Сөекле кызым!
Миндә саулык-сәламәтлек. Синең мәктүбеңне алуыма берничә көн вакыт кичсә дә, җавап язачак бернәрсә булмаганга ашыгып язмадым. Бүген Әхмәдҗан Окайның никахы булды. Атиналы бер докторның университә тәмам иткән кызы берлә өйләнде. Кызы, шактый яшь булса да, Якубның нишанлысы кебек үк түгел. Аллаһ бәхет бирсен. Синең күндергән акчаңны алдым. Үземнең хикәям өчен «Соң почта» һаман гонорарымны түләми1. Әле дуст уграша , әмма мәгънә чыгар кебек күрелми. Сәнә башындан соң күндерәчәк акчаңны, мөмкин булса, бер 50 лира артыграк күндер. Шактый кирәкле алачак нәрсәләрем бар. Син Лондонда вакытда үземнең простат гамәлиятем өчен булыр дип туплап куйган 600 лирамны ашап бетердем. Көтелгән вә көтелмәгән бер йирдән дә акча килеп чыкмады. Шулай итеп, бераз кысылып калдым. Һәм дә айның атнасы үтүне көтеп тормаенча мәгаш алган көнләрдә, ягъни айның икесе өчен дә күндерергә тырыш. Ай башында әллә никадәр мәгънәсез түләүләр (газы, электр, капыҗысы , гәзитәчесе) була да авыр хәлгә төшеп калам. 17 декабрь Миръякуб бәй2 мәрхүмгә мәүлүд укытамыз. Уның кәгазьләрен Җәгъфәр углы коткара алды. Чантасындан 30 данә 1 лиралык төрек, инглиз, француз алтынлары чыкды. Алар инде хөкүмәткә калырлар. Бу хәбәрне, күрсәң, Әмин бәйгә сөйләрсең. Җәгъфәр углы, Садри бәй икесе дә дил корылтайына барырга йөриләр. Син дә, әлбәттә, иштиракь итәчәксеңдер . Әлегә хуш, кызым.
Әтиең Мөхәммәдгаяз
15 декабрь, 1949. Бәйуглы.
Искәртмәләр һәм аңлатмалар:
176. Сәгадәт Чагатайга.
Хат ТР МАда (2461 ф., 1 тасв., 6 эш) саклана. Автограф гарәп язуында. Текст шуннан алынды. Беренче тапкыр басыла.
1 …«Соң почта» һаман гонорарымны түләми. – «Татарның кызы» исемле хикәясе өчен гонорар алалмавы турында сүз бара.
2 Миръякуб – укытучы.
Уграша – булыша.
Капыҗысы – швейцары.
Чантасындан – сумкасыннан.
Дил корылтайына – тел съездына.
Иштиракь итәчәксеңдер – катнашачаксыңдыр.