152. Сәгадәт Чагатайга

Сөекле кызым!

Синең 21 март тарихлы хатыңны алдым. Нә язганың мәгълүм улды. Шул арада Финляндиядән дә Гомәр Сали әфәндедән мәктүб алдым. Ул миңа әйтеп җыелган фин маркасының йәкүнен  57.500 дип күрсәтәдер. Күбрәге үз мәхәлләләрендән туплаган. Хельсинкидан Гыймад берлә Ибраһим Гарифулла Зоһурга башканың исеме юк. Буның […] инглиз булуы шөпәле. Ни булса, ул булыр. Ләкин болар уны шул танышу    юлы берлә күндерергә булганлар, күрәсең. Ул кешенең мондагы таныдыгы шактый акчасыз кеше булганга, хәбәр килү берлә минем кулыма керү арасында шактый озын вакыт үтәр дип уйлыйм. Нә исә, исән-сау булсак, бер килеп чыгар. Син Гыймад әфәнделәргә һәм дә Гомәр Сали әфәнделәргә бер тәшәккүр мәктүбе  язу кирәк иде. Зәки артындан кечкенә генә булса да Халидәгә1 бер флакон хушбуй, Фатыйма ханымга бер яулык-фәлән күндерү кирәк иде. Читдән килгән бүләк ул кадерле була. Син хәзер бик акчасыз калмадыңмы? Ни дип дөвиз  бирмиләр? Аңламадым. Син һаман үзеңнең кайвакыт кайтырга җыенуыңны язмыйсың. Мин шуны бик беләсем килә. Шуны яз. Хәят ханым сиңа сәлам язарга кушды. Үзе дарелгаҗәзәнең хастаханәсендә. Бик зәгыйфь төшкән. Үзендән кан килгән. Үлеп китү ихтималы да якын. Үзен бер барып күрдем. Бүләкләр китердем. 5 лира акча да калдырдым. Камилә ханым ревматизм берлә бик каты авырды. Куллары, бармаклары берни тота алмый торган булып, катып калган иде. Хәзер Ләбиб бәй биргән энә берлә бераз яхшыланган. Ләкин йөрүе бик авыр. Аксап-туксап кына өй эчендә йөрешдергәли. Сәгадәт миңа хат язсын, ди. Кыска гына бер нәрсә язып күндер.

Адреслары: Осман бей. Saiiч Negar sok.

Sahin apar.

Бу арада Кореядан берничә гаилә тайярә берлә килделәр. Алманиядәге әсирләр әле һаман килә алмыйлар. Яшьнәнең ире Җәвад 31 март көне дөнәчәк. Мәрьям ханымларда ботка булачак. Үземнең кәефем начар түгел. Ләкин суыклар монда әле һаман кичми. Шуңарга бер дә иркенләп йөри алмыйбыз. Мөхәммәд әфәнде әле рәтләп урынлашып бетә алмады. Хезмәт йире булса да, одалары бик суык. Шуңардан зарланалар. Хәсән һаман дөньяны сүгеп, ачлы-туклы ыңгырашып йөри. Кәбир хатынын алып килгән. Истанбулга йирләшергә маташа. Өй тоткан. Хуш, кызым.

Әтиең Мөхәммәдгаяз

Исвичрә китабын тәрҗемә итдеңме?

27 март, 1949. Бәйуглы.

 

Искәртмәләр һәм аңлатмалар:

  1. Сәгадәт Чагатайга.

Хат ТР МАда (2461 ф., 1 тасв., 6 эш) саклана. Автограф гарәп язуында. Текст шуннан алынды. Беренче тапкыр басыла.

1 Халидә – Халидә Вафина булса кирәк.

  Уйдырырга – уйлап чыгарырга.

  Йәкүнен – барысын, җәмгысын.

  Тәшәккүр мәктүбе – рәхмәт хаты.

  Дөвиз – илләр арасында йөргән түләү акчасы, валюта.

Чыганак: Исхакый Г. Әсәрләр. 14 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2013.

Җавап калдыру