167. Сәгадәт Чагатайга

Сөекле кызым!

Синең Шекспир йортлы картың  берлә 8 ендә язган мәктүбең кичә бергә килеп чыкдылар. Ике атнадан бирле хат-хәбәрең булмаганга, әллә хасталанып китдеңме дип мәракда идем . Әхәдкә дигән мәктүбеңне күндерермен. Алар үзара аңлашдылар кебек булып китделәр һәм дә Әхәдне Түрккан Бурсага да алып китде. Ләкин Әхәднең шөпәсе беткән үк түгел. […] хатыны дөньяның әбәди  хатынларындан берседер. Уның бетүе ихтималы юкдыр. Ләкин һәрбер бәкыйә дә тәзаһераты  бертөсле булмасы мәҗбүрияте юкдыр. Кыз хәзергә сап-саглам. Дөнья вә хәят чук хырпаламаса , сап-саглам көенчә үлеп киткәнче яшәя белер. Без Әхәдне мөнәсәбәтен бозмаска димләдек. Доктор Исмәгыйль Зыя да (Бакыркөе хастаханәсендәге доктор Гомәр бәйнең әтисе) егетне караучы икән. Ул да икънаг идәчәк  сүзләр сөйләде. Аллаһ ярдәмчеләре булсын.

Монда соң бер-ике көн эчендә генә һавалар йылынды, һаман суык җилле һава исде дә торды. Бу ел Бугаз эчендә әле һаман су керерлек хәлдә йылынганы юк. Мин бер атнадан бирле диңгезгә керә башладым. Әлегә әле яхшы тәэсир итә. Иншаллаһ, файдалы булыр. Бу арада Анкарадан Мәрвәр килеп китде. Мин бер генә мәртәбә күрдем. Сәгадәткә үпкәләдем, хат язмады, ди. Безгә каршы бит һәркем үпкәләргә хакы бар дигән фикердә. Ул хакны аларга кем биргәндер? Миңа да үпкәләүчеләр бик күп. Садри бәйләр Бөекадада Наилә янында утыралар. Наилә хамилә  булганга, диңгезгә керә алмый икән. Мәрьям ханымлар исәнләр. Ләбибләр дә исәнләр. Рабига ханым гына һаман ыңгыр-мыңгыр йөреп тора. Бу хат берлә сиңа ике адрес күндерәм. Боларны сине эзләп табучы Ильяс Мәрди дигән егеткә бирерсең. Бу адресда булган кешеләр ул егетнең әкърибалары булу ихтималы якын. Үзе язышып белешсен. Мәктүбләрен, иске хәрефләрне белсә, иске хәреф берлә татарча язсын. Иске хәрефләрне белмәсә, инглизчә язсын. Үзе (Ильяс Мәрди) кайсы авылдан, кайсы өяздән, атасы-анасы кем икәнен ачык итеп миңа язып күндерсен.

Монда Истанбулда тагын бер Мәрди гаиләсе бар. Аларга күрсәтермен.

Үзем шулай акрын гына яшәп киләм. Монда хәзер мәйва бик күп һәм дә биннисбә  очсыз. Шуларны ашап килә идем. Мигъдә авыруым азайган иде. Берничә көндән бирле икмәк бик начарланды. Шул һазымны  бик авырайта, ахрысы. Тагы мигъдә авырусы яңарды. Хәерле булсын.

Без шул арада, үземезнең халыкны туплап, кырга чыгарга йөримез. Бәлки, күңелле булыр. Җәгъфәр углы, Бельчика , Франсәдә бер ай калып, Истанбулга дөнде. Әле үзен күрә алмадым. Җәгърафиячеләр конгрәсенә  киткән иде. Инде, иншаллаһ, кайтуыңны кичекдермәссең. Дәрес вакыты да якынлаша. Мин дә юлын була алсам , иншаллаһ, кышка каршы Финляндиягә китеп киләчәкмен.

Хәсән преванториумга керергә йөри иде. Шул арада керде, галиба .

 

Хуш, кызым. Камиләгә сәлам. Ул ни булды?

Әтиең Мөхәммәдгаяз

 

16 август, 1949. Бәйуглы.

 

Искәртмәләр һәм аңлатмалар:

 167. Сәгадәт Чагатайга.

Хат ТР МАда (2461 ф., 1 тасв., 6 эш) саклана. Автограф гарәп язуында. Текст шуннан алынды. Беренче тапкыр басыла.

 

  Преванториумга – профилакторийга.

  Картың – «открытка» дигән мәгънәдә.

  Мәракда идем – борчыла идем.

  Әбәди – мәңгелек.

  Тәзаһераты – тышкы кыяфәте.

  Хырпаламаса – борчымаса.

  Икнагъ идәчәк – ышандырачак.

  Хамилә – йөкле.

  Биннисбә – чагыштырмача.

  Һазымны – аш сеңдерүне.

  Бельчика – Бельгия.

  Җәгърафиячеләр конгрәсенә – географиячеләр конгрессына.

  Була алсам – таба алсам.

  Галиба – ахрысы.

Чыганак: Исхакый Г. Әсәрләр. 14 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2013.

Җавап калдыру