Алтынчы елыбыз

          Бу сан берлә «Милли юл» үзенең алтынчы яшенә аяк басадыр. Биш-алты ел милләтләрнең тормышында бик кыска бер мөддәт булса да, кайвакытларда мондый еллар, милләтләрнең тарихи барышының дөнәм вакытына тугры килеп, халыкларның берничә гасырлык киләчәгенә дә зур тәэсир ясый торган еллар булганы аз түгел. Безнең тормышта да, соңгы ун-унбиш еллык дәверебез киләчәгебез өчен бик мөһим борылыш еллары булганга, яңа байракчы «Милли юл»ның биш ел яшәп килүе игътибарсыз гына үтәчәк бер мәсьәлә түгелдер вә безнең киләчәк милли хәрәкәтебез тарихына шөбһәсез зур бер урын тотачактыр. Моның берлә без «Милли юл»ның биш еллыгын бәйрәм итәргә кирәк, фәлән дигән фикерне уртага ташламыйбыз, биш ел эчендә узган юлыбыз бик озын, бик авыр булган булса да, без әле һаман милли тартыш, милли сугыш дәверендә булганга, безгә әле бәйрәм көннәре килеп җитмәгән; билгакес, бу биш ел безнең милли юлыбыз бик авыр икәнен, бу милли тартышыбызның юлы бик озын икәнен күрсәтеп, безгә армый-талмый тартышырга вә озын көннәргә шул милли тартышны алып барырга, сабыр вә сәбат көче берлә коралланырга кирәклеген генә күрсәткән вә безгә тагы авырдан-авыр милли вазифалар йөкләгәннәр. Без бу юлга уйламыйча гына катышмаганга, безне бу авырлыклар куркытмыйлар. Безнең  бара торган юлыбызның буена үскән кырмавыклар, юл буенда яшеренгән төрле зәһәрле еланнар, чаяннарның булулары өркетмиләр. Без, биш еллык «Милли юл»ыбызны үткән кеби, киләчәкне дә үтәчәкбез. Кыйблабыз тугры алынганга, иртәме, кичме, шул «Милли юл»ның якты очына – милли истикъляльгә барып чыга-чакбыз. Илебез, суыбызны халкыбызның тулы ихтыярында күреп, милли вазифабызны тутырдык дип сөенәчәкбез вә шул көнне без дөньяның төрле тарафына таралган мөһаҗәрәтебез эчендә түгел, үз туфрагыбызга басып, үз суыбызны эчеп, үз икмәгебезне ашап, үз байрагыбыз астында күрәчәкбез; шунда «Милли юл»ның бәйрәмен дә итәчәкбез. Ул вакыт без генә, мөһаҗәрәттә уникенең берсе юкта «Милли юл»ны коручылар гына, байракны күтәрүчеләр генә түгел, бөтен милләт – карты-яше, баласы-чагасы бәйрәм итәчәктер; милләт бу бәйрәмне киләчәк буыныбызның олуг, милли бәйрәмнәре эченә кертәчәкләр. Бу көн киләчәк! Иртәгәме, аннан арыгамы, без исән булгандамы, безнең балаларыбыз исән булгандамы? Аның зур әһәмияте юк, фәкать ул көн мөхәкъкак киләчәк! Һәм дә бик күп олуг көннәренең башы, бисмилласы булып киләчәк.

          Биш еллык гомерне үткәргән «Милли юл»ның киләчәк еллардагы бурычларыннан бер бурычы да – менә шул бәйрәмне дә керсез күңел, ачык йөрәк, шат йөз берлә, чын халык бәйрәме эшләрлек итеп хәзерләүдер. Шул ак, пакь көенчә милли байрагыбызны алып барыр өчен «милли юл»чылар бу көнге көнгә кадәр ни дәрәҗәдә һиммәт сарыф иткән булсалар, моннан соң да шул милли вөҗданны керсез итеп алып барырга бөтен көчләрен сарыф итәчәкләрдер; милләтнең бөтен вөҗданлы яшен, картын милли байраклары астына тупларга муафикъ та булачаклардыр. Без моннан имин булганга, бөтен әтрафыбызны кара болыт каплаган булса да, дошманыбыз унике башлы аждаһа икәнен белсәк тә, милли вөҗдан алдында бу кара көчләрнең һәммәсенең эреп китәчәгенә иман итеп, киләчәгебезгә зур бер өмид берлә карап, алтынчы елы-бызны башлыйбыз, элгәредән тагы көчлерәк, тагы тәҗрибәлерәк булып алга атлыйбыз.

