151. Сәгадәт Чагатайга

Сөекле кызым!

Хәзер генә синең 14 март тарихлы мәктүбеңне алдым. Шактый күпдән хатың булмаганга, әллә авырып китдеме дип шөпәләнеп тора идем. Мин сау-сәламәт, акрын гына яшәп торам. Хастаханәгә барып, тагы бер мәртәбә күрендем. Пәрһизе дә дәвам ит, дип, бертөрле дә гыйлаҗ вирмәенчә күндерделәр. Үзем дә пәрһизем дәвам итеп килсәм, Аллага шөкер, мигъдә авыруым борчымый, ләкин берәр ят нәрсә, авыррак аш ашасам да, хәл үзенең барлыгын белдерә. Шуңарга күрә ашау-эчүемә бик зур дикъкать итәм. Вә затән хәзер үземне үзем сыйлаучы гына булып калдым. Фазла бер эш эшләмим. Тәрҗемә мәсьәләсе шулай ятып калды, ахрысы. Алар йә бик ахмак, йә бик надан адәмләр, йә жуликлар, йә икесе дә бергә. Мин дә курҗалаем .

Зәкинең килүе, уның бергә күрешүең яхшы булган. Ләкин үзе берлә бергә синең аркылы күндерәм дип киткән булса, сиңа да, миңа да уңай булыр иде. Аларның Стокгольм аша күндерә торган мондагы адресатлары бик акчасыз кеше. Муса әфәндене дә айларча көтдерде. Шуны Зәки анда булса, юлны китереп аңлат. Бәлки, кайтып киткәч дә, синең аша күндерерләр. Ул вакыт син уны үз кирәгеңә кулланырсың. Миңа элекке кебек Анкара күндерер. Минем хисабым хәзер гайне  банканың Бәйуглы шөгъбәсендә, нумирам – 4494. Син дә мондан акча көтүдән котылып калыр идең. Нә исә , «Дарюнему коню въ зубы не смотрят».

Монда зур яңалык юк. Һидаять өйләнде1. Чәһәршәнбә көн, 9 март, бәләдия никяхлары булды. Якшәмбе көн (13 ендә) туй мәҗлесе үткәрде. Мәҗлес бик җанлы вә күңелле кичде. Бик күп һәмшәһриләр килгән иде. Кәбир2 бер туктамаенча гармунны тотып торды. Ирләр дә, хатынлар да бик йырладылар. Һидаять дә, килен дә бик ачык иделәр. Шактый бүләк дә килде шикелле. Мин үзләренә алты тирән чәчәкле шурпа табаклары китердем. Һидаять өй тотды. Даирәсе дә һәйбәт. Туйга да, никяхка да кайнанасы Гайшә ханым да, кайнатасы Закир да, угыллары шарлатан малай да килмәгән иделәр. Һидаятьнең өйләнүенә үпкәләгәнләр, күрәсең. Ахмаклык.

Бүген дарелгаҗәзәдән  Хәят ханымдан мәктүб алдым. Хастаханәдә хаста ятам, дигән. Пазар көн, иншаллаһ, зиярәт итәрмен. Мусадан хат-хәбәр юк. Кореядан дүрт-биш гаилә тайярә берлә күчеп килделәр. Тагы берничәсе киләчәк, диделәр. Шанхайдагы агай-энене Америкалылар Филиппин адаларына күчергәнләр. Тәнзият          бигендән берничә гаиләдән башкасы өзелеп калганлар. Шул арада ятим калган дүрт-биш яшьлек Рокыяның углы да киләчәк, диләр3. Яшьнәнең кияве Җәвад да 31 мартда Истанбулга дөнәчәк. Безнең Алманиядәге әсирләрнең күпчелеге, ахрысы, шулай килә алмый калалар. Мәрьям ханымга Таһир: «Сәгадәт әле Лондонда тагы бер ел калачак, фәлән, дигән. Иншаллаһ, бу тугры түгелдер. Андый фикерең булса, мондагы вазгыятеңдән колак кагасың, димәк, улачакдыр. Әллә анда берәр нәрсә уйдырырга  маташасыңмы? Мин аңламадым. Бәһемәһаль кайвакыт кайтырга теләвеңне ачыграк яз. Истанбулда берничә көндән бирле һавалар бераз төзәлде. Ләкин собаны әле һаман ягамыз. Камилә ханым, ревматизм берлә шул арада бөтенләй ятакка ятып, хаста булды. Бераз рәтләнгәндерме? Бурада бара алмадым. Әлегә хуш, кызым.

Әтиең Мөхәммәдгаяз

17 март, 1949. Бәйуглы.

Хатларыңны бик сирәк язма. Зәкигә, Камиләгә сәламләр.

Искәртмәләр һәм аңлатмалар:

  1. Сәгадәт Чагатайга.

Хат ТР МАда (2461 ф., 1 тасв., 6 эш) саклана. Автограф гарәп язуында. Текст шуннан алынды. Беренче тапкыр басыла.

1 Һидаять өйләнде – Һидаять Яшеннең икенче тапкыр өйләнүе турында сүз бара булса кирәк.

2 Кәбир – Кәбир Канбир булса кирәк.

3 Шул арада ятим калган дүрт-биш яшьлек Рокыяның углы да киләчәк, диләр. – Рокыя Мөхәммәдиш белән Ибраһим Дәүләткилденең уллары Надир Дәүләт турында сүз бара. Ул 1944 елда Маньчжуриядә туа. Бер яше тулыр-тулмас вакытта совет гаскәрләре Маньчжуриягә бәреп керә, атасы Ибраһим Дәүләткилде белән Рокыя Мөхәммәдишне кулга алалар, Себергә алып китеп, төрмәгә ябалар. Надирны күршеләре яшереп алып кала. Тулы ятим Надирны миһербанлы Әхтәм Ильясов белән Гайниҗамал исемле кешеләр уллыкка ала. Бала үзенең ата-анасын күрми-белми үсә. Үсеп, балигъ булгач кына чын дөреслекне белә. Надир Дәүләт Кытайда, Төркиядә, Германиядә, Америкада белем ала. Галим, профессор.

  Курҗалаем – аңлыйм, төшенәм.

  Гайне – шул ук.

  Нә исә – ярый.

  Дарелгаҗәзәдән – гарипләр йортыннан.

 

Чыганак: Исхакый Г. Әсәрләр. 14 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2013.

Җавап калдыру