147. Сәгадәт Чагатайга

Сөекле кызым!

Миндә саулык-сәламәтлек. Сиңа бер-ике көн элек кенә мәктүб язган идем. Кичә Ләбиб бәй, килеп, синең җитди бер гамәлият кичердегеңне аңлатды. Вәхаләнки син миңа андан һич бәхәс итмәмешдең. Көчек бер гамәлият улдым дия, чуан ярдырма, сөял кисдермә кебек кенә язган идең. Мин дә синең сыйххәтеңнең хакыйкый вазгыятен аңламадан белмәдем. Сине «Аурупа хәятына өзләгәнлекдән  тагы Лондонда калырга уйлыйсың» дип төшенеп, сине һаман харәли идем . […] улсын. Иншаллаһ, нәтиҗәсе хәер улыр. Мондый мөһим эшләр эшләнгәндә, мине бәһемәһаль  хәбәрдар итүнең даһа мөнәсиб улырде. Анда калырга уйлавыңның әсбаблар мәүҗәсен  белдермәк дә файдалы улачакдыр. Фазла кәтумият  аңлашмамазлыкка сәбәп буладыр. Хәерле булсын.

Минем хәлемдә яхшылыкка таба китү ачык хис ителәдер. Иштиһам да шактый ачылды. Үземне үзем дә яхшы хис итәм. Ләкин картая баруны кабул итү мәҗбүриятдәмен. Озак йөрүләр, утын яру кебек фазла арулар ишимә гәлми  башлады. Шуңарга күрә мөмкин кадәр күп өйдә утырырга, озын юлларга, трамвайда йөрмәскә тырышам. Үзем аз чыкканга, дуст-иш фазла зиярәтемә килә башлады. Мосафир кабул итү дә бездә җайсыз булмаганга, һәр көн кебек булашык  юу мәҗбүриятендә калам. Ул гына арытмый. Һавалар фәүкылгадә начар китде вә начар дәвам итә. Бүген дә кар явып тора. Бәрәкәт бирсен. Утыным күп иде дә. Ул якдан зәхмәтем юк. Юк исә Истанбулның яртысы, иртә кыш башланганга, бу суыкларда утынсыз-күмерсез калып җәфа чигәләр. Күп мөәссәсәләр  ягылмый, халыкның яртысы кебек грипп берлә, нәзлә  берлә, броншит  берлә җәфа чигә. Һидаять өйләнергә йөри. Бер ярым көйле, ярым шәһәрле шактый мөтәвазигъ  бер тол хатын димләгәнләр. Үзе мәмнүн . Ләкин хатын фазла яшь кебек күренә, диләр. Аллаһ бәхет бирсен. Камилә ханым ийиләшеп килә, бәһемәхал кабыргасы сынмаган булырга кирәк. Садри сәламәт. Яңа тәкагуд  кануны чыкса, уны тагы университәдән чакырачаклар. Мәрьәм ханым Анкарада. Яшьнә март аенда коҗасын  көтә. Тукай имтиханны бирде, гаскәрлеккә китәргә хәзерләнеп ята. Хуш, кызым.

Әтиең Мөхәммәдгаяз

14 шөбат, 1949. Бәйуглы.

 

Искәртмәләр һәм аңлатмалар:

 147. Сәгадәт Чагатайга. Хат ТР МАда (2461 ф., 1 тасв., 6 эш) саклана. Автограф гарәп язуында. Текст шуннан алынды. Беренче тапкыр басыла.

  Өзләгәнлектән – сагынганга.

  Харәли идем – борчый идем.

  Бәхемәһаль – һичшиксез.

  Әсбаблар мәүҗәсен – сәбәпләр дулкынын.

  Кәтумият – дәшмәү.

  Ишимә гәлми – канәгатьләндерми.

  Булашык – пычрак. 

Мөәссәсәләр – оешмалар.

  Нәзлә – томау.

  Броншит – бронхит.

  Мөтәвазигъ – эреләнмәүче.

  Мәмнүн – канәгать, шат.

  Тәкагуд –

  Коҗасын – ирен.

Чыганак: Исхакый Г. Әсәрләр. 14 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2013.

Җавап калдыру