Дөнья әфкяре гомумиясендә милләт мәсьәләсе

Зур сугышның алга чыгарып салган күптөрле мәсьәләләре арасында иң зурларының берсе – иҗтимагый тигезлеккә омтылу, икенчесе – рус тарафыннан көчләнелгән, җәберләнгән милләтләрнең таланган хокукларын кайтару иде. Сугышның соңгы елларында иҗтимагый мәсьәлә бик күтәрелгән иде. Иҗтимагый яктан бик нык икегә бүленгән Англия, Германия кебек мәмләкәтләрдә сугыш бетәр-бетмәс капиталистлар берлә эшчеләр арасында зур тартыш башланачагы көтелә иде. Капитализм бик алга киткән кайбер дәүләтләрдә канлы вакыйгалар булып, иҗтимагый революциянең булуы да күздә тотыла вә шуның кансыз рәвешкә чәверелүе өчен тәдбирләр алына иде. Сугыш бетәр-бетмәс, солых мәҗлесенең эшчеләр мәсьәләсен тикшерергә аерым комиссия аеруы, бөтен дөнья күләмендә сигез сәгатьлек эш вакытын кабул итеп, бөтен солых шартлары эченә шул маддәне кертүе, Җәмгыяте әкъвам янында бөтен дөнья эшчеләренең хәлен карый, тикшерә торган бер мөәссәсә коруы бу тәдбирләрнең берсе иде. Ләкин сугышның бетүе берлә эшләр үзгәреп китте. Сугыш вакытында һәр йирдә зур тавыш берлә эшче вә капитал тартышуларын бәйнәлмиләл ноктадан чишәргә тырышучы социалистларның күз алларына үзләре яшәгән дәүләт, үзләре чыккан туган милләтенең хаклары килеп басты. Үз туган милләтенең кадерле хокукын саклау, үзе яшәгән дәүләтенең хуҗалыкларын саклау бәйнәлмиләл эшченең хакыннан тагы да яхшырак, тагы да кирәклерәк тоелды. Милләтчелек тойгысы, милләт мәнфәгате бәйнәлмиләлчелек тойгысыннан җанлырак чыкты. Күрше дәүләтләр арасындагы тартышлар бер бәйнәлмиләл үзәккә йөргән социалистларны кичәге иптәшләренә каршы чыгарга мәҗбүр итте. Бәйнәлмиләлчелек зәгыйфьләнде, җансызланды. Дөньяның иң зур мәсьәләләрен чишүдә «милләт» аршыны, милләтчелек бизмәне куәт алды. Бөтен базарларда ул гына куллана башланды. Бу бәйнәлмиләлчелекнең түбәнәюенә, иҗтимагый эшләрнең икенче, өченче дәрәҗәгә төшүләренә Русиядәге революция дә аз роль уйнамады. Хуҗалык ягыннан дөньяның иң ярлы мәмләкәтләреннән саналган, һөнәр вә санагатьнең бик артта калган, эшче оешмалары бик түбән булган Русиядә Аурупаның күптән кичергәне сәяси революциясе әле үтмәгән иде. Әле анда кешелек, матбугат, җыелышу, сөйләү хаклары һичбер төрле урынлаштырылмаган, әле анда эшче вә капиталист сыйныфлары аерылып бетмәгән, әле анда авыл хуҗалыгында җиргә-суга хуҗалыкта урта гасырлар фикерләреннән үтелмәгән, әле анда дин берлә дәүләт аермасы сызылмаган, патша, түрә берлә канунның арасына сызык сызылмаган иде. Ул әле йиргә бай булса да, аның халкы дөньяның иң фәкыйре иде. Аның әдәбияты, музыкасы куәтле булса да, аның язу-сызу белүчесе бик сай иде. Халкы дөньяның иң наданы иде. Миллият ягыннан кырык корамадан ясалган бу дәүләттә әле милләтләрнең урыннары, хокуклары билгеләнмәгән иде. Аның берсе көчләп чукындырып христиан иттерергә, икенчесе