168. Сәгадәт Чагатайга

Сөекле кызым!

Синең Лондондан язган 21 нче тарихлы мәктүбеңне алдым. Сау-сәламәт йөреп кайтуыңа мәмнүн улдым. Инде, иншаллаһ, сау-сәламәт мәмләкәтә дөнәрсең. Монда зур яңалыклар юк. Һавалар бу ел бик суык китде. Менә бер айдан бирле һич дурмадан  шималь җиле исә дә тора. Җәй булмады кебек. Мин ун мәртәбә генә диңгезгә керә алдым. Хәзер бездәге көз һавасы. Мин әле утын ала алмадым. Һәркем кышка хәзерләнә. Бу ел монда мәйва бик күп булды һәм дә биннисбә очсыз да. Шуларны күпләп ашагангамы, Аллага шөкер, мигъдә авыртуым туктап тора. Үзем дә кунакда булмасам, бик дикъкать берлә ашыйм, эчәм. Сине алып кайта торган вапур берлә Рәшид Рәхмәти дә Марсилья аша Лондонга китәчәк дип ишетдем. Бәлки, Марсильяда очрашырсыз. Теге Ильяс Мәрди дигән һәмшәһри килеп чыкдымы? Уның әкърибалары Габдулла Атласиның1 хатыны Фәһимә берлә кардәш тайярәче Рифгать2 булырга охшый. Болар Богорыслан шәһәрендән яисә күрше авылындан икәнләр. Аларның әтиләренең исеме Әхмәдмөбин Шиһабетдин углы Мәрдиев булган. Әхмәдмөбиннең туган кардәшенең исеме Әхмәдхәбиб икән. Үзенә шуларны аңлатырсың. Рифгать бер тайярә казасы кичерде. Хәзер ике айга тәбдиле һава  биргәнләр. Истанбулда яши. Янында үткән ел Япониядән килгән Галия исемендә […] бер сеңлесе дә бар. Ләбиб бәйләр сәламәтләр. Рабига ханым ыңгыр-мыңгыр гына яши. Тансийоны бар, […] беткәнлеге дә бар. Камилә ханым унике төрле-төрле докторларның тәүсыясе буенча бөтен кыш буе егермешәр-утызар энә сукдырып килде. Хәзер шул зәһәрләрнең җәфасын чигә. Октайның кызы булуын язган идем, ахрысы. Исемен Әсмабикә кушдылар.

Кичә Гётеның 200 еллыгы булып үтде3. Дарелфөнүннең салонында зур бер топланты ясалды. Конгрессчылар бик күп мәгънәле-мәгънәсез сүзләр сөйләделәр. Әмма без – тыңлаучылар – берни дә ишетмәдек. […]лары бозык икән.

Хәсән преванториумда берәр ай калыр кебек тоела. Әлегә хуш, кызым.

 

Әтиең Мөхәммәдгаяз

 

Мөхәммәд әфәнде сәламәт эшләп ята. Монда чәйләр шәп түгел. Вахид бәй углы күндергән чәйдән бер-ике пакет китерә белсәң, фәна улмас. Монда хәзер «люкс чәй» дип, инглизләрнең «Horneman» чәйләре килде. Ләкин кутуның  эченә безнең Ризә  чәен генә тутырганлар, ахрысы. Шәп түгел.

29 август, 1949. Бәйуглы.

 

Искәртмәләр һәм аңлатмалар:

168. Сәгадәт Чагатайга.

Хат ТР МАда (2461 ф., 1 тасв., 6 эш) саклана. Автограф гарәп язуында. Текст шуннан алынды. Беренче тапкыр басыла.

1 Габдулла Атласи – Япониядән килгән Габдулла Гаффар-Атлас.

2 Рәфгать – Рәфгать Мәрди.

3 Кичә Гётеның 200 еллыгы булып үтде. – Иоганн Вольфганг Гёте – немец шагыйре (1749–1832). 1949 елның 28 августында тууына 200 ел тулган була.

 

Дурмадан – туктаусыз.

  Тәбдиле һава – һава алыштыру.

  Кутуның – тартманың.

  Ризә – Төркиядәге шәһәр һәм вилаять исеме.

Чыганак: Исхакый Г. Әсәрләр. 14 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2013.

 

Җавап калдыру