164. Сәгадәт Чагатайга

Сөекле кызым!

Чәкиргә. “Яшел Бурса” отеле.

Синең 18 хазиран тарихлы мәктүбеңне кичә генә алдым. Монда мәктүбләр бераз озын йөри икән. Үзем сау-сәламәт, банйоларым дәвам итәм. Бүгенгә кадәр зарарлы бернәрсә булмады. Иншаллаһ, файдасы дукыныр . Фәкать һавалар фазла сыҗаклашды да, эсседән шикаятемез бар. Бу сәнә Төркиядә мәүсимләр  чыгырындан чыкды. Мәмләкәтдә кураклык  бар. Күп йирдә көзге чәчмә игенләре көйде. Кайбер вилаятьләрдә  икмәк тарлыгы булачак. Иншаллаһ, ачлык дәрәҗәсенә җитмәс. Әмма тормыш бик бәһаләнәчәк. Хәзер дә, син киткәнгә караганда, 25 %–30 % артды. Яңа елга кадәр тагы шул нисбәтдә артуы бик мөхтәмәл. Синең ул кадәр озын калуыңның хикмәтен аңламадым. Монда да күрәчәк эшләрең вакытында япачак вазифаларың булырга тиеш иде. Боларны һәммәсен иһмаль итеп, анда сапланып калуыңның мин аңламаган бер хикмәте, әлбәттә, бардыр. Фәкать син һич дә вазифадан, йортдан, өеңдән бу кадәр озын мөддәт узаклашуны гакыйлән вә мантыйкан мөнасиб күрмим. Хәят бәһалелеге мөнәсәбәте илә монда да бик күп икътисади сыкынтылыклар берлә каршылашачаксың. Шуларны тагы агырлаштырачак адымлар атлау һич дә гакылы сәлимәгә  муафикъ эш түгелдер. Әмма синең үзеңнең бер мантыйгың, бер яңлыш хисабың бар, күрәсең. Хәерле булсын.

Акча хакында мин май аенда банйоларга китәрмен дип уйлап, банйолар өчен, ундан дөнгәч, хазиран аенда яшәр өчен 400 лира кадәр парага ихтыяҗ бар, дип язган идем. Май аеның соңында 200 лира килде. Вакытында кичкән иде. Мине дә төрле вәһемләргә сокканлар  иде. Шуңарга хазиран башында тагы 200 лира-фәлән килер дип бәгәп , соңга калдым. Ахырдан алай-болай уйдырып китдем. Монда да тормыш бәһале. Көнен 10 лира берлә киченеп буламы-юкмы дип хисаплап торам. Гаять мөтәвазигъ  бер отельдәмен. Ләкин акча су кебек ага да тора. Иншаллаһ, алып килгән акчам берлә (240 лира) бурычланмаенча, сау-сәламәт дөнәрмен. Тәммузның өчләрендә Истанбулда булырмын дип төшенәм. Инде син хатларыңны Истанбулга яз. Кайчан кайтуыңны тагы бер мәртәбә уйлап, карарыңны бир. Сәбәбе шул яһүди докторы гына булса, монда да андый яһүди докторларының иге-чиге юк. Мондагылар да синең кебек сафдилләрнең  акчасын ничек алыйк икән дип, планлар корып, көтеп торалар. Бу мәктүбем Бурсадан өченче хат. Монда Сәгыйдь бәй, Җәрия ханымны (Әхәднең кайнаналары) күрдем. Мөһәндис Ибраһим Акчуринны тапдым. Ул монда […] фабрикасында мөдир икән. Башка һәмшәһриләрне арамадым . Ләбиб бүген Алманиядән килә торган ике гаиләнең монда Бурсага күндереләчәген язды. Аларны да, бәлки, күрермен. Камиләнең эше нишләп калды? Әлегә хуш, кызым.

Әтиең Мөхәммәдгаяз

25 хазиран, 1949. Бурса.

 

Искәртмәләр һәм аңлатмалар:

164. Сәгадәт Чагатайга.

Хат ТР МАда (2461 ф., 1 тасв., 6 эш) саклана. Автограф гарәп язуында. Текст шуннан алынды. Беренче тапкыр басыла.

  Дукыныр – тияр.

  Мәүсимләр – сезоннар.

  Кураклык – корылык.

  Вилаятьләрдә – өлкәләрдә.

  Гакылы сәлимәгә – аек акылга.

  Вәһемләргә сокканлар – бозык уйларга салганнар.

  Бәгәп – көтеп.

  Мөтәвазигъ – гади.

  Сафдилләрнең – беркатлыларның.

  Һәмшәһриләрне арамадым – … эзләмәдем.

Чыганак: Исхакый Г. Әсәрләр. 14 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2013.

Җавап калдыру