162. Сәгадәт Чагатайга

Сөекле кызым!

Мин бүген Истанбулдан иртә берлә чыгып, өйлә йәмәгенә Бурсага килеп җитдем. Көне өч бучук лирага (банйосы берлә бергә) бүлмә тотдым. Пансионлары әле ачылмаган икән. Берничә көн тышда ашарга тугры киләчәк. Тыныч килеп, тыныч йирләшдем. Синең мәктүбеңне Истанбулда алган идем. Мин китәр алдыннан банкадан белешдем. Таһир әле акча күндермәгән иде. Аз гына акча берлә килдем. Килер-килмәс, Бурсага күндереңез дип, банкага әмер биреп китдем. Докторлар 21 банйо алып һәм дә бер мәртәбәдән артык банйо алмауны тәүсыя итделәр. Шуңарга күрә Бурсада өч һәфтәдән ким калмам дип уйлыйм. Бу хатны әле сиңа адресымны белдерү өчен генә язам. Киләчәкдә тәфсилле язармын.

Адресым:

“Яшел Бурса” отеле. Чәкиргә Бурса.

Әлегә хуш, кызым.

Әтиең Мөхәммәдгаяз

11 июнь, 1949.

 

Искәртмәләр һәм аңлатмалар:

 162.Сәгадәт Чагатайга.

Хат ТР МАда (2461 ф., 1 тасв., 6 эш) саклана. Автограф гарәп язуында. Текст шуннан алынды. Беренче тапкыр басыла.

Чыганак: Исхакый Г. Әсәрләр. 14 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2013.

Җавап калдыру