көчләп руслаштырырга, өченчесе хуҗалыгы таланып хәерче иттерергә теләнелә иде. Һичберсенә һичбер төрле милли, мәдәни хокук бирү башка да китерелми иде. Сугыштан соң Русиядә менә шул иге-чиге юк мәсьәләләрне хәл итәргә вә шуларга туры бер агым ачарга кирәк иде. Февраль революциясе булып, патшалар куылгач та, менә шул эшләр бөтен шәрәлеге берлә мәйданга атылганнар, көн-сәгать көтмәенчә, үзләренең чишелүләрен телиләр иде. Русның укыган халкының мәсьәләне аңламавы, аның түрәсенең, гаскәренең булдыксызлыгы, хәмиятсезлеге аркасында идарә бик тиз эшчеләр исеменнән сүз сөйләргә ярата торган большевиклар кулына күчте. Аларның бер бүлеге, монда безгә җитәр әле, дип җимерергә, кутить итәргә тотынды. Икенче бер бүлеге, шундагы хуҗасызлыктан файдаланып, таларга вә талаганын Аурупа, Америкага качырырга кереште. Өченче бер бүлеге, хыялга сабышып, уникенең берсе булмаган Русиядә Америка вә Англиядә ясавы мөмкин булмаган социализмны корырга тотынды. Социализм корыр өчен иске хуҗалык формасын җимерергә кирәк булганга, мәмләкәттәге бөтен җимерүче карак, жулик, хулиган бу җиңгел кәсепкә бил баглап кереште. Тирә-юнь мәмләкәтләрдән дә бөтен жуликлар, хулиганнар кәрван-кәрван Русиягә ага башлады. Социализм корамыз дигән хыялчыларның планнарына эш җиткәнче, киң, зур мәмләкәт баштанаяк таланды. Аурупаның яртысын туйдырып тора торган Русия, большевик идарәсендә ике ел эчендә тәмам хәерчелеккә төшеп, дөньяда тиңе күрелмәгән ачлыкка төште. Бөтен Русия Аурупа, Американың җәмгыяте хәйрияләренең шәфкать вә мәрхәмәтенә сыгынырга мәҗбүр булды. Аурупада социалистлар Русиядәге бу тәҗрибәне элек бик зур дустлык берлә каршы алсалар да, ул тәҗрибәләр нәтиҗәсендә миллионнар-миллионнар халык ачка үлгәне күргәч, котлары очты. Үзләрен Аурупага да шул афәт килә күрмәсен дигән бер курку басты. Шул ачлык, […]* чиреннән үз халыкларын, үз милләтләрен саклау һәрберсенең алдында кешелек бурычы булып өлгерде. Аурупаның бөтен социалистлары, үзләренең халыклары, үзләренең эшчеләре алдында үзләренең фикерләренең хөрмәтен саклар өчен, Русиядәге җүләрләрдән читләшергә мәҗбүр булдылар. Алар берлә үзләренең элемтәләрен кистеләр. Аурупаның зур тәҗрибәле карт социалистлары Каутский, Вандервельде, Шайдеманнар1, бу һәлакәтне күреп, Аурупа эшчесенә «Тор!» дигән боерыкны бирделәр. Дөньяның иң зур, иң көчле социалист партиясе булган Германия социал-демократ партиясе большевиклар берлә тартышны монархистлар берлә тартыш дәрәҗәсендә фарыз дип куйды. Үз илендә корал көче берлә нимес большевигына каршы тартыш ачты. Франсә социалистлары большевик булып уйнаган француз социалистларын хулиган дип игълан итте. Алар берлә катнашыны кисте. Англиянең йөз еллар дәвам итеп килә торган эшчеләр оешмасы – тред-юнионнар – большевик фикерендә булган эшчеләрне һәм дә сәясиләрне үз оешмаларыннан чыгарып