161. Сәгадәт Чагатайга

Сөекле кызым!

Синең 28 май тарихлы мәктүбеңне алдым. Андан әүвәл сиңа озын гына бер хат салган вә доктор Сохбидан күлмәкләрне алуымны, берсен Таһирга җибәрергә дип, Октайга җибәртүемне белдергән идем. Үзем һаман әле Бурсага китмәдем. Докторлар тагы бер мәсьәлә чыгардылар, калебемнең куәтен үлчәүне лөзүмле күрделәр. Аны махсус макинәдә үлчәтделәр, кардиограммасыны чыгартдылар. Йөрәгемдә һич бертөрле калеб хасталыгы юк, диделәр. Тансийонымны да бакдылар. Ул да нормаль, диделәр. Ләкин Бурсага хәзер барсам, андан соң диңгезгә керү ярамый, диделәр. Икенче бер доктор: «Ул юк сүз», – диде. Миндә, шулай итеп, икеләнү хасил булды. Үзем ышанган өченче докторга берничә мәртәбә бардым, вакытын тугры китерә алмадым. Шул арада тагы барып, катгый карар алачагым. Диңгез банйолары, суда, кояшда озак калмау шарты берлә сиңа файдалы, диделәр. Андан да мәхрүм булырга теләмим. Шуңарга күрә, бәлки, Бурса сәяхәтем соңбаһарга  калыр. Киләчәк мәктүбдә шуны ачык язарым. Таһирдан май соңларына догру 200 лира килеп чыкды. Монда атна-ун көндән бирле тәмамән яз булды. Вакытында ягъмурлар булганга, әтраф ямь-яшел. Шуны күрми калмыйк дип, бу атна Истанбул әтрафына төрле компанияләр берлә кырга чыкдым. Хәзер кираз җиләк чыкды. Нисбәтән очсыз. Сыйххәтемдә зур үзгәреш юк. Мигъдәм һаман шулай уйнашып тора. Фазла изтыйрабым  юк. Ләкин простатым тагы тәрәкъкый итә төшде булырга кирәк. Кичке йокымны бик бүлә. Мәрьям ханым Измирга китде. Ике атна калачак, имеш. Тукай гаскәргә китде. Әхәд дә гаскәрдә. Ибраһим Ортун (янган кочегар) бер бай рус хатынын мөселман итеп өйләнде. Хәсән хастаханәдән чыкды. Саулыгы искесе кебек. Мөхәммәд әфәнде чалышып тора. Һидаять яшь хатын берлә бик мәшгуль. Кәбир хатынын алып, Истанбулга йирләшде. Инде бәбәй көтәләр. Безнең әсирләр Алманиядән килә алмыйлар. Габдулла Заһин аларның эшләрен чуалткан. Шуны һич юлга куеп булмый. Бик зарланалар. Шул арада Әхмәдҗан Окай (Төркестанлы) Исвичрә, Франсәгә китде. Лондонга да барып чыгам, диде. Синең адресны алды. Мөхәммәдгәрәй һаман Әфганстанда. Уның акчасын, каракүлләрен бер төркестанлы доландырган , юллык да акчасы калмаган. Яһүди хатыны бик кайгырта. Камилә ханым ревматизмадан һаман дәваланып ята. Ни вакыт дөнәргә  уйлыйсың? Яз. Әлегә хуш, кызым.

Әтиең Мөхәммәдгаяз

4 хазиран, 1949. Бәйуглы.

 

Искәртмәләр һәм аңлатмалар:

161. Сәгадәт Чагатайга.

Хат ТР МАда (2461 ф., 1 тасв., 6 эш) саклана. Автограф гарәп язуында. Текст шуннан алынды. Беренче тапкыр басыла.

  Тон – тунец балыгы.

  Соңбаһарга – көзгә.

  Изтыйрабым – борчылуым.

  Доландырган – алдаган.

  Дөнәргә – кайтырга.

 

Чыганак: Исхакый Г. Әсәрләр. 14 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2013.

Җавап калдыру