Яңа Төркия

Безнең Идел буе төрек-татары, үзе төрек углы төрек булганга, Төркиягә эченнән бик багланган вә Төркиягә үзенең агасының йорты кебек карый иде. Вә һәрбер авыр хәлендә Төркиядән ярдәм көтә иде. Вә һәрбер төрле үзенең милли дәрде, милли кайгы-сын Төркиядә белдерергә тырыша вә Төркиядән юлбашчылык көтә иде. Бу багланыш кардәш бер төрек кабиләсенең икенче бер кардәшне якын күрү, аңарга уңышлык теләү төсендә бер хисси мөнәсәбәтеннән башланган булса да, Казан ханлыгы вакытында багланыш сәяси бер төс тә алып китәдер. Ул вакытта Төркиянең химаясендәге Кырым иленең шаһзадәсе Мөхәммәдгәрәй, Сәхибгәрәйләр Казан тәхетенә утыргач1 та, Идел буеның мәчетләрендә төрек солтаннарының исеменә хотбә укыладыр. Вә төрек солтаннары Казан халкының авыр көннәрендә ярдәм сорап мөрәҗәгать итә торган юксәк мәкаме булып киләдер. Ул вакытлар Кырым ханлыгы аша Төркия, хакыйкатән дә, Идел буе төрегенә төрле-төрле гаскәри ярдәмнәр дә булынадыр. Сөләйман Кануни2 дәверендә Казан белән Әстерханны руслардан кайтарып алыр өчен Кырым ханы Дәүләтгәрәй3 командасында гаскәр дә күндереләдер. Вә Кырым ханы Дәүләтгәрәй Иван Грозныйга Казан белән Әстерханны кайтару хакында бик каты шул тәүсия дә, ультиматум да күндерәдер. «Казан вә Әстерхан өчен һәр шәйне якуйур4, һәр шәйне мугу идәйүрем. Дөньяның бөтен зәнгинлеге нәзарымда бер төз кеби калуйур. Бән сиңа киттем. Сине ирадым. Синең Москва шәһәрене якдым. Синең таҗыңны, башыңны куярмак эстәдем. Фәкать сән күренмәдең, мөхарәбәне кабул итмәдең. Вәхалән кәндиге Москваның чары дия игъланда җәсарәт күстәрийүрсең! Әгәр бер барча хәяң улса, килерүбеземлә мөхарәбә идарәсең. Беземлә самими вә дуст уларак эстәрмисең? (Казан) вә (Әстерханны) игадә ит. Әгәр бәңа ялңыз парә күндермәк әстәйүрсәң, бөтен дөньяның сәүрәтенә малик улсаң, бу файдасыздыр. Бәнем эстәдәкем Казан вә Әстер-хандыр. Синең дәүләтнең юлларына киленчә, бән унлары күрдем һәм билийүрем». (Бу мәктүб французларның мәшһүр тарихчыларыннан Рамбоның5 сәяси вә әдәби мәҗмугасының 17 апрель, 1875 тарихлы сахәсендәге «Кырым татарлары» мәкаләсеннән алынды.)

