1917 елның җәй айларында Русиядәге идарәне үз кулына алырга тырышкан коммунист фиркасе Вакытлы хөкүмәтне киң халык катлавының файдасын карамауда гаепли иде. Ул ул вакыттагы ирекнең җитәрлек булмаганын алга сөрә һәм бөтен Русия халкына һичбер төрле чикләнмәгән, сүздә, җыелышта һәм оешмалар коруда иркенлекне таләп итә иде. Ул һичбер халык катлавының берсеннән-берсе югары йә түбән дәрәҗәдә булуын кабул итми; мирзалык, кенәзлек кебек имтиязларны бетерүне сорый иде. Ул, мәмләкәт идарәсенең, һичбер дин, мәзһәб һәм милләт аермасына карамыйча, бөтен халык кулына бирелүен тели вә сәяси фиркаләргә, нинди генә төстә булмасыннар, үзләренең фикерләрен таратырга киң һәм тулы ирек бирелүен таләп итә иде. Ул авыл халкының Февраль революциясеннән соң алпавытлардан һәм хәзинәдән алынган йирләрен генә йитәрлек күрмичә, аларга шул йир берлә файдалануда, теләсә – хосусый милектә, теләсә – община төсендә булсын, киң бер ирек тели иде. Мәмләкәттә «бай» берлә «ярлы»га бүленүне бетерер өчен, ул бөтен банкы, бөтен фабрик һәм бөтен зур сату-алу эшләренең дәүләтләштерелүен һәм аннан килгән файданың бөтен халыкка тигез бүленүен таләп итә иде. Ул эшчеләргә аларны эшсезлек һәм картлык көннәрендә тәэмин (страховать) итүне вәгъдә итә иде. Русия халкының йөз дә иллесен тоткан рус булмаган милләтләргә ул үз тормышларын үзләре корырга зур бер хөррият һәм, теләсәләр, Русиядән аерылып чыгуга кадәр һичбер чикләнмәгән бер хак вәгъдә итә иде. (Ленинның шәрекъ милләтләренә мөрәҗәгате!)1 Ул Русиянең яңа төзелешен бөтен халыктан сайланган Учредительное собраниягә тапшыруны тиеш таба һәм шуны җыюны кичектерүдә Вакытлы хөкүмәтне гаепли иде. Ул, Русия эчендә нинди генә җинаять булса да, үлем җәзасы бетерелүне таләп итә иде. Ул вакытларда әле Дөнья сугышы дәвам итеп килгәнгә, ул тышкы сәясәттә сугышның туктатылуын таләп итеп, киләчәктә дә һичбер сугыш ясамаска вәгъдә итә һәм сугышка каршы сугыш ачарга сүз бирә, шулай ук яшерен дипломатиянең бетереләчәген дә игълан итә иде.
Большевик фиркасенең ул вакытта чыгарган бөтен гәзитә, мәҗмуга, рисалә һәм прокламацияләре баштанаяк шул зур вәгъдәләр берлә тулы, һәм шул татлы сүзләр бик күп аңсыз кешеләрнең аңа иярүләренә сәбәп булган иде. Аның, сугышны тәмамән бетерәмез, дигән сүзе һичкемгә кирәге булмаган, дүрт ел дәвам иткән мәгънәсез сугыштан туеп беткән, арыган гаскәрне тәмамән аның кочагына аткан иде. Коммунист фиркасе, шул сугыштан арыган, йөдәгән аңсыз гаскәрнең көче берлә Вакытлы хөкүмәтне куып, Русиянең идарәсен үз кулына ала алды. Большевикларның идарәне болай җиңел алуларында, шөбһәсез, рус халкының наданлыгы, рус демократиясенең сәясәттән җитешмәгәнлеге, хосусән Русиядә бик озын гасырлар зур имтиязлы булып килгән рус офицерларының ватан хәмиятеннән мәхрүм булулары бик зур роль уйнаган иде. Нинди сәбәпләр аркасында булса да, большевиклар 1917 елның 6 ноябрендә Петербургта мәркәз хөкүмәтене кулларына төшерделәр һәм, бер атнадан соң Мәскәүне дә кулларына алып, рус вилаятьләрен үзләренә муен сындырдылар. Ялгыз чит милләтләр яши торган (Кавказ, Төркестан, Украина, Кырым, Идел-Урал, Себер, Эстония, Латвия һәм Финляндия) өлкәләр генә большевик идарәсен танымадылар. Бу халыклар үз илләрендә һәм үзләренең хәзерлекләре бар кадәр халыкларын үзбашларына идарәгә керештеләр.