ташлады. Дөньяның башка дәүләтләрендә дә шулай булды. Шулай итеп, иҗтимагый тигезлеккә омтылу сугыш вакытында, солых көннәрендә бик зур бер омтылгыч булган булса да, Русия большевикларының аны ямьсезләтүе, пычратулары аркасында, ул беренчелектән төште, өченче, дүртенче дәрәҗәгә иңде. Киресенчә, миллият мәсьәләсе көннән-көн үсә барды, көннән-көн ачыла килде, көннән-көн чикләрен киңәйтә торды. Сугыш көннәрендә бу сафта иң зур булып поляк, чех, фин, әрмәни мәсьәләләре куелган булса, солых башланыр-башланмас боларга Эстон, Латвия, Литвания мәсьәләләре кушылды. Аның артыннан Украина, Кавказ, Кырым, Идел-Урал вә Төркестан мәсьәләләре мәйданга ташланды. Бу милләтләрнең Аурупада дустлары, көчләре булганнары, Аурупада үзләрен күптән танытканнары солых вакытында үзләренең өлешләрен алып башка да чыктылар. Мәсәлән, мөстәкыйль Польша, мөстәкыйль Чехословак, мөстәкыйль Финляндия кебекләр. Кузгалышлары яңарак булганнары, Аурупада үзләрен танытып өлгермәгәннәре, Украинасы, Кавказы, кыска мөддәтләр өчен башка чыгып торгаласалар да, арка таянычлары булмаганга, озын яши алмадылар. Кызыл русларның кысрыклаулары аркасында тагы байракларын иңдерделәр. Кырым, Идел-Урал, Төркестан, бер яктан, мөселман булганга, икенче яктан, төрек каныннан булганга, өченчедән, дөнья сәясәтенә яңа килеп чыгып, дуст-иш ясап өлгерә алмаганга, бөтенләй арка таянычсыз калдылар. Боларның омтылгычлары, беренче рус кыравында шиңеп, бөреләнә, чәчәкләнә, орлыклана алмадылар. Илләре русның карасына, агына талау йире булган кебек, кызылларың да җау басу урыны булды. Большевик боларны изде, илләрен талады. Үзлек тойгысын төбе-тамыры берлә бетерер өчен, аның бөтен мәдәниятен җимерергә, бетерергә кереште. Аурупа алдында, үз тирәсендә бик күп эшләр булганга, Дөнья сугышының калдырган чүп-чары һаман тазаланып бетмәгәнгә, Аурупа әфкяре гомумиясе СССРда милләтләрнең аһ вә зарларына дикъкать берлә карый алмады. Ул Германия, Франсә, Сербия, Италия, Польша, Литвания мәсьәләләре берлә күмелеп калды. Сугыш вакытында Аурупаның иң зур байлыгын үзенә суырып бетергән Америка берлә хуҗалык тартышуларына көч бирергә мәҗбүр булды. Шул бушлыктан файдаланып, СССРда йирләшкән большевиклар, элгәреге вакытта үзләренең милләтләргә киң ирек бирәмез, теләгәннәренә башка чыгарга да ярдәм итәмез, дигән вәгъдәләрен онытып өлгерделәр. Алар патша заманасындагыннан тагы көчлерәк империалист булып җиттеләр. Үзләренең програмнарының бөтен матур сүзләрен, инсани теләкләрен артка ыргытып, Урта гасырдагы инквизиторлар кебек, залим, деспот булдылар да калдылар. Ләкин СССР да милләтләргә каршы золым, көчләү арткан саен, ул милләтләрнең читтә калган балаларының Аурупа, Азия вә Америкада тавышлануы артты. Аларның тавышы күтәрелгәннән-күтәрелеп, үз эшләрен аз-маз юлга куеп өлгергән Аурупа дәүләтләре, ярты колак берлә генә