74. Сәгадәт Чагатайга

1947, 1 июль

Сөекле кызым!

Бу мәктүбем сине әле Анкарада растлар дип язам. Монда яңа бернәрсә дә юк. Дидегем кебек карйолага ихтыяҗ юк. Ләкин сөлге […]          бик аз. Күбесе иске. Аларны үзеңә йитәрлек бәрабәр китер. Икенче, монда үтүемез юк. Сиңа шактый кирәк булачак нәрсәдер. Хәзергә мин үтүне Госмандан алып торам. Бу эшдә син дә аңарга мохтаҗ булмасаң, әлбәттә, фәна улмазде. Истанбул вольты берлә Анкара вольты бердерме, түгелдерме, белмим. Нә көнне чыгуыңны язган актык мәктүбеңне әле алмадым. Вакытында килеп җитәрлек итеп яза алмаган булсаң, телефон чигәрсең. Вакытында язылган булса, телефонның лөзүме юк. Егетләрдән берсе каршы чыгар. Мин ул кадәр иртә торып, бәлки, чыга алмам. Монда да һавалар бик эссе. Әмма безнең өй сәрин. Башка алып киләчәк әйберләреңне үзеңнең ихтыяҗыңа күрә эшлә. Өем әүвәлгесенә нисбәтән шактый кебек булса да, лөзүмсез нәрсәгә урын күп түгел. Әлегә хуш.

Әтиең Мөхәммәдгаяз
1 тәммуз, 1947. Бәйуглы.

Анда эшли торган, эшләргә тиеш булган эшләреңне тәмамлап кил. Юкка шуны эшләмәдем дип, соңыннан пишман булырлык булмасын. Бер көн соңга калсаң, дөнья җимерелмәс. Закир Кадыйрилар, язын Истанбулга киләмез, дигәннәр иде. Ни булдылар? Хәбәрең бармы?

Хуш.

 

Искәртмәләр һәм аңлатмалар:

  1. Сәгадәт Чагатайга. Хат ТР МА (2461 ф., 1 тасв., 6 эш ) саклана. Гарәп язуында. Текст шуннан алынды.

      Растлар – каршы алыр.

  Үтүемез – үтүгебез.

  Фәна улмазде – начар булмас иде.

  Тәммуз – июль ае.

  Пишман – пошаман.

Чыганак: Исхакый Г. Әсәрләр. 14 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2013. Б. 96.

Җавап калдыру