Ләкин Төркия белән Кырым арасындагы мөнәсәбәт һәрвакыт вәзирләрнең йә башка зурраграк пашаларның алмашынуы белән үзгәреп торганга, Төркиянең бу сәясәте дәвамлы булмыйдыр. Вә моннан соң Казан, Әстерханны коткарырга бик уңайлы форсатлар булса да (мәсәлән, Рюрик сөляләсе өзелеп, Русиядә башбаштаклык сөргән дәвердә6, 1599–1613), Төркия үзенең эчке яки тышкы эшләре белән мәшгуль булып, билфигыль Идел-Уралның руслардан коткарылуында яңа адымнар атлый алмады. Ләкин бу әүвәлгеләре дә халыкның күңелендә бик тирән эз калдырганга, безнең халык Төркиягә һаман үзенең хамисе кебек карап киләдер вә бөтен авырлыгын да Төркиядән мәдәд көтәдер вә, һичбер төрле русларның золымнарына чыдый алмаса, Төркиягә күчеп китәдер. Бу әхвәле рухияне руслар да бик яхшы ук белгәнгә, алар да үз тарафларын – Идел-Урал төрек-татарын – Төркиядән генә түгел, Төркиянең төреклегеннән ераклаштырырга бик зур иҗтиһад сарыф иткәннәр. Төркиядә укып кайткан яшьләребезгә имам булырга, мөгаллим булырга рөхсәт итмәделәр. Төркиядә басылган дәреслекләрне мәнгы итүләр, Төркиядән керә торган гәзитә, мәҗмугаләргә әллә никадәр кысынкылык, тыюлар, хәтта Төркия аша хаҗга баручы хаҗиларыбызга патша паспорты бирүне авырлатулар – болар һәммәсе рус хөкүмәтенең Идел буе төркен Төркия төркенең гыйльми, мәдәни тормышыннан ерагайтыр өчен эшләнгән эшләрдер. Столыпин хөкүмәте7 Идел буе төрек-татар мәктәпләрендә уку-укытуны бөтен төрек дөньясы өчен уртак булган гарәп әлифбасын ташлатып, миссионер Ильминский тарафыннан керәшеннәр өчен ясалган русча әлифбаны8 кабул иттерүе 1906 елда мәҗбүри итеп игълан итүе дә шул ук начар ният өчен эшләнгән эштер. Ләкин рус хөкүмәтенең мондый мәгънәсез тәдбире безнең халыкның эчен пошырса да, русның идарәсеннән күңелен суытса да, ике төрек иле арасындагы багланышны кыл кадәр дә киметә алмаган. Вә Идел-Урал төрек-татарының күңеленнән төреклек мәхәббәтен азайта алмаганнар. Дөнья сугышы башланганчы да Кавказ җәбһәсендә хезмәтендә булган татар солдатларын, офицерларын бик кызулап икенче фронтка күчерүләр, сугыш вакытында Идел-Урал төрек матбугатында Төркия хакында язуны мәнгы итүләр бу хиснең никадәр реаль бер куәт булганына дәлилдер. Бөтен Русия Төркиянең иткән кардәшлек ярдәме аркасында, Русиягә әсир төшкән бик күп меңнәр төрек әсирләрен Себернең суыгында9 ачлыктан, туңудан сакланып калулары вә Германиягә әсир төшкән татарларның, аерым алайлар корып, Төркиягә ярдәмгә барулары – безнең халыктагы төреклек хисенең ни дәрәҗә куәтле булганына аяклы дәлилләрдер. Бүгенге көндә дә Совет золымыннан йөдәгән милләттәшләребезнең йөзләп-йөзләп Төркиягә чыгарга ашкынулары, авыллар-авыллар белән Төркиягә күчеп китәбез дип прошенияләр биреп йөрүләре вә, һичбер имкяннән файдаланып, Төркиягә чыгарга тырышулары бу хиснең бүген дә бик зур бер куәт булуын күрсәтәдер. Мөһаҗәрәттәге Идел-Урал төрек-татарына килгәндә, аларның иң зур күпчелеге Төркиягә йирләшкәндер вә мөһаҗир яшьлегебезнең иң зур өлеше Төркия мәктәпләрендә тәхсил итмәктәдер. Борынгы Русиянең тәбәгаләре булган төрек өлкәләренең бөтен мөһаҗире, кайда гына яшәсә дә, кальбән Төркиягә баглангандыр вә Төркиянең тарихны төрекләштерү, телне саклаштыру хәрәкәтендә безнең Идел буе төрекләре шактый зур роль дә уйнап киләләр. Ләкин бу безнең сабикъ Русиянең тәбәгаләре арасындагы төреклек хисенең куәтле булуы, Русиянең элекке хуҗалары кара русларга охшамаган кебек, хәзерге хуҗалары большевикларга да һичбер охшамыйдыр. Алар да бу хакта ак руслардан алынган юллар белән үк сугышып киләләр. Төркия белән Совет хөкүмәте арасында мөнәсәбәт табигый рәвештә булса да, Русиягә француз, инглиз, нимес, поляк матбугаты кертелсә дә, төрек матбугатының керүен Совет хөкүмәте мәнгы итәдер. СССРдагы 35 миллионлы төрек халкының баласының-чагасының Төркия мәктәпләренә укырга баруына катгый киртә саладыр. Хәтта Төркиядән килгән һәр төрек сәяхне, гәзитәчесен, тарихчысын СССРда яшәүче төрек-татар белән мөнәсәбәткә керүдән тыядыр. Вә бу гыйлем әһелләренә дә Төркестан, Кавказ, Идел-Урал кебек төрек өлкәләренә сәяхәткә мөсагадә итмидер. Аның белән генә калмаенча, Совет Русиясенең хөкүмәт хисабына пропаганда ясаучы мөәссәсәләре бу төрек өлкәләрендә яки Төркия хакында, хосусән аның җитәкчесе Мостафа Кәмал паша хакында10, халыкның күңелен суындырыр өчен әллә никадәр ялган, ифтиралар таратадыр, яшь Төркияне бик ямьсез төстә күрсәтергә маташадыр. Большевик хөкүмәтенең СССРда яшәүче төрекләргә көчләп гарәп әлифбаларын алыштырылуы да шул Төркия белән баглый торган бер мәдәни хисне кисү өчен генә иде. Вә бүгенге көндә Совет Русиясендә латинчыларның бөтен шивәләр өчен аерым-аерым ясалган латин әлифбасын берләштерергә, уртак төрек әлифбасы ясарга теләүләренә Совет хөкүмәтенең каршы килүе Русиядә яшәүче төрекләр белән Төркия төрекләренең мәдәни якынлашуыннан куркудан гынадыр*.

