Кобе шәһәре – Япониянең санагать (индустрия) мәркәзе Осака шәһәренең портыдыр. Һавасы уртача, йир селкенүләр бик аз була торган урынга корылганга, Осаканың базары берлә алу-сату мөнәсәбәте булган әҗнәбиләр күбрәк бу шәһәрдә торалар. Вә әҗнәби конторларының иң күбесе Кобе шәһәрендә йирләшкәндер. Мөселман илләреннән, хосусән Һиндстан, Җава, гарәп илләренең сатучылары да, Осаканың малын алып илләренә озатучылар да Кобеда торуны ихтыяр итәләр. Шуңарга күрә японнарның ислам дөньясы берлә сату-алу мөнәсәбәтләре арткан кадәре, Кобеда алучы-сатучы мөселманнары да арта киләдер. Ләкин бу мөселманнар, төрле милләттән вә саннары аз булганга, монда элек таркау тормыш берлә яшәгәннәр вә мәхәллә оештыра алмаганнар. Большевик золымыннан качып чыккан Идел-Урал төрекләре Кобеда йирләшкәч кенә, Кобеда ислам мәхәлләсе төзелә. Җомга намазлары, тәравих намазлары укыр өчен бер өй иҗарәгә алына вә мәктәп корылып, төрек-татар балаларының укытулары милли-дини тәрбияләре юлына куела. Беренче елларда имамәт вазифасын элеккеге Буби имамы Габдрахман әфәнде Кәрими1 үтәп килә, ул хасталыгы сәбәпле истигъфа иткәч, мәхәллә Мәдъяр хәзрәт Шәмгунины2 имам итеп дәгъвәт итә; җомгалар, гаедләргә башка илләрнең мөселманнары, хосусән һиндлы, җавалы вә гарәпләр, төрек-татар мәхәлләсенең фәкыйрь өенә килеп тулалар вә арада-сырада мәсҗед салу сүзләре дә сөйләнә. Ләкин төрек-татар мөһаҗирләре, большевиклардан тәмамән таланып, фәкыйрьләнеп чыккан булганга, бу эшкә үзләре генә башларга җәсарәт итә алмыйлар. 1927 елларда һиндстанлы Әхмәд әфәнде вә Мөхәммәдгабделкәрим Боҗия (Bochia)3 әфәнделәр берлә имам Габдррахман Кәрими әфәнделәр бу хәерле эшкә нигез салырга ният итәләр. Вә берничә мәртәбә һиндстанлы мөселманнар берлә Идел-Урал мөселманнарының уртак киңәшләреннән соң 1928 елда рәсмән Кобеда мәсҗед салу комитәсе төзергә муафикъ булалар вә бу комитәне Япон мөәссәсәләреннән тасдыйк иттереп иганә җыярга керешәләр вә, икенче яктан, 1929 елда Япон хөкүмәтеннән рәсми мөсагадә сорап мөрәҗәгать итәләр. Комитәнең рәислегенә һиндстанлы мөселманнардан Мөхәммәдгабделкәрим Боҗия, хәзинәдарлыкка борадәран Габделкәримнәрдән Габделсаттар вә Бәк әфәнделәр (һинд мөселманнары) сәркятибләр итеп, Әхмәд әфәнде (һиндлы) вә төрек-татарлардан Габдулла Гаффар әфәнде4 вә әгъзалар итеп, ике тарафтан да бик күп могтәбәр мөселманнар сайланалар. Бу Япониядә беренче мәсҗед булганга, рөхсәт алу эшләре озынга тартыла. Ләкин мәсҗедкә иганә туплау һиндстанлы кардәшләрнең, хосусән рәис Мөхәммәдгабделкәрим Боҗия әфәнденең тырышлыгы аркасында бик һәйбәт бара. Калькутталы Фирүзәтдин әфәнде5 берничә ел эчендә 33365 йен, Габделкәрим борадәраннар 12000 йен, Әхмәд Ибраһим борадәраннар 4000 йен, Вәли Нурмөхәммәд6 2000 йен, Рәхман Мөхәммәтҗан 2000 йен, Габделхаҗи Әйшаг 2500 йен, төрек-татар мөһаҗирләре берничә меңнәр бирәләр. Шулай итеп, алты ел эчендә 70000 йен кадәр иганә туплана вә мәсҗед бинасына бик чынлап керешергә имкян туа. Әүвәлән Кобеның иң зур урамында һәм дә иң күренешле йирендә урын сатып алына вә рөх-сәтне кызуландырырга керешелә. 