Киләчәк елларыбызда «Милли юл»ның нинди эздән китәчәген укучыларыбызга күрсәтү өчен, «Милли юл»ның үткән биш ел эчендә нинди эшләр эшләгәнен өстән генә булса да күрсәтеп үтмәкче булабыз. Болар* фәкать «Милли юл»ның биш еллык хисабы дип каралмасын, аның хисабын язу вакыты да әле килмәгән. Аның хисабын язарга да мондый мәкаләләр җитәчәк тә түгел. Бу – фәкать кош бакышыннан үткән юлга (тау башыннан) бер күз ташлау. «Милли юл» шул биш ел эчендә нинди эшләр эшләде, эшли алды?

«Милли юл» иң элек мөһаҗәрәттә – чит илләрдә, чит мәдәниятләр эчендә адашып, сәргәрдан булып, аптырап йөрүче милләттәшләребезгә кыйбла күрсәтте. Милләттәш, синең хәзер тора торган, чит илдә корган тормышың вакытлы гына! Син дулкын берлә илеңнән, бабаларыңның йиреннән ыргытылган, дошман көче берлә чит илләргә сөрелгән кеше булсаң да, син зур бер халыкның баласы, бай бер өлкәнең варисы, синең бәхетең илеңдә, шунда йөз чәвер, әнә, кыйбла шунда дип, аңарга милли кыйбланы күрсәтте. Шул кыйблага таба йөзне чәвереп, «милли юл»да йөрергә, илгә таба, өйгә таба йөрергә чакырды.

Мәмләкәтебез туган илебездән бик ерак булганга, бик күбебезнең башы әйләнеп, уңны – сулдан, сулны уңнан аера алмаслык дәрәҗәгә килгәнгә, «Милли юл»га уңны-сулны өйрәтергә тугры килде. Юл бик киң булганга, безнең милләттәшләрнең дә саташу хәвефе бик зур иде, шуның өчен «Милли юл» дошман берлә дустны аерды. Һәрбер рус агымы, фиркасе – кызылмы, карамы, акмы – сине алдатыр өчен генә шул буяуга буянган, ул эченнән һаман кара рус дигән фикерне сукты. Мөһаҗәрәтебезне руслык агымыннан аерырга тырышты. Руслардан ерак булырга өндәде. Аурупада милли юлыбызны тәмамән руслардан аерырга муафикъ булды. Озын юлны игътибарга алып, «Милли юл» милләттәшләренә юлчылар, дуст юлчылар эзләде. Ул, аларны төрек кәрванына кушып, иң тугры юл тапты, Идел-Урал төрек-татарын Төркестан, Кырым, Кавказ, Себер төреге берлә бергә баглады. Аларның барысының да барачак юллары истикъляль юлы булганга, илебезгә барып җиткәнче болардан аерылмагыз, дошман очратканда бергә-бергә булыгыз дигән тәгълиматны өйрәтте. «Мөстәкыйль Төркияне үзегезгә үрнәк итеп алыгыз», – дип әмер бирде.

Бу төрек кәрваны үзенең истикъляль йөрешендә, үзенең русларга каршы сугышында украинлы, гөрҗи, истикъляльче казаклар, фин-угыр халыкларын очратты, «Милли юл» алар берлә бергә кулга-кул тотынышып барырга, дошман сафын, руслык җәбһәсен бергәләп ярырга тиешлекне аңлатты.

