156. Сәгадәт Чагатайга

Сөекле кызым!

Миндә саулык-сәламәтлек. Синдә дә шулайдыр, иншаллаһ. 16 апрель Тукай кичәсе кичердек. Бик матур үтде. Әүвәлән әллә нинди ахмаклар ясатмаска маташып йөрделәр исә дә, берни дә булдыра алмадылар. Мәҗлес бик тулы булды. Кореядан килгән балалар бик зур мәгърифәтләр күрсәтделәр. Төнлә сәгать икедә көчкә-көчкә генә халыкны тарата белдек. Йөз илле-йөз алтмыш һәмшәһри тупланган иде. Балаларның уңышлары халыкның хушына китде. Миңа бик зур күңел рәхәте бирде.

Сиңа мәктүб күндергән көнне Финляндиядән Гомәр Салидан мәктүб килеп чыкды. Мин аңарга акча туплауларына рәхмәт укып, хат язган һәм дә Сәгадәт аша күндерсәңез, тагы яхшырак булыр иде, Стокгольмның каршысындагы кешенең кесәсе бик сай, дип язган идем. Шул хатны алгач, Гомәр әфәнде, Хельсинкига китдем, анда Сәгадәтдән дә хат бар иде, үзара сөйләшеп, акчаны Сәгадәт аша күндерергә булдык, дигән. Димәк, шул арада сиңа килеп чыгар. Син дә Таһирга май мәгашен миңа күндерергә әйтеп, хат яз. Көнләр бераз йылынса, сыҗаклар  башлаганчы, мин май аенда ике-өч атнага Бурсага, кайнар ванналарга барыйм дип торам. Хазиранда  һавалар бик сыҗаклана, ванна керү авырая, диләр. Монда әле һавалар бик суык. Кичә дә соба якдым. Бүген дә ягарга мәҗбүрмен. Һаман калын пальто киеп йөримез. Һичбер яз килми дә килми. Миңа кайнар ванна файдалы килә. Докторлар да тәүсыя итәләр. Истанбулда беләсең, һичбер ванна тәшкиләте юк. Мин атнага бер мәртәбә Мәрьям ханымларга барып, ванна алып йөрим. Ләкин аларның үзләренең дә кешеләре бик күп. Акча берлә ванна алырлык һичбер йир юк. Атнага бер ванна гына бер дә җитми. Шуңарга кайда булса да барып, кайнар ванна алу юлына керергә кирәк. Үткән ел Бурсаны яратып кайткан идем. Башка кайнар сулы йирләрне дә тәүсыя итүчеләр бар. Әле карар биргәнем юк. Көнләр дә бәрбад. Унлык акча да әле юк. Агай-эне һәммәсе сәламәт. Яңа вакыйгалар юк, бүген бераз кар явып үткән, диделәр. Тиз эрегән булырга кирәк. Мин күрми калдым. Әлегә хуш, кызым. Финляндиядән килгән нәрсәнең күпме булуын язарсың.

Әтиең Мөхәммәдгаяз

Каһирәдән Хәмзә Таһирдан мәктүб алдым. Бу елда безнең илдән хаҗилар килмәгән. Шуңарга хәбәре-фәләне юк. Фатыйма ханым Каһирәдә диниш тотдыра алмаенча  Истанбулга кайтачак икән. Муса әфәнде һаман хастаханәдә икән. Вазгыяте өмидле түгел, диләр. Үзе […] бару фикерендә, имеш. Монда беркемгә дә хат язмады. Ул үлемен эзләп йөри, ахрысы. Хәерле булсын. Касыйм бәйләр Яшьнәнең кожасы Җәвадны яратдылар. Касыйм бәйнең дә хушына киткән. Хәдичә ханымнарны китерә торган «Истанбул» вапуры 21 апрель пәршәнбә көн генә киләчәк, барып күлмәкне алырмыз. Хәсән хастаханәдә.

18 нисан, 1949. Бәйуглы.

 

Искәртмәләр һәм аңлатмалар:

  1. Сәгадәт Чагатайга.

Хат ТР МАда (2461 ф., 1 тасв., 6 эш) саклана. Автограф гарәп язуында. Текст шуннан алынды. Беренче тапкыр басыла.

 

  Сыҗаклар – эсселәр.

  Хазиранда – июньдә.

  Диниш тотдыра алмаенча – тынычлык таба алмыйча.

Чыганак: Исхакый Г. Әсәрләр. 14 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2013.

 

 

Җавап калдыру