортлылары булуын сылтау итәргә уйлана. Ләкин шул эшне эченнән эшләр өчен татарның үз арасыннан рус балтасына бер сап эзләнә. Ашлык кибәксез булмый, ил чулаксыз булмый, диләр. Хайлар төрек-татары арасында да эшкә ярамаган берничә милли хаин, берничә ачулак табыла. Алар кара руслар арасына алына. Үзләренә рус полисе тарафыннан татарлар арасында хәфийәлек бурычы бирелә, әз-мәз мәгаш тә тәгъйин ителә.

Шул эшләр вакытында хасталыгы булу сәбәпле үзе муллалыктан истигъфа иткән Фатыйх Гыймран да, сәүдә эшендә зур эш күрә алмаенча, яңадан мулла булу һәвәсенә төшә. Ләкин мәхәллә халкында һичбер төрле хөрмәте булмаганга, бу эшнең табигый юлыннан барып чыкмавын аңлап, кәкре юллар эзләргә тотына. Якыннарыннан булган куштаннарның киңәше берлә мөгаллим һәм имам Хатыйп Халидине бердән хөкүмәт күзендә шөбһәле иттереп күрсәтергә карар ителә. Бәхетсезлеккә каршы, Хатыйп Хали-ди дә әллә кайчан алып, аның барлыгын оныткан совет паспортыннан вакытында ваз кичтем дип кәгазь бирмәгән була. Шуңардан файдаланып, теге хаиннәр берлә берләшеп, Халиди өстеннән «коммунист» дип вә мәктәптә совет китаплары укыта, китапханәдә совет пропаганда китаплары саклый дип күрсәтәләр. Мәктәптә, кыйраәтханәдә тентү дә була. Алар арасында һичбер коммунист китабы табылмаса да, күптән язылган татарча сарыф, нәхү китабының Казанда Советлар вакытында басылган нөсхәсе табыла. Бу китаплар бик зур нәрсә кеби уйланып, рус полисләре тарафыннан теге милли хаиннәргә тәрҗемәгә бирелә. Шуннан файдаланып, үч алырга юлын таба алмый торган кара руслар, үзләренең гәзитәләренә «Хайларда кызыл мулла ачылды. Хайларда татар китапханәсе – коммунизм учагы» кеби күпертелгән язулар язалар. Шуларны бик зур итеп япон полисенә, жандармасына бирәләр. Японнар берлә мөнәсәбәте булмаган һәрбер рус татарларны кызыл иттереп күрсәтергә тырыша. Аларның унсигез еллык мөгаллимнәре, егерме еллык җәмгыятьләре, һәркемгә мәгълүм идарә әгъзалары, гомерләре буе сәүдә берлә шөгыльләнгән вә милли-дини юлда кулыннан килгән хезмәтне иткән аксакаллары кызыллыкта шөбһә астында алына. Мәхәлләнең җыелышлары рус полисәләренең сыкы контроле астында алына. Алар: «Без татарча аңламыйбыз», – дип, гомуми мәҗлесләрдә русча сөйләүне мәҗбүри итәләр. Халык эчендәге һәрбер кечкенә генә сүз күпертелеп русларга белдерелә. Руслар аны зур итеп, төймәне тәвә ясап японнарга илтәләр. Мәхәллә халкы бу хаиннәрне эзли, ахырдан аларның кем икәнлекләре мәгълүм булып, аларны мәхәлләләрдән куып чыгара. Рус полисәләре, табигый, үзләренең хәфийәләре тарафын тоталар. Аларны, милләтләренә хыянәт иткән өчен, «молодис» дип мактыйлар, күтәрәләр. Кара рус гәзитәләре бу атсызларны: «Русиягә садыйклыклары, сепаратизмга каршылыклары өчен корбан булганнар», – дип барабан кагалар. Хайлар мөселман мәхәлләсе өстендә шау-шулы, тавышлы-тавышлы низаг айлар буе дәвам итә. Японнар яңа килгән булганга, безнең халыкның тормышын, хосусән милли хәрәкәтен аңламаганга, бу эштә хаким була алмыйлар вә мәсьәләне вакытында туктата ал-мыйлар. Айлар буе рус гәзитәләренең язуы, былчыратуы дәвам итә. Хайлар мәхәлләсе кызыллык төһмәте астында кала. Менә шул эшләрнең иң куе вакытларында мин килеп чыктым5. Бөтен Хайлар мөселманы каршы алды. Минем мәгърузәләрем башланды. Тагын рус полисләре русча сөйләнсен, фәлән дигән мәгънәсез сүзләр сөйләсәләр дә, японнарга мөрәҗәгать берлә мәсьәлә татарча файдасына хәл ителде, ләкин рус полисе үзе берлә бергә минем мәгърузәмне тыңлап, тәрҗемә итеп торырга дип бер татар хәфийәсен алып килгән.