Ерак Шәрекъ төрек-татар мөһаҗире, мәгаттәәссеф, Төркиядән вә төрек мөһаҗир матбугатының яшәгән, үскән Аурупадан бик озакта калган. Ерак Шәрекъ мөһаҗире үзеннән-үзе милли матбугат тудырырлык матди-мәгънәви көч ясый алмаган вә нәтиҗәдә рус матбугатының калдыгы-постыгы белән тәрбияләнеп килгән. Ерак Шәрекътагы русчылыкның күпчелеге төрек дошманлыгы белән сугарылган кара рус булганга вә бер өлеше төрек милләтчелегеннән курыккан кызыл рус булган безнең укучыларыбыз, мәгаттәәссеф, төреклекнең шул ике дошман көче арасында калганнар вә һичбер төрле иттереп яңа Төркия хакында вә төрекләр агымы хакында тугры мәгълүмат ала алмаганнар. Билгакес, Ерак Шәрекъка йирләшкән берничә милли провокаторыбыз үзләренең кара руслыкка иткән хезмәтләрен монда да дәвам иткәннәр вә яңа Төркиягә каршы беркатлы халык арасында әллә никадәр ялган хәбәрләр таратканнар. Бу эштә Корбангалиевнең иткән пылчыраклыкның иге-чиге юктыр. Токиода Төркиянең беренче илчесе Фоад бәк заманасында Габделхәй Корбангалиев сәяси бер шантаж яса-вы өчен Төркия сәфирәтеннән куылган вә, аңарга Төркия сәфирәтенең капкалары катгый иттереп ябылган булса да, үзенең гөнаһысыннан тәүбә йирендә шуннан соң яңа Төркияне пылчыратырга тотына. Халык арасында Төркиядә динсезлек икән, Төркиядә исламият бетерелгән, Төркиядә мәчетләр ябылган, Айя Суфия11 сатылган, фәлән дигән ялганнарны берсе артыннан берсен тарата вә шуларны кара вә кызыл рус матбугатында нәшер иттерергә вә Ерак Шәрекъта Төркиянең исемен вә яңа Төркияне тудыручы төрек каһарманнарын кимсетергә маташа.

