Җыламаган балага имчәк бирмиләр

Тәңренең барлыгына вә берлегенә вә пәйгамбәремез Мөхәммәд (гам)нең хаклыгына ышанганнары өчен, начарлык берлә яхшылыкны аерганнары өчен, СССРда мөселманнарга ителгән золымнар вә мыскылларны ишетер-ишетмәс, әлбәттә, һәммәбезнең җанымыз әрнеде, бәгъремез сыкрады. Бик күпләремезнең күзләреннән яшьләр мөлдерәде. Үземезнең киң, ирекле, мәдәни дөньяда булганлыгымызның нинди зур нигъмәт икәнлеге күз алдымызга килеп, хәлемезгә шөкрана тойгысы туды. Ләкин тегендәге туганларымызның аһ вә зарлары колакларымызның төбендә чыңлап торганга, безнең тыныч йокымызны качырды. Бу хәл безнең ирекле, иркенле тормышымызның да тәмен-татын җибәрде. Нишләргә кирәк, бу бичараларга ничек ярдәм кулы сузарга тиешлемез дигән сораулар туды. Бу сорауларны без үз-үзебезгә генә биреп калмадык. Һәр уңгай килгән йирдә үзебез кебек милләттәшләремез берлә киңәшләштек, сөйләштек вә ярдәмнең юлларын эзләштек. Төрле йирдәге кешеләр төрлечә җаваплар биреп килделәр. Бу җаваплар сүздә бик күп төрле булсалар да, мәгънә ягыннан боларны икегә аерып була иде. Берсе «Тәңре ярдәм бирсен инде, сабыр итик» рәвешендә иде. Икенчесе «Болай тик торырга ярамый, ни булса да эшлик, бер ярдәм итик» иде. Бу җавапның беренчесе берни дә эшләмәү, тик тору гына булганга, моңа бер дә гайрәт, көч вә акча бирергә кирәк түгел иде. Тормыш берлә тартышудан арыган качак халык арасындагы күпчелек шул беренче төшенчәдә иде. Боларның бер бүлеге туп-туры үзенең бер эш эшләргә дә көче булмаганын әйтеп бирә алса да, икенче бер төрлесе үзенең бу бер эшкә дә ярамаганын, әллә нинди әфәләм төрле тирән мәгънәләр вә яманнар берлә бизәкләргә тырыша вә төрле төстә тел тегүне вә сүзне кызганмый иде. Боларча, качаклар арасында бер эш эшләү большевикларның ачуын гына китерәчәк, андагыларның хәлләрен генә авырайтачак, көтелгән файда йиренә зарар гына булачак иде. Шуның өчен болар «иелгән башны кылыч кисмәс, тик торырга кирәк, олуг Тәңремез большевикларга инсаф бирсен дип дога кылырга кирәк» берлә эшне дә, сүзне дә бетерәләр иде. Эшкә килгәндә, аркылыны буйга алып салырга ярамыйлар иде. Икенче бүлек ничек кенә булса да бу җәберләрне җавапсыз калдырмау ягында иде. Боларча, большевикларның чиктән чыккан бу көчләүләренә бер дә дәшми-нитми калу, аны кабул итү вә үземезнең бер милләт булу ягыннан үлгәнлегемезне белдерү булганга, нинди юллар берлә тартышу мөмкин булса, шуны эшләргә кирәк, диләр иде. Болар арасында бу тартышуның юлларын билгеләү ягыннан гына бер аерма бар иде.