булса да, аларның аһ вә зарларын тыңларга мәҗбүр булды. Бигрәк тә Русиядән аерылып башка чыккан милләтләрдә бу тойгы куәтләнде. Польша, Финляндия, Эстония матбугаты боларның хәлләрен Аурупага аңлатуда тылмачлык вазифасын эшли башлады. Аурупаның рәсми йирләре, рәсми оешмалары төрле-төрле сылтаулар берлә бу мәсьәләләрдән читтә калырга тырышсалар да, бер атнаны Украинада чыккан бер баш күтәреш, икенче атнаны Кавказдагы канлы кузгалыш, өченче атнаны Идел-Уралдагы истикъляль хәрәкәте Аурупага тыныч йокларга ирек бирмәде. Дөньяның бөтен почмагыннан Җәмгыяте әкъвамга килгән зарланулар, мәрхәмәт, шәфкать теләүләр ул мөәссәсәне дә галәкасезлектә калдырмады. Анда да «Русия мәсьәләсе карала башлагач, сезнең эшеңез дә дикъкатькә алыныр» дип язылып куелган формаларга кул куеп җибәрүләр берлә генә мәсьәлә капанмаенча, СССРдагы милли мәсьәләләр бер туктамаенча, бөтен ишекләрне кагарга тотынды. Һәм дә көн үткән саен аның кычкыруы, аның тавышы куәтләнде, көчләнде. Аурупаның бәйнәлмиләл оешмаларының барысының да алдында мәсьәлә шәп-шәрә көенчә килеп басты. Менә күптән түгел генә Женевада бәйнәлмиләл Җәмгыяте әкъвам дустлары оешмасының еллык конгрәсе булып үтте. Конгрәгә илледән артык дәүләт катышты. Оешманың низамнамәсе буенча, оешмада әгъза булыр өчен мөстәкыйль дәүләт корган милләт булырга кирәк булганга, үзенең истикъляле өчен тартыша торган бик күп милләтләр кебек, без Идел-Урал комитеты да, әлбәттә, анда әгъза була алмадык. Һәм дә конгрәдә катыша алмадык. Ләкин без «Прометә» клубында әгъза булганга, «Прометә»дә безнең берлә бергә булган Украина комитетыннан безне тәмсил итүен үтендек вә аңарга үземезнең меморандумымызны бирдек. Украина комитеты СССРдагы милли мәсьәләне бөтен ялангачлыгы берлә ачып мәгърузә укыды. Сиксән миллионлы халыкның СССРдагы хәле шул мәсьәләгә бөтен әгъзаның дикъкатен җәлеп итте. Конгрә СССРдагы милләтләрнең хәлләрен тикшерер өчен аерым бер комиссия аерды вә шуңа киләчәк конгрәгә тәфсилле доклад хәзерләргә кушты. СССРдагы бөтен милләтләрнең хәлләрен карап, тикшереп барырга боерды. Бу оешма сүздә гайре рәсми булса да, гадәттә бик күп дәүләтләр үзләренең Җәмгыяте әкъвамдагы рәсми вәкилләрен шул оешмага вәкил итеп җибәргәнгә, мондагы сүзләр, мондагы карарлар Җәмгыяте әкъвамның эшләренә бик зур тәэсир ясап киләдер. Монда бер мәсьәлә хакында бер төрле сүз сөйләгән бер вәкил, әлбәттә, Җәмгыяте әкъвам мәҗлесендә шул фикергә каршы эш эшли алмыйдыр. Шуның өчен бу оешма конгрәсенең әһәмияте, аның СССРдагы милләтләр хакындагы карары бик мөһимдер. Аурупа дәүләтләренең рәсми карарлары берлә бер дәрәҗәдәдер. Бу карар Аурупаның бөтен дәүләтләренең катнашуы берлә эшләнгәнгә, моңарга бөтен Аурупаның демократ даирәләренең фикере дип карап була; моны Аурупада СССРдагы милләтләр сәясәтенә зур бер борылу ноктасы дип хисап итеп буладыр.