Мәхәлләдәге шул ямьсезлекне бетерү өчен, мин куылганнар берлә сөйләштем. Аларның хыянәт юлыннан кайтуларына нәсыйхәт бирдем. Доносны ташлауларын, үз арадагы мәсьәләне русларга илтеп актармаулары хакында озын-озын сөйләдем. Има-ны югалмаганнар инсаф юлына кайтырга булдылар. Мин дә үз тарафыннан мәхәлләгә яңадан кабул иттерергә сүз бирдем. Мәхәллә идарәсе берлә сөйләшеп, аларның да шартларын аңладым. Донос вә хыянәте миллиядә ачыктан булынмаганнарын кабул итәргә разыйлык күрсәттеләр. Шуны тәмамлар өчен, куылганнарның гомуми җыелышын ясарга үтендем. Ләкин теге хаиннәр үзләре, берничә кеше генә читтә калабыз дип куркып, гомуми җыелышларын чакырмадылар. Иске юлларында, доноста дәвам итәләр. Идел-Урал җәмгыятен дә русларга бик куркынычлы күрсәтеп, аны коруга да манигъ булырга маташтылар. Ләкин муаффәкъ була алмадылар. Идел-Урал җәмгыяте төзелде. Теге хаиннәр аның өстеннән дә донос ясар өчен рус былчырак гәзитәләрендә ялганнар язарга башладылар. «Ялганчылык шәме сәһшәмбегә кадәр яна» дигәнчә, бу милли хаиннәрнең дә ялганнары ачыла. Русларның татарга каршы милли дошманлыкларыннан чыккан хис берлә эшләнгән бу хыянәтләре беленә. Хайлар мәхәлләсе элгәреге хәлен ала. Ул әүвәлге кыйммәтен кайтара. Аның мәҗлесләре тагын японлы, моголлы асия мәҗлесләре хәлен ала. Аның җәмгыяте, мәхәлләсе иске хөрмәтен кайтара. Ләкин шул эштә үзебезнең кара йөзләребезнең һичбер уйламаенча, төшенмәенчә имансыз рәвештә руслар берлә бергә барулары, үзләренең кечкенә мәнфәгатьләре, бер якыннарын мулла итәр, берсен мөгаллим итәр өчен, һәрбер сәссез милли хыянәткә хәзерлекләре күренеп кала. Мондагы русларның – кызылының, агының, безнең татарлардан бик күп матди-мәгънәви ярдәм күргәннәренең дә төрек-татарның һәрбер уңышына, һәрбер алга агымына һичбер әсассез, мантыйксыз, ялган ифтирадан җирәнмәгән, чын бер дошман икәнлеге сизелеп кала. Ике арада тәмамән диярлек дәрәҗәдә мөнәсәбәт киселә. Хәзерге көндә тикшерүләр тәмам булып, Хайларның бөтен милли эшләре элгәре хәлдә калдырылды. Аңар үз эшләрендә татарча сөйләргә киң мөсагадә бирелде. Аның мәктәбенә, кыйраәтханәсенә янә милли учак булырга имкян бирелде. Хәзерге көндә Хайлардагы мәктәптә туксаннан артык ба-лалар укып яталар, аларны алты мөгаллим идарә итеп килә. Боларның барысының да өстендә тәҗрибәле хәлфәләре, милләтче фикерле Хатыйп Халиди әфәнденең рухы хаким булып тора. Мәхәлләнең идарәсе искесе кеби тәрбияле милләтчеләр кулында. Мәҗлеснең башы шул ук идарәнең армас-талмас рәисе Хөснетдин әфәнденең идарәсендә. Хәзер инде Идел-Урал мәдәнияте җәмгыяте дә төзелеп, Хайларны бөтен милләт берлә баглады вә киң милли үлчәүдә эшкә башлады. Шулай итеп, Хайлар мә-хәлләсе, авыр көннәрне үткәреп, тагын олуг якты юлга чыкты.