Идел-Урал истикъляль комитеты, яшәргә теләгән вә милләтемезнең барлыкларын сакларга тырышкан бүлекне үз байрагы астына җыйнаганга, әлбәттә, беренче бүлекнең акрынлап бетү вә ялкаулык фәлсәфәсен кабул итә алмый вә итми иде. Шуның өчен боларның эзләнүе эшне булдыру юлларының формаларында гына, рәвешендә генәдер. Боларның кайгырганы шул эшнең мөмкин кадәр көчле чыгуы, СССРдагы дин вә кан кардәшләремезнең мәгънәви көчләрен арттыру вә кан-җан дошманнарымыз большевикларга көчемезнең зурлыгын сиздерү вә аларга халкымызга кылынган начарлыкларының җавапсыз калдырылмавын ныграк аңлату гына иде. Менә шул караштан чыгып, без, СССРдагы ислам диненә каршы булган кысынкылыкларның, көчләүләрнең андагы утыз миллион мөселманга тулылата эшләнгәнен белеп, монда читтә булганнарының да шул киң ислам дөньясы берлә бергә чыгуы, большевикның золымына каршы дини сафта бер булып мәйданга атылуыны алга сөргән идек. Мондый чыгышның андагы диндәшләремезнең мәгънәви көчләре өчен зур ярдәм вә файда итәчәген, большевикның эч йөзен күрсәтү берлә ислам дөньясының күзе ачылачагын вә большевикларга зарар итүдә иң туры юл булачагын сөйләгән идек. Иске Русиянең мөселман өлкәләренең комитетлары берлә күрешеп сөйләшергә дә керешкән идек. Ләкин кирәк сөйләшү вә язышуларымызда һәрбер өлкәдәге дини оешмалар арасында бераз аерма булмаганлыгы, дини тойгыларга караш ягыннан да үзгәлекләр булганы күзгә ташланды. Шул аермаларның булуы безнең бергә, бер саф булып чыга алмавымызга сәбәп булды. Хәтта кайбер комитетлар мондый чыгышлардан үзләренә зарар килү ихтималын да төшенәләр. Мөмкин кадәр башкаларның да бу сафта большевикка каршы тартыш башламау ягында торалар иде. Боларда, бәлки, мөселманлык халыкның канына сеңеп бетеп, үзенең милли, дини рәвешен алмагандыр. Бәлки, аларда исламият, бездә Идел-Уралда булган төсле, өч йөз җитмеш биш ел буенча руска каршы калкан булып килеп, милли яктан бер изге урын тота алмагандыр. Бәлки, әле аларның дин әһелләре безнең Идел-Уралның мөдәррисе, мулласы, мөәзине вә остабикәсе кебек милли бер көч булырга өлгермәгәндер; мөтәгассыйб, фанатик бер күмәлектән [?] чыга алмагандыр. Моны тикшерү безнең эшемез түгел. Ләкин без, Идел-Уралның балалары, үземезнең бу көнге көндә Аурупа мәгънәсендә милләт булып мәйданга чыгуымызда русларның руслаштыру, христианлаштыру сәясәтләрен җиңеп, барлыгымызны бу көнгә кадәр алып килүемездә динемез исламияткә вә дин әһелләремезгә каршы бик нык бурычлымыз. Без үземезнең барлыгымызның бер терәге, рустан аерымлыгымызның бер кальгасы булган динемезне, кызыл руслар егарга тырышып ятканда, әлбәттә, башкалар кебек сәерче булып карап кала алмый идек. Революциядән соңгы бөтен милли оешмаларымызда, Милләт Мәҗлесендә бездә дин берлә милләт бер-берсенә ярдәмче иттерелеп, бергәлек нигезендә корылганга, безнең чит илләргә чыгарылган «солых һәйәтемез»гә дә милли-дини сафларны бергә иттереп йөртергә кушылганга, без үземезнең бөтен милли кузгалышларымызның җолаларын боза алмый идек. Шуның өчен без Кавказ, Кырым, Төркестан милли комитетлары эш башындагы кешеләренең бу эштә безнең берлә бергә бармауларын, бара алмауларын белгәч тә туктап калмадык. Үземезнең көчемез кадәр, үземезнең иманымыз кадәр эшкә керештек. Беренче уларак, дүрт йөз миллионлык ислам дөньясына СССРдагы мөселманнарның никадәр зур золым вә көчләнү