Икенче вакыйга тагы шул ук Аурупада, тагы шулай ук бәйнәлмиләл күләмдә. Май аенда Берлин шәһәрендә Икенче Интернационалның конгрәсе булып үтте. Монда бөтен дөньяның социалист оешмалары катышалар. Монда да бик күп мәсьәләләр берлә бергә СССРдагы милләтләрнең хәле мөзакәрәгә куела. Бу юлы бу эшне безнең «Прометә» иптәшләремездән гөрҗи социал-демократлары эшлиләр. Алар, СССРдагы милләтләрнең җәберләнүләрен, хокуксызлыкларын сөйләгәннең соңында, большевикларның милләтләрен кысу, җәберләүләрен протест итәләр. Һәм дә СССРдагы бөтен милләтләрнең үз истикъляльләре өчен тырышырга, үзләренә башка чыгарга хаклары барлыкны тасдыйк иткән бер резолюция тәкъдим итәләр. Икенче Интернационалның конгрәсе бу маддәне беравыздан кабул итә. СССРдагы милли мәсьәләләрне карарга комиссия сайлый. Шунысы гаҗәп, монда рус социал-демократлары исеменнән сүз сөйли торган вә һәрвакыт большевикларны яклап Украина, гөрҗи вә төрек социалистларына каршы руслык ноктасыннан чыгып сүз сөйләп килүче Абрамович, Дан исемендәге ике яһүди2 дә бу юлы каршы чыкмыйлар. Алар да Украина, Кавказ, Төркестан, Кырым, Идел-Урал вә башкаларның истикъляльгә хаклары барлыгын тасдыйк итәләр. Яисә итәргә мәҗбүр булалар. Бу карарны бирүчеләр бөтен дөнья социалистларының үзәк Корылтае әгъзалары булып, бу социалистлар, үз илләрендә большевизмның йирләшүеннән бик курыксалар да, Аурупада реакция куәтләнүдән курку сылтавы берлә моңганчы большевикларның Русиядә яшәвене теләп, большевикларга каршы булган һәрбер хәрәкәткә һәрвакыт каршы чыгып килгәнгә, бу көнге көндә болар арасындагы бу фикер үзгәреше дә бик мәгънәледер вә бик мөһимдер. Һәм дә үзләре артыннан Аурупаның социалист вә радикал бүлеген дә өстерәп китәчәк булганга, без милләтчеләр өчен бу бик зур бер казанычдыр. Фикер вә омтылу ягыннан зур җиңүдер. Большевиклар өчен милли мәсьәләдә тәмамән ышанычны бетерү, банкрот булу димәктер. Бу сүзләр берлә әле без СССРдагы милли мәсьәләләр Аурупада хәл ителеп бетте дияргә теләмимез. Ләкин болар икесе дә – Аурупаның СССРдагы милли мәсьәләләрне кай якка таба хәл итәргә яклы икәнен күрсәтә торган аяклы дәлилләрдер. СССРдагы милли мәсьәләнең Аурупаның көндәлек мәсьәләсе арасына кергәнен күрсәтә торган вакыйгалардыр. Моннан соң ни булачак? Бу СССРдагы милли мәсьәләләр нинди юлга куелачак? Аны алдан хәбәр бирү, пәйгамбәрлек итү безнең вазифамыз түгелдер. Безгә калса, киләчәктә Җәмгыяте әкъвам рәсми итеп шул мәсьәләне караячак, рәсми итеп бер карар чыгарачактыр. Аурупа әфкяре гомумиясенең зур бер күпчелеге, Русиянең бүленүе тиешлелеге карарына килеп, андагы бөтен милләтләрнең үз башларына башка чыгуларына мәгънән ярдәмдә булачактыр. Ләкин болар һәммәсе дә фикер, уй хәзерлеге генә. Милләтләрнең микъдарәтләре хәл ителгәндә әфкяре гомумия бик зур роль уйнаса да, актык сүзне әйтүче шул милләт үзе, аның оешкан укымышлысы вә гаскәри көче булып килгәнгә, моннан соң да шулай булачактыр. Шуның өчен бәйнәлмиләл күләмдә безнең Идел-Урал мәсьәләсенең дә алга китүе безне бик сөендерсә дә, эшемезне бездән башка эшләүчеләр дә бар икән дип, эшсезлек, пассивлык юлына төшермәскә тиештер. Киресенчә, бу хәл безгә бөтен тешемез-тырнагымыз берлә ябышып, эшемезне зурайтырга кушадыр. Безгә шул киң форсатны хәзерләп, шулардан мөмкин кадәр күп файдаланыр өчен көчемезне икеләтергә, өчләштерергә, ун мәртәбә арттырырга боерадыр. Беренче ихтиляль вакытында хәзерлегемез юклыктан кирәге кадәр файдалана алмавымызны истә тотып, без читкә чыгып калган көчемезгә үземезчә, эчтәгеләремезгә үзенчә бик нык тырышырга әмер бирәдер. Шуны үти алсак, милләтемезнең киләчәге өметледер. Идел-Уралның истикъляле булачактыр. Аны үти алмасак, гөнаһ бездә, безнең кардәшләремездә калачактыр. Киләчәк буынның шелтәсе безгә булачактыр.