Большевик пропагандасы эшләве өчен ислам дөньясында хөрмәтен югалткан вә Төркиядә полис каравында гына яши алган Габдерәшид Ибраһимов Токиога килеп Корбангалиев белән берләшкәч, бу төрек дошманлыгы пропагандасы тагы куеландырыла. Бик зур фидакарьлек, бик күп төрек шәһидләренең батырлыгы, каны белән кулда ителгән Төркиянең истикъбален саклап калу көненең ун еллыгы бәйрәмен (1933 ел, 28 октябрь) бөтен мөһаҗәрәтебез зур бәйрәм итеп эшләгәндә, Корбангалиев, Габдерәшид Ибраһимовлар шул Төркиянең кортылышының шул олуг көнен тәбриккә үзләре дә бармыйлар, башкаларны да бармаска котырталар. Токиога Төркиядән диңгез гыйлеме тәхсиленә килгән вә ниппоннарның зур даирәләрендә үзен бик сөйдергән бер төрек капитаны Шәүкәт бәк вафат иткәч12, аның җеназасын ниппоннар бик олуглап эшләсәләр дә, бу ике төрек дошманнары җеназага бармыйлар, вә мәчеттән җеназага бармаска халыкны өндиләр, вә аларның сүзенә карамыйча җеназага барган төрек-татар өстеннән Токио полисенә ялган донослар биреп, бу милләтчеләрне җәфалыйлар; бу эшләрне махсус иттереп, яңа Төркияне үзебезнең халкыбыз алдында гына түгел, ниппоннар алдында да ямьсез күрсәтер өчен эшлиләр. Бүгенге көндә Корбангалиев, ат азгыны тайга ияргән аның иярчене Габдерәшид Төркияне пылчырату, аңарга ифтира иткән мәкаләләр, язулар тарату белән мәшгуль булалар. Вә төрле-төрле сатлык рус гәзитәләрендә Төркиянең исемен пылчырата торган ялганнар яздыралар. Ник болар моны эшлиләр? Ник төрек дөньясының йөз бәбәге кебек бердәнбер вә мөстәкыйль дәүләтен кимсетергә тырышалар? Ник болар төреклек өчен иткән хезмәтләре бөтен дошманнарыбыз тарафыннан тәкъдир ителгән вә эшләре төрек тарихына гына түгел, дөнья тарихына кергән Мостафа Кәмал паша, Гыйсмәт пашаларның дәрәҗәсен төшерергә маташалар? Ник? Моның җавабы һәркемгә мәгълүм. Ләкин яңа Төркия ул, боларның өрүләренә карамастан, ул мөстәкыйль төрек дәүләте, аның башындагы олуг затлар бөтен төрек дөньясының хөрмәт иткән милли каһарманнары, яңа Төркия ул – төрек иле, анда рәсми тел – төрек теле, анда хаким фикер – төреклек фикере. Бөтен тирә-юньдәге дәүләтләре арасында аңар зур хөрмәт бирдергән. Аның гаскәре – төрек гаскәре. Кара диңгез – Атәләр диңгезендә саягылы урын тоткан бәхриясе – төрек флоты, аның мәктәбе – төрек мәктәбе; аның акчасы – төрек акчасы; дөньяның олуг-кечек милләтләре хөрмәт белән сәламли торган аның байрагы – төрек байрагы, ул – төрек иле, төрек йорты. Анда барган төрекләрне син татармы, мишәрме, башкортмы дип сорамыйлар. Анда: «Син – төрек углы, төрек йортына килдең», – дип, кардәшенчә каршы ала. Анда дин мөкаддәс урында, хөрмәтле йирендә, андагы һәрбер төрек ислам динендә, мөселман. Анда һәрбер ислам бәйрәме бәйрәм ителә. Һәрбер мәчет анда һәркемгә ачык. Һәрвакыт ачык. Ләкин анда дин белән сату итү, Коръән Шәрифне шәхси файдасына корал итү, Коръән исеме астына яшеренеп милләткә хыянәт итү мәнгы ителгән. Анда сату-алу, иген игү, тормыш коруда киң бер хөррият. Язу, сөйләү, җәмгыять төзүдә киң иреклек. Дөрес, Төркия хөкүмәте бүгенге көндә үзенең бөтен күршеләре белән солыхта-дустлыкта торган кебек, күршесе Совет Русиясе белән дә дустлыкта яши. Ләкин яңа Төркиянең сәясәте Балканнарда тынычлыкны саклау булганга, ул Балканның бөтен дәүләтләре белән дуст яшәгән кебек, Төркиянең истикълялен ватар өчен дүрт ел бербуйдан канлы сугышта булынган Юнанстан белән дә дустлык могаһәдәсе ясады13. Ул моннан 20 (егерме) ел гына элек үзенең бер өлеше булган Гыйрак белән дә күршелек-дустлык могаһәдәсен имза итте14. Шулай ук ул Совет хөкүмәте белән күршелек-дустлык могаһәдәсе төзеде. Ләкин коммунист пропагандасын Төркиядә бик каты мәнгы итте. Габдерәшид Ибраһимовның Төркиядә полис каравында торуы вә аннан качып китүе моның дөреслегенә дәлилдер.

