136. Сәгадәт Чагатайга

Сөекле кызым!

Синең 10 декабрьдә язган хатыңны алуыма бер-ике көн вакыт кичде. Мин, хастаханәгә барып, рентген алдыру берлә мәшгуль көнләрем булганга, шул рентгенның бераз нәтиҗәсе мәгълүм булсын дип көтдем. Кичә фильмамы һәм дә рапорыны бирделәр. Мигъдәмдә хасталык, гайре табигыйлек тапдылар. Хәзергә әле дару-фәлән бирмәделәр. Пәрһизлек  тотарга кушдылар. Кара ит һичбер йиимә , атнада ике мәртәбә ыскарада  балык, ике мәртәбә тавык ите кебек хашланган  ак ит аша, сөт эч, башка йәмәкләрең сәбзә  булсын, диделәр. Хәзергә шуларны татбикъ итеп  маташам. Соңгы атналарда мигъдәм шактый рәхәтсез итә башлаган иде. Шунлардан куркып, Ләбиб бәйнең васитасы берлә Хирам паша хастаханәсендә фильмамны алдырдым. Болай зур хасталык түгел. Ләкин монтазам  пәрһизлек лязем, диделәр. Хәзер бик дикъкать берлә шул пәрһизлеккә үземне алышдырам. Берәр атнадан соң тагы бер могаянәгә  табигъ булачагым . Бу ялгыз мигъдә өчен, простат безнең эшемез түгел, диделәр. Ул үз юлында йөреп ята, фазла рәхәтсезлек бирми.

Бу араларда монда көнләр буенча туктамаенча кар ява, хәтта буранлар да булды. Аяк асты бик бербад. Бу ел монда кыш бик иртә килде. Халык суыкдан бик зарлана. Таныш-белеш, дуст-иш – һәммәсе сау-сәламәтләр. Барысы да сине сорап торалар, сәлам язарга кушалар. Муса әфәнде айның 12 сендә вапур берлә Мисырга китде. Уның белән бергә теге гокаля хатын Фатыйма Алчин да китде. Икесенең дә юллары ачык булсын. Муса әфәнде төрле-төрле шәрекъ дипломасилар  ясап маташып, үзенең хөрмәтен шактый югатып китде. Хәерле булсын. Таһирдан акча килгәнне мондан әүвәлге хатда язган идем. Вахид бәйләр исәнләр. Дөнәр-дөнмәс  Вахид бәй икесенең дә айлык мәгашләрен кесәсендән алдырганга, шактый сыкынтылы  бер дәвер кичерделәр. Шуңарга күрә Тогрулга әфәләм төрле уенчыклар онытылып тора. Мин дә яңартмыйм. Син үзең очсыз гына бер нәрсә алып килсәң, мәгъбүлгә кичәр, булмаса, Вахид бәйгә бер карават , Наиләгә әфәләм төрле бер пудра китерсәң, фәна улмас. Әмма Садри бәйнең аскысы калмасын. Касыйм бәйләр исәнләр. Без дә Яңа ел каршы алырга хәзерләнеп ятамыз. Бу ел доктор Ләбибдә каршылармыз кебек хис ителә, әле карарымыз катгый түгел. Мәрьям ханымның кызы Фатыйма Анкарага мәгагаилә дөнгән . Әле Истанбулга килеп, оршышып йөрергә вакыт була алмаган. Әлегә хуш, кызым.

Әтиең Мөхәммәдгаяз

Хәсән сиңа сәлам сөйли.
18 декабрь, 1948. Бәйуглы.

Искәртмәләр һәм аңлатмалар:

 

136. Сәгадәт Чагатайга. Хат ТР МАда (2461 ф., 1 тасв., 6 эш) саклана. Автограф гарәп язуында. Текст шуннан алынды. Беренче тапкыр басыла.

  Пәрһизлек – диета.

  Йиимә – ашама.

  Ыскарада – дөресе: ызгарада – учакта, мангалда.

  Хашланган – парда пешкән.

  Сәбзә – яшелчә.

  Татбикъ итеп – яраштырып.

  Монтазам – тәртипле.  Могаянәгә – тикшереп карауга.

  Табигъ булачагым – буйсыначакмын.

  Дипломасилар – дипломатия, хәйләкәрлек.

  Дөнәр-дөнмәс – кайтыр-кайтмас.

  Сыкынтылы – борчулы.

  Карават – галстук.

  Мәгагаилә дөнгән – гаилә белән кире кайткан.

Чыганак: Исхакый Г. Әсәрләр. 14 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2013.

Җавап калдыру