 

Искәртмәләр һәм аңлатмалар:

Тәхсил күргән – укыган, гыйлем алган.

* Сүз укылмады.

** Хушун – моголларның өяз кеби бер бүлеге. – Г.Исхакый искәр.

Истигъфа иткән – эштән киткән, ваз кичкән.

Шөгъбәләр – бүлекчәләр (филиаллар).

Ихтиляльне – баш күтәрүне, фетнәне.

Мөәссәсәләренә – оешмаларына.

Истикълялен – бәйсезлеген.

Бохран – кризис.

Ханхузларыннан – дөресе: хунхорларыннан – явызларыннан.

Кылавызлар – озатып йөрүчеләр.

Хәфийәлек – шымчылык, шпионлык.

Истигъфа иткән – читләштерелгән.

Һәвәсенә – теләгенә.

Кыйраәтханәдә – уку залында.

Сыкы контроле – каты контроле.

Төһмәте – яла ягуы.

Мәгърузәләрем – чыгышларым, докладларым.

Хыянәте миллиядә – милли хыянәттә.

Манигъ – киртә, каршы.

Сәссез – тавышсыз, гаугасыз.

Әсассез – нигезсез.

Мөсагадә – монда: мөмкинлек.

            «Яңа милли юл» журналының 1935 елгы 2 нче санында «Гаяз Исхакый» имзасы белән басылган. Текст шуннан алынды.

            1 …имам итеп Фатыйх Гыймрани исемендә бер әфәнде… –1927 елдан Хайлар мәхәлләсе мәчетендә берникадәр имамлык вазифасын башкарган кеше. 1938 елның 25 гыйнварында Хайлар мәхәлләсенең гомуми җыелышында идарә әгъзасы булып сайлана.

            2 Хатыйп әфәнде Халиди – Хатыйп Халиди (1893–1977), имам, җәмәгать эшлеклесе. Туган җире – Казан губернасы Казан өязе. Беренче Бөтендөнья сугышында катнаша. Яраланып Польша госпитальләрендә ята. 1917 елдан соң Хайлар шәһәрендә укыта башлый. Г.Исхакый язмаларыннан күренгәнчә, Г.Корбангалиев иярченнәренең доносы белән өч ай төрмәдә утыра. Шушы вакыйгадан соң Тяньцзин шәһәренә күчеп китә һәм анда имамлык вазифасын үти. 1940, 1942 һәм 1944 елларда Тяньцзин җәмгыятенең идарә әгъзасы булып сайлана. «Яңа милли юл» журналының 1936 елгы 5 нче санында Х.Халидинең Хайлардан китүе турында хәбәр урнаштырылган. Анда: «12 мартта, пәнҗешәмбе көн, хөрмәтле имамыбыз Хатыйп хәзрәт Халиди җәнаплары өч ай тоткынлыкта утырганнан соң, Манҗу-Тиго хөкүмәт даирәләренең әмере буенча, шәһәребезне калдырып, Тяньцзин шәһәренә сәфәр итте. Хөрмәтле имамыбыз тоткынлыкка алынуы дошманнарыбыз русларның коткысы вә үз милли хаиннәребезнең ике елдан артык хөкүмәт даирәләренә донослар ташулары арка-сында булды. Шушы ялган донослар һаман дәвам иткәнгә, хөкүмәт даирәләре ахырда хөрмәтле имамыбызга мәмләкәттән чыгарга әмер иттеләр», – диелә.

            3 …Советлар берлә Кытай арасында бик зур аңлашылмау чыга. – Гоминьдан хөкүмәте 20 нче еллар ахырында СССР алып барган сәясәткә каршы ачык-тан-ачык дошманлыгын белдереп килә. 1929 елның 10–11 июлендә Кытай-Совет килешүен бозып, Гоминьдан хөкүмәте Көнчыгыш Кытай тимер юлына һөҗүм итә һәм меңәрләгән совет гражданнарын төрмәләргә утырта. 1929 елның 17 июлендә СССР Кытай белән дипломатик мөнәсәбәтләрен өзәргә мәҗбүр була. Аның белән генә калмыйча СССР кораллы бәрелеш белән җавап бирә.

