Сөекле кызым!
Сиңа килер-килмәс адресымны белдереп, кыска бер мәктүб язган идем. Инде аңа бер атна вакыт үтде. Мин дә бер атналык банйоларымны дәвам итдерәм. Бурсада һавалар мин уйлагандан сыҗак чыкды. Ул якдан хисабым догру чыкмады. Икенчедән, утыра торган отелем әле һаман үзенең матбәхен эшләтми. Мин читдә ашарга мәҗбүр булам. Безнең каплыҗалар йирләшкән Чәкиргәдә локанталар үзе бәһале, үзе начар булганга, аш өчен Бурсага автобус берлә барырга-килергә мәҗбүр булам. Бу юл унбиш дәкыйка гына сөрсә дә, һәр көнне китеп килү, кайбер көнне ике мәртәбә йөрү мәгънәле бернәрсә түгел. Пәрһиземне дәвам итдерү дә уңайсызлашды. Ул җәһәтдән мәмнүн түгелмен. Банйоларым яхшы бара. Фәүкылгадә бер эш чыкмаса, тәммуз башына кадәр монда калырга уйлыйм. Бәлки, ул вакытка кадәр пансион да ачылыр. Беркем дә, таныш-белеш юкка җан сыкынтысы да юк түгел. Ләкин мин, килгән-килгән, чикалдамагаең микылда дип, үземнең егерме бер көнлек банйомны тотарга тырышачакмын. Китәр алдындан мондагы агай-энене дә эзләп табармын. Әлегә әле Әхәднең кайната-аналары Сәгыйдь бәй берлә Җәрия ханымны гына тапдым. Самовар берлә чәй эчдек. Үземне татар шурбасы ашарга чакырдылар. Монда бит шурба талган суда изеп җибәргән кичә калган пылаудан гыйбарәт. Истанбулда Рәшид Рәхмәтинең Лондон дарелфөнүнен лисан лекторы (Гали Риза бәй йиренә) булып китү хәбәрен ишеткән идем. Син дә, әлбәттә, уны ишетмешсездер. Синең дә танышың теге алман мөстәшригы [н] чакырта икән. Дәрәҗәсе шәп булмаса да, акчасы күп булганга, Рәхмәтине, әлбәттә, кабул итә. Синең хакда бик хәбәрләр белергә теләүләренең сәбәбе шул булган, күрәсең.
Син кайвакыт кайтырга уйлыйсың? Инде ачык белдер. Мин өйдәге бөтен паласларны җыеп, нафталинлап, киемләрне вә өйне бик каты филитлап , бикләп китдем. Кону-комшуга карарга кушдым. Иншаллаһ, сау-сәламәт торыр. Монда бер дә яңа хәбәрләр юк. Әлегә хуш, кызым.
Әтиең Мөхәммәдгаяз
Адресым: «Яшел Бурса» отеле, Чәкиргә Бурса.
18 хазиран, 1949.
Искәртмәләр һәм аңлатмалар:
163. Сәгадәт Чагатайга.
Хат ТР МАда (2461 ф., 1 тасв., 6 эш) саклана. Автограф гарәп язуында. Текст шуннан алынды. Беренче тапкыр басыла.
Доландырган – алдаган.
Дөнәргә – кайтырга.
Матбәхен – кухнясын.
Каплыҗалар – җылы су чыганаклары.
Дәкыйка – минут.
Филитлап – дезинфекцияләп.
Кону-комшуга – күршегә.