1934 ел ноябрь аенда Кобе шәһәрендә мәсҗед салынырга Япон хөкүмәтеннән мөсагадә алына. Икенче яктан, төрле йорт салу конторлары берлә сатулашып, Япониянең йорт салуда иң могтәбәр, иң ышанычлы фирмаларыннан «Такэнагагуа компани»сенә7 50000 йенгә мәсҗедне салырга бирелә. 1935 елның апрель аенда мәсҗедне тәмамлау шарт ителә. Вә шуның беренче нигез салу мәҗлесе 30 ноябрь, 1934 ел җомга көнгә тәгъйин ителә. Япониядәге беренче мәсҗедне салу бөтен дөнья мөселманнары өчен дә, Япония өчен дә тарихи бер эш булганга, нигез салу мәҗлесен күркәм вә тантаналы рәвештә үткәрергә карар бирелеп, Кобедагы бөтен мөселманнарның җыелышы ясалып, аерым бер комиссион төзелә вә шул комиссионга һиндлы Тәрабгали әфәнде (рәис), идел-ураллы Габдулла әфәнде Гаффар (сәркятиб), Бәшир әфәнде (хәзинәдар), һиндлы мөселманнардан Рама әфәнде, Машир әфәнде, Мөхәммәд әфәнде, идел-ураллылардан Газиз Гали, Хөсәен Алтыш8, Мидхәт Әгерҗи9 әфәнделәр әгъза сайланалар. Мәҗлес хәзерлеге башлана. 30 ноябрь җомга көн мәҗлесенә Япониядәге төрек сәфарәте, Иран сәфарәте, Мисыр консул- лыгы әрбабе берлә бик күп япон олуглары чакырыла. Мәҗлескә мөселман вә гайре мөселманнар дүрт йөз кадәр кунак тәшриф итәләр. Шулар арасында Токиодан махсус килгән Әфганстан сәфире Хәбибуллаҗан Хәрами берлә Кобеның Мисыр консуллыгы Мәхмүд Фәвзи бәк10 могавине Фәррах берлә булыналар. Кобе шәһәренең бәләдия рәисе берлә Кобеның бик олуг мәэмүрләре, гәзитәчеләре, радиочылары, Шәрекъ берлә кызыксынучы галимнәре ике йөздән артыклап хәзер булалар. Ислам-Шәрекъ дөньясы мөтәхассыйс профессор Окубо11, яшь галим Кубаяш Шаннар12 махсус Токиодан килеп мәҗлескә иштиракь итәләр. Мәҗлес сәгать 3 тә Тәрабгали әфәнде тарафыннан ачыла. Вә Тәрабгали әфәнде Коръән укый. Икенче буларак мәҗлес салу комитәсенең рәисе Габделкәрим Боҗия әфәнде урдуча нотык сөйли. Аның нотыгын һиндлы кятиб Мәхмүд әфәнде инглизчәгә, кятиб Габдулла әфәнде Гаффар төрекчәгә тәрҗемә итәләр. Моннан соң рәис Мөхәммәтгабделкәрим әфәнде тарафыннан беренче таш салу мәрасиме иҗра ителә. Имам Мәдъяр хәзрәт Коръән укып, ислам нурының Япониядә таралуына вә ислам дөньясы берлә япон дөньясының дустлыгы дәвам итүгә дога кылына. Моннан соң Мисыр консулы Мәхмүд Фәүзи бәк тәбрик нотыгы сөйли вә үзеннән мәсҗед өчен 200 йен иганә кыла. Әфганстан сәфире Хәбибуллаҗан тәбрик итеп, 500 йен иганә бирә. Һиндстанлы Хөршид бәк (Фирүзәтдин бәкнең вәкиле) нотык сөйли. Алардан соң Габдрахман әфәнде Кәрим, Габдрахман әфәнде Мостафалар, Мәдъяр хәзрәт Шәмгуни төрекчә нотык сөйлиләр. Боларның нотыклары профессор Окубо тарафыннан япончага тәрҗемә ителә. Иң соңыннан профессор Окубо сан бу җамигъның әһәмиятен, исламның хәзерге хәлен бик һәйбәтләп япон кунакларга аңлатты. Сүрияле ислами гарәп