166. Сәгадәт Чагатайга

Сөекле кызым!

Синең Оксфорддан1 язган мәктүбеңне бәйрәм арасында алдым. Хәзер монда безнең һәмшәһриләр күбәеп киткәнгә (Кореядан килделәр), бару-килү бик күп булды. Дүрт көн бәйрәм итдем. Саулыгым искесе кебек бер яхшы, бер начар. Фазла, изтыйрабым юк. Монда хәзер җәй булды. Бик күп мәйва чыкды. Ләкин көнләр кояшсыз үткәнгәдер, ахрысы, мәйвалар шактый тәмсез.

Нури бәйләр синең мәктүбне алганлар. Рәхмәт укыйлар. Син кушканча хәрәкәт итәргә торалар. Агай-эненең һәммәсе сау-сәламәт. Садри бәйләр, Гадиләләр, Наиләләр Бөекададалар. Әхәднең каен борадәры Сәгыйдь бәйнең углы […], мескин, гакылын уйнатып, Бакыркөй2 хастаханәсенә кергән. Бу вакыйга Әхәдкә дә начар тәэсир иткән. Нишанлысы  […] шундый бер арыз  нәрсә булмасын дигән шөпә туган. Хәзер бәйрәм мөнәсәбәтилә Әхәд монда, егетнең хасталыгының арызмы-түгелме икәнлеген тикшереп ятамыз. Кыз да бик өзелгән. Әхәдкә нишанын бозуны тәклиф иткән . Кыз да хәзер Истанбулда. Бик татсыз бер вакыйга. Иртәгә-берсекөнгә таныш докторлардан мәгълүмат аламыз. Без Әхәдкә кызны көчәндермәвен тәүсыя итәмез. Үзе дә шул фикердә, әмма бераз холкынча каба-саба  бер адәм. Кыз тәрбияле вә җәванлы  бер кыз булганга, Әхәднең дә аерыласы килми, кызының өзеләсе килми. Икесе дә рухи бер газаб кичерәләр. Әгәр егетнең хасталыгы арыз булмаса (бу кадәресен докторлар аңлыйлар икән), мәсьәлә үзендән-үзе капаначак. Гакылы чыкса, хәл мөшкел.

Минем «запинка», «запонка» дигән төймәм, колалы күлмәк берлә колалы яканы вә, гомумән, такыла торган яканы күлмәк берлә баглый торган мәгъдәни  төймәдер. Алманиядә әүвәлге вакытта кәгазьгә утыртылган алтысының фийаты биш пфенниг була иде. Ингилтерәдә, бәлки, шул ун пфеннигдыр. Бу төймәне дөньяда синдән башка белмәгән, танымаган кеше юкдыр. Монда аларны фәүкылгадә бәһалегә саталар. Бер алты данәлек бер кәгазь улсын.

Акчаң булса, бик бәһале булмаса, бер долмакаләм  («Пеликан», тиендән) алып кайт. Ләкин копия өчен түгел. Әлеге кебек каләм, очлысындан. Әлегә шуның берлә, хуш, кызым.

 

Әтиең Мөхәммәдгаяз

Каләм алсаң, бәһалесендән булмасын. Диңгез юлларындагы вапурларның искәләгә  килүләренең сәгате һичбер вакыт билгеле булмый. Ул һавага баглы нәрсә. Шуңарга вапур калкачак шәһәргә бер көн алдан килү матлубдыр. Вәссәлам.

Хәсән преванториумга  керергә йөри. Иншаллаһ, муаффәкъ булыр. Ачлыкдан бик ябыкды.

12 август, 1949. Истанбул. Бәйуглы.

 

Искәртмәләр һәм аңлатмалар:

166. Сәгадәт Чагатайга.

Хат ТР МАда (2461 ф., 1 тасв., 6 эш) саклана. Автограф гарәп язуында. Текст шуннан алынды. Беренче тапкыр басыла.

1 Оксфорд – Бөек Британиядәге шәһәр. Англиянең көньяк-көнчыгышындагы Оксфордшир графлыгының башкаласы.

2 Бакыркөй – Истанбул шәһәренең бер районы.

  Нишанлысы – ярәшелгәне.

  Арыз – йогыш.

  Тәклиф иткән – әмер биргән.

  Каба-саба – тупас.

  Җәванлы – яшь.

  Мәгъдәни – металл.

  Долмакаләм – авторучка.

  Искәләгә – портка.

  Преванториумга – профилакторийга.

Чыганак: Исхакый Г. Әсәрләр. 14 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2013.

Җавап калдыру