Яңа Төркия мондагы берничә кара рус, кызыл рус агентларының акыру-бакырулары белән Төркиялектән чыкмаячактыр. Төркия – мөстәкыйль төрек иледер вә киләчәгендә дә мөстәкыйль төрек йорты булып калачактыр. Вә бөтен төрек баласының күз бәбәге кебек газиз бер мәмләкәт булып яшәячәкдер вә Ерак Шәрекъ төрек-татарының иң сөйгән, иң күрәсе килгән, яшисе килгән йорты булып калачактыр.

Искәртмәләр һәм аңлатмалар:

Химаясендәге – яклавындагы.

Юксәк мәкаме – югары урыны, югары органы.

Хакыйкатән дә – чыннан да.

Тәүсия – киңәш.

Һәр шәйне якуйур – һәрнәрсәне басып алырмын.

Һәр шәйне мугу идәйүрем – һәрнәрсәне яндырырмын.

Зәнгинлеге нәзарымда бер төз кеби – байлыгы карашымда бер нигез кебек.

Ирадым – теләдем.

Мөхарәбәне – сугышны.

Вәхалән кәндиге – хәзер дә үзеңне.

Чары – патшасы.

Җәсарәт – батырлык, кыюлык.

Эстәрмисең – теләмисең

Игадә ит – кире кайтар.

Дөньяның сәүрәтенә – дөнья кузгалышына, күтәрелешенә.

Сахәсендәге – битендәге.

Сөляләсе – династиясе, нәселе.

Хамисе – яклаучысы.

Мәдәд – ярдәм, булышлык.

Иҗтиһад – тырышлык.

Мәнгы итүләр – тыюлар, рөхсәт итмәүләр.

Тәдбире – чарасы.

Җәбһәсендә – фронтында.

Тәбәгаләре – гражданнары.

Кальбән – күңеленнән.

Сабикъ – әүвәлге.

Мөсагадә итмидер – мөмкинлек бирмидер.

Шивәләр – җирле сөйләмнәр.

Могаһәдәсе – килешүе, договоры.

* Соңгы елларда Совет Русиясендә гыйльми ният белән сәяхәт иткән бер төрек галименә бер совет түрәсе исерек вакытында: «Без сезнең латин әлифбасын кабул итәчәгегезне белгән булса идек, мөхәкъкакь үз илебездәге төрекләргә латин әлифбасын кабул иттермәгән булыр идек», – дигән. – Г.Исхакый искәр.

Билгакес – киресенчә.

Сәфирәтеннән – илчелегеннән.

Истикъбален – киләчәген.

Тәхсиленә – укырга, белем алырга.

Атәләр – утраулар.

Саягылы – хөрмәтле, игътибарлы.

Бәхриясе – флоты.

           «Милли байрак» газетасының 1936 елгы 16 гыйнвар санында «Гаяз Исхакый» имзасы белән басылган. Текст шуннан алынды.