Большевикларның «Милләтләрнең үз тормышларын үзләре корырга, хәтта мөстәкыйль бер дәүләт булып китәргә дә хаклары бар!» дигән сүзләренә ышанмаган һәм үз илләрен, үз чикләрен сакларга җан-тән берлә хәзер булган милләтләр – финнар, эстоннар, латышлар – бу көнгә кадәр мөстәкыйль бер дәүләт булып яшиләр. Украина һәм безнең төрек-татарлар кебек халкының бер өлеше большевикларның ялган вәгъдәләренә ышанып, мәмләкәтләренең чиген сакларга бөтен халык көчен җыя алмаганнар большевикларның гаскәри көчләре алдында берән-сәрән буйсынырга мәҗбүр булдылар.
Бу тарихи көнгә менә быел 6 ноябрьдә 15 ел тулды. Большевикларга үзләренең биргән вәгъдәләрен тотарга җитәрлек вакыт үтте. Ике-өч ел сөргән тартышулар да инде күптән бетеп, хөкүмәт үзенең эчке эше берлә генә шөгыльләнә алганга, большевик фиркасенә үзенең теләкләренең иң зур һәм мөһимнәрен тотарга һичбер манигъ калмады. Без хәзер аның шул 15 ел эчендә үз программының кайсы бүлемнәрен тутырганын карап үтик.
Революция чын мәгънәсендә революция булса, ул Кытай генералларының халыкны талар өчен бер-берсе берлә сугышып йөрүләре кебек бернәрсә генә булса, иске идарәне җимерүгә башка, аның яңа бер идарә кору, яңа туачак тормышның үсүе, тәрәкъкый итүе өчен кирәкле булган шартларны ясау кебек коручы бер ягы да булырга тиеш. Революциянең бу кору ягы – аның алдындагы бурычларының иң авыры. Русия кебек, кырык корамадан корылган, кырык милләттән җыелган, кырык төрле мәдәниятнең балаларыннан оештырылган, дөньяның алтыдан берсен тоткан бер мәмләкәттә бу кору эшенең авырлыгы Француз революциясенә караганда мең мәртәбә артык. Бу авыр эшне адәм гакыллы эшләр өчен мәмләкәттә булган бөтен халыкларның бөтен төзүче көчләрен бергә җыярга, бөтен аерым өлкәләрнең мәнфәгатьләрен күздә тотып, шуңа еллар буе халыкны хәзерләп, идарәне киң халык мәнфәгатенә таба йөртү кирәк. Бер мәмләкәт мондый төзүле-корулы чагында сүз, язу-сызу һәм фикер көрәштерү хөрриятләренә башка чакларга караганда да артыграк мохтаҗ. Шуның өчен революция булган мәмләкәтләрдә һәрвакыт әллә никадәр матбугат дөньяга килә. Әллә никадәр яңа фиркаләр туа, әллә никадәр халыкны хәзерләү оешмалары ясала. Мондый вакытларда сәяси хөррият халык өчен һава берлә су дәрәҗәсендә кирәк була. Шул уй һәм мәнфәгатьләр тартышыннан ул дәүләтнең бер урта юлы билгеләнеп кала.