Бүгенге көндә Идел-Урал төрек-татары дөньяның һәрбер почмагында үзенең байрагы астында җыелып хәрәкәт итә, вә шул истикъляль хәрәкәте көн үткән саен тирәнләнә бара, көн үткән саен үзенең күршеләренә танытып үсә бара. «Милли юл» аркасында Аурупаның төрле мәмләкәтләренә таралган милләттәшләребез үзләренең сәяси оешмаларын корып өлгерде, үзләренең киләчәктә сәяси бер куәт булачакларын утырган мәмләкәтләренә хис иттерерлек, үзләренә хөрмәт иттерерлек үсү күрсәтте, бөтен таркау милләттәшләребезне бер тәсбихка тезәргә, бер байрак янына оеш-тырырга «Милли юл» зур хезмәт итте. Хәзер «Милли юл» Ерак Шәрекъта таркау калган милләттәшләрен оештыру вазифасы артыннан йөри. Моны да, иншаллаһ, муаффәкыять берлә тәмам итеп, бөтен мөһаҗирлегебезне бер байрак янына туплап куячактыр. «Милли юл» милләтләребезнең бер тән, бер җан булып, киләчәктә милләтләргә ризык өләшү көнендә көчле булып хәрәкәт итү өчен зәмин хәзерли вә шул көндә көчле булыр өчен тырыша-тырмашадыр.

1917 елгы ихтиляль вакытында ләһләр, финнар, эстоннар үзләренең истикъляльләрен алып чыкканда, без утыз миллионлы төрек-татарның һичбер милли хакын ала алмаенча калуының сәбәбе вә шул бабаларыбызның өлкәләренең кечкенә генә бер почмагын да үз кулыбызда саклап кала алмаенча, бүген йортсыз-йирсез, паспортсыз сәргәрдан булып, чит илләрдә, чит халыкларның шәфкатенә, рәхименә сыгынып йөрергә мәҗбүр калуыбызның иң зур сәбәбе 17 нче елгы ихтиляльгә безнең хәзерләнеп җитмәвебез иде. Шул хәзерсезлек аркасында дустны – дошманнан, уңны сулдан аермавыбыз саясендә русларның кулында уенчык булдык. Бөтен мал-мөлкәтебезне, илебез-көнебезне югалттык.

Менә тагын яңа форсатлар килә. Русияне икенче бүлү көннәре якынлаша. Шул бүлү көннәрендә үз илебезне үзебезнең кулыбызга алып калыр өчен, шул эштә дошманнарның хәйләсенә алданмас өчен, милли планнарыбызны хәзерлибез, «Милли юл»ның алтынчы елына, милли тартышыбызның алтынчы фасылына керәбез. Бу юлдагы «Милли юл»ның уңышы – бөтен милләтнең уңышыдыр, «Милли юл»ның муаффәкыятьсезлеге – милләтнең муаффәкыятьсезлегедер.

Шуңарга милләтнең бөтен вөҗданлысы, олуг көннәр алдында торганыбызны хәтердә тотып, вак-төяк мәсьәләләр берлә башын, фикерен чуалтмаенча, милли байрак янында берләшергә кирәк, вә «Милли юл»ның юлы, үзенең юлы – үзенең иленә, йортына кайта торган олуг юлы икәнен хәтердән чыгармаенча, шуңарга сарылырга кирәк. «Милли юл»ның авыр бүгенгене мөһаҗәрәтнең чокырлы-чакырлы юлларыннан исән-сау үткәрешер өчен кулыннан килгән кадәр матди, мәгънәви ярдәмдә булырга кирәк.

Милләттәш! «Милли юл» алтынчы яшькә басты. Бу әле балалык яше. Аны егет ясап үстерү – синең бурычың, аны сугышчан батыр егет итеп, Чыңгыз баласы хәленә китерү – синең вазифаң! Саф башына, милләттәш! Киләчәктәге якты, ак көннәргә карап саф башына!

 

Искәртмәләр һәм аңлатмалар:
Мөддәт – ара, вакыт.

Дөнәм – чор.

Билгакес – киресенчә.

Сәбат – чыдамлык, ныклык.

Истикъляльгә – бәйсезлеккә, азатлыкка.

* Чыганакта: боларны.

Мөхәкъкак – шөбһәсез, ачык.

Һиммәт – тырышлык.

Муафикъ – кирәк, туры килгән.

Кош бакышыннан – кош карашыннан.

Сәргәрдан булып – аптырап.

Йөз чәвер – йөз чөяр.

Җәбһәсен – йортын.

Муаффәкыять берлә – уңышлы.

Зәмин – җирлек.

Ихтиляль – баш күтәрү.

Саясендә – аркасында.

«Яңа милли юл» журналының 1934 елгы 1 нче санында «Гаяз Исхакый» имзасы белән басылган. Текст шуннан алынды.

 

Чыганак: Исхакый Г. Әсәрләр. 11 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2011. Б. 9-12.

Җавап калдыру