            1 Мөхәммәдгәрәй, Сәхибгәрәйләр Казан тәхетенә утыргач… – Мөхәммәдгәрәй (? – 1523), 1915–1523 елларда Кырым ханы. Рус дәүләтенә каршы күп кенә сугышлар алып барган. 1521 елда Мәскәү кенәзе Василий тарафыннан куелган Казан ханы Шаһгалигә каршы заговор оештыра һәм абыйсы Сәхибгәрәйне хан итеп куюга ярдәм итә. 1524 елда Казан ханлыгыннан төшерелгәч, Сәхибгәрәй берникадәр вакыт Истанбулда яши. 1532 елдан Кырым ханы (1551 елда үтерелә).

            2 Сөләйман Кануни – Сөләйман I Кануни (1495–1566), 1520–1566 елларда төрек солтаны. Күп кенә яулап алу сугышлары алып бара. Ул идарә иткәндә, финанс һәм административ төзелеш, җир эшләре буенча кануннамәләр төзелә. Мәчетләр төзелешенә төп игътибарын юнәлтә.

            3 Кырым ханы Дәүләтгәрәй – Дәүләтгәрәй (? – 1577), 1551 елдан Кырым ханы, 1552 елда рус гаскәренең Казан ханлыгына һөҗүменә каршы поход оештыра. 1569 елда Әстерхан ханлыгын яклар өчен сугышта катнаша.

            4 «Казан вә Әстерхан өчен һәр шәйне якуйур…» – бу юллар төрек солтаны Сәлим II нең Кырым ханы Дәүләтгәрәй I гә һәм рус патшасы Иван IV кә 1571 елның 7 октябрендә язган хатыннан алынган. Анда Казан һәм Әстерхан шәһәрендә борынгыдан мөселманнар яшәве һәм алар Мәскәү баскынлыгыннан азат ителергә тиешлеге искәртелә. Әгәр дә куелган таләп кабул ителмәсә, ике дәүләт арасында дуслык һәм солых мөнәсәбәтләре туктатылачагы турында да сүз бара.

            5 …французларның мәшһүр тарихчыларыннан Рамбоның… – Альфред Рамбо (1842–1905), француз дәүләт эшлеклесе, тарихчы; 1895–1905 елларда сенатор, 1896–1898 елларда халык мәгарифе министры. Тарихи хезмәтләрнең күпчелеге сәяси һәм халыкара мөнәсәбәтләргә карый. Кайбер китаплары рус теленә дә тәрҗемә ителгән.

            6 …Рюрик сөлясәсе өзелеп, Русиядә башбаштаклык сөргән дәвердә… – Рус тарихында Рюриклар династиясе Киев, Владимир, Мәскәү, Тверь, Рязань кенәзлекләре белән IX – XVI гасырларда идарә итәләр. Рюриклар нәселеннән булган Фёдор Иванович соңгы кенәз һәм рус патшасы исәпләнә. Шул нәселгә 1606–1610 елларда идарә иткән Василий Шуйский да керә. Соңыннан Рюриклар, кенәзлек титулын югалткач, дворянлыкка кушылып китәләр.

            7 Столыпин хөкүмәте – Петр Аркадьевич Столыпин (1862–1911), рус дәүләт эшлеклесе, 1902–1906 елларда Гроднен һәм Саратов губернасы губернаторы була. 1906 елның июленнән Министрлар Советы рәисе. Ул идарә иткән елларда хөкүмәт революцион күтәрелешне бастыра. 1907 елгы 3 июнь законы белән II Дәүләт Думасы таратыла, дәүләттә реакция чоры башлана. Ул аграр реформаларны башлаучы буларак та тарихка керә.

            8 …миссионер Ильминский тарафыннан керәшеннәр өчен ясалган русча әлифбаны… – Николай Иванович Ильминский (1822–1891), педагог-миссионер, 1863 елда Казан керәшен-татар мәктәбенә һәм 1872 елда Казан әҗнәби укытучылар семинариясенә нигез сала, соңгысының директоры була. Бу елларда ул керәшеннәр өчен рус алфавиты нигезендә әлифба һәм дәреслекләр төзи. Дини китапларны татар теленә тәрҗемә итә.

