1947, 17 август
Кардәшем Хәмид бәй!
Бәйрәмегез мөбарәк улсын. Бик чук бәйрәмнәре сыйххәт гафиятьдә вә милли рәфаһ эчендә каршыламайа насыйп итсен! Сәгадәтлә күндердеңез әсәреңезе алдым. Тәшәккер идәрем. Китабы дикъкатьлә укыдым. У хакда язачак фикерләреме аеры бер мәктүбә быракйорым. Хушыңыз.
Нәгыймә ханыма гарзы хөрмәт идейорым.
Кардәшлеклә Гаяз Исхакый
17 август, 1947. Бәйуглы.
Сәгадәт бәйрәмегезе тәбрик идейор.
Яңа адресым: Истикъляль җаддәсе.
Иске чәчәкче сок, № 40, даирә 4. Бәйуглы.
Искәртмәләр һәм аңлатмалар:
- Хәмид Зөбәер Кошайга. Хатның күчермәсе Казандагы М. Горький музеенда саклана. Гарәп язуында. Текст шуннан алынды.
Гафиятьдә – исәнлектә, саулыкта.
Рәфаһ – муллык.
Истикъляль җаддәсе – Ирек проспекты.
Чыганак: Исхакый Г. Әсәрләр. 14 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2013. Б. 96-97