Габдрахим әфәнденең инглизчә нотыгыннан соң килгән тәбрик телеграммалары, мәктүбләре укыла. Болар арасында Иран сәфарәте, төрек атташе милитаренең телеграммалары, төрле Идел-Урал җәмгыятьләреннән килгән 50 ләп телеграммалар, Һиндстан, Җавадан килгән бик күп телеграммалар алкышлар эчендә укыла. Кунакларга чәй зыяфәте бирелә. Мәҗлес бик зур рух күтәренкелеге астында үтә. Бөтен кунакларга бик зур тәэсир калдыра. Мәҗлестә булганнарга мәсҗеднең фотографы һәм дә мәҗлес комитәсенең эшләренең тарихы инглизчәдә таратыла вә шуның берлә Кобе мәсҗеденең беренче таш салу мәрасиме ябыла. Мәсҗед бик матур иттереп там мәгънәсендә шәрекъ ысулында эшләнәчәк. Үзе өч катлы булып, астагы кат зур зал рәвешендә төрле-төрле җәмәгать җыелышларына хәзер ителәчәк. Икенче каты мәсҗед булачак. Моның өстенә сәндерә берлә хатыннарга аерым урын аерылачак вә ике манаралы булып, тәхминән мең кешене эченә ала беләчәк. Моңарга башка шул йортта ук махсус мәктәп өчен аеры бер бина да салынадыр. Бу бинаның өске каты алты сыйныфлык, йөз бала сыярлык мәктәп булачак. Асткы каты мәхәллә имамына, мөгаллимнәргә, мосафирга торачак йир булачак. Мәсҗеднең ачылуы май аенда булачак дип тәхмин ителәдер. Мәктәп көздән ачылачак. Моңарга башка мәсҗед комитәсе мәсҗед-мәктәпнең тәэмине өчен вәкыф йортлар салу фикере берлә вә шуларга иганә туплау берлә мәшгульдер. Мәсҗеднең мөтәвәллиләре бу көнге көндә Мөхәммәдгабделкәрим әфәнде Боҗия, Фирүзәтдин әфәнде, Бәк әфәнде, Әхмәд әфәнде (һиндлылар) вә идел-ураллылардан Мәдъяр хәзрәт Шәмгуни, хаҗи Гыйсмәтулла Әгерҗи, Габдулла Гаффар әфәнделәрдән гыйбарәттер. Япониядә беренче мәсҗеднең салына башлавы япон матбугатында фәүкылгадә зур әһәмият берлә каршылашты, бик күп мәкаләләр язылды. Радио ике көн шул вакыйганы тыңлаучыларына таратты. Хәзер Япония мөселманнары зур дәрд берлә мәсҗеднең тәмам булуын көтеп торалар вә мәсҗеднең салынуына хезмәт иткән бөтен мөселманнарга, хосусән һиндлы Габделкәрим әфәнде берлә идел-ураллы Габдулла Гаффар әфәнделәргә бик рәхмәтләр укыйлар.
Хакыйкатән, Япониядәге беренче җамигъның салынуы, зур мәшәкатьләрне кичеп бу дәрәҗәгә ирешүе һиндстанлы әһле хәйратның иганәләренә, комитә әгъзаларының барысының да армый-талмый эшләүләренә, хосусән рәис Мөхәммәдгабделкәрим Боҗия әфәнде берлә идел-ураллы сәркятиб Габдулла Гаффар әфәнделәрнең алты ел бербуйдан иткән хезмәтләренә вә яңа кятиб Гомәр әфәнденең тырышлыгына бурычлыдыр. Бу әфәнделәргә никадәр рәхмәт укысак та аздыр. Боларның дини хезмәтләре бик озакка кадәр хөрмәт берлә яд ителәчәк вә Япониягә киләчәк һәрбер мөселман тарафыннан һәрвакыт исемләре дога берлә хәтерләнәчәктер.
Искәртмәләр һәм аңлатмалар:
Әҗнәбиләр – чит ил кешеләре.
Җава – Ява.
Тәравих намазлары – уразада кич белән укыла торган намаз.
Иҗарәгә – вакытлы файдалануга.
Имамәт – имамлык.
Истигъфа иткәч – эштән киткәч.
Дәгъвәт итә – чакыра.
Җәсарәт – батырчылык.
Рәсмән – рәсми рәвештә.
