170. Сәгадәт Чагатайга

Сөекле кызым!

Син киткәндән соң өемне тәмизләдем, тувалетымны юлга куярга уграшдым . Хәзер шактый гакылга килде. Бәйрәм тәгътыйлендә  тәмамән нормаль бер хәлгә киләчәк. Анкара вапурының бәрбәре , дип, бер кеше синең имзалы кәгазьне китереп, 14 лира акча алып китде. Кулындан бер имзалы кягад  да алдым. Киләчәк мәктүбдә аларны күндерермен (ляземса). Садри бәйләргә телефон итеп, 30 ында бүләкләрне илттем. Ләкин Садрига аскыны бирдем, яулыкны бирмәдем. Ул инде үземә калыр. Теш сызлаганда бер кулланырмын. Камилә ханымның бүләге бик зур булмады. Алай да сөенде, Наиләләр әле адада икән. Аңарга әле бүләкләрне бирә алмадым. Бәйрәмнең өченч/е көнендә барып бирермен дип уйлап торам. Син киткән көнне минем монда язган «Татарның кызы» исемендәге хикәям «Соң почта» гәзитәсендә чыга башлаган икән1. Шуның 4 нумирасын  сиңа күндердем. Кызыксынсаң, тагы күндерермен, кирәкмәсә – юк. Сиңа мәктүбләреңне факультәгә язу мәслихәтме? Өеңәме? Шуны ачык яз. Кичә кич берлә синең хатыңны алдым. Сау-сәламәт кайтып җитүеңә мәмнүн улдым. Теге билет мәсьәләсен болай калдырмагыз. Мөхәкъкак , уны тәгъкыйб итеңез . Иртәгә бәйрәм. Инде икенче хатны бәйрәмдән соң язармын. Радиом шулай сәгать 19 дан эшли башлый. Бер алман, бер рус, бер маҗар , бер румән , бер болгар, бер югослав, бер чех истасйонларын  тыңлап була. Антены бәйрәмдән соң, иншаллаһ, куйдырырмын. Бүген һава тәмамән яз кебек, бәлки соңбаһар бик матур булыр. Хуш, кызым.

 

Әтиең Мөхәммәдгаяз

Бәйрәмең мөбарәк булсын. Бик озын еллар тынычлыкда, саулыкда, муллыкда бик күп бәйрәмләр үткәрергә насыйп итсен. Октайның муен багын  бәйрәм арасында тапшырырмын. Хуш, кызым.

2 октябрь, 1949. Бәйуглы.

 

Искәртмәләр һәм аңлатмалар:

 

170. Сәгадәт Чагатайга.

Хат ТР МАда (2461 ф., 1 тасв., 6 эш) саклана. Автограф гарәп язуында. Текст шуннан алынды. Беренче тапкыр басыла.

1 …«Татарның кызы» исемендәге хикәям «Соң почта» гәзитәсендә чыга башлаган икән. – Повесть 1930–1960 елларда Истанбулда нәшер ителгән «Соң почта» газетасында төрек телендә, латин язуында басылып чыккан.

  Уграштым – маташтым.

  Тәгътыйлендә – ялында.

  Бәрбәре – чәч алучысы.

  Кягад – кәгазь.

  Нумирасын – номерын, санын.

  Мөхәкъкак – шөбһәсез.

  Тәгъкыйб итегез – күзәтегез.

  Маҗар – венгр.

  Румән – румын.

  Истасйонларын – станцияләрен.

  Муен багын – галстугын.

Чыганак: Исхакый Г. Әсәрләр. 14 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2013.

Җавап калдыру