Большевиклар идарәне кулларына алып бетерергә өлгермәделәр, коммунистлыктан башка бөтен агымнарны канун тышында итеп игълан иттеләр. Сәяси тартыш һәм фикер көрәше тыелды, бөтен партияләр бетерелде, бөтен гәзитә-мәҗмугалар ябылды. Фирка ясау, бергә җыелышып бер фикер турында сөйләшү бер зур гөнаһ булып игълан ителде.
Бөтен дөньяда, бөтен гасырлар буенча адәм баласының иң мөкаддәс хакы булып танылган гражданлык хакы бетерелде. Бер халыкның алга китүендә, аның сәяси, икътисади һәм гыйльми яктан үсүендә иң зур гамил булган көч булып һәрвакыт укыган халык килә. Фиргавеннәр заманыннан алып бу көнгә кадәр дәвам итеп килгән бу эш дөньяның һәрбер өлешендә шул хәлдә. Шуның өчен халкының үсүен теләгән кешеләр, җәмгыятьләр һәм хөкүмәтләр, һәрвакыт укыган халыкның күбәюе, аның гыйлем тәҗрибәсенең артуы өчен мәктәпләр, көтепханәләр һәм лабораторияләр корып, аңа ярдәм итә килгәннәр. Гакыллы идарәле дәүләтләр, гакыл хезмәте бик авыр булганын аңлап, укыган халыкка үзенең гыйльми хезмәтен алып барырлык икътисади имкяннар бирергә һәм аны көндәлек икмәк табу кайгысыннан коткарырга тырышканнар.
Русия кебек дөньяның иң надан бер мәмләкәтендә укыган һәм укытырга йөргәннәрнең хезмәте тагын да күп һәм авыр булганга, аларга ярдәм итү, аларның үсүенә тырышу большевикларның иң беренче бурычлары булырга тиеш иде. Алар моның киресен эшләп, бөтен укыган халыкны хокуксыз итеп игълан иттеләр. Аны Һиндстанның иң түбән парийләре дәрәҗәсенә төшерделәр, аның гыйлем-фән өчен кирәк булган иреген алып, «Син коммунистлык өчен генә тырыш!» дип, аның кулын-аягын багладылар, аны мәгънәви кол иттеләр.
«Мәмләкәттә тигезлек булсын! Бер гөруһның икенче берсеннән өстенлеге булмасын!» дип кычкырган коммунистлар «эшче» исемендә имтиязлы бер «мирза» сыйныфы мәйданга китерделәр. Мәмләкәтнең иң надан калган сыйныфына хаким сыйныфы төсен биреп, аны XVIII гасырның инглиз лордлары кебек сәяси бер хәлгә куйдылар. Дөньяның меңнәр еллар буе омтылган сәяси тигезлек нигезен җимерделәр.
«Мәмләкәтнең идарәсе, мәзһәб, дин һәм милләт аермасына карамастан, бөтен халык кулында булырга тиеш!» дигән большевиклар, беренче көнне үк бөтен халык тарафыннан сайланган Учред. собранияне гаскәр көче берлә куып, бөтен дәүләтнең идарәсен нәзари төстә – коммунист фиркасенә, гамәли рәвештә берничә кешедән торган «политбюро» дигән оешманың диктатурасына тапшырдылар. Бүген СССРда бөтен эшнең хуҗасы – фирканең рәисе Сталин3. Дөньяның һичбер йирендә, тарихның һичбер вакытында иң көчле һәм иң залим патшаларның кулында да җыела алмаган көч – СССРның йөз миллионлы халкының җаны-тәне берлә уйнау көче – Сталин кулына җыелган. Ул – бүген фиргавен һәм нәмрудлардан4 да көчле бер кызыл фиргавен.