            9 …әсир төшкән бик күп меңнәр төрек әсирләрен Себернең суыгында… – Беренче бөтендөнья сугышы вакытында 60 –70 меңләп төрек сугышчысы әсирлеккә төшеп, Россиянең төрле почмакларына, шул исәптән Иркутск, Красноярск, Чита шәһәрләренә җибәрелгән. Россия кулына төрек әсирләрен азат итү, гомумән, язмышларның хәл итү белән Төркиядә Йосыф Акчура җитәк-ләгән комиссия дә шөгыльләнгән.

            10 …Төркия хакында, хосусән аның җитәкчесе Мостафа Кәмал паша хакында… – яшь Совет республикасы үзенең бәйсезлеген сакларга омтылган Төркиягә 1919–1922 елларда сәяси һәм икътисади яктан ярдәм кулын суза. Ләкин 1923 елда Төрек Республикасы игълан ителгәч һәм аның президенты булып Мостафа Кәмал сайлангач, Төркиядә башланган кайбер реформалар, 1920 елда оештырылган коммунистлар партиясенә тискәре мөнәсәбәт, 1925 елда башланган сәяси репрессияләр совет сәясәтчеләрен борчуга сала. ХХ гасырның 30 нчы еллар урталарында гына хәл азрак уңай якка үзгәрә. «Правда» һәм «Известия» газеталарында басылган мәкаләләр, хәбәрләр ике дәүләт арасында мәдәни һәм икътисади багланышлар мөнәсәбәтләрнең шактый җылы булуын раслый. Шуның белән бергә чит ил матбугатында Төркия Республикасының СССРга карата сәясәтеннән риза булмаучылар да күренә. Г.Исхакый мәкаләсендә яңгыраган фикер Япония һәм Төркия арасында 1934–1937 еллар эченә төзелгән икътисади килешүләргә кагылуларын раслый. Г.Корбангалиев бу елларда Төркиягә генә түгел, М.Кәмалгә дә пычрак аткан язмалар белән чыга. Хәтта бу хакта Ерак Шәрекъ Идел-Урал төрек-татарлары мәдәни җәмгыятенең Корбангалиевкә карата мөнәсәбәтен белдереп язган хатларында яисә карарларында Мостафа Кәмалгә таш атуы искә алына. Анда: «Теперь Курбангалиев старается разружить дружественные отношение между Япониями и Турками. Он старается доказать тюрко-татарам, что Турецкая Республика являются антирелигиозной и коммунистической страной. Ложными свидетельствами он доказывал, что президент Турецкой Республики Мустафа Кемаль паша пропагандирует атеизм и антирелигиозные идеи. Он старался […] тюрко-татар в Токио, чтобы они не шли с поздравлением в Турецкое посольство по поводу прознавания дипломатия Турецкой Республики 29 октября 1933 года», – дигән юллар бар. Г.Корбангалиев Төркиягә карата гына түгел, аерым шәхесләргә, милли сәясәткә дә каршы төрле яла ягулар, пычрак атулар белән шөгыльләнә. Алар «Яңа милли юл» журналында аңа карата язылган мәкаләләрдә киң яктыртыла.

            11 Айя Суфия – Византия чоры архитектура ядкаре. Башта христиан соборы буларак төзелеп, төрекләр Константинопольне (Истанбулны) яулап алгач (1453), мәчет итеп үзгәртелә. Хәзерге вакытта анда тарих музее урнашкан.