астында торганлыкларын күрсәтмәкче вә алардан мәгънәви ярдәм сорамакчы булдык. Шул эшне беренче адым иттереп эшкә керештек. Бу эшне эшләүнең иң уңгайлы ноктасы, хаҗ вакытында изге йирләргә җыела торган йөз меңнәрчә хаҗиларның (Мәккә вә Мәдинәдә) булачагын төшенеп, шунда берничә кешелек бер һәйәт күндәрергә тырыштык. Ләкин көчемезнең чикле булуы, юлларның авырлыгы бу эшне булдырып чыгаруга каршы төште. Читтән торып язып эшләү генә калды. Бу эшкә килгәч тә, ислам дөньясының оешмасызлыгы, аның һичбер үзәк дин оешмасының булмавы безнең алдымызга килеп басты. Без аерым өлкәләрдәге аерым дин башлыкларына баш орырга тиешле булдык. Бу эш мондый чит илләрдә яшәгән бер оешма өчен җиңел бер эш түгел иде. Иң элек ислам дөньясы өчен берничә телгә бәяннамәләрне тәрҗемә иттерү кирәк иде (гарәпчә, фарсыча, төрекчә, урдуча). Бу бәяннамәдә язылганнарны Аурупа матбугатына да белдерү, алардан да мәгънәви ярдәм сорау өчен, инглизчә, французча, нимесчә, итальянча, русча, полякча, румынча тәрҗемәләре кирәк иде. Боларны эшләү вә тарату, сөйләүгә бик җиңел булса да, мәйданга чыгаруы бик авыр иде. Дөньяның бөтен кисәкләренә таралган мөселманнарның йирле дини үзәк оешмаларын эзләп табу вә аларга вакытында җибәрү эше кечкенә бер нәрсә түгел иде. Менә шуларның барысын да эшләргә кирәк иде. Һәм дә билгеле бер көнгә кадәр эшләп бетерү шул көндә, ягъни Корбан бәйрәме көннәрендә, шуларның кулларына барып җитәрлек итеп эшләргә кирәк иде. Ислам дөньясының никадәр таркау икәнлеген күз алдына китергәндә, Гарәбстаннан алып Кытай мөселманнарына кадәр, Җава, Борнеодан алып Африканың Өмет Борыны мөселманнарына кадәр меңнәрчә чакрымлык озаклыкларга тарату ни дәрәҗәдә авыр икәнен күреп була торгандыр. Шуның өстенә, телеграф ажанысларының һичберсенең мөселманнар кулында булмавы игътибарга алынса, бик күп мөселман илләренә телеграмнарның ераклыклары вә кыйбатлыклары исәпкә алынса, таркау, фәкыйрь Идел-Урал истикъляль комитеты бу эшне башкаруның никадәр авыр булганлыгын аңлап булса кирәк. Шуларның һәммәсен бер күз алдына китереп, кайнар эстәк берлә үзебезнең шул изге вазифамызны эшләргә тотындык. Курыккан ноктамыз – көчемез җитми калып, эшлисе эшемез нәтиҗәсез калмасын, акчамыз азлыктан кирәге кадәр эшли алмыйча, ярты юлда эш бозылмасын дигән курку иде. Шуңа күрә бөтен иман көчемез берлә, тешемез-тырнагымыз берлә ябышып эшкә керештек. Вакытымыз тар булганга, көн чаптык, төн чаптык. Көнгә төнне катып яздык, сыздык, тәрҗемә иттек. Корбан бәйрәменә кадәр ислам дөньясының әһәмиятле нокталарына бәяннамәләремезне, хатларымызны күндәреп өлгердек. Ислам дөньясының зур кешеләренә, шәйхисламнарына, мөфтиләренә, казыйларына, рәис әл-голямаларына, зур мөдәррисләренә, ислам дөньясының гәзитә вә мәҗмугаларына, Аурупадагы мөселман мәхәлләләренең мәсҗедләренә, имамнарына бәяннамәләремезне вә алардан мөселманлык исеменә ярдәм сораган хатларымызны вакытында илтеп өлгердек. Корбан бәйрәме көнендә намаздан соң СССРда дин юлында шәһид булган имамнар, мөәзиннәр, остабикәләремез вә башка диндәшләремезнең җаннары шатлыгы өчен дога кылуларын вә аларның мөбарәк җаннарының тыныч ятулары өчен һәүл намазы укуларын үтендек. Шул эшләр эчендә бәйрәм көне җиткәнне күрми дә, сизми дә калдык. Бәйрәм намазы килде. Комитетымызның шөгъбәләре дә шул эштә билгеле план берлә тырышты, эшләде.