Авыл халкы, йир-су бирелүгә башка, үз хуҗалыгын үзе ясау эше кулына тапшырылачагы, үз йирен үзе теләгәнчә игәчәге-чәчәге вәгъдә ителгән авыл халкы бүген ни хәлдә? Аның тырыш баласы «кулак» дип таланды, кешелек хакыннан мәхрүм ителеп, Боз диңгезе буена сөрелде. Аның йире-суы, малы-туары алынып, үзе элеккеге «крепостной» кебек иттерелеп, колхозга беркетелде. Ул хайван кебек тормыш берлә көн-төн хәзинәгә эшләргә мәҗбүр ителде. Аның иккән игенен туйганчы ашарга, үз тавыгының йомыркасын, үз сыерының сөтен баласына ашатырга хакы калмады. Бүген ул үзенең 160 сум булган игенен эшкә ярамаган акчага – 160 тиенгә сатарга мәҗбүр ителде. Гасырлар буе «ирек!» дип тартышкан авыл халкы йирсезләндерелде, ирексезләндерелде.
«Без – пролетариат фиркасе, без эшчегә оҗмах ясыйбыз!» дип йөрүче большевиклар шул унбиш елда эшчене нинди хәлгә китерделәр? Патша заманында да үзенең оешмасы булган, эш ташларга хакы булган, теләсә нинди эш алырга ихтыяры булган эшченең бу көнге көндә эш сайларга да, эш ташларга да, үзенең файдасын күзәткән бер оешма ясарга да хакы юк. Аңа коммунистлыктан башка бер фиркагә керү-язылу түгел, аның берлә танышырга да хакы юк. Патша заманында мәмләкәтнең бөтен сәясәтендә зур роль уйный алган эшче – бүген, «Эшче-крестьян хөкүмәте»нең корылуына 15 ел тулган көндә, әмер берлә «Интернационал» җырлаучы, әмер берлә «Госплан»ның һичкемгә кирәге булмаган гигантларын ясаучы бер кол. Ул – хуҗаларының кәефе өчен «Интернационал»ны кәефле җырларга мәҗбүр бер лашманчы.
Бәлки, Ленинның шулкадәр зур вәгъдәләре берлә ныгытылган милләтләрнең хәле яхшыдыр? Бәлки, алар шул унбиш ел эчендә үзләренең патшалар заманында алган яраларын төзәтә алганнардыр? Хәтта Русиядән аерылып, үз башларына мөстәкыйль дәүләт булып торырга кадәр хак вәгъдә ителгән рус булмаган милләтләр берлә большевиклар ничек мөгамәлә иттеләр? Моны хәзер белмәгән кеше юк. Большевикларның идарәне үз кулларына алуларына ярты ел үтмәде, алар бөтен рус кара көчен җыеп, Кырым татарларының дәүләтен җимереп ташладылар5. Никадәр гөнаһсыз татарларның канын түктеләр. Аның артыннан Төркестан, Хоканд хөкүмәтләрен җимерделәр. Берничә айдан соң Идел-Уралның гаскәри, мәдәни идарәләрен матрос мылтыгы берлә тараттылар. Украинаны канга буяп, аның яшь байрагын аяк астына салып таптадылар. Ике ел үтмәде, Гөрҗестан, Азәрбайҗан, Шимали Кавказ һәм әрмәнстанны җимереп чыктылар. Боларның барында да милли, мәдәни, гыйльми һәм дини оешмалар бетерелеп, аларның хезмәтчеләре йә кылычтан кичерелде, йә сөргенгә сөрелде.
Большевиклар моның берлә генә калмадылар. Алар үзләренең милли дәүләтләрен корып өлгергән Финляндия, Эстония, Латвия һәм Ләһстанга да һөҗүм итеп, аларны да таларга тырыштылар. Җиңелү берлә генә алар кире китәргә мәҗбүр булдылар. Бу җиңелүдән соң алар сугыш өчен гаскәрләрен көчлеләндерергә һәм киләчәктә дә адәм баласын үтерә торган кораллар хәзерләргә керештеләр. Моның берлә алар үзләренең «Солых телибез, сугышка каршы сугыш ачабыз!» дигән сүзләренең кыйммәте ни булганын ачык күрсәттеләр.