            12 …төрек капитаны Шәүкәт бәк вафат иткәч… – бу шәхес турында «Яңа милли юл» журналының 1934 елгы 3 нче санындагы бер хәбәрдә: «Укуны тәмамлау һәм стаж күрмәк өчен Япониягә килгән кыйммәтле әркяне хәрб (генеральный штат. – Я.м.ю. ред. искәр.) забитларыннан диңгез йөзбашы Шәүкәт Җәвид бәк, Токиода диңгез әркяне хәрбия мәктәбен бетерә дигәндә хаста булып, бу хасталыгыннан терелә алмый вафат иткән. Бу яшь төрекнең җеназа мәрасимендә һәм җеназа вакытында тәэссефле бер эш булган. Бу хактагы мәгълүматыбызны түбәнгә язабыз: «Токио (Х.М. – хәбәрнең авторы булса кирәк. – Төз.) – шәһәребездә укуын бетерәм дигәндә вафат иткән кыйммәтле төрек әркяне хәрбия забиты Шәүкәт Җәвид бәкнең җеназасы бу көнгә кадәр Япониядә һичбер әҗнәбиләр җеназасына күрсәтелмәгән рәвештә зур бер мәрасим белән кылынды. Җеназа вакытында бик күп япон олуглары һәм забитлары, төрек-япон кардәшләре һәм мәрхүмнең гаять дәрәҗәдә әхлаклы, намуслы булуы хакында бик җанлы, самими нотыклар сөйләделәр. Җеназага һәр тарафтан килгән чәчәкләр саны 60 тан артык булып, болар арасында хәрбия, бәхрия (диңгез нәзарәте. – Я.м.ю. ред. искәр.) вә хариҗия нәзарәтләре тарафыннан куелган чәчәкләр аеруча күзгә күренеп торды. Кайбер илчеләр берлә аларның зур түрәләре дә җеназага килгәннәр иде…» Кыска гына өзектә Шәүкәт Җәвид бәкнең яшь кенә булуына карамастан, Төркиядә генә түгел, хәтта Япония югары даирәләрендә ихтирам казануын дәлилли торган мисалдыр.

            13 …Юнанстан белән дә дустлык могаһәдәсе ясады. – Төркиянең чит ил басып алучыларына каршы уңышлы сугыш хәрәкәтләреннән соң, бигрәк тә Грециянең гаскәри көчләрен тар-мар итүе белән, 1923 елның 30 гыйнварында Лозаннада грек-төрек конвенциясе имзалана. Бу конвенция буенча 1 млн. артык грек Төркиядән Грециягә, 400 мең чамасы төрек Грециядән Төркиягә күчерелә.

            14 …Гыйрак белән дә күршелек-дустлык могаһәдәсен имза итте. – Мосул районында чыгарыла торган нефтькә бәйле рәвештә туган бу килешү 1926 елның 5 июлендә төзелә. Килешү буенча Төркия, Милләтләр лигасы 1924 елның 29 октябрендә тәкъдим иткән «Брюссель сызыгын», ягъни дәүләтнең чиге 1923 елның 24 июлендә кабул ителгән карардагыча калдырылып, Мосул районы Гыйракка беркетелә. Ләкин 1925 елда Милләтләр лигасы Советы комиссиясе Гыйракның Мосулга бернинди хокукы юклыгын таный. Милләтләр лигасы Советы 1925 елның 16 декабрендә Англиянең Мосулны Гыйракка кушу һәм инглиз мандатын 25 ел саклау шартын куйган тәкъдимен кабул итәргә мәҗбүр була. Бу карар нигезендә Гыйракка инглиз мандаты урнаштырыла һәм Гыйрак белән Төркия арасында Мосулга мөнәсәбәттә икътисади килешү мәсьәләсе карала. Болар 1926 елда төзелгән Англия-Гыйрак договорына кертелә. Англия хөкүмәтенең көчле басымы астында 1926 елның 5 июнендә Төркия, Англия һәм Гыйрак белән договор төзеп, бик аз төзәтмәләр белән «Брюссель сызыгы»н кабул итә. Килешүдә каралганча, Төркия Гыйрактан Мосул нефтенең 20 ел дәвамында 10% файда алырга яисә барлык чыгымнарны 500 мең фунт стерлинг күләмендә кайтарырга тиеш санала.

Забитларыннан – офицерларыннан.

Чыганак: Исхакый Г. Әсәрләр. 11 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2011. Б. 96-102.

Җавап калдыру