Гаедтән соң, үз хәлфәмез булган йирләрдә бәяннамәнең татарчалары укылып, большевикларның дин кысуларына каршы протест карарлары алынды. Мөселман патшаларына – Хиҗаз короле Габделгазиз ибн әл-Согуд, Мисыр короле Фуад, Иран шаһы Риза хан Пәһләви, Әфган әмире Надир хан хәзрәтләренә большевикларга каршы мөселманлыкны яклау вә саклауларын сорап телеграмнар сугылды. Мәсҗедләргә килгән халыкның күбрәге ят милләттән булган йирләрдә гарәпчә, фарсыча, нимесчә, французча, инглизчә бәяннамәләр укылып, шул ук рәвештә шәһидларемезнең җаннарына багышлап догалар кылынды. Моның берлә генә эш бетмәде. Аурупа матбугаты ажанысларына хәбәрләр бирү эше калды. Бөтен көчне җыйнап, Аурупаның зур шәһәрләрендә матбугат ажанысларын эзләү китте. Төрле йирдә төрле ажаныслар табылып, аларга шушы эшләремездән хәбәрләр бирелде. Бик күп гәзитәләренең хәбәрчеләренә, үзләре нинди халыктан булса, шул телдә басылып күбәйтелгән бәяннамә вә телеграммаларымызның берәр формасы вә бик күп материаллар бирелде. Үз халкымыз мәхәлләләр корып утырган Аурупа мәмләкәтләрендә, ул мәмләкәтнең патшаларына вә хөкүмәт башлыкларына, һәм дә Румадагы католик дин башлыгы папа вә Ингелтерәдәге англикан мәзһәбе башлыгы архиепископ җәнабларына телеграмнар биреп, большевикларның дин кысуларына, вөҗдан ирегемезне көчләүләренә каршы яклауларын сорадык. Инде шул эшләрнең нәтиҗәләрен көтәргә вакыт җитте. Ислам дөньясы бик таркау булганга, аның төрле почмакларыннан килә торган белемнәр әле һаман җыелып бетмәгән булса да, бу көнгәчә билгеле булганнары да безнең бу эшләремезнең бушка китмәгәнен күрсәтте. Безнең шушы тырышуларымызның нәтиҗәсе без уйлаганнан бик күп дәрәҗә зур булып чыкканны күрсәтте. Безнең гайрәтемез берлә башланган шул протестлар Аурупаның мөселман яшәгән һәр зур шәһәрендә эшләнде. Меңнәрчә вә йөз меңнәрчә мөселман халкы кызыл Русиядә җәберләнгән үзенең диндәшләре өчен дога кылды. Аларның котылуы өчен Тәңремезгә ялварды. Безнең шушы эшләремезгә Аурупа матбугаты зур бер сәяси кыйммәт биреп күтәреп алды. Унынчы майдан башлап бу көнгә чаклы Аурупаның бөтен матбугаты шул мәсьәлә тирәсендә хәбәрләр, мәкаләләр язды. СССРда мөселманнарның башка халыкларга караганда да ныграк җәберләнүләре көннең мәсьәләсе булып өлгерде. Нимес, француз, инглиз, итальян, поляк, румын, болгар христиан матбугаты бу мәсьәлә хакында шау килде. (Бу хакта белем-матбугат хисабын белмимез дә.) Аурупаның гәзитә укучы миллионнарча халкы безнең СССРдагы диндәшләремезнең нинди авыр хәлдә яшәгәннәрен күрде, белде. Кешелек тойгысы берлә аларны кызганды, аларга каршы ярдәмләшү тойгысы берлә йөрәген ярсытты. Ислам дөньясының дини үзәге булган Мәккәи Мәкәрәмәдә кырык мәмләкәттән килгән, кырык төрле телдә сөйләшә торган 200 мең хаҗи Русиядәге диндәшләренең котылулары өчен изге урыннарда дога кылды. Шул изге йирләрдән үз иленә алып кайта торган бик күп төрле тойгылар вә хәбәрләр арасында, хәзерге кызыл Русиядә мөселманлык бик авыр кысынкылыкта икән, андагы мөселманнар дөньяның һичбер йирендә күрелмәгән җәбер вә золымнар эчендә яшиләр икән, дигән хәбәрне дә