Муафикъ булалар – кирәк табалар.
Мөәссәсәләреннән тасдыйк иттереп – оешмаларыннан раслатып.
Мөсагадә – монда: ярдәм.
Хәзинәдарлыкка – казначылыкка.
Сәфарәте – илчелеге.
Әрбабе – әһелләре.
Тәшриф итәләр – киләләр.
Могавине – урынбасары.
Бәләдия – муниципалитет.
Мәэмүрләре – җитәкчеләре, чиновниклары.
Мөтәхассыйс – белгеч.
Иштиракь итәләр – катнашалар.
Мәрасиме иҗра ителә – тантанасы үткәрелә.
Сан – әфәнде, галиҗәнап.
Ислами гарәп – гарәп исламы.
Атташе милитаренең – хәрби атташеның.
Зыяфәте – сые.
Там – тулы.
Тәхминән – чама белән, якынча.
Вәкыф – туктап тору өчен.
Мөтәвәллиләре – мәчет, мәдрәсә эшләрен башкаручы кешеләре.
«Яңа милли юл» журналының 1935 елгы 3 нче санында «Гаяз» имзасы белән басылган. Язылу урыны һәм вакыты итеп «Кобе, декабрь, 1934» күрсәтелгән. Текст шуннан алынды.
1 Буби имамы Габдрахман әфәнде Кәрими – Кәрими Габдрахман «Буби» мәдрәсәсендә белем ала, 20 нче елларда Кобе мәхәлләсендә имамлык вазифаларын башкара, Кобе мәчетен салуда төп иганәче була. 1934 елның 9–12 маенда узган Япониядәге төрек-татарларның Беренче корылтае делегаты һәм Идел-Урал төрек-татар җәмгыяте әгъзасы.
2 Мәдъяр хәзрәт Шәмгуни – аның турында тулырак мәгълүматны «Япониядә төрек-татарларның беренче корылтае» мәкаләсенә язылган 305 биттәге искәрмәдән карагыз.
3 1927 елларда һиндстанлы Әхмәд әфәнде вә Мөхәммәдгабделкәрим Боҗия (Bochiа) – Әхмәд әфәнде – Һиндстан сәүдәгәре, М.Боҗия белән Кобеда мәчет салуны оештырып җибәрүчеләрнең берсе. Кобе ислам комитеты һәм мәчет төзелеше буенча секретарь. Мәчет фондына җыелган акча җитмәслеген аңлап, ул һинд мөселманнарыннан өстәмә акча туплар өчен туган иленә юл ала. Боҗия Мөхәммәдгабделкәрим (1886–1936), пакыстанлы сәүдәгәр. Япониягә 1928 елда килә һәм мәчет салу буенча шәһәр ислам комитеты төзи. «Яңа милли юл» журналының 1936 елгы 9 нчы санында: «Кобе ислам мәхәлләсендә 8 ел рәис булып хезмәт итү өстенә Кобедагы ислам җәмгыятен төзүче, Япониянең Кобе шәһәрендә беренче мәсҗеднең һәм ислам мәктәбенең нигез ташын салучы, чын ислам мөхибе, Кобе ислам мәхәлләсенең иң хөрмәтле әгъзасы, һиндстанлы кардәшләребездән Мөхәммәдгабделкәрим Боҗия әфәнде, 5–6 көн генә каты сырхаулаганнан соң, 21 июльдә вафат булды, яше илледә иде», – дип язылган.
4 Габдулла Гаффар әфәнде – Кобе мәчете төзелешендә актив катнашкан һинд мөселманнары белән төрек-татарлар арасында арадашлыкны башкара һәм Кобе мәчетен салу буенча секретарьлык вазифасын алып бара. 1934 елның 9–12 маенда Кобеда һәм 1935 елның 4–14 февралендә Мукденда уздырылган Ерак Шәрекъ Идел-Урал төрек-татар корылтае делегаты. Соңгысында нәшрият коми-тетына әгъза итеп сайлана. 1937 елның 15 сентябрендә хатыны Мөхимә белән балалары Касыйм һәм Рабиганы алып Төркиягә күчеп китә.
5 Калькутталы Фирүзәтдин әфәнде – Кобе мәчете төзелешендә төп спонсорларның берсе (мәчет фондына 39 мең йен акча тапшыра), 1935 елның 2 августында ачылган мәчетнең тантаналы җыелышын алып баручы.
