148. Сәгадәт Чагатайга

Сөекле кызым!

Синең 18 ендә язган мәктүбеңне кичә алдым. Мин бу ел туган көнемне1 тәмамән диярлек ялгызлык эчендә үткәрдем. Бер атнадан бирле бик каты грипп алып, хасталандым вә һичбер өйдән чыга алмадым. Бер-ике көндән бирле инде кризис кичде, өксүрүгем , нәзләм хәфифләде. Ләкин докторлар, әле тагы берничә көн тышка чыгарга ярамый, дип тәнбиһ итделәр . Вә мин дә шулай ялңыз башым өйдә калам. Туган көнемә беркемне дә чакырмадым. Кунак сыйларлык хәзерлегем дә юк, нәшьәм  дә юк иде. Шуңарга беркем дә килмәде кебек, көнем табигый кичде. Берничә йирдән мәктүб тәбрикләре, Камал Локмандан телеграф тәбриге генә алдым. 22 сендә Яшьнә килеп, тавык шурпасы пешереп киткән иде. Шуны әле өченче көн ашап ятам. Хәсән дә, килеп, сөт, катык, икмәк алып килеп тора. Шулай итеп һәм хаста, һәм бәйрәм итүче булып ята бирәм. Бу грипп эчендә простатым шактый зәхмәт бирде исә дә, мигъдә авырусы һич борчымады. Алган даруларыммы файдалы килде, белмим. Хәзер кәефем начар түгел. Ләкин монда әле һаман кыш дәвам итә. Кичә дә кар яуды. Кояш чыгып, көнләр бераз рәтләнсә, бәлки, авыруым да бетеп китәр. Бөтен Истанбул хасталык эчендә. Утынсызлык, күмерсезлек дә халыкка бик авыр килде. Өч айдан бирле өзелмәгән кар, суык бик быктырды.

 Таныш-белеш арасында яңалыклар юк. Камилә ханым ийиләшде. Садри кышны хасталыксыз үткәрде. Мөхәммәдгәрәй «сату итәм» дип, Иранга, Әфганстан, Һиндстанга киткән иде, һаман кайта алмады. Яһүди хатыны бик пошына. Мәрьям ханым Анкарадан Искешәһәргә киткән. Берәр атнадан дөнәчәк, имеш. Һидаять ярым көйле, ярым шәһәрле бер хатын берлә өйләнергә йөри. Өй тотды. Мин әле киленне күргәнем юк. Күргәнләр, бераз фазла яшь, диләр. Аллаһ бәхет бирсен. Мөхәммәд әфәнделәр Һидаятьләрдә суык өшетеп яталар. Килүләрендән бигүк мәмнүн түгелләр. Яшьнәнең коҗасы имтиханнарын биргән. Март ахырларында кайтачак, диләр. Тукай гаскәрлеккә хәзерләнеп ята. Безнең әсирләрнең берәм-сәрәме килеп ята. Әмма бергә булган аерым кампдагы  йөз сиксәнләп казанлының листәсен  Габдулла Заһин дигән кырымлы шарлатан, искян мөдиренә  бирмәенчә, яшереп калдырган булган. Хәзер шуларны яңадан каратырга маташамыз. Әмма вакыты гәч  калган булу ихтималы бар. […] хатыны берлә 17 шөбатда «Истанбул» вапуры берлә килгән, диделәр. Әле күргәнем юк. Хуш, кызым.

Әтиең Мөхәммәдгаяз

Хәзер генә синең 21 нче тарихлы мәктүбеңне һәм дә Гомәр Салиның вәгъдәсен белдергән хәбәрне алдым. Мәмнүн улдым. Акчаны анда тотарсың. Табигый, ул бурыч түгелдер. Юмартланып, түләрмез-фәлән, димә. Мадам берлә […]  туган көнемне котларга килгәнләр иде. Сиңа сәлам сөйләделәр.

Әтиең Мөхәммәдгаяз
24 шөбат, 1949. Бәйуглы.

Искәртмәләр һәм аңлатмалар:

 

148. Сәгадәт Чагатайга. Хат ТР МАда (2461 ф., 1 тасв., 6 эш) саклана. Автограф гарәп язуында. Текст шуннан алынды. Беренче тапкыр басыла.

1 Туган көнем – 23 февраль Г. Исхакыйның 71 яшь тулган көне була.

  Өксүрүгем – ютәлем.

  Тәнбиһ итделәр – кисәттеләр.

  Нәшьәм – кәефем. 

Кампдагы – лагерьдагы.

  Листәсен – исемлеген.

  Искян мөдиренә – урнаштыру мөдиренә.

  Гәч – соң.

Чыганак: Исхакый Г. Әсәрләр. 14 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2013.

Җавап калдыру