72. Сәгадәт Чагатайга

1947, 20 июнь

Сөекле кызым!

Соңгы мәктүбеңне алдым. Яздыкларыңа вакыйф улдым. «Чыңгыз»ның тәрҗемә үрнәген киләчәк мәктүбдә күндерермен. Алманиядәге «Зарар-зыян» хакында Әхмәддән мәгълүмат ала-алмавың һәм дә минем мөрәҗәгатемнең нумирасы хәзергә кадәр кулымда булынмавы бераз эчемне пошырды. Чөнки мондагы лазлар (варшавалылар) һәм шәһрилек сыйфаты берлә биззат Хәсән Сакага1 шул хакда мөрәҗәгать иткәнләр. Хәсән Сака аларга: «Мәсьәлә бетмәк үзрә», – дигән. Минем мөрәҗәгатьләрем тәмамән сырага кермәенчә калмасын дип шөпәләнәм. Әхмәд биззат ул эш берлә мәшгуль түгел. Миңа «дустлык ясап», шуны белешеп бирәчәк иде. Биш айда бу эшне эшләмәгән кешедән көтеп тору мәгънәсез улачакдыр. Уның болай кыйлануы үзе дә шөпәгә сәбәп булды. Шуңарга хариҗдагы берәр танышыңдан, кемең булса да ярый (Баттал2 гына булмасын), шуны ачык белешдерергә тырыш әле. Бу минем бер сәхифәгә керә кебек күренә. Төшереп калдыруларындан шөпәләнәм. Сәфәртазын китерделәр. Ватык-кырык түгел, эшкә ярарлык. Галиулла әле карйоласын алмады. Әмма алачак кебек күренә. Чөнки Хәсән берлә бәрабәр утыралар иде. Одаларында ике караватлык йир юк. Инде хәзер Хәсән икенче одага ташынырга маташа да, Галиулла да үз одасында үз караватында ятарга теләр. Синең үзеңнең дә шундый бер караватың бар, дигән идең. Шуны йә берсе берлән күндер, йә үзең алып кил. Безнең өй һич сыҗак булачакка охшамый әле. Бераз суык да. Сыҗак булса, душы да бар. Бик һәйбәт итеп мин уны кулланам. Ул җәһәтдән курку юк. Монда Фәйзи бәй3 хасталанды. Хәзер […] хастаханәсендә. Тансийоны бик йүксәк, имеш. Әле үзен барып күрә алмадым. Шактый арыган һәм дә эшләре дә «Җөмһүрият»дән чыккандан бирле шәп китмәде. Нинди гәзитәдә яза башласа, ул капанды. Кызы мәктәпне бетермәгән әле. Хатыны сине күргән хәлдә, үлеп-нитеп китсә, бәрбад булачаклар мескинләр. Монда яңа хәбәрләр юк. Бер йирдән дә мәктүб килеп чыкмады. Өемдән әле мәмнүнем. Әмма газ әле һаман юк. Анда-монда баш борып маташам. Әмма ул да кара борсага төшкән, диләр. 5–10 лирага булса, бирермен, йөзәрләп китсә, мөмкин түгел. Хуш, кызым.

Әтиең Мөхәммәдгаяз
20 хазиран, 1947. Бәйуглы.

Ул     Хаккыйны   барып күрә алмадым. Мин хәзер шундый барып күрүләрдән бик туйганмын. Гомеремдә бик күп кешене күрдем. Мәгънәләрсе бик аз чыкды. Касыйм бәйләр сау-сәламәтләр. Хәзер кодалары-кодагыйлары Искешәһәрдән киләчәк дә кунаклы-төшемле булачаклар. Яшьнәнең кияве берлә төшкән рәсеме килеп чыккан. Чибәр генә егет. Йирле малдан икән. Яһүди булмаса ярый инде. Әхмәдне арап торма. Башка бер ахмак да анда бардыр. Зур бер эш түгел, нумирасын алып, вазгыятьне генә аңлатдыр, вәссәлам.

 

Искәртмәләр һәм аңлатмалар:

  1. Сәгадәт Чагатайга. Хат ТР МА (2461 ф., 1 тасв., 6 эш ) саклана. Гарәп язуында. Текст шуннан алынды.

1 Хәсән Сака – (1885–1960), профессор, төрек сәясәтчесе, тышкы эшләр министры, Төркиянең премьер-министры.

2 Баттал – Габделбари Баттал Таймас.

3 Фәйзи бәй – Мөхәррәм Фәйзи Тугай – чыгышы буенча Казан татары. Яшьли Истанбулга килә, анда хокук буенча белем ала, журналист булып эшли. «Икрам», «Сабах», «Тасвири әфкяр», «Җөмһүрият», «Акшам» газеталары битләрендә тышкы сәясәт буенча язмалар бастыра. 1947 елда Истанбулда үлә.

 

Вакыйф улдым – аңладым.

  Сырага – тәртипкә.

  Шөпәләнәм – дөресе: шөбһәләнәм.

  Тансийоны – кан басымы.

  Кара борсага – кара базарга.

 

Чыганак: Исхакый Г. Әсәрләр. 14 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2013. Б. 94-95

Җавап калдыру