169. Сәгадәт Чагатайга

Сөекле кызым!

Синең 4/9 тарихлы мәктүбеңне кичә кич кенә алдым. Ни язганың мәгълүм булды. Уны ала алмыйм, моны ала алмыйм, дип өзелмә. Монда да акча булганда алыначак әйбер бик күп. Үзең сау-сәламәт кайт. Үзеңгә лөзүмле нәрсәләрне ал. Минем күлмәкләрем бик күп әле. Ләкин радионың бөтен кирәкле кәгазьләрен онытып калдырма. Монда уны тәсбит итдерү , бәлки, кирәкдер. Бик тиз бозыла торган […] парчалары булса, уны да ал. Мәрьям ханымга, галәлгадә бер энә кутусы ал. Башкасыны таба алмадым, диярсең. Вәссәлам. Бернәрсә дә китермәсәң, Ингилтерәдә энә юкмыш, фәлән, дийорлар. Парисдагы Миръякуб бәйнең отеле «Hotel Cereses» иде. Ләкин мал сахибы уны саткан. Бер банка үзенең мәэмүрләренә генә махсус итеп эшләтә икән. Син           Тартмалатэнга (университет якыны) отельгә генә иң . Һәм мәркәз булыр, һәм очсыз, һәм отель бул. Палас де ла Сарбонда минем утырдыгым, Вахидларның да калдыгы бар.

Адресы: Hotel de la Sorbonne

Rue Victoure Cozin дыр.

Моның берлә бергә Галиәкбәр Тупчыбашның адресын күндерәм. Бәлки, лөзүме булыр. Ул андагы мөһаҗирләрнең иң тәмизе , иң самимисе. Күрсәң, миндән сәлам сөйлә. Ул «Шәрекъ мәктәбе»нең китапханәсендә чалыша , имеш. Наилә Измирдә. Ул хәзер Тогрулга уенҗак  эзләү дәвереннән кичкән. Квашня  кебек тулган, хамилә. Алар бәйрәмсез Истанбулга дөнмәячәкләр, имеш. (Бәйрәм 3 октябрьдә.) Син Истанбулда берничә көндән, бәлки, артык каламассың. Поляк дустлар, бәлки, берәр мәктүб бирерләр. Уны алып кил. Һичбер зарары юк. Җәгъфәр углы Бельчика, Франсәдән дөнеп килде. Бик күп әйбер китергән. Әшйасын һич каратмадылар. Гыйльми юлчыларда бернәрсә булмаганны беләләр. Чабанчының зур кызы Хәлимат да Парисда, әмма адресын белмим. Дарелфөнүн тирәсендә докторага хәзерләнеп ята икән. Галиәкбәр таный.

Монда һәркемдә саулык-сәламәтлек. Ләкин һавалар бик бозылды. Берничә көн бик каты ягъмурлар яуды. Анкара берлә ике арада тимер юлы киселде. Шәһәрдә телефоннар бозылды. Вә суык һава басды. Ләбибләр сәламәтләр. Мөхәммәдгәрәй Әфганстандан кайтты. Бераз каракүл алып килгән. Рабига ханым шыңгыр-мыңгыр, ярым хаста йөреп ята. Теге Ильяс Мәрдине Камилә берлә танышдыру кирәк иде. Бәлки, өйләнеп куярлар иде.

 

Әлегә хуш, кызым.

Әтиең Мөхәммәдгаяз.

Мондан соң инде Лондонга мәктүб язмам. Килгән мәктүбләреңне Марсильяда Анкара вапурына күндереңез, дип сөйләп кит. Вахидларныкын шулай күндергәнләр. Вапурың причалга килгәч, башка юлчылар берлә Атинаны  да барып күр, тарихи бер шәһәрдер.

10 сентябрь, 1949. Истанбул.

 

Искәртмәләр һәм аңлатмалар:

169. Сәгадәт Чагатайга.

Хат ТР МАда (2461 ф., 1 тасв., 6 эш) саклана. Автограф гарәп язуында. Текст шуннан алынды. Беренче тапкыр басыла.

 

  Тәсбит итдерү – раслау.

  Иң – туктал.

  Тәмизе – сафы.

  Чалыша – эшли.

  Уенҗак – уенчык.

  Квашня – күәс чүлмәге.

  Атинаны – Афинаны.

Чыганак: Исхакый Г. Әсәрләр. 14 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2013.

Җавап калдыру