            4 …татарлар панасиячелек эшлиләр… – бу чорда Япония, Манҗу-Тиго дәүләтендә чыккан рус вакытлы матбугатында еш кына паназиячелек фикерен төрек-татарларга бәйләп, башка милләтләр каршында аның милли дәрәҗәсен төшерүне алга сөрәләр. Г.Исхакый нәкъ шуңа ишарәли. Япон хөкүмәтенә Ерак Шәрекъ Идел-Урал төрек-татарлары мәдәни җәмгыятенең Үзәк идарәсе тара- фыннан язылган хатта әлеге ялган фикергә тулы җавап бар: «Русские же как в царские времена, так и сейчас, как эмигранты, так и советские, зная такое отношение тюрко-татарской интеллегенции, видели в этом стремлении к созданию паназиатского движения, направленного против России, и старались помешать всеми силами в реализации взаимного понимания между тюрко-татарами и нип-понцами. В этом антиазиатском движении русские, как красные, белые, черные, выступают единым фронтом, для чего дают ложные информации, прибегают к разным провокационным приемам, что дают в заблуждение ниппонцев, относительно сущности тюрко-татарского сепаратистического движения в СССР…»

            Паназиячелек фикеренең төрек-татар милли хәрәкәтенә бернинди дә катнашы булмаса да, XX гасырның башында Япониядә барлыкка килгән бу идея 30–40 нчы елларда япон сәясәтендә шактый мөһим роль уйный. Фикернең үсеп китүенә этәргеч тә бар. Ерак Шәрекъ дәүләтләре күбесе әле кайбер Аурупа дәүләтләренең басымы астында яшәүдән туктамаган. Икенчедән, Япониянең 1895 елда – Кытайга, 1905 елда Россиягә каршы уңышлы һөҗүмнәре дә сәбәп бирә. Нәтиҗәдә 1909 елның 7 июнендә «Азия Би Кай» (Азияне саклау көче) оешмасы төзелә. Паназиячелекнең җитәкчесе Окава Шумэи «Азия Көнбатышның колониализмыннан кирәк булса сугыш юлы белән котылырга тиеш» дигән фикерне алга сөрә. Шушы көрәштә исламның роленә дә басым ясый. 1930 еллар ахыры – 1940 еллар башларында мөселманнар белән булган мөнәсәбәтләр япон хакимиятенең мөселманнарны Англия, Голландия, Кытай, Россиягә каршы япон хәрби стратегиясе оештыра башлавы белән иң югары дәрәҗәгә ирешкән еллары бу. Н.Дәүләт: «Япониянең төрек-татарлар белән хезмәттәшлек урнаштыруы һәм башка халыкларга караганда чагыштырмача ягымлырак мөгамәлә күрсәтүе бу сәясәтнең һәм фәлсәфәнең бер нәтиҗәсе иде», – дип яза. «Азия Би Кай»ны оештыруда бердән-бер мөселман Габдерәшид Ибраһимов та катнаша. Бу вакыйгадан соң Р.Ибраһимов Япониядән китә. Аның Япониягә кабат чакырылуының төп сәбәбе паназиячелек сәясәтенә бәйле рәвештә карала. Л.Усманова: «Несомненно, это было попытка соединить панисламискую идеологию с паназиатской иностранной политикой. Однако реализовать ее оказалось возможным только после создания Японского протектората Маньчжу – Ди-Го в 1932 г. Именно поэтому Р.Ибрагимов был приглашен в Японию в 1933 г. из Турции», – дип яза*.

            Ерак Шәрекъта яшәүче рус мөһаҗирләре матбугатында, гомумән, сәясәтчеләренең төрек-татарларны паназиячелеккә тартыла, шул идеяне тарата дигән ялган яла ягуларның төп сәбәбе күрсәтеп үткән чыганакларда ачыла кебек.

            5 …иң куе вакытларында мин килеп чыктым. – Г.Исхакый сәяси һәм икътисади вазгыятьнең болгавыр вакытында һәм милли берлекнең таркалыр дәрәҗәгә җиткән көннәрендә (1934 елның 8 октябрендә) Хайлар шәһәренә килә. 10–11 октябрьдә конференция уздыра, 15 октябрьдә матәм көне (Казан ханлыгы яшәүдән туктый) уңае белән «Идел-Урал ни ул?» дигән сөйләшү үткәрә. 22 ок-тябрьдә 170 әгъзаны берләштергән оешма Хайлар Идел-Урал төрек-татарлары мәдәни җәмгыяте итеп үзгәртелә.

Чыганак: Исхакый Г. Әсәрләр. 11 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2011. Б. 34-41.

Җавап калдыру