73. Сәгадәт Чагатайга

1947, 26 июнь

Сөекле кызым!

Синең соң мәктүбеңне алдым. Галиулла Истанбулдан китмәсә, китәргә мәҗбүр булмаса, карйоласын алмаячак. Шуңарга күрә бу мәсьәлә хәл ителде. Бу – бер. Ике көн мөкаддәм газ ширкәте берлә мокавәлә имзаладым. Бер, ике, өч көн эчендә сәгатьне такачагыз, диделәр. Бу – ике. Үзем йөреп-йөреп арып бетеп, бер гардероб алдым. Бик шәп түгел, алай да кием-салымны, чамашырны эченә алды. Бу – өч. Болар язганда кулай язылса да, эшләнгәндә бик зәхмәтле эшләр. Йөри-йөри җаным чыкды. Ләкин муаффәкъ булгач, сөендем. Монда бер-ике көн фәүкылгадә эссе булды. Күләгәдә 36 га җитде. Безнең өй сәрин калды, душ та мөкәммәл эшли. Шуңарга сыҗакдан курку юк. Үзеңнең килүеңне ачык язарсың. Әле вакыт бар. Бер-ике көн элек «Чыңгыз хан»дан үрнәк җибәрдем. Ләкин Хәсән макинәдә язганда бик бозган. Бер дә яратмадым. Әмма башкача яңадан яздырырга кеше юк. Син дә кара. Уны алуыңны да яз. Монда башка күңелле хәбәрләр юк. Мукденда Рокыяның1 әтисе бар иде. Җитмеш-сиксәнлек бер карт. Рокыяның бер баласы да шул картта калган булган2. Шул картны большевиклар, үтереп, шәһәр тышына чыгарып ташлаганнар. Теге «Зарар-зыян» хакында Хәмиднең сүзе тугры булмау ихтималы бар. Ул хосусда аеры бер бәйнәлмиләл комисйон эшләп ята икән. Шуңарга үзеңнең эшләрең беткәч, шуны ничек тә булса белештер. Вә минем […] нумирасын алып кил. Килүеңнең көнен аерым язарсың. Монда беремез каршы чыгар.

«Чыңгыз хан»ны да бер саглам кызыкка баглап килә алсаң, фәна улмас. Әлегә хуш, кызым.

Әтиең Мөхәммәдгаяз
26 июнь, 1947. Бәйуглы.

Мин үзем өемдән бик мәмнүн. Күргән кешеләр дә яраталар. Бик күп акча чыкды. Һаман да чыгуда дәвам итә, әмма тыныч кына тора алсам, барысы да онытылыр. Бүген менә газ учагы алырга чыгам. Ике күзлене ал, диләр. Йирле малларда бар, әмма фийаты бик күп, эссе бик аз, имеш. Бакалым. Хуш.

Искәртмәләр һәм аңлатмалар:

  1. Сәгадәт Чагатайга. Хат ТР МА (2461 ф., 1 тасв., 6 эш ) саклана. Гарәп язуында. Текст шуннан алынды.

1 Рокыя – Рокыя Мөхәммәдиш (Дәүләткилде). Кытайда чыккан «Милли байрак» газетасының мөхәррире.

2 Рокыяның бер баласы да шул картта калган булган. – Надир Дәүләт турында сүз бара.

 

Мөкаддәм – элек.

  Мокавәлә – килешү.

  Такачагыз – тоташтырабыз.

  Муаффәкъ – булдыра алган, ирешкән.

  Сәрин – салкынча, саф.

  Газ учагы – газ миче.

 

Чыганак: Исхакый Г. Әсәрләр. 14 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2013. Б. 95-96.

Җавап калдыру