Унбиш еллык большевик патшалыгының якүнен чыгарганда, без бүген СССРда дөньяда һичбер тиңе булмаган җәбергә корылган берничә кешенең диктатурасын күрәбез. Шуны яшәтер өчен халыкның иң әхлаксыз сыйныфыннан төзелгән ярты миллион ГПУ жандармын һәм шулар берлә идарәне алып баруын күрәмез. Йөз миллионлы мәмләкәтнең мәзһәб, дин һәм милләт аермыйча, хәерчелектә, ачлыкта нигезләнгәнен күрәмез. Мәмләкәтнең яртысын тәшкил иткән, рус булмаган милләтләрнең бөтен хокукларыннан мәхрүм ителеп, ибтидаи мәктәптә баласына укыта торган шигырьне сайларга да хаклары юк икәнлегенә очрыйбыз. Бүген 15 еллык бәйрәмен итә торган бу дәүләтнең чын мәгънәсе берлә ”милләтләр хәбесханәсе” икәнен һәм большевик фиркасенең дә шуның каравылчылары икәнен күреп торамыз. Бүген большевиклар үзләренең җиңү бәйрәмнәрен иткәндә, без үз халкымызның аһ-зарын, ачлыктан, суыклыктан ыңгырашуын, сыкрашуын ишетәмез. Без меңнәрчә халкымызның ГПУ төрмәләрендә изелүләрен, меңнәрчә кардәшләремезнең Соловкиның суык бозларында каткан башларын, милләттәшләремезнең агызган кан дәрьяларын күрәмез.
Шул кан дәрьялары, шул аһ-зарлар аркылы караганда, безгә бу 15 еллык бәйрәм алдаучылыкның һәм ялганчылыкның хөкем сөрүенә 15 ел тулу дигән сүз генә. Анда ишетелгән бу «ура!»лар һәм «яшәсен!»нәр – шуның хөрмәтенә әйтелгән сүзләр һәм шуңа гына булган догалар. Ялганчылык урыны берлә шактый озын яши алса да, аңа гына таянган бер идарәнең озак яшәгәне һичбер йирдә күрелгән бернәрсә түгел. «Ялганчы шәме ястүгә кадәр янар» дигәнчә, аның надан халыкны ышандыру көче дә янып бетәчәк. Аңа гына таянган дәүләт машинасы да, караңгылык эчендә туктап, аптырап калачак. Большевиклар гына бу кагыйдәдән читтә калмаячаклар. Аларның да ястүе җиткән, аларның шәме дә бүген-иртә сүнәчәк.
Искәртмәләр һәм аңлатмалар:
Ялганчылыкның 15 еллык бәйрәме. “Яңа милли юл» журналының 1932 елгы 12 нчы (декабрь) санында «Гаяз Исхакый» имзасы белән басылган. Текст шуннан алынды.
1 (Ленинның шәрекъ милләтләренә мөрәҗәгате!) – сүз РСФСР Халык Комиссарлары Советының Россиянең һәм Көнчыгышның мөселман хезмәт ияләренә 1917 елгы 20 ноябре мөрәҗәгате турында бара булса кирәк.
2 Парийләре – Һиндстандагы түбән каста кешеләре.
3 Сталин – Иосиф Виссарионович Сталин (Джугашвили 1879–1953), совет дәүләт һәм партия эшлеклесе.
4 Нәмруд – борынгы Бабил хөкемдарларының исеме.
5Кырым татарларының дәүләтен җимереп ташладылар – 1918–1920 елларда ярым мөстәкыйль Кырым җөмһүрияте, 1921 елда РСФСР составында Кырым АССР оештырыла, 1945 елда автономия юкка чыгарыла.
Имтиязларны – өстенлекләрне.
Мәзһәб – дини юнәлеш.
Хәмиятеннән – саклаудан.
Гөруһның – төркемнең.
Имтиязлы – өстенлекле.
Якүнен – нәтиҗәсен.
Мәзһәб – бара торган юл.
Ибтидаи – башлангыч.
Хәбесханәсе – төрмәсе, зинданы.
Чыганак: Исхакый Г. Әсәрләр. 10 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2013. Б. 385-390.