143. Сәгадәт Чагатайга

Сөекле кызым!

Бүген өемдә беренче кичемне кичердем. Кичә (19/1) өйләдән соң мине табурҗы итделәр . Каршы алырга Садри берлә Госман Хуҗа килгәнләр иде. Бәрабәр  сәгать бишләрдә өемә килдек. Өйдә әйберләр дә һәммәсе сау-сәламәт торганлар. Кәефем яхшы. Саулыгым начар түгел. Соңгы мәктүбемдә пазар иртәсе (17/1) икенче мәртәбә рентген фильмамы алачакларын язган идем. Фильмамы рентген махсус доктор Тарикъ Әмәл бәй (Ләбиб бәйнең дусты) биззат  үзе алды. Әүвәлгесен практик […] Мөхетдин бәй дигән берсе алган иде. Салы көне  фильмамның рапоры  профессорга килде. Профессор да бүлмәмә биззат килеп, яңа фильмаңыз вә рапоры килде, тәдкыйк итдек, хасталыгыңызда җәррахи мөдахәләнең  лөзүмен гөстәрәчәк бер әмарә  юкдыр. Тугрыдан-тугры мигъдә үлсәредер . Тәдави вә пәрһизлә кичәчәкдер, диде. Бән дә гамәлиятә хәзер улсам да, бу хәбәрдән сөендем. Докторлар: «Әгәр фәна бер хасталыгың, ягъни кансәрең башлангычы улса иде, беренче фильма берлә икенче фильма арасында кичкән бер айда ул хасталык мөхәкъкак  инкишафын гөстәрәчәк иде вә һичбер вәҗһилә  кило алмаячак идеңез», – диделәр. Вәхаләнки  мин хастаханәдә ике бучук  кило алдым. Боларның һәммәсе бергә мине тынычландырды вә чыгарга хәзерләндем. Хастаханәдә уналты тәүлек калган идем. Бүлмәм дә хосусый иде. Шуңарга әсгаре  көненә 8 лирадан 130–140 (гыйлаҗлар  да бар) лира өдәргә тиеш  идем. Янымда 100 лирадан бераз фазла генә акчам булганга, Садрига йитәрлек акча алып килергә үтенгән идем. Ул да акча китерде. Ләкин хастаханә сезнең хисабыңыз-мисабыңыз юк, хастаханәнең мосафиры идеңез, диделәр. Бу да рухымны күтәрде. Акчасындан түгел, хөрмәтендән мөтәәссир булдым. Һәрвакыт мөгамәләләре дә фәүгылгадә хөрмәткяр улды. Бу эшдә, әлбәттә, Билал Газиз бәйнең бөек бер роле улды. Аңа чук миннәтдарым . Биргән тәгълиматлары – кара ит һичбер йимәмәк, кызартмаларга тотынмамак, йомшак итләрне, кош-корт, кузу  ыскара  йә хашлама  рәвешендә йимәк. Пешкән вә ыскаралы балыклар йимәк. Фазлача сөт мәгъмүлаты вә татлы йимәк. Профессор Борһанетдин: «Җигәреңне  бер айдан даһа дәфга уграңыз, могаянә итәрмез, бәлки дә, өченче мәртәбә дә фильма чәкдерез », – диде. Боларны һәммәсене мәгъкуль булдым . […] татбикъ итәргә тырышачакмын. Иншаллаһ, муаффәкъдә булырмын. Ләкин ашау-эчүне юлга кую – бер мәсьәлә. Өйдә пешерсәм, әүвәлә аз пешереп булмый. Икенче-өченче көнгә аш калса, баятлана , һәм дә ашны пешерә-пешерә иштиһам  кача. Монда ярты тавык, чирек күркә-фәлән сатмыйлар. Бер тавык өч көнгә кала. Ул да быктыра . Хәзергә әле шул мәгълүм: локантада  ашарга, ара-сыра үземдә аш хәзерләргә уйлыйм. Ләкин бу да иң мәгъкуль юл түгел. Варшавадагы кебек […] булса, нә яхшы булачак. Әмма Истанбулда андый люкслар нә гәзәр . Хастаханәгә бөтен дуст-иш килде-китде. Госман Хуҗа, мескин, һәр көн килми калмады. Доктор Октай да ике дәфга килде. Инде тыныч кына өйдә утырырга кирәк. Шәһәрнең яңа вә иске хәбәрләрен әле белмим. Аларны бик эзләргә дә фикерем юк. Фатыйма ханымдан Мисырдан мәктүб килеп чыккан (кичә генә). Муса әфәнде әндишәле  хаста, уны хастаханәгә йирләшдердек, үзе дә эш таба алмадым, дигән, ди. Муса әфәнде Истанбулда үлгән булса, җеназасының хөрмәте шөпәсез монда зур булачак иде. Топрагы Африкадан алынган, күрәсең. Һидаять аша язган ике мәктүбеңне дә алдым. Соңгысы 14 гыйнвар тарихлы иде. Инде өйгә язарсың. Сәнә  башы алдында өйгә язган мәктүбең Истанбулга 16 сында гына килгән, уны да алдым. Әлегә шулкадәр, кызым. Инде кайту көнләреңне кайгырту дәвере килгәндер. Истанбулда берәр атна калырлык итеп хисап йөрт. Хуш, кызым.

Әтиең Мөхәммәдгаяз

20 гыйнвар, 1949. Иске Чәчәкче сокагы , 40/4. Истанбул.

Искәртмәләр һәм аңлатмалар:

 143. Сәгадәт Чагатайга. Хат ТР МАда (2461 ф., 1 тасв., 6 эш ) саклана. Автограф гарәп язуында. Текст шуннан алынды. Беренче тапкыр басыла.

  Сокагы – урамы.

  Табурҗы итделәр – хастаханәдән чыгардылар.

  Бәрабәр – бергә.

  Биззат – шәхсән.

  Салы көне – сишәмбе көн.

  Рапоры – белешмәсе.  Җәррахи мөдахәләнең – хирургик тыкшынуның.

  Әмарә – билге.

  Үлсәредер – җәрәхәтедер, язвасыдыр.

  Мөхакъкак – шөбһәсез.

  Вәҗһилә – рәвештә.

  Вәхаләнки – чынлыкта.

  Бучук – ярым.

  Әсгаре – иң күбе.

  Гыйлаҗлар – дарулар, дәвалар.

  Өдәргә тиеш – түләргә тиеш.

  Миннәтдарым – рәхмәтлемен.

  Кузу – бәрән, бәти.

  Ыскара – кыздырылган.

  Хашлама – пешкән.

  Җигәреңне – бавырыңны.

  Фильма чәкдерез – рентгенга төшерербез.

  Мәгъкуль булдым – мәслихәт таптым.

  Баятлана – әчи.

 Иштиһам – ашыйсы килү теләгем.

  Быктыра – туйдыра.

  Локантада – ашханәдә.

  Нә гәзәр – юк.

  Әндишәле – куркынычлы.

  Сәнә – ел.

Чыганак: Исхакый Г. Әсәрләр. 14 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2013.

Җавап калдыру