Искәртмәләр һәм аңлатмалар:

Дөнья әфкяре гомумиясендә милләт мәсьәләсе. «Яңа милли юл» журналының 1930 елгы 8 нче (1 август) санында («Сәяси вә иҗтимагый язулар» рубрикасында) «Гаяз Исхакый» имзасы белән басылган. Текст шуннан алынды.

Бу санда «Япунияле Әхмәд Тәүфикъның «Ерак Көнчыгыштан хат»ы урнаштырылган. Ул «Фазыл вә мөхтәрәм әдибемез Гаяз әфәнде Исхакый җәнабләре!» дип башлана, Г.Исхакый җибәргән «Милли юл» мәҗмугасы, озын хаты өчен рәхмәт белдерелә.

1 Каутский, Вандерельде, Шайдеманнар – Карл Каутский (1854–1938), немец экономисты, тарихчы һәм публицист, социалистик юнәлешле язучы. Эмиль Вандервельде (1866–1938), Бельгия социалисты. Филипп Шайдеман (1865–1939), немец социал-демократы.

2 Абрамович, Дан исемендәге ике яһүди – Рафаил Абрамович (1880–1963), рус сәяси эшлеклесе, меньшевиклар лидерларыннан; 1920 елдан эмиграциядә. Фёдор Ильич Дан (Гурвич, 1871–1947), меньшевиклар лидерларыннан берсе; 1921 елда чит илгә җибәрелә, 1923 елда Социалистик Интернационал төзүдә катнаша.

 

Мөтәгассыйб – бер эшкә бик нык бирелгәнлек.

Ажанысларының – агентлыкларының.

Һәүл намазы – мәет күмелгән көнне кичен укыла торган намаз.

Мәкъдәрәтләре – көч-куәтләре.

Җәмгыяте әкъвам – Милләтләр лигасы.

* Сүз ачык укылмый.

Литвания – Литва.

Мөддәтләр – вакытлар.

Безне тәмсил итүен – безнең исемнән эш итүен.

Мәгърузә – доклад.

Мөзакәрәгә куела – фикер алышуга куела.

Гөрҗи – грузин.

Тасдыйк иткән – таныган.

Казанычдыр – казаныштыр.

 

 

Чыганак: Исхакый Г. Әсәрләр. 10 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2013. Б. 153-159.

Җавап калдыру