Сөекле кызым!
Бу атнада синең мәктүб кичегеп килде дә, әллә авырып китдеңме дигән мәракда идем. Бүген генә 2 декабрь тарихлы хатың килеп чыгып, күңелемне тынычландырды. Суыклар да монда да көтелмәгәндә килде һәм дә ике атнадыр дәвам итә. Минем, Аллага шөкер, киемем-салымым бар. Утыным да җитәрлек, шуңарга фазла зәхмәт чикмим, ләкин ун көн бербуйдан кояш чыкмаенча ягъмур яуды. Үземезне Лондонда кебек хис итдек. Инде, Аллага шөкер, ике-өч көндән бирле аз булса да кояш карый башлады. Бүген Таһирның 400 лира акча күндерүен банка хәбәр бирде. Ул да вакытында килде.
Монда яңа хәбәрләр яки гайбәтләр юк. Бөтен таныдык-белдегең сау-сәламәтләр. Туй-төшем дә булганы юк. Муса әфәнде Мисырга китәргә тәмамән җыенып бетде. 12 декабрь китәчәк. Әҗәлен эзләп кенә йөриме, әллә үзен тәзйикъ итүче зур куәтләр бармы, аңламадык. Уның берлә теге гокаля ахмак Фатыйма Салчинмы, Малчинмы1 дигән хатын да кидәчәк икән. Бу эш тагы безнең шөпәмезне куәтләндерде. Нә исә, җаны теләгән җылан ите ашаган, ди.
Синең унда китүең сыйххәтең өчен булганга, әлбәттә, мәгъкуль , беркем дә синдән әллә нинди бүләкләр көтми. Ләкин адәм баласы, гомумән, бүләк алуны яратачак булганга, синең таныш-белешең дә мондан мөстәсна түгелдер. Ләкин син алдырма, үз имкянләреңгә карап хәрәкәт ит. Ләкин Садри бәйгә асманы калдырма. Уның әфәләм төрле булуы шарт түгел.
Мин сиңа безнең таныдык министр Сшаэдселгә телефон итеп, минем язган хатымны алу-алмавын сорарга кушкан идем. Уны онытмаенча эшлә әле. Минем өчен уның җавабы мөһимдер. Кайтуыңны, әлбәттә, февраль уртасыз ясамассың. Киткән-киткән туйгунчарак тор. Камиләгә, Багдановичка миндән сәламнәр. Әлегә шулкадәр, кызым. Сау-сәламәт бул. Хуш.
Әтиең Мөхәммәдгаяз
7 декабрь, 1948. Бәйуглы.
Искәртмәләр һәм аңлатмалар:
135. Сәгадәт Чагатайга. Хат ТР МАда (2461 ф., 1 тасв., 6 эш) саклана. Автограф гарәп язуында. Текст шуннан алынды. Беренче тапкыр басыла.
1 Фатыйма Салчинмы, Малчинмы – Фатыйма Алчин.
Тәзйикъ итүче – кысучы, тыгызлаучы.
Гокаля ахмак – акыллы ахмак.
Мәгъкуль – аңлаешлы.
Мөстәсна – чыгарма.
Имкянләреңгә – мөмкинлекләреңә.