6 Вәли Нурмөхәммәд – Нурмөхәммәд Вәли Кобе мәчетен салуда актив катнаша (төп иганәчеләрнең берсе). Мәчет төзелешенә 2,5 мең йен акча тапшыра. Аңа төзелеш эшләрен контрольдә тоту бурычы да йөкләнә.
7 …Япониянең йорт салуда … иң ышанычлы фирмаларыннан «Такэнагагуа» компаниясенә… – Япония императорыннан рөхсәт алыну белән, мәчетне проектлауга Сувага (Suwaga) компаниясе алына; төзелеш эшен 1934 елның апрелендә «Такэноко» төзелеш компаниясе башлап җибәрә.
8 Хөсәен Алтыш – тумышы белән Пенза ягыннан. 1934 елның 9–12 маенда Кобеда уздырылган Идел-Урал төрек-татар корылтае делегаты (анда Үзәк идарәгә сайлана). 1935 елның 4–14 февралендә Мукденда үткән Беренче Ерак Шәрекъ Идел-Урал төрек-татарлары гомум корылтае делегаты һәм Үзәк идарәнең нәшрият комитеты әгъзасы (1938 елның 26 июнендә үлә).
9 Мидхәт Әгерҗи – Кобе мәхәлләсе әгъзасы.
10 Мисыр консулы Мәхмүд Фәвзи бәк – Берләшкән Гарәп Республикасы дипломаты (1900 елда туган), Каһирә, Ливерпуль, Рим һәм АКШның Колумбия университетларында югары белем ала. 1926 елда Римдагы Мисыр консуллыгында, 1929–1936 елларда Япониядә консул вазифаларын башкара.
11 Профессор Окубо – Окубо Кочи (Окубо Коджо), Комазава университеты профессоры, тюрколог. Япониядә яшәүче төрек-татар арасында мәдәни тормышта актив катнаша, Идел-Урал төрек-татарлары мәдәнияте җәмгыятьләрен оештыруда, Кобеда узган Япония Идел-Урал төрек-татарлары корылтаенда тәрҗемәче вазифасын үти. Аның «Ислам дәүләтләрендә тәдбиләт» исемле китабы бар. Үзлегеннән төрек һәм татар телен өйрәнгән Окубо бу китабында төрки һәм ислам дөньясы хакында киң мәгълүмат бирү белән янәшәдә төрки һәм мөселман дөньясының күренекле шәхесләре Мөхәммәдәмин Рәсүлзадә, Җәгъфәр Сәедәхмәд, Мостафа Чокай, Гаяз Исхакый, Йосыф Акчура, Исмәгыйль Гаспралы, Шиһабетдин Мәрҗани, Габдулла Тукайның тәрҗемәи хәлләрен дә тәкъдим итә. Н.Дәүләт аның төрек-татарлар, аеруча Г.Исхакый өстеннән күзәтчелек итү өчен японнар тарафыннан җибәрелгән шымчы түгелме икән дигән шиген дә белдерә. Ул: «Япониянең төрле төбәкләрендә татарларның үткәрелгән тантаналарында төшерелгән фотоларда, Г.Исхакыйның Токио һәм Нагояда катнашкан бөтен җыелышларында профессор Якуб Окубоның да булуы дикъкатьне җәлеп итә. Ул үзе Япониянең беренче тюркологы дип санала; төрек һәм татарча әйбәт белә торган булган. Аңар карамастан аның Г.Исхакыйның катнашкан бөтен җыелышларда катнашуын йә япон галиме, яки аның япон күзләү оешмасының Исхакыйны күзәтү өчен җибәргән булуы белән аңлатырга мөмкин», – дип яза. 1935 елның 4–14 февралендә Мукденда узган Беренче Ерак Шәрекъ гомум корылтаенда Окубо санны Г.Исхакый тәкъдиме буенча җәмгыятьнең хөрмәтле әгъзасы итеп сайлыйлар. («Яңа милли юл». 1935. 5).
12 Кубаеш Шаннар – Кобаяш, яшь тюрколог, Токиодан.
* У с м а н о в а Л.Р. Первые мечты в Японии // Эхо веков. 2005. № 2. С. 118–119.
Мөхибе – дусты.
Тәдбиләт – үзгәрешләр.
Чыганак: Исхакый Г. Әсәрләр. 11 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2011. Б. 41-45.