алып киттеләр, аны ислам дөньясының кырык төрле почмагына илтеп тараттылар вә таратачаклар. Шуның аркасында СССРда мөселманнарны көчләү, мәсҗедләрне ябу, мулла-мөәзинне сөрү, дин әһелене асу, кисү СССРдагы йирле мәсьәләлектән чыкты. Ул бөтен мөселман дөньясының дини бер эше хәлен алды. Ул бөтен дөньяның мәдәни халкының вөҗдани, инсани бер мәсьәләсе төсенә буялды. Шуның берлә бергә безнең дини оешмаларымыз, диния нәзарәтемез, мөфти хәзрәтемез, казыйларымыз, ахундларымыз, мөдәррисләремез, имамнарымыз, мөәзиннәремез, остабикәләремез вә бөтен динле кардәшләремезнең эше кызыл Мәскәүнең ГПУсының зобаниларының кулыннан ычкынды. Аларның бөтен хәлләре, мәкъдәрәтләре дөнья әфкяре гомумиясенең, бөтен адәмчелек вөҗданының кулына әманәт ителде. Моннан соң халкымызга эшләнәчәк һәрбер җәбер вә золым дөнья вөҗданы тарафыннан җавапсыз карылдырмаячактыр. Кызыл Мәскәүнең безнең диндәшләремезнең хакларын таптавы үзенә бик кыйбатка мал булып, аны уйларга, төшенергә мәҗбүр итәчәктер. Аның канлы залим кулының кыскалап, моннан соң тик торуына сәбәп булачактыр. Менә безнең Идел-Урал комитетының башлавы берлә эшләнгән протестымызның нәтиҗәсе бу көн шул әле. Бу эш тәмам булып бетмәгәнгә, моның безнең диндәшләремез өчен файдасы, шөбһәсез, көннән-көн зураячактыр, күбәячәктер. Безнең җан вә кан дошманымыз большевикка бу кыймылдашымызның зарары көннән-көн үсәчәктер. Бу да безнең тоткан юлымызның сәяси яктан турылыгын сукырларга да күрсәтәчәктер. Шуның өчен без, эшләнгән шул милли эшнең файдалы булып чыгуыны сөенә-сөенә каршы алу берлә бергә, безгә бу эштә ярдәм иткән милләттәшләремезгә, бигрәк тә безнең шул кешелек өчен эшләгән эшемездә безгә адәмчә карап, халкымызның вөҗдан иреге өчен безнең берлә бергә тартышу ярдәмендә булган христиан дөньясының зурларына, аларның язучыларына, язу дөньясына мең катлы рәхмәтләр укыймыз вә халкымыз исеменнән шөкер итәмез.
Французларның бер философы үзенең мәдәният тарихы хакындагы фикерен, кыскартып кына әйткәндә, түбәндәге сүзләр берлә аңлата: «Бөтен төркиләр бер халыкның яисә бер кешенең иреге, адәм баласының сабырлы булуы аркасында дөньяга тумаган. Киресенчә, сабырсызларның сабырсызлыгы берлә дөньяга килгәндер. Бу нигъмәтләр өчен адәм баласы сабырсызларның сабырсызлыгына бурычлыдыр», – ди. Без дә, шул философка ияреп, большевикларның золымнарына, көчләүләренә каршы бөтен милләттәшләремезне сабырсызлыкка чакырамыз. Бертуктамыйча сабырсызлык күрсәтеп тартышырга, үзенең хакларын алыр өчен көрәшергә, үз иленә үзе хуҗа булгангача сабырсызланып эшләшергә өндимез. Сабырсызланыңыз туганнар, сабырсызланың!..
Искәртмәләр һәм аңлатмалар:
Җыламаган балага имчәк бирмиләр. «Яңа милли юл» журналының 1930 елгы 7 нче (1 июль) санында «Гаяз Исхакый» имзасы белән басылган. Текст шуннан алынды.

Мөтәгассыйб – бер эшкә бик нык бирелгәнлек.
Ажанысларының – агентлыкларының.
Һәүл намазы – мәет күмелгән көнне кичен укыла торган намаз.
Мәкъдәрәтләре – көч-куәтләре.

Чыганак: Исхакый Г. Әсәрләр. 10 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2013. Б. 148-153.

Җавап калдыру