139. Сәгадәт Чагатайга

Сөекле кызым!

Мин сиңа 2 гыйнварда бер мәктүб язып, үземнең хастаханәгә мөшаһәдә өчен керәчәгемне язмышдем. Ул мәктүбемне, иншаллаһ, алмышсыңдыр. Инде өч көндән бирле хастаханәдәмен. Үземне аерым бер бүлмәгә йирләшдерделәр. Табигый, паралы  булыр. Ләкин әле пара сораган кеше юк. Бу эшдә Билал Газиз бәйнең бик зур хезмәте булды. Ул профессор Сәдад Таватка китереп бактырды. Сәдад бәйнең тәүсыясы  буенча Хирам пашаның баш операторы – профессор Борһанетдин бәйнең мөшаһәдәсенә күндерелдем. Професор Тәүфикъ Рәмзи бәйдән дә Билал бәй дусты Борһанетдин бәйгә бер тәүсыя мәктүбе китерде. Шулай итеп, өч профессорның галякасын  тәэмин итмеш булындым. Монда бөтен вөҗүдем хасталыкларым контрольдән кичереләчәк. Һәр көн берничә мәртәбә могаянәгә тотылам. Аерым бер йәмәк  режимына куелдым. Һичбер ит иңдерелми, күбрәк сөтле йәмәкләр берлә карынымны туйдырам. Грипп шулкә . Монда килгәндән бирле мигъдә авыруым хәфифләде . Хәтта тәмамән бетде дәрәҗәсенә йитде. Мигъдәм мондагы докторлардан курыкдымы? Әллә соңгы көнләрдәге һәяҗанлы    вазгыятемдәнме, белмәдем. Үземне үзем бик яхшы хис итәм. Саг булсынлар дустлар да. Һәр көн киләләр. Һидаять бәй беренче килүендә Билал бәй берлә бергә килде вә мине одама  яткырып китде. Билал бәй һәр көн ике мәртәбә зиярәт итә . Кичә Миръякуб, Садри, Госман Хуҗа     да килделәр. Хосусый бүлмәдә булганга, өйләдән соң һәркем килә белә . Һидаять бөтен ихтыяҗларымны тутырып тора. Көненә икешәр, өчәр дә килә. Мескин бик […] ийи калебле  адәм. Могаянәләр әле тәмам булмаганга, табигый, гамәлияткә ихтыяҗ булып-булмадыгын аңларлык вакыт булмады. Гамәлияткә ихтыяҗ булса да, […] булмаса, син килмәенчә гамәлият ясатмаячагым. Ләкин үземне үзем көндән-көн тагы ийи хис итә барам. Болар, иншаллаһ, хасталыгымның тәһликәле  улмадыгына галәмәтдер. Хастаханәдә булганга, яңа хәбәрләр белмим. Юк да булырга кирәк. Син үз юлыңда хәрәкәт итеп тор. Иншаллаһ, куркырлык бернәрсә чыкмас. Могаянәләр тәмам булып, тәшрих  куелгач, тагы тәфсилле мәктүб язармын. Әлегә хуш, кызым.

Әтиең Мөхәммәдгаяз

6 гыйнвар, 1949. Истанбул. Хирам паша хастаханәсе.

 

Искәртмәләр һәм аңлатмалар:

 139. Сәгадәт Чагатайга. Хат ТР МАда (2461 ф., 1 тасв., 6 эш) саклана. Автограф гарәп язуында. Текст шуннан алынды. Беренче тапкыр басыла.

  Паралы – акчалы.

  Тәүсыясы – киңәше.

  Галякасын – бу урында: игътибарын.

  Йәмәк – аш, ашамлык.

  Шулкә – шул көе.

  Хәфифләде – җиңеләйде.  Одама – бүлмәмә.

  Зиярәт итә – күрешергә килә, хәл белергә килә.

  Килә белә – килә ала.

  Ийи калебле – яхшы күңелле.

  Тәһликәле – куркынычлы.

  Тәшрих – ачыклау, диагноз.

Чыганак: Исхакый Г. Әсәрләр. 14 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2013.
 

Җавап калдыру